Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.

Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤5👍4✍1
Татарстанда керәшен татарлары активистлары "Микулай" фильмын прокаттан алуны таләп итә

"Фильмда керәшен татарлары авылында яшәүчеләр мисалында, кешегә хас иң әшәке бозыклыклар - эчкечелек, азгынлык, кан катнаштыру, үз-үзеңә кул салу, төшенкелек, диннән язу күрсәтелә. Бу - фильмны караучыларда керәшеннәрнең бозык булуы турында ялган күзаллау тудыра", ди алар.

"Микулай" кинофильмы быел 22 июньдә киң прокатка чыкты. Ул Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👎8🤡3👏2😁2👍1🤬1
Ел башыннан Русиянең иң бай эшкуарларының байлыгы 21 млрд долларга арткан

Санкцияләр, кризис булуга карамастан, байлар байый.

Шулай да, былтыр санкцияләр аркасында бераз бөлгәннәр иде.

👉 Кемнәрнең байлыгы ныграк арткан, кемнеке кимегән - тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩3😁2
Иске стиль белән 2 октябрь - 1552 елда Казан Кирмәненә урыс гаскәрләре бәреп керү көне.

"Талау 2 октябрьгә кадәр үк башлана. Август аенда бистә ныгытмаларын җимереп керәләр. Әле кирмән алынмаган була. Шул вакытта кешеләрне үтерү, әсирлеккә алу, хатын кызларны көчләү башлана. Сугыш вакытында гадәти күренеш бу. Ә 2 октябрь яшь егетләрне әсир итеп алалар. Гомумән, күпме халык калды икән? Халыкны кырып бетерәләр.

Явыз Иван Казанны алгач, шундук шәһәргә керә алмый. Ул арганлыктан түгел, бөтен җирдә кан, үле гәүдәләр аунап ята. Казан Кирмәнен өч көн буена чистарталар, үле гәүдәләрне теге якка, бу якка ыргытып сукмак ясыйлар", дип сөйләгән иде тарихчы Фаяз Хуҗин.

Казан ханлыгын алу турында җиде факт видеосын карагыз.
😢17
Кич утырып укырга көн мәкаләсе:

Әлбир Крганов: "Совет традиционалисты" һәм "дини бюрократ"

Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов – мөселман дин әһелләре арасында ил хакимиятен һәм сугышны иң нык хуплап чыгыш ясаучыларның берсе. Ул алып барган эшчәнлек Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы белешмәләр базасында "Украинага каршы агрессив сугышны дини оешмалар аша пропагандалау һәм Украинаның чиркәүләр белән бәйле эчке эшләренә тыкшыну" буларак бәяләнгән.

Әлегә аңа каршы чикләүләр кертелмәгән. Журналистлар Кргановның биографиясен, хезмәт юлын һәм дәүләт оешмалары белән элемтәләрен өйрәнде. Шулай ук аның әйткән сүзләре дин кануннарына ни кадәр туры килүен, дин тотучы мөселманнарның мәнфәгатьләренә ни кадәр ярашлы булуын тикшерде.

Idel.Реалииның Украинадагы сугышны яклаучы дин әһелләре турындагы сериянең бу беренчесе. Аны татарча Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
👍7🔥2✍1👏1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - сишәмбе, 3 октябрь, Украинадагы сугыш 587нче көн дәвам итә. Бу сәгатькә кыскача хәбәрләр мондый:

🔸Русия гаскәре Херсонны утта тоткан. Ике кеше һәлак, җиде кеше яраланган. Бер тәүлектә Русия төрле кораллар белән (танк, дроннар, авиация, "Град" , артиллерия, минометлар) 80 тапкыр Украинага һөҗүм ясаган, диде Украина ягы. Ядрәләр торак йортлар, уку йортлары, сәүдә үзәге, автоүзәк, чиркәү, һуманитар штаб, заводка эләгеп зыян салынган.

🔸Русиянең Брянски өлкәсенең башлыгы Климово авылында дронны бәреп төшерү, кассеталы ядрәләр белән ату оештырылганы турында белдерде.

🔸Германия Украинага яңа ярдәм күрсәтәчәге турында әйтте. Инженер, бөтен җирдә йөрүче, этүче машиналар, тирә-як чикләрне саклау өчен автомобильләр тапшырылачак.

🔸Сумы шәһәре мэры тоткарлаган. Ул ришвәт алуда гаепләнә.

🔸Камчаткада яшәүче ирне Русия ватандашлыгыннан мәхрүм иткәннәр. Ул экстремизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепле дип табылган. Ир Украина ватадандашы булган, аннары аннан баш тарткан, Русия паспортын алган.

🔸Британиянең Оксфорд шәһәрендә яшен чүпне эшкәртү заводына бәргән. Корбаннар хакында әйтелми.

🔸Доллар тагын 100 сумнан артты.

🔸Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 11 яшьлек бер бала күпкатлы йортның бишенче катыннан килеп төшкән.

🔸Башкортстанда соңгы 6 айда 9223 пар никахлашкан, шушы ук вакытта 8126 гаилә таркалган.

Менә шундый хәлләр. Һәр иртәне безнең белән башлаганыгыз өчен рәхмәт! Көн дәвамында кереп чыккалагыз. Монда - иң мөһим оператив хәбәрләр.
👍3✍1
Татарстанның Биектау районында сәясәтче ЛДПР фиркасенең элеккеге башлыгы Владимир Жириновский исемендәге аллея барлыкка киләчәк.

Бу хакта Татарстан хөкүмәтенең фәрманы бар. Тагын бер аллея ачылачак Биектауда, аның исеме Виноградная булачак.

Ничек сезгә бу хәбәр? Биектауда кечкенә паркка булса да татарларны Монголиягә куарга тәкъдим иткән, гел исламофобик чыгышлар ясаган, урыс булмаган халыкларга түбәнсетеп караган сәясәтче исемен бирү артында ни ята икән?

Әйтегезче, мәрхүм сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинга Татарстанның кайсы җирлегендә аның исемендә урам, чишмә, парк яки аллея бар?
🤬26🤮14👍2
Башкортстанда башкорт галимәсе Фирдәвес Хисаметдинова вафат булган.

Ул соңгы вакытта чирләгән. Аңа 73 яшь булган.

Фирдәвес Хисаметдинова - лингвист, профессор. Башкорт теле буенча күп фәнни хезмәтләр язган фән иясе, мәсәлән, ул башкорт теленең морфология сүзлеген булдырган шәхес. Башкорт теленең үсеше, гамәлдә булуы өчен көрәшкән җәмәгать эшлеклесе дә. 1995-1998 еллларда Башкортстанның мәгариф министры булып эшләде. 1999-2003 еларга тәгаенләнгән Башкортстан мәгариф үсеше дәүләт программының инициаторы булды. Ул чорда Башкортстанның татар активистлары республикада татар теленә басым булуына, татар уку йортлары ачылмавына, татар теленә игътибар булмавына зарланды.

Галимә тумышы белән Башкортстанның Әбҗәлил районы Рәхмәт авылыннан.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
😢12💩2🥱2
Дуңгызлы хәләл колбаса

Екатеринбурда сатыла торган "Вареная колбаса Мусульманская", тавык итеннән ясалган "Докторская" колбасада дуңгыз ДНКсы табылган. Бу хәбәрне Свердловск өлкәсе буенча эшләүче Россельхознадзор матбугат хезмәте җиткерә.

"Равис" ҖЧҖ белән Карамышева С.В. ХПга колбасаларда табылган матдәләр аларның тышлыгында язылган мәгълүмат белән туры килми дигән кисәтү җибәрелгән.

Моңа кадәр Мәскәүдә дә мондый хәлләр күзәтелде.

Дуслар, колбасаларны сатып аласызмы? Хәлләллегенә ышанасызмы дигәндәй…
😨9😁7🌚1
Бүген, 3 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Раилә Шәрәповага ачылган җинаять эшен карый башлый, аны дәүләт серен яклау таләпләрен бозуда гаеплиләр.

Эшне ФСБ хезмәткәрләре тәкъдиме белән ачканнар. Алар фикеренчә, Раилә Шәрәпованың дәүләт сере урын алган материалларга рөхсәте булган һәм ул федераль кануннардагы чикләүләрне бозган. Төп гаеп аның чит илгә ялга бармакчы булуына бәйле.

Куәт оешмалары вәкилләре Шәрәпованың кайда эшләвен, кайсы илдә булуын, габаен танып-танымавын әйтмәгән. Татарстан Югары мәхкәмәсендә исә утырышның ябык тәртиптә үтәчәген раслаганнар.

Җинаять кодексының бу маддәсе нигезендә 200 мең сумга кадәр штраф салырга яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Хәбәр 👉 монда. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.
👍1🤡1
📍Әрмәнстан парламенты Халыкара җинаять мәхкәмәсенең Рим статутын ратификацияләде.

Оппозициядәге фиркаләр депутатлары бойкот игълан каршы тавыш бирсә дә ул күпчелек тавыш белән кабул ителде.

Рим статуты Халыкара җинаять мәхкәмәсе чыгарган карарларны үтәргә мәҗбүр итә. Март аенда мәхкәмә Русия президенты Владимир Путинны Украина балаларын урлау җинаяте эше нигезендә кулга алу ордерын чыгарды. Әрмәнстан җитәкчелеге Рим статутын кабул итү Азәрбайҗанга карата тикшерү өчен кирәк иде дип аңлата.

Тулырак укыйм дисәгез монда керегез. Яки бу сылтама да бар.
🔥4👏2😁2
📍Русия думасы депутатларының хезмәт хаклары башкаларныкыннан ике тапкырга тизрәк артачак

Депутатларның хезмәт хакы 650 мең сумнан башланачак. Бу 2024-2026 елга каралган бюджет өлгесеннән күренә.
Хөкүмәтнең өч елга әзерләгән бюджет өлгесендә депутатларга тотылган чыгымнар 2016 елга 7,8 млрд сумга җитәчәк.

Ә сез ничек теләгән идегез? Менә шулай...

Гомумән 650 мең сум алып эшләвегезне күз алдыгызга китерәсезме, кадерле укучыларыбыз? Ничекме икән ул, белүче бармы?
🙊7😁1🌚1
⚡️Физика өлкәсендә Нобель бүләге электроннар өйрәнү өчен бирелде

Бүген Швеция фәннәр академиясе 2023 елның физика өлкәсендә Нобель бүләге ияләрен атады.

Быел бу бүләккә АКШтан Пьер Агостини, Германиядән Ференц Крауш һәм Швециядән Энн Л’Юлье лаеклы дип табылды.

Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "матдәдә электроннар динамикасын өйрәнүдә кулланылган аттосекундлы (бик кыска) яктылык импульслары тудыручы эксперименталь ысуллар өчен" бирелә.

☝️Кызыклы факт: икенче көн рәттән Нобель бүләге маҗар галименә бирелә. Кичә медицина өлкәсендә бүләкне маҗар галимәсе Каталин Карико алган иде. Бүген физика өлкәсендәге бүләк Германиядә яшәп эшләүче маҗар галиме Ференц Краушка бирелде.

Азатлык Нобель атнасын
күзәтүен дәвам итә.

@azatliqradiosi
👍6❤1✍1
"Сугышка гына китмәсен" — яшь пар язмышы

Илнар Харисов
һәм Галина Рыбакова 2022 елның сентябрендә Чаллыда танышалар. Путин илдә мобилизация игълан итә. Бер айдан Илнарга повестка килә, ләкин ул әзерлек үзәгеннән качып китә. Башта эзләүче булмый, әмма соңрак эзләп табалар һәм 5,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгаралар.

— Аны кочакларга һәм үбәргә рөхсәт итүләрен тезләнепләр сорадым. Әмма рөхсәт бирмәделәр, янына якын җибәрмәделәр. Утырыш беткәч тә аны шундук куллары богаулы хәлдә алып киттеләр, — дип искә ала Галина.

СИЗО алдыннан алар никахлашып калырга өлгерә, ләкин рәсми язылышырга өлгермиләр. Иң мөһиме — Украинадагы сугышка гына китмәсен дип тели Галина.

Хәзерге вакытта Илнар Бөгелмәдә тикшерү изоляторында утыра. Адвокатлары мәхкәмә карарын шикаять итмәкче. Ни генә булса да, Галина иренең төрмәдән чыкканын көтәчәк.

— Әгәр утыртып куйсалар, аннан бала табам да, әни янына авылга яшәргә күчәм. Тегендә сугышырга гына китмәсен иде, — ди ул.

Яшь парның сугыш афәте сындырган язмышы турында Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
💔9👍2🥱2
Русиянең Кырымдагы гаскәренә һөҗүмнәрдән соң шундук кырымтатарларны тентү һәм тоткарлаулар башлана — Чубаров

Бу хакта Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров радиобызның украин хезмәте эфирында белдерде.

"Русиянең баскын гаскәренә зур югалтулар китергән көчле һөҗүмнәрдән соң, шундук кырымтатарларда күпсанлы тентүләр үткәрүләрен һәм аларны кулга алуларын сиздек. Мәсәлән, узган ел Сак районында урнашкан хәрби һава аланында очкычлар юк ителде. Берничә көннән Җанкөй районында хәрби корал сакланган келәт юк ителде һәм шуннан соң Җанкөй районы буйлап кырымтатарларның өйләренә бәреп керүләр башланды. Алты кешене кулга алдылар", ди Чубаров.

▪️Күптән түгел Акъярның көймәләр төзәтү заводындагы шартлаудан соң да аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләрдә тентүләр башлануы хәбәр ителде.

@azatliqradiosi
🤬7
Украинадагы сугышта хәзерге вакытта Татарстаннан мобилизацияләнгән 36 медицина хезмәткәре катнаша

Бу хакта Русия Думасында Татарстан депутаты Айрат Фәррахов җиткерде.

Депутат былтыр игълан ителгән мобилизация кысаларында сугышка җибәрелгән медицина хезмәткәрләренең туганнары белән очрашкан.

Бер хәрби медикның хатыны мобилизацияләнеп китүеннән бирле иренең ялга бер тапкыр гына кайтуын әйткән. Ул аны фронтта алмаштыру өчен өстәмә табиблар һәм фельдшерлар табуны сораган диелә.

▪️Татарстаннан сугышка киткән медицина хезмәткәрләре арасында үлем очраклары да бар. Мобилизациягә эләккән Чаллыдагы хосусый ашыгыч ярдәм клиникасына нигез салган балалар табибы Николай Зотов һәлак булды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍1🔥1😢1
Башкортстанның җәмәгать мәхкәмәсе хөкемдарлары Радий Хәбировка хезмәт хаклары аз булуга зарлана

Алар Хәбировның социаль челтәрдәге сәхифәсендә фикер калдырып, республикадагы уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр азрак алуларын сөйли.

Ольга Заряева әйтүенчә, бер хөкемдарның хезмәт хакы якынча 22 мең сум тирәсе. Ул үзенең ике баласы булуын, ә җәмәгать мәхкәмәсе хөкемдарына эшне шәһәрдә генә табып булганга, шуның 16 мең сумын фатирга түләвен әйткән. Хөкемдар сүзләренчә, аның ай буе яшәргә алты мең сум гына акчасы кала.

Адилә Баянова исә җәмәгать хөкемдарлары ала торган хезмәт хакының төп өлеше (оклад) 3890 сум, калганы премияләр белән чыга ди. Шул рәвешле ул да хезмәт хакы 20-23 мең сум тирәсе булуын әйткән.

"Эш фронты зур, ә акча юк. Хезмәт хакы эшкә барып килергә генә җитә. Ни өчен район хөкемдарларының керемнәре арта, ә безнеке юк?" дип сораган ул.

Башкортстанның юстиция эшләре дәүләт комитетында бу уңайдан оператив җавап бирә алмаганнар.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤣2🤷‍♂1
Путин бишенче мөддәткә баруын игълан итәргә әзерләнә. Казанда "Путин такымы" дигән йөреш узачак

Путин киләсе сайлауда катнашачагын 4 ноябрь игълан итәргә мөмкин, ә төбәкләрдә аның ышанычлы затлары исемлеген инде төзи дә башлаганнар. Бу хакта президент хакимиятендәге чыганакларына сылтанып "Коммерсантъ" һәм РБК хәбәр итә.

Ышанычлы затлар шактый танылган булырга һәм Украинага каршы сугышны хупларга тиеш диелә.

Ул арада Казанда "Путин такымы" дигән машина йөреше үткәрергә җыеналар. Байраклы машиналар колоннасы Ямашев проспектыннан Җиңү паркына кадәр үтәчәк. Шунда ук Украинага каршы сугышучы татарстаннарга ярдәм кәрваны җибәрү оештырылачак. Теләүчеләр дару, кием, азык-төлек китерә ала диелә. Чараны 7 октябрь — Путинның туган көнендә үткәрмәкчеләр диелә мэрия матбугат хезмәте хәбәрендә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩14😁2🤡2👍1🌚1