Медиа: Илдус Нәфыйков Мари Иле прокуратурасын җитәкләргә мөмкин
Бу хакта чыганакларына таянып "Бизнес Online" яза. Сентябрьдә аның Татарстан прокуроры вазифасында икенче һәм соңгы мөддәте тәмамлана.
Mash Iptash Telegram-каналы Русия президенты Владимир Путин имзалаган документ чыгарды. Боерыкта Нәфыйков намзәтен Мари Иле прокуратурасына тәкъдим итәргә, ә Татарстанга Петербур прокуроры урынбасары Альберт Суяргуловны куярга тәкъдим ителә.
▪️Илдус Нәфыйков Татарстан прокуроры булып 2013 елдан бирле эшләде. 2017 елда татар теленә башланган басым нәкъ менә аның вакытына туры килде, мәктәпләрдә "прокурор тикшерүләре" аның фатихасы белән башкарылды.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤬7✍1👍1
Татарстан депутатына җинаять эше ачылганнан соң, Русиядә түрәләрне наркотикка тикшерә башламакчылар
Русия Думасы депутаты Солтан Хәмзәев муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен, бөтен депутатларны мәҗбүри тәртиптә наркотиклар куллану-кулланмауга тикшерүне тәкъдим итә.
Бу хакта ул Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рөстәм Хәсәнов белән бәйле вакыйгадан соң тәкъдим иткән. Хәмзәев бу хакта илнең сәламәтлек саклау министрлыгына мөрәҗәгать иткән.
▪️Элегрәк Татарстан депутаты Рөстәм Хәсәновка канунсыз рәвештә наркотиклар саклау турында җинаять эше ачылган иде. 17 сентябрь көнне депуттаны Казан урамында полиция хезмәткәрләре туктаткан. Тикшерү комитеты хәбәренчә, депутатта 1,88 грамм наркотик салынган пакет булган.

👍2🤡2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Медиа: Илдус Нәфыйков Мари Иле прокуратурасын җитәкләргә мөмкин Бу хакта чыганакларына таянып "Бизнес Online" яза. Сентябрьдә аның Татарстан прокуроры вазифасында икенче һәм соңгы мөддәте тәмамлана. Mash Iptash Telegram-каналы Русия президенты Владимир Путин…
Татарстан прокуроры вазифасына тәкъдим ителгән кеше — кем ул?
Альберт Зәки улы Суяргулов 1982 елда туган. Тормыш юлы Петербурда узган.
▪️2004 елда Петербур хәрби-диңгез институтын тәмамлаган, аннары 2010 елда Петербург дәүләт университетын тәмамлап юридик белем алган.
▪️Прокуратура эшчәнлеген 2010 елда Ленинград өлкәсе прокуратурасының Всеволожски шәһәр прокуроры ярдәмчесе буларак башлаган.
▪️2012 елдан Петербурның Выборг районы прокуроры урынбасары. 2014 елдан Петербурның Курорт районы прокуроры урынбасары.
▪️2017-2022 елларда Петербур прокуратурасының күзәтчелек идарәләрендә эшләгән.
▪️2022 елның декабреннән Петербур прокуроры урынбасары вазифасын башкара.

✍1🥰1
Русия хөкүмәте чит илләргә ягулык сатуны тыйды
Бу карар илдә урып-җыю вакытында үскән ягулык бәяләрен тотрыкландыру өчен кабул ителгән диелә.
Моңарчы Көньяк төбәкләргә һәм аннексияләнгән Кырымга ягулык китерү кискен кимүе хәбәр ителгән иде.
▪️Бәяләр артуның сәбәбе – дөнья базарындагы югары бәяләр һәм хөкүмәтнең ягулык демпферын (Русия белән чит илдәге бәяләрнең аермасын компенсацияләве) кисәк кенә киметүе.
❓Сезнең төбәктә бензин бәяәләре артуы күзәтеләме?

👍1🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Иярченнән төшерелгән фотода украин һөҗүменнән соң Русиянең Кара диңгез флотының идарә пункты территориясендә җимерелүләр күренә
Planet.com хезмәте 20 сентябрьдә Кырымдагы Акъяр (Севастополь) шәһәре янындагы Верхнесадовое авылы янәшәсендә урнашкан хәрби объектка ясалган һөҗүм нәтиҗәләрен күрсәткән иярчен фотолары чыгарды.
Русиянең ачык чыганакларыннан күренгәнчә, монда Кара диңгез флотының идарә пункты урнашкан булган.
Аннексияләнгән Кырым хакимияте чәршәмбе көнне украиннарның барлык ракеталары да бәреп төшерелде, ә Верхнесадовое тирәсендә "үлән янган" дип белдергән иде.

👏2✍1👍1
Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе
Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган.
Иң күп үлүчеләр башкала Уфада, аннары Стәрлетамак, Белорет, Учалы, Әбҗәлил, Салават шәһәре, Ишембай һәм Мәләвез районнары килә:
• Уфа — 97 кеше
• Стәрлетамак — 56 кеше
• Белорет районы — 49 кеше
• Учалы районы — 42 кеше
• Әбҗәлил районы — 28 кеше
• Салават шәһәре — 23 кеше
• Ишембай районы — 22 кеше
• Мәләвез районы — 22 кеше
Башка районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.
Бүген 21 сентябрь, сугышның 575нче көне.
#Башкортстан

😢2👍1
Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 610 кеше һәлак булган
Иң күп үлүчеләр Чаллы һәм Казанда, аннары Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Тәтеш, Кукмара районнары килә:
• Чаллы — 84 кеше
• Казан — 72 кеше
• Түбән Кама районы — 37 кеше
• Бөгелмә районы — 28 кеше
• Яшел Үзән районы — 20 кеше
• Алабуга районы — 19 кеше
• Тәтеш районы — 19 кеше
• Кукмара районы — 18 кеше
Башка районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.
Бүген 21 сентябрь, сугышның 575нче көне.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Иң күп үлүчеләр Чаллы һәм Казанда, аннары Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Тәтеш, Кукмара районнары килә:
• Чаллы — 84 кеше
• Казан — 72 кеше
• Түбән Кама районы — 37 кеше
• Бөгелмә районы — 28 кеше
• Яшел Үзән районы — 20 кеше
• Алабуга районы — 19 кеше
• Тәтеш районы — 19 кеше
• Кукмара районы — 18 кеше
Башка районнарда үлүчеләр санын харитада күрә аласыз.
Бүген 21 сентябрь, сугышның 575нче көне.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2✍1
🎙Азатлыкка — 70 ел!
Безнең радио архивыннан кызыклы аудиоларны тыңлауны дәвам итәбез! Сездән ❤️ билгеләрен көтәбез, фикерләрегезне дә языгыз.
Кытайдагы Хайлар шәһәре – XX гасыр башында татар эмиграциясе үзәкләренең берсе булган. Монда татар мәхәлләсе оешкан, мәчет һәм мәдрәсә дә булган. Моның хакта безнең тарихи шәлкемдә яңгыраган аудионы тыңлыйк.
#азатлыкка70 #архив

❤10🔥2
Хәерле иртәләр, дуслар! Бу сәгатькә кыскача хәбәрләр мондый:
🔹Украинага беренче Abrams танклары киләсе атнада китереләчәк, диде АКШ президенты Джо Байден. Ул шулай ук Украинага 325 млн долларлык яңа ярдәм булачак диде. Сүз HIMARS комплекслары, Hawk, Avenger һава һөҗүменә каршы системнар турында бара.
🔹Владимир Зеленский Канадага килгән. Ул анда премьер-министр Джастином Трюдо белән очрашачак.
🔹Тулада яшәүчеләр кичен ниндидер шартлау турында ишетүе турында әйткән, 5 мең кеше электр утсыз калган. Хакимиятләр ныклы тавыш очып барган очкычның тизлеген алмаштыруга, ә элекр утның сүнүе авариягә бәйле дип аңлаткан.
🔹Русия Саклану министрлыгы Кырым һәм Краснодар краеның Туапсе районында ике дрон бәреп төшерелде дип хисап тотты.
🔹Украинада "Русия", "Мәскәү" атамаларын кечкенә хәрефләрдән язарга рөхсәт ителгән. Әмма бу рәсми текстларга кагылмый.
🔹АКШта Русиянең "НОВАТЭК" компаниясенең элеккеге мөдирен 7 елга төрмәгә хөкем итте. Ул салымнарны түләмәүдә гаепле дип табылган. Тикшерүчеләр эшмәкәр керемнәрен яшергән, акчасын Русия ватандашы булган хатынының Швейцария хисабына язган дип дәлилләгән.
🔹Казан иң кыйммәтле кунакханәләре белән Русиядә дүртенче урында тора. Бер тәүлек өчен Казанда уртача 5,4 мең сум түләргә кирәк.
🔹Башкорстанда "Башнефть" бензиннары бәясе тагын арткан. Дизель ягулык бәясе 60 тиенгә арткан, 60,80 сум тора, АTUM-92 "Класс 5" 30 тиенгә арткан — хәзер ул 50,20 сум. АИ-95 шулай арткан, хәзер ул 53,25 сум. АИ-92 — 49,10 сум.
Менә шундый хәлләр. Шулай да җомга котлы булсын, үзегезне саклагыз, имин булыгыз.

✍1👍1
Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендә төзелеп килүче чүп яндыру заводы 25 процентка әзер дип бәяләнә, аңа инде 5,1 миллиард сум керткәннәр.
Русия табигать ресурслары һәм экология министрлыгы документка ярашлы, Яшел Үзән районының Усаклык бистәсендәге чүп яндыру заводын 2025 елның 31 декабрендә эшләтә башлау ниятләнә.
Хәбәр тулырак 👉 монда. Ачылмаса 👉 монда басыгыз.

👍2🤬2🔥1🤡1
Башкортстанда Икенче Дөнья сугышы темасы мультфильмнарга да күчә.
Республикада бернинди дә бәйге, тендер игълан итмичә генә Уфадагы "Муха" ширкәтенә тулы метражлы анимацион фильм төшерүгә 26,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Алар Икенче дөнья сугышында катнашкан генерал Миңлегали Шәйморатов турында мультфильм ясарга тиеш булачак.
Мультфильм "башкорт халкының батыр үткәне хикәяләренә" нигезләнергә тиеш диелә. Проект "Төньяк амурлары" мультфильмының дәвамы булачак.
Анимацион фильмдагы вакыйгалар музейда башланып китә, анда экскурсиягә балалар килгән була. Өлкән яшьтәге гид аларга хикәяләр сөйли, ахырдан бу кешенең генерал Шәйморатов улы булуы ачыклана.
Мультфильм нинди телдә булачак? Башкортчамы, урысчамы - әйтелми.
Тулырак бу хакта монда. Яки бу сылтамадан файдалана аласыз.

Азатлык Радиосы
Башкортстанда генерал Шәйморатов турында мультфильм төшерүгә 26 миллион сум бүлеп бирелә
Проект 47 миллион сумга төшерелгән “Төньяк амурлары” мультфильмының дәвамы булачак. Мультфильмдагы вакыйгалар музейда башланып китә, анда экскурсиягә балалар килгән була. Өлкән яшьтәге гид аларга хикәяләр сөйли, ахырдан бу кешенең генерал Шәйморатов улы булуы…
🤮3👍1🔥1🗿1
📍Көн язмасы бензин бәяләре турында.
Русиядә - ягулык кризисы. Илнең көньяк төбәкләрендә генә түгел, дизель һәм бензингә кытлык Татарстанда да күзәтелә. Бу ягулыкка бәяләр үсүгә китерде. Урып-җыю эшләре вакытында иң зур зыянны авыл хуҗалыгында эшләүчеләр күрә.
Татарстан үзендә нефть табуга һәм аны эшкәртеп ягулык ясауга карамастан, хәлләр яхшы түгел. Узган атнада Казанда "Магистраль" ягулык сату ширкәте Аи-92 һәм Аи-95 маркалы бензин сатуны туктатып торды. Cәбәбе — заводлар хосусый АЗСларга ягулык сатмый башлаган. Моңа кадәр "Магистраль" Башкортстаннан бензин китерә торган булган. Бу атнада алар яңадан ягулык сата башлавы турында хәбәр итте.
Аңа кадәр Башкортстанда ягулыкка кытлык булуы күзәтелде. Күрше республикада бензин, дизельне канистрга агызып сатуны тыйдылар. Белгечләр моны ягулык кытлыгы белән бәйләде. Бу сурәттә "Башнефть-розница" ширкәте быел җәй дәвамында бензинга бәяне ун тапкыр арттырды.
Авылда эшләүче фермерлар нишләргә белми.
— Биектау районда дизель бетте. Әлегә федераль трассада солярканы табып була. Бүген 59 сумга алдым. Менә "Татнефтепродукт"та гомумән дизель юк. Аны бернинди акчага да табып булмый. Хәзер фермерлар арасында курку бар. Краснодар краенда инде ике атнадан артык солярка юк диләр. Булганын да 105, 110 сумга саталар. Аларга алдаудан ни мәгънә, шуңа да без бу хәбәрләргә ышанабыз. Авыл кешеләренә нишләргә? Уңышны җыеп алырга кирәк. Хәзер кукуруз алабыз. Аннан соң җирне сукалап калдырырга кирәк. Сукаламасаң, киләсе елга уңыш булмый. Быелгы уңышны, дизельнең литры 120 сум торса да, алырга туры киләчәк. Безнең ярты айлык эш калды. Бу иң күп дизель таләп итә торган вакыт. Кая барыйк соң?
Ә икътисад белгечләре ни ди? Алар нефть кризисын туктатыр өчен сугышны бетерергә кирәк дип саный.
— Сугышны туктатырга һәм икътисадны гадәти хәлгә кайтарырга кирәк. Сугышка кадәр дә бар да яхшы түгел иде. Салым системы торгызылмады, ул тотрыклы эшләмәде. Нефтьчеләр өчен салым системы елына берничә тапкыр үзгәрә. Нефть табу проектлары озак елларга исәпләнгән. Алар йә җиде елдан, йә тугыз, йә ун биш елдан табыш бирә башлый. Акча кертсәң дә, керем тиз генә булмаячак. Шуңа да нефть ширкәтләре яңа коммерцияле проектларга акча кертми, чөнки илдә салым, сәяси, икътисади тотрыклылык юк. Бу сугыштан соң Русия белән нәрсә булачагы билгеле түгел. Киләсе елда безне нәрсә көтәчәге анык булмаганда, кем 15 елдан соң табыш китерәчәк проектларга акча кертсен инде.
Сездә бензин бәяләре белән хәлләр ничек? Бәяләр артамы? Бензинга чират бармы? Языгызчы.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Сугыш йогынтысы: Ягулык кризисы Татарстанга да килеп җитте. Авылда дизель юк, бензин бәясе үсә
Русиядә ягулык кризисы хөкем сөрә. Илнең көньяк төбәкләрендә генә түгел, дизель һәм бензингә кытлык Татарстанда да күзәтелә. Бу ягулыкка бәяләр үсүгә китерде. Урып-җыю эшләре вакытында иң зур зыянны авыл хуҗалыгында эшләүчеләр күрә.
👍2🔥2😢2
🔻Хәтерлисезме, Татарстанда, Әлмәттәге түрә Дамир Хәбибуллин Украинага дип җыелган һуманитар ярдәмне үзләштергән дип гауга купкан иде?! Нәкъ шундый ук хәл Башкорстстанда да булган.
Башкортстанның Балтач районында яшәүчеләр һуманитар кәрван белән Украинадагы сугышка җибәрү өчен дип җыелган ашлык һәм ит аркасында прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Алар әйтүенчә, җыелган ярдәм район түрәләренең корпоративларыннан соң, җирле "Райпо"ның җыелган бурычларын үтәүгә киткән.
Бу хәлне тулырак тасвирладык. Кереп укыгыз. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

👏3🗿3👍1
🛩 Путинны йөрткән очкычлар искергән, сатуга чыгарылган.
"Россия" махсус очучы отряды очарга яраклылык вакыты чыккан Ту-214 очкычларын сатып алучыны эзли. Бу очкычларга 20 елдан артык, аларны төзәтү 1,5-2 миллиард сум булыр дип бәяләнә. Очкычларны Red Wings һава ширкәте алырга мөмкин.
Очкычлар икәү. Икесенең 3-4 миллиард сум булыр дип бәяләнә.
Ә төзәтү бәясенә килгәндә, аның яртысы моторларны капиталь төзекләндерүгә, калганы җиһазларны яңартуга, салонны яңартуга китәчәк.
Очкычларны Red Wings һава ширкәте алырга мөмкин. Әмма Red Wings-та сорауларга җавап бирүдән баш тартканнар. "Коммерсант" чыганагы сүзләренчә, "Аэрофлот"ның яңа Ту-214ләр аласы килә, ә калган һава ширкәтләрен 20 ел гына оча ала дип чикләнгәнгә күрә, очкычларның очу вакытын озайту мәсьәләсе борчый.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланагыз.

“Медиа”: президентны йөртүче һава ширкәте ватык Ту-214 очкычларын сатып алучыны эзли
Бу очкычларга 20 елдан артык, аларны төзәтү 1,5-2 миллиард сум булыр дип бәяләнә. Очкычларны Red Wings һава ширкәте алырга мөмкин.
👍2✍1
Аннексияләнгән Акъярда (Севастополь) Кара диңгез штабына ракет төшкән һәм бинада янгын башланган. Русия куйган губернатор Михаил Развожаев икенче һөҗүм булырга мөмкин, штабы янына килмәгәгез, өйләрдә утырыгыз дип белдерде.
Русия саклану министрлыгы хәбәренчә, бер хәрби хәбәрсез югалган. Башта һәлак булган дигәннәр иде.
Моннан тыш, Кырымның Мәскәү билгеләгән башлыгы Сергей Аксенов Кырымга ракет һөҗүме турында белдерде һәм ракетларны Русия ПВОсы бәреп төшерде диде. Аксенов киңәчшесе Олег Крючков Бакчасарай өстендә бер ракет юк ителде дип язды. Нәтиҗәдә үләнгә ут капкан диелде.
Сугыш барган вакытта Азатлык дошманлашкан тарафларның рәсми хәбәрләрен оператив рәвештә тикшерә алмый.

Telegram
Крым.Реалии
📹 Еще кадры поврежденного штаба Черноморского флота РФ в Севастополе публикуют телеграм-каналы
Кроме того, Крючков заявляет, что под Бахчисараем противовоздушная оборона сбила ракету. В результате, как утверждается, загорелась трава.
Редакция не может…

👍5🔥3✍1
Синҗанда хәбәрсез югалган галимә Рахилә Даутның гомерлек төрмәгә хөкем ителүе ачыкланган
2017 елда Кытайның Синҗан-Уйгыр автономиясендәге Өремче шәһәрендә югалган галимә Рахилә Даутның төрмәдә булуы ачыкланган – 2018 елда аны "таркатучылык эшчәнлеге" өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Галимә шулай ук гомерлеккә сәяси хокукларыннан мәхрүм ителгән.
▪️Рахилә Даут – уйгыр фольклоры белгече. 2007 елда ул Синҗан университеты каршында аз санлы милләтләрне өйрәнү үзәгенә нигез сала һәм Синҗан-Уйгыр бүлгесендә тикшеренүләр уздыра, уйгырларның матди булмаган мәдәни мирасы һәм җирләү мәдәнияте турында күп кенә мәкаләләр бастыра. 57 яшьлек Даут Кытайның Коммунистлар фиркасе әгъзасы булып тора, Кытай Мәдәният министрлыгыннан бүләкләргә һәм грантларга ия.
▪️2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды.

🤬17😢9😡3
Бу - “Татар кызы-2023” Халыкара бәйгесе җиңүчесе Альбина Медведева. Аңа бүләккә Lada Granta машинасы бирелгән иде Бүген ул шуны Казаннан Дөнья татар конгрессы бинасы яныннан алып киткән.
"Татар кызы" бәйгесенең финалы Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә 17 сентябрьдә узган иде. Җиңүче исеменә Пенза өлкәсеннән Альбина Медведева лаек булды.
Альбина – Пенза дәүләт университеты студенты, "Россия" телеканалының җирле бүлегендә алып баручы булып та эшли. Әти-әниләре Югары Әләзән авылыннан. Альбина татар теленең мишәр диалектында сөйләшә, аны гаиләдә өйрәнгән.

🤨8❤1❤🔥1👍1👎1🔥1🤡1🫡1
Киләсе алты елда Казан хакимияте толерантлык өчен 34,4 млн сум акча тотачак
Казан хакимияте 2030 елга кадәр шәһәр халкының толерантлык күрсәткечен 73 процентка җиткерергә тели. Динара татулык 69 процент дәрәҗәсенә күтәрү күздә тотыла. Моның өчен махсус програм төзелгән, аңа барлыгы 34,4 млн сум акча бүленәчәк.
Програм кысаларында нинди чаралар каралган, монда укыгыз.
Моңа охшаш проект элек тә эшли иде, соңгы ун ел эчендә барлыгы 71 млн сум акча тотылды.
▪️Әйткәндәй, 2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, никахларның якынча 30 проценты – катнаш.

Түрәләр бу акчага урыс телен саклау һәм ярдәм итү, туган телләрне өйрәнүгә шартлар тудыру максатын куя.
🤮6🥴2👍1🤔1🤡1
Бүген Уфада "Заман" дип аталган татар ресторанының ачылыш тантанасы узды. Аны Казанның "Түбәтәй" фастфуд рестораннары хуҗалары ачты.
Ресторанда Генераль Горбатов урамында урнашкан, анда хәләл ризык тәкъдим ителә.
РБК язуынча, инвестицияләр күләме 100 млн сум тәшкил итә.

❤21🔥2🥰2👍1