Бүген Уфада "Заман" дип аталган татар ресторанының ачылыш тантанасы узды. Аны Казанның "Түбәтәй" фастфуд рестораннары хуҗалары ачты.
Ресторанда Генераль Горбатов урамында урнашкан, анда хәләл ризык тәкъдим ителә.
РБК язуынча, инвестицияләр күләме 100 млн сум тәшкил итә.

❤21🔥2🥰2👍1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!
Бүген ул — фетнә сүзе.
Бу сүзне нинди очракларда кулланасыз?
#азатлыксүзлеге
Бүген ул — фетнә сүзе.
Бу сүзне нинди очракларда кулланасыз?
#азатлыксүзлеге
👍7❤3🔥2
Хәерле шимбә иртәсе, хөрмәтле укучыларбызы. Бүген 23 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Кичә кич Казанның Даурская урамында шартлау тавышы ишетелде. МЧС соңрак Ford Transit машинасының моторы техник сәбәпләр белән "кабынып киткән" дип хәбәр итте.
🔸Аннексияләнгән Акъярга янә ракет һөҗүме булган "Акъярда ПВО эшләде. Ракет кисәкләре Сухарная балка районында причал янына төшкән", дип язды шәһәрнең Мәскәү куйган башлыгы Михаил Развожаев.
🔸Италиянең элекке президенты Джорджо Наполитано 99нчы яшендә вафат булган. Ул дәүләт башлыгы булып 2006-2015 елларда торды.
🔸Канада Киевка ярдәм буларак өч ел дәвамында $482 млн бүләчәк һәм F-16 очучыларын өйрәтүчеләр бирәчәк дип хәбәр итте ил премьер-министры Джастин Трюдо. Моннан тыш, Украинага 35 пилотсыз очкыч, кораллар, җиңел техника тапшырачак һәм Leopard 2 танкларын хезмәтләндерүдә ярдәм күрсәтәчәк.
🔸Швейцариядә йөзне каплаучы киемне тыючы канун гамәлгән керде. Тыюлар пәрәнҗәгә генә түгел, бандана, битлекләргә дә кагыла. Канун бозучыларга 1 мең евро тирәсе штраф каралган.
🔸Мордовия башлыгы Артем Здунов Канада санкцияләренә эләккән. Здунов Казанда туган, 2014-2018 елларда Татарстан икътисад министры булган иде.

✍2👍1🔥1
"Татар зиратын милли пантеон итү кирәк". Галимнәр дәүләттән ярдәм сорый
21 сентябрь Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татарстанның эпиграфик мирасы турында сөйләштеләр. Очрашуда кабер ташларын өйрәнүчеләр мирасның елдан-ел юкка чыгуын искәртте.
Бүген татарның кабер ташларын саклау һәм өйрәнү, бу үз чиратында тарихи язма чыганак булып тора, энтузиастлар, әлеге эшнең җанатарлары ярдәмендә генә башкарыла.
Милли мирасны саклауда дәүләтнең өлеше әллә ни сизелми: дәүләт програмы да юк, һәйкәлләргә хокукый статус та бирелмәгән. Җыеннан репортаж тәкъдим итәбез.
👉Телеграмда гына укып була.
👉Сайтта мәкалә әлеге сылтама буенча урнашкан.
👉Көзге сылтама Русиядә VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
"Татар зиратын милли пантеон итү кирәк". Галимнәр дәүләттән ярдәм сорый
Галимнәр ел саен унлап борыңгы кабер ташларының юкка чыгуына борчыла. Аларның төп таләбе — дәүләттән ярдәм алу.
👍7❤4🤔1
Җомга Г.Тукай исемендәге "Казан" халыкара һава аланының 2нче терминалында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсе ачылган. Бүлмәнең гомуми мәйданы – 40 м2 һәм ул ирләр һәм хатын-кызлар өчен ике залдан тора. Һәрбер өлешенә 7-8 кеше сыя. Тәһарәтханәсе бар, михраб куелган, келәм җәелгән, Коръән китаплары, намазлыклар бар.
Шулай итеп, "Казан" халыкара һава аланыныда хәзер 2 намаз уку бүлмәсе эшли. Моннан тыш, һава аланыннан ерак түгел "Казан экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2 намаз уку бүлмәсе бар.
Фото: Татарстан мөфтияте сайты.

🔥11👍7❤1😁1
Медиа: Мәрҗани исемендәге Тарих институтын Фәннәр академиясенә кушачаклар
Бу хакта Татарстан хөкүмәтендәге чыганакларына сылтанып, БИЗНЕС Online хәбәр итә.
Моңа кадәр институт республика фән һәм мәгариф министрлыгы аша финанслана иде.
▪️Тарих институты 2020 елда ябыла язган иде. Аны Археология институтына кушарга теләделәр. Тарих институтын саклап калуны сорап татар фән һәм мәдәният, иҗтимагый даирәләр вакилләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте, шау-шу купты. Ахырда институт мөстәкыйльлеген саклап калды. Институтны 2011 елдан бирле җитәкләгән Рафаил Хәкимов вазифасыннан китте.

Медиа: Мәрҗани исемендәге тарих институтын Фәннәр академиясенә кушачаклар
Моңа кадәр институтны республика фән һәм мәгариф министрлыгы аша финанслый иде.
👎15🔥2🤔1🤬1
🔺Русиянең "Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы" бәйгесендә Казаннан Айсылу Лотфуллина җиңүче дип табылган.
Айсылу Лотфуллина - Казанның 41нче мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячесе.
Русия мәгариф министры кулыннан бүләкне алырга ул татар милли киемендә чыкты.
13нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәрәева беренче бишлеккә кергән.
Бәйге Карачай-Чиркәс республикасында узды, анда бөтен илдән 104 кеше: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче катнашты.

Telegram
Казанское образование
МЫ – ПОБЕДИТЕЛИ! 🎉😍
Абсолютным победителем номинации среди воспитателей в конкурсе «Лучший учитель родного языка и литературы – 2023» стала воспитатель дошкольной группы школы №41 Айсылу Лотфуллина.
Алиня Шагараева, учитель гимназии №13, стала одной из…

🔥11👍4👏4❤2
Чечня мәктәпләреннән яңа тарих дәреслегенең бөтен тиражын алганнар. Чечен халкының сөргене турында бүлеге кире язылачак.
Чечня парламенты спикеры Магомед Даудов белдерүенчә, төбәк башлыгы Рамзан Кадыров мәктәпләрдән Мединский авторлыгында яңа тарих дәреслекләрен алырга кушкан.
Аның сүзләренчә, чечен халкын депортацияләү турындагы бүлекне кире язачаклар. Моның өчен федераль хакимият махсус эшче төркем булдырган. Анда Икенче дөнья сугышы вакытында депортацияләнгән халыклар яшәгән төбәк башлыклары кергән.
Яңа дәреслектә сөрген турында "Оккупантларга ярдәм итүчеләр" бүлегендә язылган. Бу җәмгыятьтә дә шау-шу тудырды.
Владимир Мединский бу өлешне иске дәреслекләрдән алдык дип белдергән.
▪️Советлар берлегендә Икенче дөнья сугышы вакытында 11 халык вәкилләре тулысынча сөргенгә җибәрелде.
▪️1991 елда репрессияләнгән халыкларны аклау турында канун кабул ителде.

🔥12👏2🤡1
Азатлыкта узып баручы атнада чыккан төп мәкаләләрне барлыйк. Укымаган булсагыз, күз салыгыз. Сылтамалар VPN-сыз ачыла.
👉Татар блогерларына ышанып Дубайга юлламалар алучылар акчаларын кире кайтара алмый
👉"Мәдрәсә укытучысының хезмәт хакы — 17 мең сум". Дини уку йортлары акча юклыкка зарлана
👉"Татарның бу империячел сугыштан качуын хуплыйбыз". Төркиянең татар авылында сугышка караш
👉Мобилизациягә — бер ел. Татарстан һәм Башкортстанда мобилизациягә эләгеп сугышта кимендә 204 кеше һәлак булган. Азатлык хисабы
👉Сугыш йогынтысы: Ягулык кризисы Татарстанга да килеп җитте. Авылда дизель юк, бензин бәясе үсә

🔥3❤1👍1
Истанбулда Госмания татар авылы турында "Казан ерак" фильмы күрсәтелде
23 сентябрь Истанбулда, Кадыкөй кинотеатрында режиссер Илшат Сәетовның Искешәһәрдәге Госмания (тарихи исеме – Корыһөек) татар авылына бер гасыр элек нигез салган татар мөһаҗирләренең хәзерге буынына багышланган документаль фильмы күрсәтелде.
Фильм "Казан ерак" дип атала.
Фильмны карарга татарлар гына түгел, казакъ, кыргыз, төрек, рус милләте вәкилләре дә килгән иде. Киносеанстан соң алар фильм хакында фикер алышты.
▪️Госмания авылы Искешәһәрдән 70 км ераклыкта урнашкан. Авылга 1895 елда нигез салына. Бирегә башлыча хәзерге Татарстанның Лениногорски районы тирәсеннән күченеп киткән татарлар килеп урнаша, җир алып йортлар сала, авыл төзи. Хәзерге вакытта бу авылда аларның өченче-дүртенче буыны көн күрә.
Бу хакта тулырак Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

❤8👍6
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 24 сентябрь, якшәмбе. Хәзергә булган хәбәрләр мондый:
🔺Соңгы тәүлектә Русия кораллы көчләре Украинага биш ракет һәм 57 авиация һөҗүме ясаган. Бу хакта Украина кораллы көчләренең баш штабы хәбәр итә. Шулай ук Украинага "Shahed-136/131" дроннары һөҗүм иткән. 15 дронның 14 бәреп төшерелгән.
🔺Сугыш башланганнан бирле, Германиядә сыену сораган 3500 русияленең әлегә 90ы гына аны ала алган. Илнең эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, бүгенге көндә бер мең ярым гариза каралган. Күпчелек очракта мөрәҗәгать итүчегә Европа берлегенең кайсы иленә беренче кергән, сыенуны шул илдән сорау кирәклеге әйтелгән.
🔺Иркутски халкы шәһәр театры бинасыннан Z-баннерын алып куюны таләп итә. Алар архитектура һәйкәлләренә баннерлар элү тыелуын әйтә. Баннер узган елның апрелендә куелган иде. Май аенда аңа йомырка аттылар һәм яшел буяу сиптеләр.
🔺Башкортстанның Мишкә районында халык инде берничә ай чүплек полигоныннан килә торган сасы истән интегә. Августта булган янгын хәлне тагын да катлауландырган, чөнки чүп әле дә пыскып тора һәм Мишкәгә чыдый алмаслык сасы ис тарала, дип яза Mkset. Җирле халык Роспотребнадзор һәм Росприроднадзорга мөрәҗәгать иткән. Бу полигонга чүп республиканың дүрт районыннан китерелә.
Әлегә шулар. Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

✍1👍1🔥1