Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Татарстанлы" төшенчәсе бетерелә. "Бу — россиян милләтен төзүче империячел сәясәт нәтиҗәсе"

Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди. Ул этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясе тормышка ашырылуы, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгуы турында сөйләде.

— Татарстан үзбилгеләнүенең нигезендә татар милләтенең үзбилгеләнүе ята иде. Әгәр дә татар юнәлешен кысасың икән, яисә көчсезләндерәсең икән, бу очракта татарстанлы үзбилгеләнүе дә кими дигән сүз. Татарстанда дәүләт төзүче милләт — татарлар. Аны юкка чыгарган вакытта Татарстанның да мәгънәсе бик калмый булып чыга. Исем җисеменә туры килми башлый һәм бар яктан да артка чигенү була. Бу мәсьәләне социологлар күптән тикшерде. "Татарстанлы" дигән үзбилгеләнү дә бар иде, ләкин бу татарның үзбилгеләнүеннән башка бер мәгънәсез нәрсә булып чыга.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз эшләүче сылтама.
👉Телеграмда.
🔥3🤔3⚡1🤬1
2023 елның 9 аенда Татарстанда 200 оешма бөлгенлеккә чыккан.

Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12 процентка күбрәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🔥1😢1
"Русия почтасы" бюджеттагы "тишекне" каплау өчен акча китерми торган бүлекчәләрен ябуга рөхсәт сорый.

2023 елда ширкәтнең чиста зыяны 27 миллиард сумнан 38 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хәл булмасын өчен, "Русия почтасы" ширкәтнең финанс-икътисади хәлен яхшырту чаралары тәкъдим иткән. Акча китермичә зыянга эшли торган бүлекчәләрен ябарга, почтаны сирәгрәк таратырга рөхсәт сораган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁7🤬2👍1😢1
Ипотека алу өчен иң отышсыз шәһәрләр арасында Казан — Русиядә беренче урында.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең ипотека чыгымнары бер бүлмәле фатир яллап тору өчен түләгән акчалардан 2,4 тапкырга күбрәк.

Монда ипотка өчен аена 60 мең сум тирәсе акча түләргә кирәк. Ә шундый ук торакны арендалап яшәү — 24,8 мең сумга төшә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2🔥1😢1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!

Бүген ул — канун сүзе.

Канун бозганыгыз бармы? Ә "язылмаган" законнарны кануннарны үтәп яшәргә тырышасызмы?

@azatliqradiosi
👍5❤3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген - 7 октябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Иртәнге якта Газзә сызыгыннан Израильгә һөҗүмнәр башланды, соңгы мәгълүматларга караганда, бер хатын-кыз һәлак булган, кимендә 15 кеше яраланган. Израиль гаскәре җавап уты ачты. Израил саклану министрлыгы резервистларны армиягә чакыруны хуплады.

🔸Ракетка каршы тору комплексы Мәскәү өлкәсендәге Истра шәһәре өстендә очкан дронны бәреп төшергән. Дрон Мәсәкүгә таба очкан диелә. Внуково һәм Шереметьево һава аланнары эшен туктатып торган. Тагын бер дрон аннексияләнгән Кырым ярынннан 10 км ераклыкта юк ителгән дип белдерелә.

🔸Үзбәкстан ел саен Русиядән 2,8 млрд куб метр газ сатып алачак дип хәбәр итте Үзбәкстан президенты сүзчесе Шерзод Асадов.

🔸Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Адамга Чечня каһарманы исеме бирелде. Күптән түгел Рамзан Кадыров аның Коръән яндыруда шикләнелгән Никита Журавлевны кыйнау видеосын чыгарган иде.

🔸Washington Post журналистлары Украинаның Гроза шәһәренә ясалган һөҗүм урынына килгән һәм үлүчеләрнең барысы да диярлек сивил кешеләр булуын ачыклаган. Кафега ясалган һөҗүмдә 52 кеше һәлак булды.

🔸Казан белән Дербент тугандаш шәһәрләр булды. Казан мэры Илсур Метшин һәм Дербент башлыгы Рустамбек Пирмагомедов тугандаш мөнәсәбәтләр булдыру турындагы килешүне 6 октябрьдә "Нарын-Кала" ныгытмасында имзалаган.
👍5✍1🔥1
Израил Газзә сызыгында "хәрби операция" башлау турында игълан итте.

Израил медиасы язуынча, ХӘМӘС сугышчылары 35 кешене әсирлеккә алган. 200ләп кеше яраланган.

"ХӘМӘС ракетларына җавап итеп ЦАХАЛ Газзә сызыгындагы объектларга һөҗүм ясый", диелә Израиль саклану көчләре белдерүендә.

"Без сугыш хәлендә һәм без җиңәрбез!", дигән Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху.

ХӘМӘС хәрби лидеры Мөхәммәд әд-Дейф бу бәрелешне Әл-Акса мәчетенә һөҗүмгә җавап дип белдерде.

Бүген Кыямәт көне сугышына, ягъни Гарәп-Израиль сугышына 50 ел.

▪️Газзә сызыгы - Урта диңгез буенда урнашкан җирлек, өлешчә танылган Фәләстин гарәп дәүләтенең бер өлеше. Аның мәйданы 360 дүрткел километр тәшкил итә. Көнчыгыш һәм төньякта Израил белән чиктәш, көньяк-көнбатышта - Мисыр белән.

1967 елда Алты көнлек сугыш барышында Газзә сызыгы Израил контроленә күчә. Анда Израил яһүд авыллары төзи башлый. Моны БМО һәм башка халыкара оешмалар хөкем итеп чыга.

2007 елдан ХӘМӘС контроленә күчә. Бу урында барыгы 3 миллионга якын кеше яши.
🤬3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил Газзә сызыгында "хәрби операция" башлау турында игълан итте. Израил медиасы язуынча, ХӘМӘС сугышчылары 35 кешене әсирлеккә алган. 200ләп кеше яраланган. "ХӘМӘС ракетларына җавап итеп ЦАХАЛ Газзә сызыгындагы объектларга һөҗүм ясый", диелә Израиль…
🔸Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас фәләстин халкы "оккупация гаскәрләреннән" саклану хокукына ия дип белдергән. Аның сүзләрен Reuters агентлыгы китерә.

🔸Кимендә 22 израилле һәлак булган дип яза Globes.

🔸Европа берлегенең кайбер ил башлыклары ХӘМӘС һөҗүмен хөкем итеп чыкты.

🔸Тел-Авив һава аланы әлегә эшли, ләкин очышлар тезмәсендә өзеклекләр булып ала.
🔥6😢1
Татар халкының үзенчәлеген саклау програмын финанслау кимегән

Узган өч елда бүленгән сумма белән чагыштырганда, киләсе өч елда финанслау 37,3 млн сумга азая.

Соңгы дүрт елда – 2020-2023 елларга исәпләнгән дәүләт програмына 375,1 млн сум бүленгән булган.

2024-2026 елга исәпләнгән яңартылган дәүләт програмында өч елга финанслау 265 470 млн сум күләмендә билгеләнгән.

Яңартылган програмда дүрт максат куелган. Нинди максатлар? Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🤬7😢3🤡1
Израил-ХӘМӘС низагы: ике яктан да 100дән артык кеше һәлак булган

Соңгы мәгълүматларга караганда, кимендә 100дән артык израилле үлгән, 908 кеше яраланган.

Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Газзә сызыгында 198 кеше һәлак булган.

Израил-Газзә сызыгы арасында бәрелешләр турында тулырак Азатлыкта укыгыз. Хәбәр яңартылып тора.
🤬2😢1
Израил-Фәләстин низагы тарихы

Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый...

Аннары нинди вакыйгалар була? Фәләстин ник Израил оккупациясендә кала? ХӘМӘС - нинди оешма, ә Фәләстинны халыкара оешмалар таныдымы?

Бу хакта Азатлыкта укыгыз.
👍7✍1
Чынлыкта көн менә бу әңгәмә белән башланырга тиеш иде. Кич утырып укырга инде хәзер.

Словения татарлары оеша. Люблянада беренче Сабан туе узды

17 сентябрьдә Словения башкаласында беренче Сабан туе узды. Азатлык әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе – җырчы Гүзәл Әхмәдиева белән сөйләште. Ул Люблянада узган Сабантуй турындагы тәэсирләре һәм Европада татар музыкасына бәйле планнары белән уртаклашты.

— Словения – бик тыныч ил. Шулкадәр тыныч, Мәскәү кебек шәһәрләр белән чагыштырганда, биредә шау-шулы чаралар да юк. Бик чиста ил. Кешеләр бик дустанә. Таныш булмаган кешеләр дә сәламләшә, бу башта минем өчен бераз кыргыйрак тоелды. Чөнки Казанда яшәгәндә әле бераз булса да үзеңнекеләр арасында яшисең, ярты Казанны беләсең, ә Мәскәүдә исәнләшү түгел, карамыйлар да сиңа. Монда килгәнче мин өч ел Мәскәүдә яшәдем, минем өчен бу шок иде. Ә монда килгәч, кешеләр сиңа кабат елмая, карый, сәламләшә, мине иң беренче гаҗәпләндергән нәрсә – кешеләрнең мәрхәмәтлелеге иде. Табигать бик матур. Бик. Һәм кешеләр бу табигатьне саклый.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.
👍18❤1
Израил Лүбнәнгә һөҗүм иткән

Бу хакта The Times of Israel хәбәр итә. Җимерелүләр, корбан калган кешеләр турында мәгълүмат әлегә юк.

Израил хакимияте моны җавап кайтару дип аңлата. Лүбнән (Ливан) ягыннан "Хизбалла" һөҗүм итте дип белдерде Израил.

"Хизбалла" Кайлер илләрдә террорчы төркем дип санала. Алар Лүбнәнне ислам дәүләте итеп оештыру яклы.

🔸 Израилдә һәлак булучылар саны 300дән артты, 1864 кеше зыян күргән. Бу - Jerusalem Post мәгълүматы.

🔸 Фәләстин Сәламәтлек министрлыгы мәгълүматына күрә, 256 фәләстинле һәлак, 1788 кеше яраланган.

🔸 Росавиация Русиядән Израилгә очышларны өлешчә туктаткан. Европаның эре авиакомпанияләре, мәсәлән, Lufthansa, LOT, Wizz Air, EasyJet, Air Baltic, Төркиянең Turkish Airlines шулай ук Израилгә очышларны туктатып тору карарына килгән.
🤔2🤬1
Әфганстанда җир тетрәве булган. Ике меңләп кеше һәлак. 9 мең кеше зыян күргән.

Алты авыл тоташ җимерелгән. Хәрәбәләр астында йөзләгән кеше калган, дип хәбәр итә Associated Press.

Җир титрәү шимбә көнне булган. 6,3 балл дәрәҗәсендәге зилзилә Әфганстанның көнбатышында, Һерат шәһәреннән 42 чакрым ераклыкта булган.

Бу Әфганстанда соңгы 20 елда иң зур җир тетрәве дип билгеләнә.
😢17🙏1
Израил-Фәләстин сугышы. Әлеге сәгатькә ниләр мәгьлүм?

🔷Израил бер тәүлек эчендә Газага якын җирләрләрдән бөтен кешене эвакуацияләргә тели.

🔷 Израилнең ЦАХАЛ гаскәрләре мәгълүматына күрә, 400 фәләстинле сугышчы үтерелгән, дистәләгән сугышчы кулга алынган. Израил гаскәрләре Газаны утка тоткан, 426 тапкыр Газага аткан, ХӘМӘС кулланган 10 манарага һөҗүм иткән.

🔷 Соңгы хәбәрләргә килгәндә, Израилдә 350дән артык кеше һәлак, 1864 кеше яраланган. АКШтагы Израил илчелеге 100дән артык кеше, алар арасында хәрбиләр дә бар, кулга алынган дип белдерде.

🔷 Фәләстин белдерүенчә, сугыш башлану белән Газа секторында 313 кеше һәлак булган, 1990 кеше яраланган.
🙏8😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мисырның Александрия шәһәрендә полиция хезмәткәре кешеләргә аткан.

Ике Израил ватанташы, бер Мисыр кешесе һәлак булган. Тагын бер кеше яраланган. Һөҗүм иткән кеше тоткарланган.

Әл Җәзәир каналы видеосы.

Әллә нишләде дөньялар диярсең...

Дуслар, тынычлык беттеме дөньяда, әллә сез яшәгән җирләрдә андый-мондый хәлләр сизелмиме? Кешеләр иминлек югалганга күнектеме, язмыштан узмыш юк диләрме яки нәрсә? Туганнар, күршеләрегез Русия-Украина сугышы турында сөйләшергә шүрләсә, Израил-Фәләстин сугышы хакында ни ди? Сөйләшик әле бу хакта...
😢12😱1😨1