Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядә "өлешчә мобилизация" игълан ителгәнгә бер ел була. Ул вакытта күченгәннәрнең күпмеседер кире кайтырга мәҗбүр булды, ә зур бер өлеше чит илдә яңа тормышка өйрәнергә тырыша.

Шушы бер ел эчендә биш илдә яшәп караган башкорт егете Байрас Азаматов, мәсәлән, хәзер үзе яшәгән Казакъстанда мәктәп балалары өчен өстәмә белем үзәген үстерә.

Интервьюны тулысы белән Азатлык сайтына укыгыз:
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
❤4🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 17 сентябрь, якшәмбе. Әлеге сәгатькә булган хәбәрләрне барлыйк.

🔺Якшәмбе иртән Русия армиясе Украинага ракет һәм дроннар белән һөҗүм иткән. Нигездә һөҗүмнәр Одесса өлкәсенә ясалган. 12 дрон бәреп төшерелгән. Һөҗүм вакытында Одесса өлкәсенең бер авыл хуҗалыгы ширкәтенә зыян килгән. Хәзер анда коткаручылар эшли.

🔺Төнлә Мәскәүгә дә дроннар һөҗүме булган. Шәһәр мэры Сергей Собянин хәбәр итүенчә, дроннарның берсе Мәскәү өлкәсе Раменскоеда, тагын берсе Истра шәһәр бүлгесендә Русиянең һава һөҗүменнән саклану көчләре (ПВО) белән бәреп төшерелгән. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🔺Шулай ук сәгать 3.50дә Орел шәһәренә дә дрон төшкән. Бу хакта өлкә губернаторы хәбәр итте. Аның сүзләренчә, дрон Железнодорожный районда кешеләр яшәми торган җирдә төшкән. Русия ягы дроннарны Украина җибәрә дип белдерә, Киев бу һөҗүмнәр турында аңлатма бирми.

🔺Мәскәүнең Внуково, Домодедово һәм Шереметьево һава аланнары очышлар өчен ябылган. “Келәм” (“Ковер”) планы игълан ителгән. Утыздан артык рейс тоткарланган.

🔺Кичә Воронеж өлкәсе Россоши шәһәрендә гранат шартлап өч хәрби һәлак булган. "Осторожно новости" язуынча, шартлау биш хәрби яшәгән шәхси йортта була. Беренчел мәгълүматларга караганда, хәрбиләр үзара ызгышканда аларның берсе гранат шартлаткан. Ике хәрби хастаханәгә салынган.

🔺94 яшендә СССРның дәүләт бүләге лауреаты, шагыйрь Николай Добронравов вафат булган. Добронравов "Надежда", "Птица счастья", "Трус не играет в хоккей" һәм башка бик күп җырларның сүзләрен язган. Аларның күбесен ул тормыш иптәше, композитор Александра Пахмутова белән иҗат итте.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белә калыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥2✍1
Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында Русиянең этник төркемнәренең чамадан күбрәк үлүен өйрәнә.

Берничә ай элек Кэмбридж университеты чыгарган "Inner Asia" журналында Вьюшкова һәм Евгений Шерхонов авторлыгында "Русиянең 2022 елда Украинага һөҗүмендә этник азчылыклар югалтулары" дип аталган мәкаләсе басылды.

Галимә этник төркемнәр югалтуларын ничек саный һәм милли азчылыклар сугышта чыннан да урысларга караганда күбрәк үләме? Бу хакта тулырак монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍1🤔1
Кырымда кырымтатар атамаларын читтәге урамнарга бирү, һәйкәлләрне почмакларга урнаштыру дәвам итә

🔸Танылган шагыйрь һәм галим Бекир Чобан-заде исеме Акмәчет читендә урнашкан Петровские скалы бистәсенең читтәге бер урамына бирелде.

🔸Заманында Карасубазар шәһәре башлыгы булган, II Дәүләт думасы депутаты, мөселман фракциясе сәркатибе Абдурешит Медиев һәйкәлен дә Луначарский урамындагы бер абзар эченә урнаштырырга мәҗбүр иткәннәр.

🔸Ике тапкыр совет каһарманы Аметхан Солтан һәйкәле урынын 2009 елда Акмәчет шәһәр хакимияте үзе билгелгән мәйдан үзәгеннән 2020 елда Пионерский урамы почмагына күчерделәр. Каршы язылган хатлар да ярдәм итмәде.

🔸Дини гыйбадәтханәләр дә Кырымда шул принцип нигезендә төзелә. Акмәчеттә төзелеше тәмамланып килгән Кырымның иң зур мәчете шәһәр читендә салынса, Александр Невский чиркәве иң үзәктә, Кырым Дәүләт шурасы каршында инде күптән төзелде.

Кырымтатар җәмәгатьчелеге гәдәткә әверелеп барган мондый хәлләр белән риза түгел. Кырымда мондый карарлар артында кем һәм нәрсә тора?

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱6👍1😢1
Төньяк Корея лидеры Ким Чен Ын Русиягә сәфәрен тәмамлады

Аның поезды Төньяк Кореяга Артом-Приморский-1 станциясеннән китте, дип хәбәр итә Русиянең дәүләт мәгълүмат чаралары.

Төньяк Корея лидерының Русиягә алты көнлек сәфәре кысаларында ике ил арасында рәсми килешүләр төзелмәде. Һәрхәлдә ике яклы документларны имзалау турында хәбәр ителмәде.

▪️Көнбатыш күзләүләре берничә тапкыр җиткерүенчә, Русия Украинага каршы сугышында корея сугыш кораллары һәм снарядлары запасларын кулланырга исәп тота.

@azatliqradiosi
🔥2🤡2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Учалы районында Украинадагы сугышка киткән ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарлана. 32 яшьлек Айрат Махиянов сугышка Салават шәһәрендәге төзәтү колониясеннән киткән булган, дип җиткерә "Пруфы". Хәрбинең апасы әйтүенчә, инвалидлыгы…
Башкортстаннан Украина сугышында һәлак булган 32 яшьлек Айрат Махиянов Учалы районы Чураман авылында җирләнгән.

Элегрәк ирнең туганнары аның җәсәден кайтара алмауга зарланган иде.

Махиянов сугышка Салават шәһәрендәге төзәтү колониясеннән киткән булган, дип язды "Пруфы". Быел апрель аенда ул саклану министрлыгы белән контракт төзегән.

Хәрбинең апасы әйтүенчә, Айратның инвалидлыгы булган. Соңгы тапкыр 23 августта элемтәгә чыккан һәм "өч көнгә куркыныч сугышка китәм" дип әйткән.

Безнең хисапларга күрә Русия башлаган сугышта Учалы районыннын 41 кеше һәлак булган.

Бүген сугышның 571нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥1🎉1🕊1
Русиянең Nordwind һава ширкәте юлчыларны татарча да сәламли, ишеткәнегез булдымы?

"Безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт. Очыш сезнең күңелләрегезгә хуш килсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз. Игътибарыгыз өчен рәхмәт", ди алар юлчыларга.

Узган ел Nordwind һава ширкәте Казан рейсларында 500 мең юлчыга хезмәт күрсәткән.

Элек "ЮВТ-Аэро" һава ширкәте дә татарча сәламли иде, хәзер ничек икән? Гомумән тагын кайсы һава ширкәтләре татарча сәламли яки хезмәт күрсәтә, беләсезме?

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍27❤5❤‍🔥2🔥1🤗1
Татарстанның Тукай, Зәй, Сарман, Мамадыш һәм Саба районнарында соңгы елларда тискәре демография күзәтелә.

Хәтта Чаллы шәһәрен "чолгап алган" Тукай районында да үлемнәр, туучыларга караганда, 55 процентка күбрәк. Зәй, Сарман, Мамадыш районнарында хәлләр күпкә фаҗигалерәк кебек күренә. Туучылар, үлүчеләргә караганда, ике тапкырга азрак. Азатлык татарлар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясаган иде.

Тулырак ➡️монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢6👍1
👆Халык санына күзәтү ясаганда, шунысы ачык күренә: татар районнарында татарлар өлеше елдан-ел кими, урыслар саны исә, тизрәк арта яисә акрынрак кими.

Әйтик, соңгы ярты гасыр эчендә Тукай районында татарлар өлеше 81дән 67,9 процентка төшкән, урыслар 18дән 28,2 процентка арткан. Сарман районында татарлар 6,6 процентка кимесә, урыслар 3,5 процентка арткан. Шундый ук хәл Сабада да күзәтелә: татарларның гомум саны кимегән вакытта, урыс милләте вәкилләре 16 процентка үскән. Бары Зәй районында гына урысларның саны кимүе теркәлгән.

@azatliqradiosi
😢7🤬4
Быел Татарстанда ачылган 11 яңа мәктәптә дә татар сыйныфлары булдырылган.

Шул ук вакытта соңгы биш елда төзелгән мәктәпләрнең өчтән берендә генә милли сыйныфлар ачылган.

"2019-2023 елларда төзелгән 45 мәктәпнең 16сында туган телдә белем бирүче сыйныфлар ачылды. Агымдагы елда туган телдә белем бирүче сыйныфлар Арча, Биектау, Әлки районнарында һәм Казанның 2 мәктәбендә оештырылды", диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

@azatliqradiosi
👍6❤1🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 18 сентябрь, дүшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔸Русия армиясе Украинаның Одесса һәм Николаев өлкәләренә һөҗүм иткән. Бу хакта Украина һава көчләре хәбәр итә. 24 дронның 18ен һава һөҗүменнән саклану көчләре бәреп төшергән.

🔸Украина хәрбиләре якшәмбе көнне Донецки өлкәсе Клещеевка авылын азат итү турында белдергән иде, әмма бүген Украина кораллы көчләре баш штабы авыл өчен көрәш әле дәвам итә дип әйтте. Әлеге авыл Русия басып алган Бахмутның көньягында урнашкан. Клещеевка өчен көрәш берничә ай бара. Авыл тулысынча җимерелгән.

🔸Русиянең Украинага каршы сугышы якын арада гына бетмәячәк. Бу турыда Германиянең Welt басмасына биргән интервьюсында НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг әйтте. Аның сүзләренчә, хәрби берлек илләренең барысы да тизрәк тынычлык урнашуын тели, әмма Украина сугышны туктатса, ул ил буларак юкка чыгачак.

🔸Одесса өлкәсе Черноморски портына Кара диңгезнең коридоры аша ашлык алу өчен ике кораб килгән. Палау байрагы астындагы Resilient Africa һәм Aroyat кораблары Африка һәм Азия илләре өчен 20 мең тоннага якын ашлык алып чыгарга тиеш. Кайту юлында кораблар Украина ярлары, аннары Румыния һәм Болгарстан аша узачак. Гомумән алганда, июль урталарында Русия ашлык килешүеннән чыкканнан соң, әлеге юлдан биш кораб ашлык алып чыккан.

🔸2024 ел азагында Казанның Кабан арты мәчете өч елга реконструкциягә ябылачак. Бу хакта мәчетнең яңа имамы Равил Зөфәровка сылтанып "БИЗНЕС Online» яза. Төзекләндерү барган чорда намазлар мәчет янындагы мәдрәсә бинасында укылачак.

Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2✍1
25 сентябрьдә Русия мәктәпләрендә Үзәк сайлау комиссиясенең 30 еллыгына багышланган "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе үтәчәк.

Дәрес өчен материаллар "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр"нең рәсми сайтында чыккан да инде, дип яза "Агентство". Сайттагы киңәшләрдә әйтелгәнчә, укытучылар Үзәк сайлау комиссиясе турында да, Русия сайлау системы хакында да уңай әйберләр генә сөйләргә тиеш. Алар "һәр тавыш бирүченең фикере исәпкә алына", ә сайлауларның нәтиҗәләре "тулысынча объектив һәм төгәл" диячәк.

▪️"Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" —Мәгариф миниcтрлыгының былтыргы уку елында керткән патриотик дәресе. Министрлык карарында әйтелгәнчә, бу дәресне "мәктәп укучыларында Ватанга мәхәббәт, илең өчен горурлык, ватанпәрвәрлек формалаштыру" өчен үткәрәләр. Мәктәпләргә бу дәресләрне Русия Украинага бәреп кергәннән соң берничә ай узгач керттеләр.

▪️Русия мәгариф министрлыгы дәресләргә йөрүне мәҗбүри дип әйтте, ә анда кермәгән балаларны полициягә исәпкә куя, аларның әти-әниләренә опека оешмасы белән яный башладылар.
🤮6👍1🔥1
✔️Быел гыйнвар-июль аенда Башкортстанда 12,5 мең пар өйләнешкән, 9,6 мең гаилә аерылышкан.

✔️Татарстанда 12,7 мең пар никахын теркәгән, 8,4 мең пар
аерылган.

Идел буе төбәгендә бу күрсәткечләре белән кавышучылар саны ягыннан Татарстан – беренче, Башкортстан – икенче, Түбән Новгород өченче урында (10,4 мең пар өйләнешкән).

Ә аерылышучыларга килгәндә, Башкортстан – беренчедә, икенче урында Татарстан, өченчедә – Самар өлкәсе (7,7 мең пар аерылган).

▪️Февраль аенда Русиядә аерылучылар саны соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.

@azatliqradiosi
😢3
Татар блогерларына ышанып Дубайга юлламалар алучылар акчаларын кире кайтара алмый

Барысы да үзләрен ирле-хатынлы, татар телле блогерлар Илүсә һәм Раушан Миңлегалиевлардан зыян күрүчеләр дип атый. Әмма Дубайга юллама сатучылар алар гына түгел. Барлыгы 5 кеше.

Уфадан Миләүшә Әхтәмова алданучыларның берсе. Ул 230 мең сумга ике тур алган, берсе август аена, икенчесе - гыйнвар аена.

"Без 25 август юлга чыгарга тиеш идек. Көтә башладык. Ирем дә, мин дә яллар алдык. Билетларны китү алдыннан бер көн алдан җибәрәбез диделәр. Чемоданнар җыелды, әмма билетлар юк та юк. Язам — көтәргә кирәк, диләр. Бер көн, ике көн көттек. Безнең "отпуск" көннәре дә бетә, балаларга мәктәпкә дә барысы бит. Безнең тур вакыты узды. Дубайга бара алмыйбыз, бу турның акчасын кире кайтарыгызчы дип яздым. Килештеләр. Әмма банк картасы белән проблем чыкты диделәр башта, аннары гомумән җавап бирми башладылар, акчаны күчерә алмыйбыз, Дубайга килүнең башка вакытын сайлагыз , диделәр. Көн саен яңа сәбәп. Мин үземнең алданганымны аңладым. Акчадан колак кактым. Әле, ачуым да килмәгәе, юлламалар алганда кредит картамны кулландым, ә анда акчаны вакытында кайтармасаң, бурыч арта. Мин ахыр чиктә 400 мең сум югалттым булып чыга. Бурычка алдым булып чыга бу юлламаларны", ди ул.

Әхтәмова алдау схемасы турында Эчке эшләр министрылыгына җиткергән, җинаять эше ачылуын көтә.

Казаннан Резеда Вәлиева да акчаларыннан колак каккан кеше. Аның сүзләренчә, ул танылган татар җырчыларның Дубайда яшәүче блогерлар Илүсә һәм Рушан Миңлегалиевлар өйләрендә булганын күргәч, арзанга барып ял итү чынбарлыкка туры килә дип ышанган һәм юлламалар сатып алган.

Тулырак➡️Азатлык сәхифәсендә
➡️Көзге сәхифәдә

@azatliqradiosi
👏4🤬3❤1
Русия мәхкәмәсе беренче тапкыр хатын-кыз хәрбине мобилизациядән качуда гаепле дип тапты.

Мәдинә Каболаева
авырлы һәм биш яшьлек баласы булганга хәрби бүлекчәсендәге медицина ротасына мөрәҗәгать иткән һәм хәрби хезмәттән вакытлыча азат ителү турында медицина белешмәсе алган. Әмма тикшерү комитеты Каболаевага каршы эшне хәрби бүлекчәнең җитәкчелеге янына бармавы өчен ачкан.

Алты елга гомуми тәртипле колониягә җибәрү турындагы хөкем карарын Владикавказ гарнизон хәрби мәхкәмәсе чыгарган.

Мәхкәмә прокурор белән килешкән. Әмма баласы булу сәбәпле, Каболаевага җәзасын үтәттерүне 2032 елга кадәр кичектереп торачаклар.

@azatliqradiosi
🤬4🤯1
Кичә Анталиядә татарлар ике чара уздырды

Балалар өчен паркта чыгышы белән Татарстаннан булган, хәзерге вакытта Анталиядә яшәүче хореограф, балет биючесе, “The land of legends”та эшләүче Самат Низаметдинов белән очрашу оештырылды. "Балаларга мастер-класста аларның физик халәтләренә бәя бирелде. Киләчәккә планнар куеп, чәйләр эчеп, җырлап-биеп, бик күңелле булды", диде чараны оештыручы журналист Ләйсән Фәтхи.

Кичке якта татарлар Татар китапханәсе бинасына Ибн Фадлан фильмын карарга җыелды. "Фильмны бергәләп караганнан соң, очрашуда катнашучылар фикер алышты һәм сөйләште. Әйтик фильмның сыйфатсызрак булуы, актерларның тиешлечә дәрәҗәдә кинога туры китереп уйнамавы, фильмның нигәдер русча гына булуы, Алмыш хан һәм Ибн Фадлан образларының ачылып бетмәде, кебек фикерләр яңгырады", диде кичәне оештыручы Наил Нәбиуллин.

Видео: Antalya balalar телеграм каналыннан алынды

@azatliqradiosi
❤8