Кыштым фаҗигасе. Агуланган тормыш
1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – Кыштым казасы була. Меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә, тагы да күбрәге – башка урыннарга күчерелә. Әмма берничә авыл, нигездә татар авыллары, торып кала һәм менә инде 60 ел дәвамында яшәү өчен көрәшә. Җирле халык бу фаҗигане атом ярдәмендә кешеләрне юкка чыгару сынавы дип атый, башкалары кешеләрнең монда яшәп калган халыкның газабын түрәләр башбаштаклыгы белән аңлата.
– Авылыбызда сигез зират. Шуларның җидесе – яман шештән үлгән кешеләрнең каберләреннән тора. Балалар яман шеш диагнозы белән туа. Күршеләрнең оныклары туды, ике яшендә бөерләрендә онкология чирен таптылар. Операция ясадылар, әмма бер ай эчендә шеш 9 сантиметрга үскән. Берничә тапкыр Мәскәүгә алып бардылар, ремиссия башланган, әмма 13 яшендә ул бала җан бирде, – дип сөйли шушы авылда туып-үскән, тормыш иткән Гөлшәһәрә Исмәгыйлева.
Азатлыкның 2017 елда, Кыштым фаҗигасенә 60 ел булганда язылга репортажын укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

www.azatliq.org
Агуланган тормыш. Кыштым фаҗигасенә 60 ел
1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – Кыштым казасы була. Меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә, тагы да күбрәге – башка урыннарга күчерелә. Әмма берничә авыл, нигездә татар авыллары, торып кала һәм менә инде…
👍3😢3🤯1
Узган атнада Азатлыкта чыккан төп материалларны барлыйк. Укымаган булсагыз, күз салыгыз. Барлык сылтамалар да Русиядән VPN-сыз ачыла.
🔺"Илама, әсәй!" Төрмәдән улын көткән ананың тормышы
🔺Татар хакатоны: IT татар теле һәм мәдәнияте үсешенә ничек ярдәм итә ала
🔺"Татар зиратын милли пантеон итү кирәк". Галимнәр дәүләттән ярдәм сорый
🔺"Вертикальгә каршы көрәшеп булмый". Тарих институты академиягә кушыла
🔺Сугыш йогынтысы: Русиядәге көнбатыш очкычларына техник хезмәт күрсәтелми. Алар ничек оча?
@azatliqradiosi

🔥4❤1🍌1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2нче октябрь, 586 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Төнлә Русия Украинаның Кривой Рог шәһәренә "шахед"лар белән һөҗүм иткән. Украина ягы өч пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән дип белдерә.
🔹 Харьков мэры Игорь Терехов сүзләренчә, шәһәрдә Украинада беренче җир асты мәктәбе төзеләчәк. Бу мәктәптә балалар һава тревогасы вакытында укый алачак.
🔹 Президент Джо Байден АКШ Украинага ярдәм итүен дәвам итәчәк дип вәгъдә итте. Исегезгә төшерәбез: Конгресс кабул иткән вакытлыча бюджет килешүеннән Украинага хәрби ярдәм алып ташланган иде.
🔹 Мәскәү биржасында евро курсы бүген 14 сентябрьдән беренче тапкыр 104 сумга кадәр күтәрелеп алды. Доллар да кыйбатлана: аны 98 сум да 47 тиеннән саталар.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍6✍1
🇧🇬 Болгарстан бүгеннән башлап РФ номерлы машиналарны кертми башлаячак.
Ул хакта илнең чик буе полициясе башлыгы Антон Златанов белдерде.
"Бүгеннән башлап РФ номерлы җиңел машиналарны кертми башлыйбыз, РФ номерлы йөк машиналарын инде берничә ай дәвамында кертмибез", — диде ул.
Моңа кадәр РФ номерлы машиналарны Финляндия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Германия кертми башлаган иде. Иртәгәдән башлап Норвегия дә РФ номерлы машиналарны үзенең территориясенә кертми башлаячак. Русиянең Норвегия белән чиге 195 чакрымга сузылган.
Болгарстанның Русиядә теркәлгән машиналарны кертмәве нәтиҗәсендә бу илгә Төркиядән кереп булмаячак дигәнне аңлата.

👏4👍1🔥1🤡1
Русиядә балалар өчен полиомиелиттан вакцинага кытлык барлыкка килгән.
"Полиоваксин" — Русиядә калган, вирусы актив булмаган бердәнбер вакцина.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬3
Уфада көллияттә укучы алты студент агуланып хастаханәгә эләккән.
Студентларның хәле уртача авырлыкта. Көллиятнең азык-төлек блогында эшләүчеләрне тикшерәчәкләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

😢4👍1🤬1
Русияләрнең өчтән бер өлеше (33%ы) урыс эстрадасында ел җырчысы дип SHAMANны атады. Олег Газмановка — 11%, Николай Басковка 10% тавыш бирде.
Бу — Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү институты үткәргән сораштыру нәтиҗәләре.
Хатын-кыз җырчылардан ел җырчылары — Полина Гагарина (19%), Лариса Долина (11%) һәм Anna Asti (6%).
SHAMAN (Шаман) "Я — русский" җырын башкара. Татарстанда бу җырны хәтта татар балаларына да җырлаталар.

YouTube
Татарстанда балаларны "Я — русский" дип җырлатканнар. Тагын!
Татарстанда балаларны "Я — русский" дип җырлатканнар. Тагын! Бу юлы — Югары Ослан районы турында сүз бара. Февраль аенда Казанның 186нчы лицеенда да нәкъ шундый хәл килеп чыккан иде: ул зур гына шау-шу тудырды. Кемдер моны хәтта урыс фашизмы белән дә чагыштырды.…
💩15😁3🤮3👍1👎1
Башкортстанда ике бүлмәле фатирларны ипотекага — гаиләләрнең 30 проценты, Татарстанда 27 проценты гына сатып алырга сәләтле.
Ипотека ала алырдай гаиләләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында Башкортстан — 26нчы, Татарстан — 42нче урында.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан #Татарстан

🔥3😢1
"Алабуга Политех"та Сталин сыны куйганнар.
Аны Сингапурның элекке премьер-министры, "икътисади могҗиза" ясаган Ли Куан Ю һәм Кытай сәяси эшлеклесе Дэн Сяопин белән бер рәткә бастырып куйганнар.
Уку йортының штаб-фатирында дөнья үсешенә өлеш керткән җиде танылган кешенең сыны куелган, шуларның берсе — Сталин сыны.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

🤬15🤮8😁5🤡2👍1👎1💩1
Сембер мәктәбендә кисәк эшләп киткән янгын кисәтүеннән куркып өч укучы тәрәзәдән сикергән.
Ут сүнеп торуы аркасында мәктәптә янгын кисәтүе эшли башлаган, балалар куркып тәрәзәдән сикергән, диелә. SHOT язуынча, алар бишенче сыйныфта укый. Канал чыгарган видеода әлеге хәлдән соңгы мизгелләр төшерелгән. "Алар террорчылар дип уйлады һәм сикерә башлады", дип сөйли видео артындагы тавыш.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Ут сүнеп торуы аркасында мәктәптә янгын кисәтүе эшли башлаган, балалар куркып тәрәзәдән сикергән, диелә. SHOT язуынча, алар бишенче сыйныфта укый. Канал чыгарган видеода әлеге хәлдән соңгы мизгелләр төшерелгән. "Алар террорчылар дип уйлады һәм сикерә башлады", дип сөйли видео артындагы тавыш.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
😢6
Медицина өлкәсендә Нобель бүләге ковидка каршы вакцина өчен бирелде. Азатлык, гадәттәгечә, быелгы бүләк ияләрен барлый.
2 октябрь Стокһолмда 2023 елның Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре аталды.
Быел бу бүләккә маҗар галимәсе Каталин Карико һәм американ биохимигы Дрю Вайсман лаеклы дип табылды.
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк "COVID-19га каршы нәтиҗәле мРНК-вакциналар ясарга мөмкинлек биргән нуклеозид нигезләре модификациясенә кагылышлы ачышлар өчен" бирелә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

❤4🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов вазифасыннан киткән Ул бу вазифада 2012 елдан бирле эшләгән иде. Ирек Шәрипов моны яңа эшкә күчүе белән аңлаткан. Аның яңа эш урыны билгеле түгел. Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән…
Ирек Шәрипов Дөнья татар конгрессында җитәкче урынбасары итеп билгеләнгән
Ул Дөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекләре белән эшләү комитетын җитәкли.
Шәрипов 2012 елдан бирле Татарстан халыклар дуслыгы йортын җитәкләде. Быел августта ул вазифадан китте.

✍3👍2
Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.
Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤5👍4✍1