Ипотека алу өчен иң отышсыз шәһәрләр арасында Казан — Русиядә беренче урында.
Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең ипотека чыгымнары бер бүлмәле фатир яллап тору өчен түләгән акчалардан 2,4 тапкырга күбрәк.
Монда ипотка өчен аена 60 мең сум тирәсе акча түләргә кирәк. Ә шундый ук торакны арендалап яшәү — 24,8 мең сумга төшә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

❤2🔥1😢1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!
Бүген ул — канун сүзе.
Канун бозганыгыз бармы? Ә "язылмаган"законнарны кануннарны үтәп яшәргә тырышасызмы?
@azatliqradiosi
Бүген ул — канун сүзе.
Канун бозганыгыз бармы? Ә "язылмаган"
@azatliqradiosi
👍5❤3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген - 7 октябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Иртәнге якта Газзә сызыгыннан Израильгә һөҗүмнәр башланды, соңгы мәгълүматларга караганда, бер хатын-кыз һәлак булган, кимендә 15 кеше яраланган. Израиль гаскәре җавап уты ачты. Израил саклану министрлыгы резервистларны армиягә чакыруны хуплады.
🔸Ракетка каршы тору комплексы Мәскәү өлкәсендәге Истра шәһәре өстендә очкан дронны бәреп төшергән. Дрон Мәсәкүгә таба очкан диелә. Внуково һәм Шереметьево һава аланнары эшен туктатып торган. Тагын бер дрон аннексияләнгән Кырым ярынннан 10 км ераклыкта юк ителгән дип белдерелә.
🔸Үзбәкстан ел саен Русиядән 2,8 млрд куб метр газ сатып алачак дип хәбәр итте Үзбәкстан президенты сүзчесе Шерзод Асадов.
🔸Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Адамга Чечня каһарманы исеме бирелде. Күптән түгел Рамзан Кадыров аның Коръән яндыруда шикләнелгән Никита Журавлевны кыйнау видеосын чыгарган иде.
🔸Washington Post журналистлары Украинаның Гроза шәһәренә ясалган һөҗүм урынына килгән һәм үлүчеләрнең барысы да диярлек сивил кешеләр булуын ачыклаган. Кафега ясалган һөҗүмдә 52 кеше һәлак булды.
🔸Казан белән Дербент тугандаш шәһәрләр булды. Казан мэры Илсур Метшин һәм Дербент башлыгы Рустамбек Пирмагомедов тугандаш мөнәсәбәтләр булдыру турындагы килешүне 6 октябрьдә "Нарын-Кала" ныгытмасында имзалаган.

👍5✍1🔥1
Израил Газзә сызыгында "хәрби операция" башлау турында игълан итте.
Израил медиасы язуынча, ХӘМӘС сугышчылары 35 кешене әсирлеккә алган. 200ләп кеше яраланган.
"ХӘМӘС ракетларына җавап итеп ЦАХАЛ Газзә сызыгындагы объектларга һөҗүм ясый", диелә Израиль саклану көчләре белдерүендә.
"Без сугыш хәлендә һәм без җиңәрбез!", дигән Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху.
ХӘМӘС хәрби лидеры Мөхәммәд әд-Дейф бу бәрелешне Әл-Акса мәчетенә һөҗүмгә җавап дип белдерде.
Бүген Кыямәт көне сугышына, ягъни Гарәп-Израиль сугышына 50 ел.
▪️Газзә сызыгы - Урта диңгез буенда урнашкан җирлек, өлешчә танылган Фәләстин гарәп дәүләтенең бер өлеше. Аның мәйданы 360 дүрткел километр тәшкил итә. Көнчыгыш һәм төньякта Израил белән чиктәш, көньяк-көнбатышта - Мисыр белән.
1967 елда Алты көнлек сугыш барышында Газзә сызыгы Израил контроленә күчә. Анда Израил яһүд авыллары төзи башлый. Моны БМО һәм башка халыкара оешмалар хөкем итеп чыга.
2007 елдан ХӘМӘС контроленә күчә. Бу урында барыгы 3 миллионга якын кеше яши.

🤬3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил Газзә сызыгында "хәрби операция" башлау турында игълан итте. Израил медиасы язуынча, ХӘМӘС сугышчылары 35 кешене әсирлеккә алган. 200ләп кеше яраланган. "ХӘМӘС ракетларына җавап итеп ЦАХАЛ Газзә сызыгындагы объектларга һөҗүм ясый", диелә Израиль…
🔸Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас фәләстин халкы "оккупация гаскәрләреннән" саклану хокукына ия дип белдергән. Аның сүзләрен Reuters агентлыгы китерә.
🔸Кимендә 22 израилле һәлак булган дип яза Globes.
🔸Европа берлегенең кайбер ил башлыклары ХӘМӘС һөҗүмен хөкем итеп чыкты.
🔸Тел-Авив һава аланы әлегә эшли, ләкин очышлар тезмәсендә өзеклекләр булып ала.

🔥6😢1
Татар халкының үзенчәлеген саклау програмын финанслау кимегән
Узган өч елда бүленгән сумма белән чагыштырганда, киләсе өч елда финанслау 37,3 млн сумга азая.
Соңгы дүрт елда – 2020-2023 елларга исәпләнгән дәүләт програмына 375,1 млн сум бүленгән булган.
2024-2026 елга исәпләнгән яңартылган дәүләт програмында өч елга финанслау 265 470 млн сум күләмендә билгеләнгән.
Яңартылган програмда дүрт максат куелган. Нинди максатлар? Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Татар халкының үзенчәлеген саклау програмын финанслау кимегән
Узган өч елда бүленгән сумма белән чагыштырганда, киләсе өч елда финанслау 37,3 млн сумга азая.
🤬7😢3🤡1
Израил-ХӘМӘС низагы: ике яктан да 100дән артык кеше һәлак булган
Соңгы мәгълүматларга караганда, кимендә 100дән артык израилле үлгән, 908 кеше яраланган.
Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Газзә сызыгында 198 кеше һәлак булган.
Израил-Газзә сызыгы арасында бәрелешләр турында тулырак Азатлыкта укыгыз. Хәбәр яңартылып тора.

🤬2😢1
Израил-Фәләстин низагы тарихы
Госманлы империясе таркалганнан соң XX гасыр башында Милләтләр Лигасы (хәзерге БМО) Британиягә Фәләстин һәм төбәкнең элек Госманлы Төркиягә караган җирләре белән идарә итү мандаты бирә. Мандат 1947 елга кадәр гамәлдә була. Әмма Фәләстин бәйсезлек ала алмый, ә бу җирләргә Европадагы фашизмнан качкан яһүдләр күчә башлый...
Аннары нинди вакыйгалар була? Фәләстин ник Израил оккупациясендә кала? ХӘМӘС - нинди оешма, ә Фәләстинны халыкара оешмалар таныдымы?
Бу хакта Азатлыкта укыгыз.

👍7✍1
Чынлыкта көн менә бу әңгәмә белән башланырга тиеш иде. Кич утырып укырга инде хәзер.
Словения татарлары оеша. Люблянада беренче Сабан туе узды
17 сентябрьдә Словения башкаласында беренче Сабан туе узды. Азатлык әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе – җырчы Гүзәл Әхмәдиева белән сөйләште. Ул Люблянада узган Сабантуй турындагы тәэсирләре һәм Европада татар музыкасына бәйле планнары белән уртаклашты.
— Словения – бик тыныч ил. Шулкадәр тыныч, Мәскәү кебек шәһәрләр белән чагыштырганда, биредә шау-шулы чаралар да юк. Бик чиста ил. Кешеләр бик дустанә. Таныш булмаган кешеләр дә сәламләшә, бу башта минем өчен бераз кыргыйрак тоелды. Чөнки Казанда яшәгәндә әле бераз булса да үзеңнекеләр арасында яшисең, ярты Казанны беләсең, ә Мәскәүдә исәнләшү түгел, карамыйлар да сиңа. Монда килгәнче мин өч ел Мәскәүдә яшәдем, минем өчен бу шок иде. Ә монда килгәч, кешеләр сиңа кабат елмая, карый, сәламләшә, мине иң беренче гаҗәпләндергән нәрсә – кешеләрнең мәрхәмәтлелеге иде. Табигать бик матур. Бик. Һәм кешеләр бу табигатьне саклый.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.

Гүзәл Әхмәдиева: "Словения татарлары беренче Сабан туен уздырды"
"
"
17 сентябрьдә Словения башкаласында беренче Сабан туе узды. Азатлык әлеге бәйрәмне оештыручыларның берсе – җырчы Гүзәл Әхмәдиева белән сөйләште. Ул Люблянада узган Сабантуй турындагы тәэсирләре һәм Европада татар музыкасына бәйле планнары белән уртаклашты.
👍18❤1
Израил Лүбнәнгә һөҗүм иткән
Бу хакта The Times of Israel хәбәр итә. Җимерелүләр, корбан калган кешеләр турында мәгълүмат әлегә юк.
Израил хакимияте моны җавап кайтару дип аңлата. Лүбнән (Ливан) ягыннан "Хизбалла" һөҗүм итте дип белдерде Израил.
"Хизбалла" Кайлер илләрдә террорчы төркем дип санала. Алар Лүбнәнне ислам дәүләте итеп оештыру яклы.
🔸 Израилдә һәлак булучылар саны 300дән артты, 1864 кеше зыян күргән. Бу - Jerusalem Post мәгълүматы.
🔸 Фәләстин Сәламәтлек министрлыгы мәгълүматына күрә, 256 фәләстинле һәлак, 1788 кеше яраланган.
🔸 Росавиация Русиядән Израилгә очышларны өлешчә туктаткан. Европаның эре авиакомпанияләре, мәсәлән, Lufthansa, LOT, Wizz Air, EasyJet, Air Baltic, Төркиянең Turkish Airlines шулай ук Израилгә очышларны туктатып тору карарына килгән.

🤔2🤬1
Әфганстанда җир тетрәве булган. Ике меңләп кеше һәлак. 9 мең кеше зыян күргән.
Алты авыл тоташ җимерелгән. Хәрәбәләр астында йөзләгән кеше калган, дип хәбәр итә Associated Press.
Җир титрәү шимбә көнне булган. 6,3 балл дәрәҗәсендәге зилзилә Әфганстанның көнбатышында, Һерат шәһәреннән 42 чакрым ераклыкта булган.
Бу Әфганстанда соңгы 20 елда иң зур җир тетрәве дип билгеләнә.

😢17🙏1
Израил-Фәләстин сугышы. Әлеге сәгатькә ниләр мәгьлүм?
🔷Израил бер тәүлек эчендә Газага якын җирләрләрдән бөтен кешене эвакуацияләргә тели.
🔷 Израилнең ЦАХАЛ гаскәрләре мәгълүматына күрә, 400 фәләстинле сугышчы үтерелгән, дистәләгән сугышчы кулга алынган. Израил гаскәрләре Газаны утка тоткан, 426 тапкыр Газага аткан, ХӘМӘС кулланган 10 манарага һөҗүм иткән.
🔷 Соңгы хәбәрләргә килгәндә, Израилдә 350дән артык кеше һәлак, 1864 кеше яраланган. АКШтагы Израил илчелеге 100дән артык кеше, алар арасында хәрбиләр дә бар, кулга алынган дип белдерде.
🔷 Фәләстин белдерүенчә, сугыш башлану белән Газа секторында 313 кеше һәлак булган, 1990 кеше яраланган.

🙏8😢1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мисырның Александрия шәһәрендә полиция хезмәткәре кешеләргә аткан.
Ике Израил ватанташы, бер Мисыр кешесе һәлак булган. Тагын бер кеше яраланган. Һөҗүм иткән кеше тоткарланган.
Әл Җәзәир каналы видеосы.
Әллә нишләде дөньялар диярсең...
Дуслар, тынычлык беттеме дөньяда, әллә сез яшәгән җирләрдә андый-мондый хәлләр сизелмиме? Кешеләр иминлек югалганга күнектеме, язмыштан узмыш юк диләрме яки нәрсә? Туганнар, күршеләрегез Русия-Украина сугышы турында сөйләшергә шүрләсә, Израил-Фәләстин сугышы хакында ни ди? Сөйләшик әле бу хакта...

😢12😱1😨1
Израил-Фәләстин сугышы. Яңа саннар
🔷Соңгы мәгълүматларга караганда, 600дән артык израилле үтерелгән, яраланганнар - 2048 кеше.
🔷 Сдерот шәһәрен утта тоту аркасында 4 кеше яраланган.
🔷Израил хакимияте һәлак булган 44 хәрби һәм 30 иминлек хезмәте кешеләренең кем булулары ачыкланды дип белдерде.
🔷 ХӘМӘС Израилнең көньягынданы Маген җирлегенә үтеп кергән диелә, анда бәрелешләр дәвам итә, Израилнең ЦАХАЛ гаскәре танклар куллана диелә.
🔷 ХӘМӘС вәкилләре тыныч яшәүче халыкка һөҗүм ителми дип белдерә. Израил хакимияте, Amnesty International һәм башка хокук яклаучы оешмалар киресен әйтә.
🔷Израилдә рәсми рәвештә сугыш вазгыяте режимы кертелгән. Соңгы тапкыр мондый хәл 1973 елда булган.
🔷 Фәләстин гарәп илләре Лигасы утырышын уздыруын белдерде.

😢2🔥1
📍Көн язмасы. "Татарстаннан чыккан соңгы прокурор. Илдус Нәфыйков федерализмны яклый алдымы?"
Сугыш, атышлар, үлемнәр темасыннан бераз читләшеп, үзебезнең хәлләр, кешеләр турында да сөйләшик әле. Мәсәлән, прокурор Илдус Нәфыйков турында. Аны вазифасыннан алалар, Мари Иленә күчерәләр. 2017 елда милли мәгарифне тар-мар иткәндә Татарстанда прокурор булып Нәфыйков эшләде. Иллә дә тырышлык куелды аларның оешмасы тарафыннан. Аеруча аның парламентта кем татар теле белән булган карарлар белән килешми, шул экстремизмда гаепләнәчәк дип куркуталары искә төшә. Әмма моннан тыш та аның белән бәйле вакыйгалар күп. Мәсәлән, татар милли хәрәкәтен дә тәмам буып үтерү Илдус Нәфыйковның эшләгән чорына туры килде.
Кем ул Илдус Нәфыйков һәм нинди гамәлләре белән истә калачак? Аның турында барлык мәгълүматны тупладык.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Сез дә мәкаләне укып чыкканнан соң фикерләрегезне языгызчы. 2017 елда йомшаграк, Татарстанга, татарларга артык зыян салмыйча хәрәкәт итә ала идеме прокуратура?

Татарстаннан чыккан соңгы прокурор. Илдус Нәфыйков федерализмны яклый алдымы?
Русия президенты Владимир Путин Татарстанның яңа прокуроры итеп Альберт Суяргуловны билгеләде. Моңа кадәр ул Петербур прокуроры урынбасары булган, элек беркайчан да республикада эшләмәгән. Шул рәвешле хәзер Мари Иленә күчерелгән Илдус Нәфыйков — Татарстанның…
🔥7👎2✍1
🔻Азатлыкта чыккан мөһим мәкаләләр җыелмасы.
Кем атна дәвында безнең мәкаләләрне күрми калды? Бармы андыйлар? Булса, менә барысын да бер җиргә тупладык. Рәхим итеп укыгыз.
👉 "Тегендә генә китмәсен". Сугышка барырга теләмәгән ирнең хатыны аны төрмәдән көтеп алырга әзер
👉 Төрмәдәге тормыш. 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева ничек яши?
👉"Татарстанлы" төшенчәсе бетерелә. "Бу — россиян милләтен төзүче империячел сәясәт нәтиҗәсе"
👉 Башкорт теле укытучысы Ләлә Сафина: "БДИ бирә алмам дип туган телдән куркырга кирәкми"
👉 Әлбир Крганов: "Совет традиционалисты" һәм "дини бюрократ"
👉Словения татарлары оеша. Люблянада беренче Сабан туе узды
👉 Нобель тынычлык бүләге Иран активисты Нәргис Мөхәммәдигә бирелде
Кайсысы ошады - языгыз. Ниләр белән килешмисез - тәнкыйтегезне дә белдерегез. Ниләр язуыбызны телисез? Тәкъдимнәр булса, колак салыр идек.

🔥6✍1
Кич утырганда күңел ачу да булсын инде. Менә “Әйдә Online”да кызык тест чыкты. Балта осталары турында ул. Аларның эш коралларын беләсезме юкмы дигәндәй, кереп тест узып тикшерегез үзегезне.
Бу каналда безнең хаталарны ук тикшерерлек телне яхшы белүчеләр утырганын беләбез (сүз уңаеннан афәрин үзегезгә❤️) шулай да кем белгән, бөтен сүзләрне дә белмәвегез ихтимал бит. Менә канал админы да татарчаны ярыйсы белә дип йөри иде, тест узып утырганда сүгенеп куйды, чөнки бер җавап дөрес түгел булып чыкты. "Плоскогубцы" сүзен башкача атап йөри икән...
Сездә ни дип атыйлар ул эш коралын? Языгыз әле...
👉 Тест монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтама бар

Тест: Как на татарском называют рабочие инструменты?
Вы знаете, что татары – народ хозяйственный и трудолюбивый. Cегодня предлагаем пройти тест на знание рабочих инструментов на татарском (эш кораллары). Проверьте свои знания и узнайте что-то новое. Киттек!
❤10👍2😁1