14 сентябрьдә Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәте ветераны, 72 яшьлек Зиннур Әһлиуллинны полиция хезмәткәрләре сорау алуга алып китте. Пенсионерга 16 мең сум штраф салдылар. Азатлык Әһлиуллиннан булган вакыйгаларга мөнәсәбәте, милли хәрәкәтнең бүгенге хәле, кануннарның ничек эшләве турында сорашты.
Азатлыкта чыккан язманы укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
#Татарстан
@azatliqradiosi

😢9❤3✍1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 4нче октябрь, 588 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Русиянең саклану министрлыгы Украина белән чиктәш өлкәләрдә дистәләгән дрон тотылган дип хәбәр итә: янәсе, Белгород, Брянски һәм Курски өлкәләрендә 31 украин дроны бәреп төшерелгән.
🔹 Көнбатыш илләренең Украинага ярдәм итәр өчен сугыш кирәк-яраклары бетеп килә. Ул хакта НАТО җитәкчелеге һәм Британия хакимиятләре белдерә. НАТОның хәрби комитет башлыгы Роб Бауэр Варшауда узган иминлек форумында "сугыш кирәк-яракларын җитештерүне югары темплар белән үстерергә мәҗбүрбез" диде.
🔹 Русия Бәхрәйн һәм Күвәйт белән визасыз режим кертү турында сөйләшүләр алып бара. Кирәкле килешүләр киләсе берничә айда имзаланырга мөмкин, дип яза "Известия" басмасы.
🔹 Казандагы элекке аэропорт бинасын төзекләндерәчәкләр. Ул Патрис Лумумба урамында урнашкан, 1954 елда төзелгән, архитектура һәйкәле булып санала. Элек Казанга очкан очкычлар нәкъ менә шунда утыра иде, 1979 елда Татарстан башкаласының яңа һава аланы ачылды, ә П.Лумумба урамындагысы 2000нче еллар башында аэропорт булудан туктады.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍5✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Марина Овсянникова өй сагында 9 октябрьгә кадәр утырачак. Бу – мәхкәмә карары. Аңа туганнары һәм адвокатыннан башка бер кеше белән дә аралашырга ярамый, интернет белән дә кулланырга тыелды. Марина Овсянникова Мәскәүдә пикетка чыккан иде, плакатта Путин…
"Беренче канал"ның элекке редакторы Марина Овсянникова — читтән торып — 8,5 елга колониягә хөкем ителде.
Ул РФ армиясе турында "фейклар" таратуда гаепле дип табылды. Узган елны ул Мәскәүдә пикетка чыккан иде. Ә аңарчы "Беренче канал" эфирында "Сугышка — юк" дигән плакат күтәргән иде.
Хәзерге вакытта Овсянникова Франциядә диелә. Ул Русиядән узган елның көзендә качып китә алды.

🤡6😁4❤2
Русия саклану министрлыгы аннексияләнгән Кырымга украин десантчыларын кертмәүләре турында белдерде.
Алар тиз йөрешле хәрби катерда һәм өч гидроциклда булган диелә.
Украин ягы Мәскәүнең бу белдерүен әлегә расламады.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👍4🤔1
👶 Дубайдан Миланга очкан хатын-кыз очкычта ук бала тапкан.
24-яшьлек ханымның баласы Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Италиягә очкан вакытта туган. Бәхеткә очкычта хирург булган, ул ярдәм күрсәткән.
3 кг авырлыктагы бәби 10 мең метр биеклектә Иран өстеннән очып барганда дөньяга килгән.
Хәзер гаилә (алар Азиядәге бер илдән дип хәбәр ителә) — Италиядә. Әнинең дә, баланың да хәле яхшы, диелә.

👍12❤2🥰1🥱1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Коръәнне яндырган ир аны Рамзан Кадыровның улы кыйнаган ди. Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндырган өчен кулга алынган Никита Журавель Грозный төрмәсендә Чечня башлыгының 15-яшьлек улы Адам Кадыров тарафыннан кыйналганын белдергән. Тулырак 👉 Азатлык сайтында…
Грозный полициясе Адам Кадыровның Никита Журавельны кыйнавы уңаеннан җинаять эшен ачудан баш тарткан.
Янәсе, Рамзан Кадыровка нибары 15 яшь, ә димәк, җинаять җаваплылыгы каралмаган.
Исегезгә төшерәбез: Волгоград шәһәрендә Коръәнне яндырган өчен кулга алынган Никита Журавель Грозный төрмәсендә Чечня башлыгының 15-яшьлек улы Адам Кадыров тарафыннан кыйналганын белдергән иде.

YouTube
Рамзан Кадыров ни өчен бу видеоны хәзер чыгарган?
Рамзан Кадыров соцчелтәрләрендә видео чыгарган: бу видеода аның улы Адам Коръәнне яндыруда гаепләнүче Никита Журавельны кыйный. Ә ни өчен Кадыров әлеге видео...
🤮5😁3🤡2👍1
Татарстанда тотылган машиналарның бәясе 35 процентка арткан.
Өч миллион сумнан башланган машиналар арасында иң еш Hyundai Tucson сатылган. 1,5-3 млн сумлыклары арасында тотылган Kia Sportage һәм Hyundai Creta-ны сатып алучылар күп булган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Өч миллион сумнан башланган машиналар арасында иң еш Hyundai Tucson сатылган. 1,5-3 млн сумлыклары арасында тотылган Kia Sportage һәм Hyundai Creta-ны сатып алучылар күп булган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😁3😢2👍1
Кызыл Хач оешмасы тарихта беренче тапкыр һакерлар өчен сугыш алып бару кагыйдәләрен чыгарган.
Сәбәбе — Русиянең Украина территориясенә бәреп керүе.
Кызыл Хач оешмасы Русия белән Украина арасында барган сугышта катнашкан һакер төркемнәренә яңа кагыйдәләрен җибәргән.
Аларда, мәсәлән, гражданлык объектларына һөҗүм итәргә ярамый дип язылган. Шулай ук, гади халыкка зыян китерергә, паника таратырга ярамый, диелә.
Би-би-си язганча, сугыш башланганнан соң, Киев Русиянең киберһөҗүмнәренә каршы тору максатында "Украинаның IT-армиясе"н булдырган. Әлеге өтркем банкларның һәм тимер юлларның компьютер челтәрләренә һөҗүм итеп тора.
Русиянең Killnet төркемендә эшләүче бер кеше Би-би-си журналистына "һакерлар Кызыл Хач кагыйдәләрен үтәр дип уйламыйм" дигән.
"Аноним Судан" төркеме Кызыл Хач кагыйдәләре чын тормыштан ерак һәм аларны бозмый мөмкин түгел дип белдергән.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Һакерлар Кызыл Хач кагыйдәләренә колак салырлармы?

🌚3👍1
🇨🇳Русия Кытайның һава ширкәтләренә федерациянең 3 шәһәренә: Сочи, Калининград һәм Казанга — очышлар башлауны тәкъдим иткән.
Ул хакта Росавиация хәбәр итә.
Казан белән Кытай арасында очышлар коронавирус пандемиясенә кадәр башланып караган иде, әмма алар озакка сузылмады.
Кытай Татарстанга тагы да якыная дигән сүзме?..

👍2🤔2✍1🔥1
Казанга очып килгән наци татуировкалы чит ил ватандашын Русиядән депортацияләгәннәр.
35 яшьлек ир Казан һава аланына очып килгән, аны тикшерү өчен туктатканнар. Ирнең иңбашында наци символлы татуировка булган диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
35 яшьлек ир Казан һава аланына очып килгән, аны тикшерү өчен туктатканнар. Ирнең иңбашында наци символлы татуировка булган диелә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡3👍1
Химия өлкәсендә Нобель бүләге АКШта эшләүче өч галимгә бирелде. Берсе — чыгышы белән Русиядән
Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аларга "квант нокталарын ачу һәм синтезлау өчен" бирелә.
Менә ул галимнәр:
▪️Мунги Бавенди — 1961 елда Парижда туган. Докторлык диссертациясен Чикаго университетында яклаган (1988). АКШтагы Массачусетс технология институты (MIT) профессоры.
▪️Луи Брус — 1943 елда АКШның Кливленд шәһәрендә туган. Докторлык диссертациясен Колумбия университетында яклаган (1969). АКШның Колумбия университеты профессоры.
▪️Алексей Екимов — 1945 елда Совет берлегендә туган, Петербурдагы Физика-техника институтында, аннары Нью-Йоркта Nanocrystals Technology ширкәтендә эшләгән.
Азатлык Нобель атнасын күзәтүен дәвам итә.

👏4
Казан активисты Андрей Бояршинов сәяси тоткын дип танылды
Андрей Бояршинов — биология фәннәре кандидаты, Казандагы сивил активист.
2022 елның 18 мартында ФСБның Татарстан идарәсе аңа каршы җинаять эше ачты.
Карарда әйтелгәнчә, "Бояршинов "Андрей Ossian" тәхәллүсе белән 4 мартта "ПротестныйЧат | Казань" Telegram-чатында һәм 9 мартта "Протестная Казань - НетВойне" Telegram-каналында администратор исеменнән хәбәр калдырган. Лингвистик тикшерү әлеге хәбәрләрдә террорчылыкны аклау билгеләре булуын ачыклаган."
Активист 2022 елның 29 мартыннан бирле тикшерү изоляторында утыра. Аңа белдерелгән гаепне танымый.
"Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты бүген Бояршиновны сәяси тоткын дип таныды.

🤬7🎉1
Татарстанда ике муниципаль депутат эшеннән алынган
Алар керемнәренең зур өлешен күрсәтмәгән.
Бу хакта бүген Татарстан президенты идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тору сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов белдерде.
Моннан тыш, экспертлар төркеме районнарда башка ришвәтчелек очракларын өйрәнгән. Аеруча, Әлмәт районында җирле түрәләр җир мәсьәләләрен хилафлыклар ясаган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Алар керемнәренең зур өлешен күрсәтмәгән.
Бу хакта бүген Татарстан президенты идарәсенең ришвәтчелеккә каршы тору сәясәте бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Гаязов белдерде.
Моннан тыш, экспертлар төркеме районнарда башка ришвәтчелек очракларын өйрәнгән. Аеруча, Әлмәт районында җирле түрәләр җир мәсьәләләрен хилафлыклар ясаган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷4👍1
Уфада "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерү өчен 3 млрд сум кирәк
Бу хакта Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Айнур Биргалин белдергән.
Бу акча табылса да, мәчет әле кимендә дүрт ел үтмичә ачылмас, дип тә өстәгән ул.
▪️"Әр-Рәхим" мәчете — Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар.
#Башкортстан

🤡6❤1👍1