Татарстан депутатлары альтернатив хезмәтне саклану-сәнәгать комплексы оешмаларында үтәргә тәкъдим итә
Бу хакта документ республика парламенты сайтында чыкты.
Татарстан депутатлары фикеренчә, ❶ ирләргә саклану-сәнәгать комплексы оешмаларында альтернатив хәрби хезмәт үтәргә мөмкинлек бирү кирәк.
Моннан тыш, ❷ уку йортларын бетереп саклану-сәнәгать комплексы оешмасына эшкә кергәннәрнең хәрби хезмәткә алынуын кичектерү хокукы булырга тиеш ди алар.
Шушы адымнар саклану тармагында эшчеләргә кытлыкны хәл итәргә булышачак дип саный депутатлар.
▪️Хәзерге вакытта альтернатив хезмәтне хөкүмәткә буйсынучы оешмаларда, Русия кораллы көчләре оешмаларында, башка төрле хәрби оешмаларда сивил хезмәткәр буларак үтәргә мөмкин. Бу исемлектә хәрби-сәнәгать комплексы оешмалары юк.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤔2😁1🤡1
Володин Украинага җиңү теләүчеләр Русиягә кайтса, аларны Магадан көтә дип кисәтте
Русия думасы рәисе Вячеслав Володин Русиядән күчеп киткән һәм Украинаны хуплаучы "релокантлар" кире кайтып тормаса, әйбәтрәк булыр дип киңәш итте.
"Илдән китеп кабәхәт гамәлләр кылган, Русия җирләренә ясалган һөҗүмнәргә сөенеп, Киевның наци режимына җиңү теләгәннәр аңларга тиеш — аларны монда көтмиләр генә түгел, әгәр монда кайтсалар, аларны Магадан көтә", дип кисәтте ул.
▪️Былтыр Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко да Русиядән китүчеләрне көймәдән качучы күселәр белән чагыштырды һәм аларга кайтмаска киңәш иткән иде.

😁8🖕5👍2🤬2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Сәләм, дуслар! 😀 Ни хәлләр? Ниләр эшлисез? Ә бездә соңгы әзерлек эшләре бара. Күп калмады инде. Тиздән чыга. Азатлыкта булыгыз 😏
#татарчаподкаст #сәлам
@azatliqradiosi
#татарчаподкаст #сәлам
@azatliqradiosi
❤20👍4🔥2😁2
Сәлам, дуслар! 11 октябрь, чәршәмбе иртәсенә дөньяда ниләр булып ята? Бездән кыска хәбәрләр:
◾️ Башкортстан бүген республика көнен билгели. 1990 елда республиканың Югары шурасы дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул итте. Бүген Башкортстанда ял көне, республикада бәйрәм чаралары уза.
◾️ Төнлә Украинаның 5 өлкәсендә һава кисәтүе яңгыраган. Русиянең һавадан һөҗүменнән Днепропетровски һәм Херсон өлкәләрендә ике хатын-кыз зыян күргән.
◾️ Германия Украинага 1 млрд евролык яңа хәрби ярдәм пакетын игълан итте. Яңа ярдәм пакетын якын арада Британия дә игълан итәчәк дип көтелә.
◾️ Соңгы мәгълүматларга күрә, Израил-Фәләстин низагында Израил ягыннан 1200ләп кеше, Фәләстин ягыннан кимендә 900ләп кеше үлгән.
◾️ Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге чит телне өйрәнә (58%), яки чит телне өйрәнергә җыена (32%) – "Авито Услуги" сораштыруы. 94% кеше инглиз теленә өстенлек бирсә, 18% кытай һәм алман телләрен кирәк дип саный.
Төп вакыйгаларны көн дәвамында безнең каналда укыгыз. Азатлык белән булыгыз, дусларыгызны да безгә чакырыгыз. Без татарча башка беркайда да чыкмаган хәбәрләрне язабыз.

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5🔥3✍1
👨🏻🚒 Казан университеты тулай торагында янгын булган, 60 студентны башка урынга күчереп торалар
10 октябрь кичендә КФУның Кызыл Позиция урамындагы 4нче тулай торагында янгын чыккан. Янгын сүндерүчеләр 24 кешене коткарган, җәрәхәтләнүчеләр юк, дип хәбәр ителә.
"Янгын зарар китермәгән бүлмәләргә студентлар кире кайта алды. Хәзерге вакытта 60лап студентны күчерү процессы бара. Алар КФУның якындагы тулай торакларына урнаштырылачак", дип белдергәннәр уку йортында.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😱6🔥2😢1
Беларус татарларын өйрәнгән галимә тоткарланган
Куәт оешмалары вәкилләре Беларус дәүләт фәннәр академиясенең Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Зорина Канапацкаяны тоткаралаган.
Аның "үкенеч белдергән" видеосы дәүләткә якын Telegram-каналда чыккан. Ул анда "экстремист" каналларга язылган булуын әйтә. Беларуста куәт оешмалары еш кына гаепләнүчеләрне мондый видеоларда катнашырга, гаепләрен танырга мәҗбүр итә.
Зорина Канапацкаяның фәнни кызыксынулары - милли азчылыклар, дини тикшеренүләр, XIV-XXI гасырда яшәгән Беларус татарларының тарихы, мәдәнияте, дине, лингвистика һәм башкалар.
Галимәнең әтисе, Ибраһим Канапацкий, Беларус татар диаспорасы лидерларының берсе иде.
Бу хакта тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

😢13🤬7
Татар язучысы Мәдинә Маликованың сайланма әсәрләреннән торган биш томлыгы чыкты. Башта ул 10 том булып чыгарга тиеш булган, әмма бишкә генә калган. Ни өчен?
Язучы белән бу хакта да, татар җәмгыятендәге сексизм күренеше, пропаганда, Украинадан ирләрнең мәетләре кайтарылуы турында да сөйләштек.
Зур әңгәмәне тулысынча 👉 безнең сайтта укыгыз.
Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Мәдинә Маликова: "Татар китабын язып акча эшләп була"
Татар язучысы Мәдинә Маликованың сайланма әсәрләреннән торган биш томлыгы чыкты. Башта ул 10 том булып чыгарга тиеш булган, әмма бишкә генә калган. Ни өчен? Язучы белән бу хакта да, татар җәмгыятендәге сексизм күренеше, пропаганда, Украинадан ирләрнең мәетләре…
❤15👍5🔥3
📍 Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиевне дүрт елга утыртканнар
Аңа шулай ук 500 мең сум штраф салынган. Бу мәгълүматны Саранскида эшләүче адвокат Марат Ашимов Азатлыкка раслады.
Шәфиев акча белән бәйле хәрәмләшүләрдә гаепле дип табылган. Дин әһеленең нәрсә өчен хөкем ителүе мәхкәмә сайтында әйтелми. Әлеге эш нигезендә Шәфиевнең хисапчысы Марат Әбүзәров та 3 елга хөкем ителгән.
Бу хакта 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

🤔2😢2🤷♂1👍1😱1
Бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 33 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.
Башкортстан өчен бу көн елдан-ел гади ял көненә әверелеп бара. Соңгы елларда аеруча. Дәүләтчелек, яулап алынган мөстәкыйльлек темасын Украинадагы сугыш, патриотизм мәсьәләсе алыштырды.
Башкортстан суверенитетыннан хәзер әллә ни калмады: республиканың эре ширкәтләре күптән Мәскәү кулында, җитәкчеләр Мәскәүдән куела. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров санкцияләр исемлегендә, Украинадагы сугышта һәлак булучылар арасында Башкортстан ил арасында беренчеләрдән бара, башкорт милли хәрәкәтләренә басым дәвам итә.
Узган ел бу хакта зур язма чыгарган идек. Аны бүген искә төшерәбез, безнең сайтта укыгыз.

Башкортстанда республика көне: 32 ел элек кабул ителгән суверенитеттан нәрсә калды
Русия Украинага каршы сугыш алып барган вакытта бүген Башкортстан үзенең мөстәкыйльлегенең 32 еллыгын билгели. 1990 елның 11 октябрендә БАССР Югары шурасы дәүләт суверенитеты декларациясен кабул итә.
😢5❤2👍1👏1
❗️Газзәдә үлүчеләр саны бер меңнән арткан
Газзә сәламәтлек саклау министрлыгына сылтанып BBC хәбәр иткәнчә, Фәләстиндә үлүчеләр саны 1055гә җитте, 5184 кеше яраланган.
Моңарчы Израил армиясе ХӘМӘС һөҗүменнән Израилдә кимендә 1200 кеше үлгәнен һәм 2800ләп кешенең яралануын хәбәр итте. Аларның күбесе – гади халык, диелә.

😢9🤬1
Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди.
Галим белән әңгәмәне тулысынча безнең сайтта укый аласыз. Төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тупладык.

👍8😱4✍1🤔1😢1
🚇 Татарстанда ташлама белән йөрүче юлчылар һәм балаларга юл йөрү бәясе артачак
Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда әйтелгәнчә, социаль юл йөрү билетларын 24 сумга арттырачаклар (аена 605 сум булачак), балаларныкы 15 сумга арта (369 сум булачак).
Бәяләр 2024 елның 1 гыйнварыннан артачак.
Бу хакта 👉 монда укыгыз.

Татарстанда ташлама белән йөрүче юлчылар һәм балаларга юл йөрү бәясе артачак

❤1😢1