Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️ Русия үзәк банкы төп ставканы 13 процентка кадәр җиткерде.

Әле бер ай элеккенә аны 3,5 дәрәҗәгә күтәреп, 12 процентка җиткергәннәр иде.
👎6😢3👍1
"Алабуга Политех" уку йортына Африка илләреннән студентлар җыюны җитәкчелек "гендер тигезлеге" белән аңлатты.

Татарстанга хезмәткәрләр җәлеп итү турында түгәрәк өстәл узган. Түрәләр Африка һәм Һиндстаннан килгән кызларны "Алабуга Политех" көллиятендә укытсак, 80 процент студенты егетләр булган уку йортында гендер тигезлеге булачак, егетләр дә беркая китмәячәк дип саный.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮6👍1💊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Эстония бүгеннән башлап илгә РФ номерлы машиналарны кертми. Бу хакта илнең эчке эшләр министрлыгы белдерде. Кичә РФ номерлы машиналарны Латвия дә кертми башлады. Русия Украинага бәреп кергәч, Европа берлеге илләре Русия һәм РФ ватандашларына карата чикләүләр…
Финляндия иртәгәдән башлап РФ номерлы машиналарны үзенә кертмәячәк.

Моңарчы Латвия белән Эстония дә РФ номерлы машиналарны кертми башлаган иде.

Финляндиягә инде кереп өлгергән Русия машиналары илдән 16 мартка кадәр чыгып китәргә тиеш, дип хәбәр ителә.

Русия Украинага бәреп кергәч, Европа берлеге илләре Русия һәм РФ ватандашларына карата чикләүләр кертте. РФ номерлы машиналарны Европа берлеге илләренә кертми башлау — шушы чикләүләрнең дәвамы.

@azatliqradiosi
👍7👎1🔥1🤡1
Казанда күпкатлы йорт янында гранат шартлаткан ир тоткарланган.

Хәрби кием кигән ир балаларның күңелен ачам дип, яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер шартлаткан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6🤡1🫡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Киров өлкәсе мәхкәмәсе математик Азат Мифтаховның апелляциясен кире какты. Мифтаховны 3 ноябрьгә кадәр сак астына калу карары шикаять ителгән иде. Азатны 4 сентябрьдә колониядә утыру мөддәтен тутырып иреккә чыгу белән тоткарладылар. Яңа җинаять эшен …
Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Азат Мифтаховка 26 мең евролык компенсация түләнергә тиеш дигән карар чыгарды.

Мәхкәмә математик 2019 елның февралендә тоткарлангач та полиция тарафыннан җәзаланган дип саный.

Мифтахов сүзләренчә, аны кыйнаганнар, шөреп боргыч белән җәзалаганнар, шулай ук, бу корал белән сине мыскыл итәбез дип куркытканнар. Шул рәвешле полиция хезмәткәрләре Мифтаховтан шартлаткыч ясаганын тануын таләп иткәннәр.

Шуннан соң бер атна узгач, Азат Мифтаховны "Бердәм Русия" фиркасе офисында тәрәзә ватуда гаепләделәр. Нәтиҗәдә Татарстанда туып үскән егет 6 ел колониягә хөкем ителде.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе фикеренчә, Русия хакимиятләре Мифтаховның гадел мәхкәмәгә булган хокукын бозган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥3👍2🤬1🌚1
Думада мобилизацияләнгәннәр өйләренә сугыш бетмичә кайтмаячак дип белдерделәр.

“Бернинди ротация дә каралмаган. Аларга һәр алты ай хезмәттән соң ял каралган, хәзер алар шул ялларына кайта да”, дип белдергән Русия думасының саклану комитеты башлыгы Андрей Картаполов (фотода).

Шул ук вакытта депутат юлга киткән вакыт ялга керми дип искәрткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4😢2😱1🤮1
Киевта Халыкара җинаять мәхкәмәсенең кыр офисы эшли башлаган.

Ул Украинада кылынган хәрби җинаятьләрне шушында ук карый торган булачак. Мәхкәмәнең штаб-фатиры Һаагада урнашкан. Офис Украина прокуратурасы белән бергә эшлиячәк.

Илнең баш прокуроры Андрей Костин Халыкара җинаять мәхкәмәсенең эшчәнлеген югары бәяли. Әлеге мәхкәмә, мәсәлән, Русия президенты Владимир Путин һәм Русиянең бала хокуклары буенча вәкиле Мария Львова-Белованы кулга алу ордерын чыгарган: Путин белән Львова-Белова украин балаларын көчләп Русиягә алып китү эшен оештыру һәм бу эштә катнашуда шикләнелә.

"Безне бер максат берләштерә: агрессорның кылган җинаятьләре өчен гадел җәза алуын телибез", ди Костин.

Украинаның Баш прокуратурасы инде 104 меңнән артык хәрби җинаять теркәгән, аларның саны көн саен арта.

Русия Украинаның басып алган җирләренә Халыкара җинаять мәхкәмәсе вәкилләрен кертми.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 569нчы көне.

@azatliqradiosi
👍2✍1🔥1
Русиянең Украинага каршы сугышында милли азчылык вәкилләренең катнашуын өйрәнүче Мария Вьюшкова белән әңгәмәнең икенче өлешен тәкъдим итәбез.

Этник азчылыкларның сугышта диспропорциональ рәвештә күпләп үлүе – Путин режимының чираттагы җинаяте, дип саный ул.

Әңгәмәне тулысынча монда укып була, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4👍3😢2✍1
Сахалиндагы мәхкәмә Украинада сугышудан баш тарткан хәрбине 13 ел колониягә хөкем итте.

Элегрәк аны Луһански “халык республикасы”ндагы сугышудан бар тартучылар өчен лагерьдә тоткан булганнар диелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2🤬1
📚Бүген — җомга бит әле, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!

Бүген ул — шура сүзе. Мәсәлән, Татарстан Дәүләт советы шурасы, диләр.

Бу сүзне кулланасызмы?

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
👍8🔥2❤1🤗1
❗️"Ят агентлар" исемлегендә яңа шәхесләр:

🔸 Илья Шепелин, журналист
🔸 Станислав Белковский, публицист
🔸 Кирилл Седов, журналист
🔸 Евгений Кочегин, активист
🔸Юрий Федоров, хәрби белгеч
👎2🔥1🤬1
Бүген Татар Википедиясенә 20 ел тулды.

Википедиядә татар телендә иң беренче мәкалә нәкъ менә 15 сентябрьдә — 2003 елда — басылган. Хәзер Татарча Википедиядә 500 648 мәкалә бар.

Чагыштыру өчен: Урысча Википедиядә — 2 миллионга якын, Инглизчәсендә — 6,7 млн, Чех Википедиясендә 530 мең мәкалә бар.

Шунысы кызык: Татарча Википедия латин язуында эшли башлый, соңыннан гына кириллчага да күчә. Бүген Татар Википедиясендә латин һәм кирилл язулы мәкаләләр — тигезхокуклы.

Ә сез Википедияне татар телендә укыйсызмы?

@azatliqradiosi
👍31🔥10❤1🤗1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 16 сентябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Владивостокның Кневичи аэродромына килгән. Анда аны Русия саклану министры Сергей Шойгу каршы алган. Аерым алганда, Ким Чен Ынга "Кинжал" ракет комплексын, Казанда җитешетерлгән Ту-214 очкычын күрсәткәннәр.

🔸15 сентябрьдә актер Вячеслав Гришечкин вафат булган. Аңа 62 яшь иде. Актер 170ләп фильмда төште, алар арасында "Солдаты", "Счастливы вместе", "Бригада" сериаллары бар.

🔸Калуга һәм Тверь өлкәләре күгендә ике дрон бәреп төшерелде дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы.

🔸Нобель премиясе күләме 1 млн швед кронасына арта (84 мең евро тирәсе). Шулай итеп, бүләкнең бәясе быел 11 млн крона (922 мең евродан артыграк) торачак. Лауреатларны 2 октябрьдә игълан итә башлаячаклар. Нобель атнасы Стокһольм һәм Ослода октябрь башында узачак.

🔸Казанда 17 сентябрьдә исерткеч эчемлекләр сату чикләнә. Бу Казанның "Рубин" һәм Петербургның "Зенит" такымнары арасында футбол ярышы уздыру белән бәйле. Исерткеч эчемлекләр "Ак барс арена" стадионы тирәсендә, шәһәр үзәгендә һәм Университетская урамында урнашкан кибетләрдә сатылмаячак.

🔸Башкортстанның вице-премьеры Илшат Таҗетитдинов вазифасыннан китә. 4 октябрьдән соң Башкортстан Дәүләт җыены - Корылтайга даими нигездә эшләүче депутат булып китәчәк дип яза РБК.
👍4✍2❤2