Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
📍Русиядә кимендә 761 кеше мобилизациягә эләгү карарын дөрес түгел дип мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. 52 кеше мәхкәмәдә җиңеп кире сугыштан өйләренә кайта алган. Бу - "Верстка" медиасы санап чыгарган саннар.

Узган елның сентябрендә игълан ителгән "өлешчә мобилизация" белән сугышка чакыруны йөзләгән кеше мәхкәмә аша дөрес түгел икәнен исбатларга тырышты.

▫️ Русиянең төрле төбәкләреннән кимендә 761 кеше чакыры хәрби комиссиясенә шикаять гаризасын язган.

▫️ 172 кеше мобилизациянең беренче атналарда ук мәхкәмәләргә мөрәҗәгать иткән. Тагын 589 кеше инде җыелу пунктларына һәм фронтка эләккәч мәхкәмәгә гариза язган. Барысы да мәхкәмәдән аларны канунсыз мобилизацияләгәннәрен аңлаткан, дәлилләгән һәм кире өйләренә кайтаруны сораган.

▫️ Иң күп шикать язучылар Красноярски краенда булып чыккан - 64 кеше. Һәр өченче кеше мәхкәмәдә җиңгән. Аннары Башкортстан бара, анда 59 кеше шикаять язган. Свердлау өлкәсендә 44 кеше үзенең хокуклары өчен көрәшкән. Мәскәү өлкәсендә шундый 25 кеше табылган, ә Ленинградта - 14.
👏3🔥1🙏1
🔺Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул дини уку йортларындагы финанс мәсьәлә турында. Кыскача әйткәндә, хәлләр мөшкел.

18 сентябрьдә Казанның "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә мөселман уку йортларын финанслау мәсьәләсенә багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Очрашуга Татарстандагы дини белем йортларының җитәкчеләре җыелды. Фикер алышу дәвамында мәдрәсәләрне тотуга акча җитмәү, укытучыларның минималь хезмәт хакына эшләве, эшмәкәрләрнең пассив булуы әйтелде. Ни өчен бу хакта журналистларны чакырып сөйләшергә булганнар — төгәл әйтелмәде, ләкин шунысы ачык — мәдрәсәләрнең финанс хәле чыннан да авыр.

👇Бу - Русия ислам институты (РИИ) ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин фикере.

— Безнең мәдрәсәләргә елына кимендә 50-60 млн сум кирәк. Русия ислам институты һәм Казан ислам университетына елына 100 млн таләп ителә. Безнең уку йортларының еллык бюджеты 150-160 млн сум. Бу бик аз. Мин моны дөньяви уку йортының бер факультеты дәрәҗәсендәге акча дип уйлыйм. Мәсәлән, Казан федераль университетының (КФУ) еллык бюджеты — 5 млрд сум. Аларның студентлар саны да 50 меңгә җитә. Шулай да безнең бюджет бик тыйнак булып кала. Бу шәкертләребезне, остазларыбызны минималь хезмәт хакы белән тәэмин итәрлек дәрәҗәдә генә.

Мәдрәсәләр асылда Татарстан мөфтияте һәм өлешчә Русия президенты идарәсе булдырган Мәскәүдәге ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды акчасына яши. Төгәлрәк саннар китереп, ул Татарстан Диния нәзарәтенең мәдрәсәләргә 50-60 млн сум бүлеп бирүен әйтте. Ягъни, мөфтият чыгымнарның өчтән бер өлешен каплый. Моннан тыш, иганәчеләр ярдәм итә. Җитмәгән акчаны мәдрәсә үзе табарга мәҗбүр. Бер мәдрәсәнең уртача бюджеты — 5,6-10 млн сум чамасы.


Иң күп шәкерткә белем бирүче "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе искәрмә булып тора. Аларга елына кимендә 18 млн сум кирәк. Мәдрәсәдә көндезге бүлектә уку өчен 12 мең сум түләргә кирәк. Кичке һәм читтән торып укучылар бер семестрга 10 мең сум бирә. Бушлай укучы шәкертләр дә бар. Алар максатчан програм нигезендә белем ала. Бу шәкертләрнең чыгымын имам сораган төбәк мөфтияте каплый.

— Бездә 50гә якын хезмәткәр эшли. Укытучының хезмәт хакы Татарстандагы минималь хезмәт хакы күләмендә — 17 мең сум. Яңа елдан соң 19 мең сум булырга тиеш. Без хәзер әлеге хакларны ничек күтәрергә дип баш ватабыз. Шул ук вакытта ул Татарстанда укытучының уртача хезмәт хакы 33 мең сум. Ә без укытучыларга 17 мең сум гына түли алабыз. Аларны югалтырга теләмибез. 17 мең сум бер-ике ел элек очын-очка бәйләп яшәргә җитсә, хәзер бу мөмкин түгел. Укытучы килә дә мин китәм ди. Аны ишетү, вәгазьләү, акча табу бик авыр.

👆Бусы - "Мөхәммәдия"нең мөдир урынбасары Рөстәм Хәйруллин сүзләре.

Татарстанда бүген 11 дини уку йорты эшли. Алар район-авыл җирлегендә дә бар. Ә менә алар очны-очка ничек бәйли һәм мәсьәләдән чыгуның нинди юллары бар? Болар хакында безнең язмадан укыгыз.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
😢8👍3
❗️Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасы кискенләшә.

Азәрбайҗан гаскәре Таулы Карабахта хәрби операция оештыруы турында игълан итте. Ханкенди шәһәрендә (Әрмәнстан аны Степанекерт дип атый) һава һөҗүме кисәтүләре яңгырый дип хәбәр ителә.
👍4🤬3
Дубайга юлламалар сатучы татар блогерлары белән җәнҗал кызганнан кыза, алар турында инде башкалар да яза башлады. Ә без кичә хәлләрне бәйнә-бәйнә аңлаттык. Бу язмада акчаларын югалтучылар үз тарихларын сөйләде, белгечләр дә үз фикерләрен әйтте. Ачылмаса, монда басыгыз. Әмма кем озын текстларны укырга иренә яки вакыты юк икән, шушы рәсемнәр аша танышыгыз.

Укыгач лайк куеп башкаларга да җибәрергә онытмагыз, яме?!
😢5👍4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасы кискенләшә. Азәрбайҗан гаскәре Таулы Карабахта хәрби операция оештыруы турында игълан итте. Ханкенди шәһәрендә (Әрмәнстан аны Степанекерт дип атый) һава һөҗүме кисәтүләре яңгырый дип хәбәр ителә.
Азәрбайҗан саклану министрлыгы "террорчылыкка каршы чаралар”ның максаты "зур провокацияләрне булдырмау", "Әрмәнстан кораллы көчләре төркемнәрен җирләребездән чыгару һәм коралсызландыру", тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү һәм "конституцион корылышны торгызу" өчен дип аңлатты.

Азәрбайҗан хәрбиләре "алгы сызыкта һәм эчтә югары төгәллекле корал кулланып Әрмәнстан хәрби төркемнәренең позицияләре, хәрби корылмалар сафтан чыгарыла" дип ышандыра.

Азәрбайҗан саклану министрлыгы Русиянең солых көчләре җитәкчелеген һәм Төркия-Русиянең уртак мониторинг үзәген "уздырыла торган чаралар" турында кисәтте, диелә хәбәрдә.

Азәрбайҗан тышкы эшләр министрлыгы "төбәктә тынычлык урнаштыру өчен бердәнбер юл – Таулы Карабахтан әрмән хәрбиләрен тулысынча чыгару һәм Степанакерттагы (азәрбайҗан исеме – Ханкенди) режимны тарату", дип белдерде.

Таулы Карабах хөкүмәтенең элекке башлыгы, Русиядә зур бизнесы белән танылган, ә хәзер әрмән паспорты алган Рубен Варданян үзенең Telegram-каналында "Бездә (Степанакертта) көчле артиллерия атышы башланды", дип яза. Варданян Әрмәнстан җитәкчелеген "Арцахны (Таулы Карабах) танырга" һәм төбәкне Азәрбайҗан кораллы көчләреннән яклау өчен хәрби хәрәкәтләр башларга чакырды.

Таулы Карабахның саклану гаскәре бүген, 19 сентябрьдә сәгать 11:10 тирәсендә Азәрбайҗан кораллы көчләре миномет кулланып, атышны туктату тәртибен бозды дип хәбәр иткән иде. Бу хакта Азатлык Радиосының әрмән хезмәте язды. Әрмәннәр арасында яраланучылар юк диелә.

Баку исә атышны туктату тәртибен бозуда Әрмәнстанны гаепли. Әрмәнстан кораллы көчләренең хәрби төркемнәре Агдам районында азәрбайҗан гаскәрләре ягына миномет һәм артиллерия уты ачты, ди. Баку ике азәрбайҗан хәрбиенең яралануын җиткерә.

@azatliqradiosi
👍7🤬2🔥1
Сугыш йогынтысы: Кырымда бензин бәяләре үсә

Кырымда иң зур АТАН һәм ТЭС ягулык станцияләре челтәрендә бәяләр көн саен артып тора. Моннан тыш физик затларга бензин, дизель сату чикләнә. Заправкаларда кайбер бензин маркалары югалып та тора.

Кырымга ягулык җибәрүнең кискен кимүен Кырымның ягулык һәм энергетика министрлыгы Кырым күперенең тимер юл өлешен ягулык-майлау материаллары төягән поездлар өчен ябылуы һәм Керич паромы эшендә чикләүләр белән аңлатты.

Соңгы вакытта Украина хәрби көчләре Кырымга алып баручы юллардагы күперләргә, шулай ук Кырым күперенә, нефтебазаларга дрон һөҗүмнәрен арттырды. Фронт сызыгының Кырымга якынлашуы да юллада тыгыннар тудыра дип хәбәр ителә. Шул сәбәпле Кырымга ягулык җибәрү дә кискен кимегән, шулай ук ягулык китерү вакыты да өч тапкыр арткан диелә.

Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азәрбайҗан саклану министрлыгы "террорчылыкка каршы чаралар”ның максаты "зур провокацияләрне булдырмау", "Әрмәнстан кораллы көчләре төркемнәрен җирләребездән чыгару һәм коралсызландыру", тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү һәм "конституцион корылышны торгызу"…
Таулы Карабах омбудсмены Гегам Степанян әйтүенчә, Азәрбайҗан ягыннан ачылган ут аркасында ике кеше һәлак булган, аларның берсе бала. Шулай ук 11 кеше, шул исәптән сигез баланың яралануы әйтелә.

Мондый бәрелешләр шартларында дошманлашкан тарафлар биргән мәгълүматны бәйсез чыганаклардан раслау мөмкин түгел.

@azatliqradiosi
😱3🔥1🤬1
Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе "Новое величие" берләшмәсен экстремист оешма дип тапты һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды.

Берләшмәне экстремист дип тану турындагы гаризаны Мәскәү прокурорының беренче урынбасары Сергей Савенков тапшырган булган.

"Новое величие" – рәсми булмаган сәяси берләшмә, аның хакында 2018 елда билгеле булды. Шул елның мартында "Новое величие"га каршы җинаять эше ачылды.

Тикшерү бер төркем яшьләр экстремистлык оешмасы төзегән һәм дәүләт түнтәрелеше әзерләгән дип белдерде. Гаепләнүчеләрнең берсе дә гаебен танымады. Аларның адвокатлары бу эшне хокук саклау органнары провакациясе нәтиҗәсендә ачылган диде. Әлеге эш нигезендә тоткарланып берничә егет хөкем ителде. Аларны экстремист оешма эшчәнлеген оештыру һәм анда катнашуда гаепләделәр.

@azatliqradiosi
👍1🤬1
Татарстан фәннәр академиясе президиумының яңа составы оешты

Бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманында әйтелә.

Президиумга барлыгы 17 яңа әгъза кертелде. Шуларның күпчелеге хакимият вәкилләре.

▪️Быел 11 июльдә киң җәмәгатьчелектән качып Татарстан Фәннәр академиясе президентын сайладылар. Фәнни җәмәгатьчелек белән полиция полковнигы, техник фәннәр докторы һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның абыйсы Рифкать Миңнеханов идарә итә башлады.

▪️Яңа президент cайлау вакытында Русиянең технология суверенлыгы турында хыяллануы, патриотизм үстерергә теләве турында сөйләде һәм һуманитар фәннәр хакында әйтергә онытты.

▪️Аңа кадәр Татарстан фәннәр академиясенә 18 академик һәм 13 мөхбир-әгъза сайладылар. Олпат галимнәр арасына беренче тапкыр хакимияткә яисә аңа якын булган кешеләр керде, шул исәптән Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин академик булды.

@azatliqradiosi
🤮5😁2🤡2👍1
Фетнәчел Донецки "халык республикасы"ның бөтен медиалары бер "медиахолдинг"ка керәчәк, берләштерү инде башланган

Моңарчы “Ведомости” Украинаның Русия басып алган җирләрендә хәзерге вакытта мәгълүмат кыры “күпсанлы фейклардан зыян күрә”, дип язган иде.

@azatliqradiosi
🤡2
Башкортстанда Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерүгә Уфаның 450 еллыгыннан соң керешәчәкләр.

Бу хакта ватандашлар җәмгыяте институтлары активистлары белән очрашуда республика башлыгы Радий Хәбиров әйтте.

Уфаның 450 еллыгы тантаналары киләсе елда билгеләнәчәк.

Салават Юлаев һәйкәлен төзекләндерү турындагы хәбәр элегрәк халыкта шау-шу тудырган иде. Һәйкәл бер алынса, урынына кире кайтарылмас дигән борчулар әйтелде. Бу хакта тулырак монда укый аласыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤔3👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 20 сентябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә дроннар Украинаның Полтава өлкәсенә һөҗүм иткән, дрон Кременчугтагы нефть эшкәртү заводына төшкән. Завод әлегә эшләми дип хәбәр итә өлкә хәрби хакимияте башлыгы Дмитрий Лунин.

🔸19 сентябрьдә Азәрбайҗан башлаган "террорга каршы чаралар" нәтиҗәсендә Таулы Карабахта 7 сивил кешенең һәлак булуы һәм 35 кешенең яралануы турында хәбәр ителә. Азәрбайҗан саклану министрлыгы "террорга каршы чаралар уңышлы дәвам итә" дип белдерде.
Мондый бәрелешләр шартларында дошманлашкан тарафлар биргән мәгълүматны бәйсез чыганаклардан раслау мөмкин түгел.

🔸Кичә кич Ереванда митинглар башланды. Протестка чыгучылар Әрмәнстан премьеры Никола Пашинянның вазифасыннан китүен таләп итә һәм Русияне хыянәттә гаепли.

🔸Сочиның Адлер районында ягулык резервуары янган. Әлеге вакытка янгын сүндерелде дип хәбәр итте Краснодар крае башлыгы Вениамин Кондратьев.

🔸Русия журналистлары БМОның Гомум җыенында эшли, ләкин аларга чикләнгән виза бирелгән. Элек журналистларга АКШ I тибындагы виза бирелгән булса, бу юлы C2 тибындагы виза биргән. Ул бары тик БМОның Нью-Йорктагы штаб-фатирына транзитны гына рөхсәт итә.
🔥3✍1
РБК: Балашиха шәһәрендә торак йортта газ шартлау сәбәпле 2 кеше һәлак булган

Бүген иртәнге якта Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә 9 катлы йортта газ шартлаган. МЧС хәбәр итүенчә, бинаның өчен һәм дүртенче катлары җимерелгән.

РБК ике кешенең һәлак булуы турында яза. РИА Новости белдерүенчә, бер кеше һәлак булган, ике кеше җимерекләр астында калган.
😢5