Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Якшәмбе иртәсендә дрон Курски шәһәре үзәгендәге бинага һөҗүм иткән. Өлкә губернаторы Роман Старовойт телеграмда язуынча, "түбәгә бераз зыян килгән". Старовойт дрон украиннарныкы булуын әйтә. Украина хәрбиләре, мондый очракларда, гадәттәгечә, хәбәргә аңлатма…
Украина саклану министрлыгының баш күзләү идарәсе Курскида шәһәр үзәгендәге ФСБ бинасына һәм аэродром янындагы нефть эшкәртү заводына һөҗүм итүләрен белдергән.
Бу хакта "Украинская правда"га хәрби күзләүдәге чыганагы әйткән.
Чыганак сүзләренчә, беренче очракта дрон бинага бәрелгән, икенчесендә янгын чыккан. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
@azatliqradiosi

👍3🔥2✍1
Оппозиционер-сәясәтче һәм журналист Владимир Кара-Мурза Омскидагы 6нчы санлы кырыс шартлы колониягә китерелгән.
Аны шунда ук штраф изоляторга (ШИЗО) утыртканнар.
Бу хакта адвокат Вадим Прохоров социаль челтәрләрдә хәбәр итте. Кара-Мурзаның ни сәбәпле җәза камерасына утыртылуы билгеле түгел.
Элегрәк, 4 сентябрь көнне, Кара-Мурзаның Мәскәүдәге "Водник" изоляторыннан этап белән билгесез тарафка җибәрелүе әйтелде. Шулай итеп, Мәскәүдән Омскига юл якынча өч атна дәвам иткән.
2023 елның 17 апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнгән оппозиционер-сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте.

🤬6👍2😱2🙏1
Татарстанда 2024 елдан айлык социаль юл йөрү билетына бәя артырга мөмкин.
▪️Айлык бердәм социаль юл йөрү билеты - 605 сум булырга мөмкин.Хәзер ул 581 сум тора.
▪️Балаларның бердәм социаль юл йөрү билеты - 369 сум булуы ихтимал. Хәзер ул 354 сум тора. Бу хакта "Бизнес Online" яза.
Социаль юл йөрү билеты исемле була һәм кешенең үз теләгенә карап, ташламалы транспорт әсбаблы электрон карта яки элемтәсез түләү технологияле банк картасы рәвешендә бирелә.

🔥4👍1🤡1
Украина вице-министры Ирина Верещук мөмкинлеге булган украиннарны аннексияләнгән Кырымнан китәргә һәм аны азат итүне ярымутраудан читтә көтәргә чакырды.
"Мин сездән ярымутрауның деоккупациясен безнең контрольдә булган җирлектә яисә өченче илләрдә көтүегезне сорыйм", дип яза ул.
Август аенда Верещук сугышның озак барачагын һәм ким дигәндә киләсе елның язына кадәр бетмәячәген әйтте.

🤡2👍1🤣1
Башкортстанда бер ата-ана баласын башкорт теленә мәҗбүри укытуларына зарланып республика башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән.
Үзен Екатерина дип күрсәткән ханым кайсы мәктәп турында сүз баруын тәгаенләми. Аныңча, Башкортстанның "барлык мәктәпләрендә" көчләп башкорт телен укыталар.
▪️Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште.
▪️Шул ук елны Мәскәү басымы белән Башкортстан мәктәпләрендә башкорт телен һәркемгә укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.

Азатлык Радиосы
Башкортстан башлыгына башкорт телен көчләп укытуга зарланганнар
Мәгариф министрлыгы башкорт теле ата-аналар ризалыгы белән укытыла ала дигән.
😡12👎2👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәгълүмати технология (IT) чорында телнең киләчәге аның заманча технологияләрдә ни дәрәҗәдә кулланылуына бәйле. Татарстанда үткәрелүче "Tatar. Бу Хакатон" бәйгесе нәкъ менә шуны күздә тотып оештырыла. Быел ул дүртенче тапкыр узды. Чараның максаты — татар…
Казанда узган "Tatar. Бу Хакатон" бәйгесе мизгелләре
Чарадан күбрәк фотоларны монда карый аласыз, ачылмаса монда керегез.
@azatliqradiosi
Чарадан күбрәк фотоларны монда карый аласыз, ачылмаса монда керегез.
@azatliqradiosi
👍8🥱2✍1❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче сентябрь, 579 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Төнлә Русия армиясе Украинаның Одесса өлкәсенә һөҗүм итте. Украина Көньягы көчләренең спикеры Наталья Гуменюк сүзләренчә, РФ гаскәрләре Shahed-136/131 пилотсыз очкычларын кулланган. Диңгез вокзалы белән ашлык саклау келәте зыян күргән. Бер кеше яраланган дип хәбәр ителә.
🔹 Русия ягы да төнлә безгә һөҗүмнәр булган, ди. Курски белән Брянски өлкәләре губернаторлары бу төбәкләргә дроннар һөҗүм иткән дип белдерә. Аларның хәбәрләрен РФ саклану министрлыгы да кабатлый.
🔹 Парижда киләсе елда буласы Олимпиадага аэротакси ачарга җыеналар. Очу аппаратын Германиянең Volocopter ширкәте уйлап тапкан, ул дрон белән боралак арасындагы бер транспорт чарасын хәтерләтә, диләр. Аңа ике кеше сыя, ул сәгатенә 110 км тизлектә очарга сәләтле. Боралак белән чагыштырганда, тавыш чыгармый диярлек, диелә. Париждагы Олимпиада 2024 елның 26нчы июлендә башланачак.
🔹 Кичә кич Казанның "Ак Барс" хоккей такымы Уфаның "Салават Юлаев" такымын 4:2 исәбе белән җиңде. Матч КХЛның даими чемпионаты кысаларында узды.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

✍3
Украина Көньягының саклану көчләре төнлә Одессага булган һөҗүм нәтиҗәләре фотоларын чыгарган.
Украина көчләре Русия җибәргән "Shahed-136/131" һәм "Калибр" дроннарын бәреп төшергән дип хәбәр ителә. Шулай ук, РФ армиясе Одесса өлкәсенә "Оникс" ракетлары белән дә аткан, диелә.
Одессаның порт инфраструктурасына, шул исәптән диңгез вокзалына, ашлык саклау келәтләренә зыян килгән.
Вокзал янында урнашкан кунакханә бинасында янгын чыккан. Әлеге кунакханә инде берничә ел эшләми дип хәбәр ителә.

🤬6🔥1
Татарстанда Кама күперендә почта ташыган йөк машинасы белән юлчылар утырган "Газель" бәрелешкән.
Ике машинага да ут капкан.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

😱6😢3