Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Башкортстанның Салават районы Яхъя авылында яшәүчеләр авылда вак таш чыгаруга каршылык белдерә

Яхъя халкы авылда вак таш карьерында казу эшләре алып барылуга каршылык йөзеннән Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать видеосы яздырган.

Авыл халкы фикеренчә, торак йортлар янында казу эшләре алып бару аларны көтүлекләрдән һәм судан мәхрүм итәчәк, мәктәптә укучы һәм бакчага йөрүче балаларның иминлегенә куркыныч тудырачак, диелә видеода.

Карьерда казу эшләре 2007-2015 елларда да барган, соңрак ташлаганнар. Авылда мәктәп, соңрак балалар бакчасы төзелгән. Авыл киңәйгән һәм аның чикләре карьерга бик якын килеп җиткән.

Русия тикшерү комитетында белдерүләренчә, хәзер Башкортстан тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать уңаеннан тикшерү башлаган.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍7❤1🙏1
Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә дроннар проектлау өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсен карый

Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министрлыгына сылтанып "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Министрлык аңлатуынча, хәзерге вакытта республикада авиатөзелеш сыйныфлары бар, әмма очу җиһазларын проектлау мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән, бу мәсьәлә өйрәнелә.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.

▪️Белгечләр фикеренчә, хәзер Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди алар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2❤1🤡1
❗️Татарстан дәүләт шурасы "Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга" өндәүче канун өлгесе әзерләгән

Татарстан депутатлары "Татарстан гражданнарын патриотик тәрбияләү турында" канун өлгесе әзерләгән. Ул республикада ватанпәрвәрлек тәрбиясе юнәлешендә уртак алымнар билгеләргә ярдәм итәчәк, диелә.

Канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе белән әзерләнгән. Анда 7 төп бурыч куелган:

❶ Русия һәм Татарстан конституцияләрен хөрмәт итүне тәрбияләү
❷ Халыкта Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга әзер булу, хәрби бурычны намус белән үтәү хисен булдыру
❸ Русия һәм Татарстан дәүләт символларына горурлык хисе сеңдерү
❹ Дәүләт хезмәте абруен арттыру, армиядә хезмәт итүгә әзерлекне камилләштерү
❺ Волонтер эшчәнлеген үстерү
❻ Гаилә институтын ныгыту һәм традицион кыйммәтләрне саклау
❼ Экстремизмга каршы тору

Патриотик тәрбия сәясәте үтәлешен күзәтеп бару өчен махсус координацион шура булдыру каралган.

❓Татарстан депутатларының шушы башлангычын хуплыйсызмы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮7💩4👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстан дәүләт шурасы "Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга" өндәүче канун өлгесе әзерләгән Татарстан депутатлары "Татарстан гражданнарын патриотик тәрбияләү турында" канун өлгесе әзерләгән. Ул республикада ватанпәрвәрлек тәрбиясе юнәлешендә уртак алымнар…
Татарстанда балаларны тагын "Я — русский" дип җырлатканнар

Бу юлы — Югары Ослан районында. Февраль аенда Казанның 186нчы лицеенда да нәкъ шундый хәл килеп чыккан иде: ул зур гына шау-шу тудырды. Кемдер моны хәтта урыс фашизмы белән дә чагыштырды.

❓Ә сез ни уйлыйсыз? Балаларны "Я — русский" дип җырлатырга ярыймы?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬16🤮4👎1🤡1
Русия думасында пенсионерларга куллану вакыты чыга торган тауарны бушлай тарату тәкъдимен хупладылар

Пенсионерларга бушлай тауар бирүне хөкүмәт каршындагы Финанс университеты белгечләре Александр Сафронов һәм Дарья Некипелова тәкъдим иткән иде.

Алар кибетләрдә куллану вакыты чыга торган бушлай тауар урнаштырылган махсус киштәләр булдырырга чакырды. Бу пенсионерларга яхшы ярдәм булачак, чөнки пенсиянең зур өлеше азык-төлеккә китә ди белгечләр.

Думаның мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова ("Гадел Русия") шушы тәкъдимгә хуплау белдерде. Аның сүзләренчә, бу тәрҗибә башка илләрдә дә кулланыла. "Ул пенсионерларга гына түгел, социаль яктан якланмаган башка категориядәге кешеләргә дә ярдәм була ала", диде ул.

❓Пенсионерларга куллану вакыты чыга торган тауарны бушлай тарату тәкъдимен хуплыйсызмы?

@azatliqradiosi
🤣2😢1
Украинаның дүрт өлкәсен аннексияләүгә бер ел тулуга багышланган концертка халыкны 600 сум вәгъдә итеп җыялар

29 сентябрьдә Украинаның баскынлыктагы дүрт өлкәсен аннексияләүгә бер ел тулу уңаеннан Кызыл мәйданда "Бер ил, бер гаилә, бер Русия" дип аталган концерт-митинг үтәчәк.

Чараны оештыручылар массовкада катнашучыларга 600әр сум вәгъдә итә. Бер ел эчендә гонорар ике тапкырга кимегән — узган ел 1500 сум тәкъдим иткәннәр.

Быел яшь чикләве дә барлыкка килгән — 35 яшькә кадәрге кешеләрне җыялар. Бу хакта "Можем объяснить" каналы яза.

▪️2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды. 30 сентябрьдә Путин бу төбәкләрне аннексияләү турында килешүләр имзалады.

@azatliqradiosi
🤮5👍2💩1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 27 сентябрь, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Гыйракның төньягында туй барган вакытта чыккан янгында 450 кеше һәлак булган дип хәбәр итә Кызыл Ярымайның Гыйрак җәмгыяте. Янгын ябык бинада фейерверк атудан соң барлыкка килергә мөмкин дип фаразлана.

🔸Американың сценаристлар гильдиясе 148 көн дәвам иткән эш ташлауны 27 сентябрьдә туктатырга җыена.

🔸Ваффен-СС ветераны - 98 яшьлек украин Ярослав Хунканы парламентка чакыруы өчен килеп чыккан җәнҗалдан соң Канада парламенты спикеры Энтони Рот вазифасыннан киткән. Ул Хунканы парламент утырышына Владимир Зеленский килгән вакытта чакырды һәм аны каһарман дип атаган иде.

🔸Европа комиссиясе вице-президенты Вера Юрова онлайн-платформаларны 2024 елда узачак Европа берлегендәге сайлаулар алдыннан дезинформациягә каршы көрәшне көчәйтергә чакырды. Беренче чиратта, Брюссельне Русиядән Көнбатышка каршы пропаганда һәм ялган хәбәрләр таралуы борчый. Иң күп фейклар X социаль челтәрендә (элекке Твиттер) тарала диләр.
🔥3✍1👍1
Нью-Йорктагы мәхкәмә Трампны акча белән бәйле хәрәмләшүләрдә гаепле дип тапты

Трампның төп ширкәте - The Trump Organization ун ел буе финанс оешмаларын үз милкенең бәясе турында алдап килгән, бу кредитлар алганда һәм иминиятләштерү хезмәтләрен кулланганда банк ташламаларын алу өчен эшләнгән диелә.

Әлеге эш - Дональд Трампка ачылган эшләрнең берсе генә. Быел аңа дүрт төрле гаепләү белдерелде: 2021 елның гыйнварында Капитолийдагы тәртипсезлекләргә китергән җинаятьчел сүз куешу, Джорджия штатында сайлау нәтиҗәләрен үгәртү өчен җинаятьчел сүз куешу, Мар-а-Лаго сараенда яшерен документлар саклау, финанс документлары белән хәрәмләшү.
👍4👎1🔥1😁1🤡1
Аннексияләнгән Кырымда ике кырымтатарны тоткарлап билгесез юнәлештә алып киткәннәр

Аннексияләнгән Кырымда Ялта янындагы Кызылташ (Краснокаменка) авылында кырымтатарлар Эмиль Назарбеков һәм моңарчы җиде ел колониядә утырып, быел яз гына иреккә чыккан Арсен Джеппаров тоткарланган

26 сентябрьдә көндезге сәгать икеләр тирәсендә Назарбековта тентү үткән. Җиде полиция хезмәткәре килгән булган, алар өйдән наркотиклар һәм корал эзләүләрен әйткән. Назарбеков - "Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгән Рефат Алимовның сеңлесенең ире.

"Хизб-ут Тәхрир" эше нигезендә җәза мөддәтен үтәп, быел апрельдә колониядән азат ителгән Джеппаровны кичә көндез тоткарлаганнар. Куәт оешмалары вәкилләре аны кибет янында туктаткан, бөтереп алып җиргә яткырган һәм башына корал терәгән диелә. Соңрак ирне машинага төртеп керткәннәр, дип җиткерә хокук яклаучылар.
🤬10👍2🔥2
Русия һава ширкәтләренә очкычларны басуга утыртмаска киңәш иткәннәр

Күптән түгел "Урал һава юллары"ның А320 очкычы бодай басуына төшеп утыруны Росавиация "җитди хәл" дип бәяләгән һәм мондый хәлләр башка кабатланмасын өчен бөтен һава ширкәтләренә дә пилотларны өстәмә рәвештә укытырга киңәш иткән.

Росавиация әйтүенчә, пилотлар ягулыкның ни кадәргә җитәсен дөрес хисапламаган һәм шуңа очкычны басуга утырткан.

12 сентябрь көнне "Урал һава юллары"ның Сочидан Омскига очкан Airbus-A320 очкычы каза хәлендә Новосибирски өлкәсендәге басуга төшеп утырган иде.

Хәзерге вакытта экипаж әгъзалары очулардан читләштерелгән, пилотлар тикшерүчеләргә күрсәтмәләр бирә һәм үзләренең басуга төшеп утыру карарын һава белгечләренә аңлата диелә.
🤡3🔥2😁1
"Илама, әсәй!" Төрмәдән улын көткән ананың тормышы

Уфада яшәүче 81 яшьлек Агиләш Дилмөхәммәтова улы, сәяси тоткын, башкорт сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны 4 ел буена күрми яши. Ул очны очка бәйләп тормыш кичерсә дә, улына ярдәм итәргә тырыша. Айрат Иркутски өлкәсендәге колонияләренең берсендә утыра. Ләкин төгәл кайдалыгы билгеле түгел.

Агиләш ханым соңгы тапкыр аның белән телефон аша сөйләшкән. Төш кебек иде ул, ди.

— Сөйләшә дә алмадым, кинәт кенә шалтыратты да мин югалып калдым, күз яшьләрем бәреп чыкты, еладым да еладым. "Илама, әсәй!" дип юатты, барысы да әйбәт булачак, диде. Ул гел шулай дип әйтә, мине тынычландырырга тырыша. Елап үзеннән берни сорый да алмадым. Сорасам да барысы да яхшы диячәк ул. Әнисен кара утка сала торган бала түгел ул. Түзә. Сабыр итә, —дип искә төшерә ул соңгы сөйләшүләрен.

Азатлык ялгыз ханымның ничек яшәгәне, ниләр уйлаганы турында сөйли.

Төп сайтта укыгыз.
Көзге сайтта.
Телеграмда.
💔10❤1🔥1🥱1
Binance криптобиржасы ни өчен Русия базарыннан китә?

Ширкәт Русиядәге бизнесын яңа ачылган CommEX криптобиржасына сатуын җиткерә.

Киләсе берничә ай эчендә Binance Русиядәге барлык биржа сервисларын ябачак, Русиядәге кулланучыларга яңа платформга күчүләре турында ирештерәчәкләр.

Ни өчен? Binance-ны Америка һәм Европа күзәтү оешмалары ныклап тикшерә башлады, алар Русия эшкуарлыгы биржа ярдәмендә Көнбатыш керткән чикләүләрне урап үтәргә мөмкин дип шикләнә.

Биржа чикләүләргә эләккән Русия банкларының күчергән акчаларын кабул итә иде. Аның ярдәмендә Русия мөштәриләре илдән акчаны читкә чыгара алды.
🔥2❤1😢1
Татарстан олимпиадада җиңүчеләрне әзерләгән укытучыларга грантларны киметте

Республика премьер-министры Алексей Песошин бу хакта карар имзалаган.

Хәзер укытучыларга бер тапкыр 86 мең сум биреләчәк. Моңарчы аларга грантны ел дәвамында түлиләр иде, һәм ул 120 мең сумнан 480 мең сумга кадәр җыела иде.

▪️Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләрнең тискәре йогынтысы Татарстанда көчәя бара. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов акчаларны кысып тотарга һәм беренчел социаль бурычларны башкару өчен "чыгымнарны оптимальләштерергә" чакырды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷4🔥1😱1
Яңавыл районы администрациясе хәрбине бүләкләү фотосын фотошоп кулланып ясаганын таныды

Башкортстанның Яңавыл районы администрациясе 18 июльдә үзенең төркемендә Артур Солтангалиевны "Махсус хәрби операциядә катнашучы" медале белән бүләкләү турында хәбәр бастырган. Фотода Солтангалиев хәрби комиссар янында тора.

Шул хәбәр астына кулланучылар "бик начар фотошоп" дип язу калдырган.

Моңа җавап итеп хакимият вәкилләре: "Кайбер сәбәпләр аркасында моңа барырга туры килде" дип язган.

Соңрак түрәләр аңлатма биргән. Аларның сүзләренчә, Солтангалиев  бүләкләүгә шорты, футболка һәм башмак киеп килгән. Шуңа аны фотода хәрби киемгә "киендергәннәр".

▪️Артур Солтангалиев 2022 елның апрелендә Доставалов батальоны белән сугышка киткән, 2023 елның гыйнварында каты яраланган һәм озак авырудан соң 24 сентябрьдә вафат булган. Хатыны һәм өч кызы калган.

▪️Безнең хисапка күрә, Путин режимы Украинага каршы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 617 кеше, Башкортстаннан кимендә 963 кеше һәлак булган.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁5🔥1😢1🕊1
"Нигә әле мәктәптә балаларга ятьмәләр үрмәскә?!"

"Гадел Русия" фиркасе мәктәпләргә "Мөһим эшләр" дигән яңа дәрес кертергә тәкъдим итә. Анда балалар Украинадагы сугышта катнашучылар өчен ятьмәләр үрә һәм окоп шәмнәре ясый алачак диелә.

"2022 елдан мәктәпләрдә "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе үтә. Без "Мөһим эшләр" дигәнен дә булдырырга тәкъдим итәбез. Нигә әле укучыларга ятьмәләр үрергә өйрәнмәскә, безнең "махсус хәрби операция"дәге сугышчылар өчен окоп шәмнәре һәм башка файдалы әйберләр ясый башламаска", дигән фирка лидеры Сергей Миронов.

❓Депутатларның бу тәкъдимен хуплыйсызмы?

@azatliqradiosi
💩8🔥2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Роскомнадзор "Айта" якут фильмын томалаган. Имеш, ул "Русия халыклары берлеге принцибын" боза Роскомнадзор таләбе белән Русия видеосервисларыннан якут режиссеры Степан Бурнашевның "Айта" фильмын томалаганнар. Моны фильмда "Русия халыкларының бердәмлек принцибына…
Русиянең Мәдәният министрлыгы иң уңышлы якут фильмнарының берсе — "Айта" фильмының прокат таныклыгын алган

Бу хакта прокат таныклыклары реестрына сылтанып ТАСС хәбәр итә. Министрлык әлегә аңлатма бирмәде.

19 сентябрьдә Роскомнадзор якут режиссеры Степан Бурнашевның "Айта" фильмын томалау карары чыгарган иде. Имеш, ул "Русия халыклары берлеге принцибын" боза. Янәсе, анда урысларга карата "милләтчелек пропагандасы" бар.

Бурнашев үзе фильмның кайсы җирендә "андый мәгълүмат" табуларын аңламавын белдерде. Фильмның максаты нәкъ киресенчә — кешеләрне берләштерү, бүленүнең тискәре күренеш икәнен күрсәтү, диде ул.

Якутия башлыгы Айсен Николаев режиссер Степан Бурнашевны яклап чыкты.

Әмма бу ярдәм итмәде. Фильм Роскомнадзор таләбе белән Русия видеосервисларыннан алынды.

@azatliqradiosi
🤬8🔥3
Азәрбайҗан куәт оешмалары миллиардер Рубен Варданянны тоткарлаган. Аның Татарстан белән дә элемтәләре бар

27 сентябрьдә Азәрбәйҗан куәт оешмалары вәкилләренең миллиардер Рубен Варданянны тоткарлавы билгеле булды. Азәрбайҗан ягы мәгълүматынча, ул "Лачын" чыгу пунктында тоткарланган.

Әлеге мәгълүматны миллиардерның хатыны Вероника Зонабенд та раслады. Ул иренең "Азәрбайҗан баскынлыгыннан котылырга тырышучы башка меңләгән әрмәннәр белән бергә Арцахтан (Таулы Карабахның әрмән атамасы - ред.) китәргә тырышкан чакта, чиктә Азәрбайҗан хакимиятләре тарафыннан тоткарлануын һәм әсир алынуын" әйтте.

▪️Рубен Варданян — доллар миллиардеры, байлыгын Русиядә туплаган. "Тройка Диалог" инвестиция ширкәтенә нигез салучы һәм "Сколково"ның рухландыручысы буларак билгеле.

▪️Эшкуарның исеме Коррупциягә каршы көрәш фондының 2020 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов турында чыгарган тикшеренүендә телгә алына.

▪️Роликның башында Миңнехановның хатыны Гөлсинә Миңнеханова турында сүз бара. 2017 елда аның декларациясендә елга 2,3 миллиард сум акча эшләгәнлеге күрсәтелгән була. "Бу Түбән Кама бюджетыннан күпкә артык" ди авторлар.

▪️Миңнеханова Казандагы "Лучано" спа-комплексында үз өлешен сатуын әйткән. ФБК вәкилләре бу алыш-биреш булмыйча, чын мәгънәсендә зур күләмле ришвәт дип белдерә. Әлеге өлешне сатып алучы – Кипрдагы "Сантерна" оффшоры, ул Русия миллиардеры Рубен Варданянныкы диелә. "Лучано" спа-коплексында өлешләр сатып алу аркылы Варданян Миңнехановка барлыгы 43,4 миллион доллар күләмендә ришвәт биргән дип белдерә тикшеренү авторлары.

▪️Варданян Русиядә бизнесын үстерүне дәвам итә. Әйтик "КамАЗ" баш мөдире Сергей Когогин белән бергә Русиядәге беренче электрокар — "Атом"ны җитештерүнең стартапына ия.

Төп сайт
Көзге сылтама
Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5✍1🔥1
Болгарда яңа кунакханә төзү эше тукталган

Бу хакта бүген Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Болгарда узган Мәүлид бәйрәме вакытында белдерде.

"Монда төзүчеләр буш кешеләр булып чыкты. Андый кешеләр белән эшләргә күнекмәгән дә һәм кирәкми дә. Үзебезнең акчага кунакханә төзибез диләр. Аннан бер-ике көн үткәч миңа Казанга шалтраталар: "Иптәш Шәймиев, ПГСны кайдан алырга икән?" Мин әйтәм, ПГСны әзерләдегезме дип мин шалтратырга тиеш. Булыр-булмас, бәхет кошы үзеннән-үзе кунмасмы дигән кешеләр белән эш итеп булмый", диде ул.

▪️Өч катлы кунакханә 300 кешегә исәпләнә, анда 185 номер каралган. Корылмада конференц-зал, балалар уен залы, ресторан булыр дип көтелде. Кунакханәне 2024 елның җәенә төзеп бетерергә теләделәр. Ул гади туристлар өчен исәпләнгән дип ассызыкланды.

▪️2018 елда Болгарда биш йолдызлы "Кол Гали" кунакханәсе ачылды. Ул гади туристлар өчен түгел, күбрәк акчалы туристлар, байлар һәм зур түрәләр өчен ясалды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍3🔥3❤1🤔1🌚1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич, бу сәгатькә хәбәрләр мондыйрак:

🔹Ташкентның һава аланында таможня складында шартлау булган. Янгын чыккан. Корбаннар саны турында әлегә билгесез. Һава аланында электр машиналарның аккумулятор батареяләре шартлаган дигән фараз бар.

🔹Төнлә Русия Украинага дроннар һөҗүме ясаган. 30 дрон бәреп төшерелде, дип хисап бирде Украина ягы.

🔹АКШның Дәүләт департаменты белән Пентагон Укрианага кораллар бирү буенча фикер каршылыгына килгән, дип яза Politico.

🔹Аннексияләнгән Кырымда ике Украина ватандашы 15 һәм 16 елга төрмәгә утыртылган. Алар шпионажда гаепле дип табылган. Медиазона язуынча, икесе дә гаебен таныган. ФСБ аларны СБУ агентлары дип әйтә һәм алар Русия армиясе турында мәгълүмат туплаган, ди.

🔹Канада премьер-министры Джастин Трюдо парламент утырышына СС ветеранын чакырулары өчен гафу үтенде.

🔹Дагыстанда өч кеше тоткарланган, алар ике кеше һәлак булган (берсе - полиция хезмәткәре) атышта катнашкан.

🔹24 сентябрьдән алып бүгенгә кадәр Таулы Карабахтан Әрмәнстанга 53 629 кеше күченгән.

🔹30 сентябрьдә Казанда "Зур бәлеш - Гөбәдия" ризык фестивалендә 150 килограммлык гөбәдия пешереләчәк.

🔹Башкортстанда беренче 7 ай эчендә 20 502 бала туган, әмма шул ук вакыт аралагында 27 969 кеше вафат булган.

Әлегә шушылар. Көн дәвамында иң мөһим һәм кызык хәбәрләрне язып торырбыз.
🔥2✍1👍1