Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче сентябрь, 579 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Төнлә Русия армиясе Украинаның Одесса өлкәсенә һөҗүм итте. Украина Көньягы көчләренең спикеры Наталья Гуменюк сүзләренчә, РФ гаскәрләре Shahed-136/131 пилотсыз очкычларын кулланган. Диңгез вокзалы белән ашлык саклау келәте зыян күргән. Бер кеше яраланган дип хәбәр ителә.

🔹 Русия ягы да төнлә безгә һөҗүмнәр булган, ди. Курски белән Брянски өлкәләре губернаторлары бу төбәкләргә дроннар һөҗүм иткән дип белдерә. Аларның хәбәрләрен РФ саклану министрлыгы да кабатлый.

🔹 Парижда киләсе елда буласы Олимпиадага аэротакси ачарга җыеналар. Очу аппаратын Германиянең Volocopter ширкәте уйлап тапкан, ул дрон белән боралак арасындагы бер транспорт чарасын хәтерләтә, диләр. Аңа ике кеше сыя, ул сәгатенә 110 км тизлектә очарга сәләтле. Боралак белән чагыштырганда, тавыш чыгармый диярлек, диелә. Париждагы Олимпиада 2024 елның 26нчы июлендә башланачак.

🔹 Кичә кич Казанның "Ак Барс" хоккей такымы Уфаның "Салават Юлаев" такымын 4:2 исәбе белән җиңде. Матч КХЛның даими чемпионаты кысаларында узды.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍3
Украина Көньягының саклану көчләре төнлә Одессага булган һөҗүм нәтиҗәләре фотоларын чыгарган.

Украина көчләре Русия җибәргән "Shahed-136/131" һәм "Калибр" дроннарын бәреп төшергән дип хәбәр ителә. Шулай ук, РФ армиясе Одесса өлкәсенә "Оникс" ракетлары белән дә аткан, диелә.

Одессаның порт инфраструктурасына, шул исәптән диңгез вокзалына, ашлык саклау келәтләренә зыян килгән.

Вокзал янында урнашкан кунакханә бинасында янгын чыккан. Әлеге кунакханә инде берничә ел эшләми дип хәбәр ителә.

@azatliqradiosi
🤬6🔥1
Татарстанда Кама күперендә почта ташыган йөк машинасы белән юлчылар утырган "Газель" бәрелешкән.

Ике машинага да ут капкан.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😱6😢3
Русия шәһәрләрендә хезмәт хакы ягыннан Казан — 22нче, Уфа — 29нчы урында.

2023 елның беренче яртыеллыгында Казанда уртача хезмәт хакы — 63,2 мең сум, ә Уфада 60,6 мең сум булган. Чаллы — 34 нче урында, уртача хезмәт хакы — 56,1 мең сум.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🤡3🤩1
Русия армиясе Украинаның Берислав шәһәренә 4 авиабомба ташлаган.

Ул хакта Херсон өлкәсенең хәрби хакимияте хәбәр итә.

"Иртән Русия авиациясе Бериславка һөҗүм итте. Оккупантлар шәһәргә дүрт авиабомба ташлады. Аларның берсе торак-эксплуатация конторасына килеп төште. Әлегә бер кеше һәлак булган һәм тагын берничә кеше яраланган дип әйтә алам. Тагын бер авиабомба торак йортны юк иткән" дип яза өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Александр Прокудин.

Берислав Украинаның Херсон өлкәсендә урнашкан. Анда 12 меңгә якын кеше яши, милләт ягыннан барысы да диярлек — украиннар. 2022 елның мартыннан алып ноябренә кадәр Берислав Русия гаскәре оккупациясендә булды, узган елның 11 ноябрендә Украинаның кораллы көчләре бу шәһәрне РФ оккупантларыннан азат итте.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

Путин режимы башлаган сугышта Бөгелмәдән Илдар Булатов үтерелгән.

Ул 1966 елның 16 сентябрендә Лениногорскида туган. Украинаның Запорожье өлкәсендә һәлак булганы турында 57нче туган көненә бер көн кала — 15 сентябрьдә — хәбәр ителде.

Бүген аның җеназасын Бөгелмә мәчетендә укыйлар.

Булатов сугышка үзе теләп киткәнме, әллә мобилизацияләнгән булганмы — бу хәбәр ителми.

Безнең хисапларга күрә, Бөгелмә районыннан шушы сугышта кимендә 29 ир һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁2😢2❤1👍1
Русия хакимиятләре очкычка билет сатып алучы юлчылар турында күбрәк мәгълүмат белергә тели.

Юлчы билетны ничек түләве турындагы (банкның исеме, картасы яки хисабының соңгы дүрт саны) белешмәләрне алмакчылар. Билет сатып алганда кулланылган компьютерның IP-адресын, юлчының һава ширкәте сайтындагы белешмәләрен дә туплаулары бар.

Контроль тагы да көчәяме?

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4❤1😁1
Татарстанда Русия-Кытай оешмасы телекоммуникация җиһазлары җитештерә башлаячак.

Уртак җитештерү оешмасы Иннополистагы "Иннопарк" биләмәсендә урнашачак. Татарстанда җитештерелгән беренче телекоммуникация җиһазларын М-12 машина юлын җиһазландыру өчен кулланырга җыеналар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Мәскәү Татарстанны Кытай кочагына "этәрә" дигән фикер белән килешәсезме?

#Татарстан

@azatliqradiosi
👎5🤔2❤1👍1🔥1
Башкортстанда мәктәп ярминкәсендә җыелган акчаларны сугышка җибәрәләр

Кырмыскалы мәктәбендә үткән ярминкәдә камыр ризыклары сатканнар, килгән акчаларга сыйныфларга җиһазлар алырбыз дип өметләнгәннәр. Әмма акчалар сугышучы хәрбиләргә киткән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬10👍2❤1🤮1
Русия эчке эшләр министрлыгы Халыкара җинаять мәхкәмәсе (ХҖМ) рәисе Петр Һофманскины эзләүгә биргән.

Министрлык базасында аны нинди маддә нигезендә эзләүләре әйтелми.

▪️Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.

▪️Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

@azatliqradiosi
🤡3❤2😁2👍1
БМО комиссиясе: Русия хәрбиләре украиннарны үтергәнче җәфалаган

БМО Кеше хокуклары шурасындагы Украинадагы хокук бозуларны тикшерү халыкара комиссиясе дүшәмбе көнне телдән ясаган чыгышында Русия хәрбиләренең Украина җирлегендә тыныч халыкка каршы сугыш җинаятьләре кылуын дәвам итүләрен әйтте. Комиссия тикшерүдән соң шундый нәтиҗәгә килгән.

Хисапта кораллы һөҗүмнәр, җәзалаулар һәм сексуаль көч куллану, шулай ук энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәр турында әйтелә.

Комиссия әгъзалары Украинада зыян күргәннәр һәм шаһитләр белән сөйләшкән. Алар Русия армиясе тарафыннан торак биналарга, медицина оешмаларына һәм халык инфраструктурасына ракет һөҗүмнәре ясалуы турында сөйләгән.

Озак вакыт Русия хәрбиләре оккупациясендә булган Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләрне җәфалаулар турында да әйткән. Еш кына Украина кораллы көчләре белән хезмәттәшлектә гаепләнгән кешеләрне газаплаганнар. Аларның кайберләре сорау алу вакытында җәфалаудан үлгән.

Комиссия башлыгы Эрика Мёзе Херсон өлкәсендәге Русия хәрбиләренең сексуаль көч кулланулары турында әйтә. Зыян күргәннәрнең яше 19 яшьтән 83 яшькә кадәр. Кайбер очракларда корбаннарның гаилә әгъзаларын күрше бүлмәдә тотканнар һәм алар нәрсә булганын ишетеп торган.

Комиссия шулай ук Украина кораллы көчләре тарафыннан кылынган “аз санлы” хокук бозулар турында хәбәр итте һәм Украина хакимиятен бу очракларны тиз арада тикшерергә чакырды.

Комиссия әгъзалары октябрьдә БМО гомум мәҗлесенә җентекле хисап тәкъдим итәчәк.

Русия ягы гражданнар корылмаларына һөҗүмнәрне дә, Русия хәрбиләренең тыныч халыкка каршы агрессиясен дә кире кага.

@azatliqradiosi
🤬8
Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен һава десант гаскәренең танк батальоны тупланып беткән.

БСТ хәбәр итүенчә, барлыгы 150 кеше җыелган. Аларны сугышка бу атнада озатачаклар.

▪️Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Шул ук вакытта Башкортстан Украинадагы сугышта үтерелгән ирләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында иң беренче урыннарны били.

Бүгенге көндә Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 947 кеше һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

@azatliqradiosi
❤3🤡2
Федерация шурасы әгъзалары төбәк прокурорлары вазифаларына Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән бөтен намзәтләрне дә хуплаган.

Бу хакта югары пулат сайтында әйтелә.

Сенаторлар шул исәптән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковны Мари Иленә билгеләүне дә хуплаган. Татарстан прокуроры вазифасына Альберт Суяргуловны тәкъдим итү белән дә ризалашканнар.

▪️Альберт Суяргулов - Петербур прокуроры урынбасары. 1982 елда туган, Петербурның хәрби-диңгез институтын һәм Петербур дәүләт университетын тәмамлаган. 2010 елдан башлап Ленинград өлкәсе һәм Петербур прокуратураларында эшли.

▪️Илдус Нәфыйковка 63 яшь. Ул 1960 елның 12 июнендә Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Кузнечиха авылында туган. 1996-2000 елларда Түбән Кама, 2000-2007 елларда Чаллы прокуроры була. Шуннан соң Нәфыйков Казанга күчеп килә һәм шәһәр прокуратурасын җитәкли. 2013 елдан Татарстан прокуроры.

@azatliqradiosi
🔥2❤1👍1🤬1🎉1🤮1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 26 сентябрь, сишәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔸Төнлә Русия армиясенең Одесса өлкәсенә дроннар һөҗүме аркасында ике кеше яраланган. Җирле хакимият хәбәр итүенчә, дроннарның күбесе бәреп төшерелгән, ләкин кайберләре порт корылмаларына зыян салган.

🔸Үзбилгеләнгән Таулы Карабах контролендә булган Степанакерт (Ханкенди)-Аскеран юлында бензин келәтендә көчле шартлау булган. Бу хакта Карабахның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте хәбәр итә. Корбаннар бар. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.

🔸Уфа икмәк пешерү заводында янгын чыккан. Беренчел мәгълүматларга караганда, бер кеше зыян күргән.

🔸Латвия полициясе шәхси машиналардагы "Мин урыс" дигән язу өчен штрафка тартачак. Бу ябыштыргычлар "агрессив дәүләтнең Украинада кылган сугыш җинаятьләрен пропагандалау" дип бәяләнәчәк. "Урыс телендә провокацион язулар" куйган кешеләр административ җаваплылыкка тартылачак, дип кисәтә полиция.

🔸Чечня башлыгы Рамзан Кадыров журналист Ксения Собчакка шалтыратып гаиләсе турында язарга ярамавын кисәткән. Элегрәк Собчак Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улының Коръәнне яндыруда гаепләнгән Никита Журавелны изоляторда кыйнавына ачу белдереп язган иде. Кыйнау видеосын Рамзан Кадыров чыгарды. Русия хакимияте бу хәлгә әлегә бернинди аңлатма бирмәде.

Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә.

@azatliqradiosi
🥰2❤1✍1👍1🔥1
Русия Милли азчылыкларны яклау конвенциясеннән чыга. Бу нәрсәне аңлата?

22 сентябрьдә Русия хөкүмәте президентка Милли азчылыкларны яклау (кыса) конвенциясеннән чыгу тәкъдиме турында карар кабул итте.

Бу — Европа шурасының төп документларының берсе.

Русия әлеге килешүне 1996 елда имзалаган иде. Аны гамәлдән чыгару өчен Владимир Путинга хөкүмәт тәкъдимен Русия думасына кертергә һәм депутатларның хуплавын алырга кирәк.

"Idel.Реалии" әлеге конвенция хакында Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин белән сөйләште. Ни өчен Русия аны гамәлдән чыгарырга тели һәм бу Русиядә яшәүче халыклар өчен нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

💬Русия халыкара килешүләрдән баш тартып кыргыйлана бара һәм барлык өлкәләрдә дә кеше хокукларын, шул исәптән милли хокукларны да катгый рәвештә бозуга таба юл ала. Бу — кызганыч тенденция. Русия милләтләренең киләчәге куркыныч булып күренә.", ди Даавр Дорҗин.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬10❤3
Медиа: Башкортстанда шәфкать туташларын бер көнлек хезмәт хакларын сугышка тапшырырга мәҗбүр итәләр

Бу хакта "Осторожно Media"га Югары Яркәй район үзәк хастаханәсендә эшләүче бер хезмәткәр сөйләгән.

Шәфкать туташлары җитәкчеләре исеменә гариза язып, хезмәт хакларыннан акча тотып калуны сорарга тиеш булачак диелә.

▪️Бу Башкортстанда мондый беренче очрак кына түгел. Узган елның маенда Башкортстандагы хастаханәләр хезмәткәрләрен хезмәт хакының бер өлешен Украинаның Луһански өлкәсендәге Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен торгызуга күчерергә мәҗбүр иттеләр. Әлеге карарны Башкортстан башлыгы хакимияте кабул иткән диелде.

Сез мондый очраклар турында ишетсәгез, белсәгез @azatliqradio аккаунтына языгыз, анонимлыкны гарантиялибез.

@azatliqradiosi
🤬7💩3❤2
WhatsApp мессенджеры Русия кулланучыларына каналлар ясарга рөхсәт итмәячәк.

Бу хакта WhatsApp-ның хуҗасы Meta ширкәте вәкиленә сылтама белән The Moscow Times яза.

"Якын арада Русия эчендә кулланучылар продукттан файдалана алмаячак", дип әйткән The Moscow Times әңгәмәдәшчесе. Башка илләрдә исә берничә атна эчендә мондый мөмкинлек булачак.

@azatliqradiosi
❤3🤬2🫡2🔥1