Синҗанда хәбәрсез югалган галимә Рахилә Даутның гомерлек төрмәгә хөкем ителүе ачыкланган
2017 елда Кытайның Синҗан-Уйгыр автономиясендәге Өремче шәһәрендә югалган галимә Рахилә Даутның төрмәдә булуы ачыкланган – 2018 елда аны "таркатучылык эшчәнлеге" өчен гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Галимә шулай ук гомерлеккә сәяси хокукларыннан мәхрүм ителгән.
▪️Рахилә Даут – уйгыр фольклоры белгече. 2007 елда ул Синҗан университеты каршында аз санлы милләтләрне өйрәнү үзәгенә нигез сала һәм Синҗан-Уйгыр бүлгесендә тикшеренүләр уздыра, уйгырларның матди булмаган мәдәни мирасы һәм җирләү мәдәнияте турында күп кенә мәкаләләр бастыра. 57 яшьлек Даут Кытайның Коммунистлар фиркасе әгъзасы булып тора, Кытай Мәдәният министрлыгыннан бүләкләргә һәм грантларга ия.
▪️2014 елдан бирле Кытай хакимиятләре Синҗанда кытайлаштыру сәясәте алып бара. Бу сәясәт нәтиҗәсендә миллионнан артык мөселман (аларның күбесе уйгыр) "тәрбия лагерьларына" ябылды.

🤬17😢9😡3
Бу - “Татар кызы-2023” Халыкара бәйгесе җиңүчесе Альбина Медведева. Аңа бүләккә Lada Granta машинасы бирелгән иде Бүген ул шуны Казаннан Дөнья татар конгрессы бинасы яныннан алып киткән.
"Татар кызы" бәйгесенең финалы Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә 17 сентябрьдә узган иде. Җиңүче исеменә Пенза өлкәсеннән Альбина Медведева лаек булды.
Альбина – Пенза дәүләт университеты студенты, "Россия" телеканалының җирле бүлегендә алып баручы булып та эшли. Әти-әниләре Югары Әләзән авылыннан. Альбина татар теленең мишәр диалектында сөйләшә, аны гаиләдә өйрәнгән.

🤨8❤1❤🔥1👍1👎1🔥1🤡1🫡1
Киләсе алты елда Казан хакимияте толерантлык өчен 34,4 млн сум акча тотачак
Казан хакимияте 2030 елга кадәр шәһәр халкының толерантлык күрсәткечен 73 процентка җиткерергә тели. Динара татулык 69 процент дәрәҗәсенә күтәрү күздә тотыла. Моның өчен махсус програм төзелгән, аңа барлыгы 34,4 млн сум акча бүленәчәк.
Програм кысаларында нинди чаралар каралган, монда укыгыз.
Моңа охшаш проект элек тә эшли иде, соңгы ун ел эчендә барлыгы 71 млн сум акча тотылды.
▪️Әйткәндәй, 2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, никахларның якынча 30 проценты – катнаш.

Азатлык Радиосы
Киләсе алты елда Казан хакимияте толерантлык өчен 34,4 млн сум акча тотачак
Түрәләр бу акчага урыс телен саклау һәм ярдәм итү, туган телләрне өйрәнүгә шартлар тудыру максатын куя.
🤮6🥴2👍1🤔1🤡1
Бүген Уфада "Заман" дип аталган татар ресторанының ачылыш тантанасы узды. Аны Казанның "Түбәтәй" фастфуд рестораннары хуҗалары ачты.
Ресторанда Генераль Горбатов урамында урнашкан, анда хәләл ризык тәкъдим ителә.
РБК язуынча, инвестицияләр күләме 100 млн сум тәшкил итә.

❤21🔥2🥰2👍1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!
Бүген ул — фетнә сүзе.
Бу сүзне нинди очракларда кулланасыз?
#азатлыксүзлеге
Бүген ул — фетнә сүзе.
Бу сүзне нинди очракларда кулланасыз?
#азатлыксүзлеге
👍7❤3🔥2
Хәерле шимбә иртәсе, хөрмәтле укучыларбызы. Бүген 23 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Кичә кич Казанның Даурская урамында шартлау тавышы ишетелде. МЧС соңрак Ford Transit машинасының моторы техник сәбәпләр белән "кабынып киткән" дип хәбәр итте.
🔸Аннексияләнгән Акъярга янә ракет һөҗүме булган "Акъярда ПВО эшләде. Ракет кисәкләре Сухарная балка районында причал янына төшкән", дип язды шәһәрнең Мәскәү куйган башлыгы Михаил Развожаев.
🔸Италиянең элекке президенты Джорджо Наполитано 99нчы яшендә вафат булган. Ул дәүләт башлыгы булып 2006-2015 елларда торды.
🔸Канада Киевка ярдәм буларак өч ел дәвамында $482 млн бүләчәк һәм F-16 очучыларын өйрәтүчеләр бирәчәк дип хәбәр итте ил премьер-министры Джастин Трюдо. Моннан тыш, Украинага 35 пилотсыз очкыч, кораллар, җиңел техника тапшырачак һәм Leopard 2 танкларын хезмәтләндерүдә ярдәм күрсәтәчәк.
🔸Швейцариядә йөзне каплаучы киемне тыючы канун гамәлгән керде. Тыюлар пәрәнҗәгә генә түгел, бандана, битлекләргә дә кагыла. Канун бозучыларга 1 мең евро тирәсе штраф каралган.
🔸Мордовия башлыгы Артем Здунов Канада санкцияләренә эләккән. Здунов Казанда туган, 2014-2018 елларда Татарстан икътисад министры булган иде.

✍2👍1🔥1
"Татар зиратын милли пантеон итү кирәк". Галимнәр дәүләттән ярдәм сорый
21 сентябрь Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татарстанның эпиграфик мирасы турында сөйләштеләр. Очрашуда кабер ташларын өйрәнүчеләр мирасның елдан-ел юкка чыгуын искәртте.
Бүген татарның кабер ташларын саклау һәм өйрәнү, бу үз чиратында тарихи язма чыганак булып тора, энтузиастлар, әлеге эшнең җанатарлары ярдәмендә генә башкарыла.
Милли мирасны саклауда дәүләтнең өлеше әллә ни сизелми: дәүләт програмы да юк, һәйкәлләргә хокукый статус та бирелмәгән. Җыеннан репортаж тәкъдим итәбез.
👉Телеграмда гына укып була.
👉Сайтта мәкалә әлеге сылтама буенча урнашкан.
👉Көзге сылтама Русиядә VPN-сыз ачыла.

Галимнәр ел саен унлап борыңгы кабер ташларының юкка чыгуына борчыла. Аларның төп таләбе — дәүләттән ярдәм алу.
👍7❤4🤔1
Җомга Г.Тукай исемендәге "Казан" халыкара һава аланының 2нче терминалында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсе ачылган. Бүлмәнең гомуми мәйданы – 40 м2 һәм ул ирләр һәм хатын-кызлар өчен ике залдан тора. Һәрбер өлешенә 7-8 кеше сыя. Тәһарәтханәсе бар, михраб куелган, келәм җәелгән, Коръән китаплары, намазлыклар бар.
Шулай итеп, "Казан" халыкара һава аланыныда хәзер 2 намаз уку бүлмәсе эшли. Моннан тыш, һава аланыннан ерак түгел "Казан экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2 намаз уку бүлмәсе бар.
Фото: Татарстан мөфтияте сайты.

🔥11👍7❤1😁1
Медиа: Мәрҗани исемендәге Тарих институтын Фәннәр академиясенә кушачаклар
Бу хакта Татарстан хөкүмәтендәге чыганакларына сылтанып, БИЗНЕС Online хәбәр итә.
Моңа кадәр институт республика фән һәм мәгариф министрлыгы аша финанслана иде.
▪️Тарих институты 2020 елда ябыла язган иде. Аны Археология институтына кушарга теләделәр. Тарих институтын саклап калуны сорап татар фән һәм мәдәният, иҗтимагый даирәләр вакилләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте, шау-шу купты. Ахырда институт мөстәкыйльлеген саклап калды. Институтны 2011 елдан бирле җитәкләгән Рафаил Хәкимов вазифасыннан китте.

Медиа: Мәрҗани исемендәге тарих институтын Фәннәр академиясенә кушачаклар
Моңа кадәр институтны республика фән һәм мәгариф министрлыгы аша финанслый иде.
👎15🔥2🤔1🤬1
🔺Русиянең "Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы" бәйгесендә Казаннан Айсылу Лотфуллина җиңүче дип табылган.
Айсылу Лотфуллина - Казанның 41нче мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячесе.
Русия мәгариф министры кулыннан бүләкне алырга ул татар милли киемендә чыкты.
13нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәрәева беренче бишлеккә кергән.
Бәйге Карачай-Чиркәс республикасында узды, анда бөтен илдән 104 кеше: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче катнашты.

Telegram
Казанское образование
МЫ – ПОБЕДИТЕЛИ! 🎉😍
Абсолютным победителем номинации среди воспитателей в конкурсе «Лучший учитель родного языка и литературы – 2023» стала воспитатель дошкольной группы школы №41 Айсылу Лотфуллина.
Алиня Шагараева, учитель гимназии №13, стала одной из…

🔥11👍4👏4❤2