Мари Иле республикасының Нурсола авылы янындагы каенлыкта бүген җыелган уңыш өчен рәхмәт әйтеп, каз, үрдәк чалалар.
Аның бер өлеше – аяк, баш, канат өлешләре утка ташлана. Ул ата-бабаларга рәхмәт булып, аларга ризык булып барып ирешә дип ышаналар. Икенче өлешеннән корбан ашы кебек учакта ит әзерләнә һәм аннан катнашучылар авыз итә. Бу чарага кешеләр Татарстан, Башкортстан, Мәскәүдән дә килгәннәр.
Сез бу йола турында ишеткәнегез бар идеме? Тагын нинди йолалар беләсез?
@azatliqradiosi

❤9🔥4👍2👎1🥰1🤮1
Казанда Хәтер көнендә ялгыз пикетлар узды
15 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанның берничә урынында – аерым алганда Татарстан хөкүмәте бинасы янында һәм Бауман урамында Хәтер көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты. Катнашучылар:
"Алар тез чүкмәде,
Баш бирмәде,
Шуңа алар исән бүген дә!
1552 мәңге хәтердә!" дигән шигарь тотып торды.
Быел Казан хакимиятләре Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәде.
Бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре Сөембикә манарасы янында Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылды.

🔥29👍8🙏3
Иркутски өлкәсендәге ике мәктәптә татар теле укытылачак
Татарстан һәм Иркутски өлкәсе мәктәпләре арасында мәгариф өлкәсендә төбәкара килешү төзелгән. Хезмәттәшлек турында өлкәнең Осински районында татар теленә багышланган семинарда сөйләшкәннәр. Очрашуда Татарстан вәкиллеге дә катнашкан. Бу хакта өлкәнең мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килешү нигезендә Иркутски өлкәсенең Осински районындагы ике мәктәптә татар телен укыту күзаллана. Сүз Рус Янгуты авылы мәктәбе һәм Оса авылының 1нче мәктәбе турында бара. Беренче белем йорты Арча районы Курса Почмак мәктәбе, икенчесе Казанның Совет районындагы 171нче мәктәбе белән хезмәттәшлек итәчәк.
Осински районы мэры Виктор Мантыков сүзләренчә, татар телен укыту өчен район укытучылары читтән торып Татарстанда курслар узган.
Иркутски өлкәсе губернаторы урынбасары Анатолий Прокопьев сүзләренә караганда, бүген өлкәнең 17 мәктәбендә татар теле укытыла. Тугыз белем бирү оешмасы Осински районында урнашкан. Биредә бер балалар бакчасында да татар теле өйрәтелә дип белдергән.
▪️2017 елда татар теле һәм милли республикаларның дәүләт телен укыту Мәскәү басымы астында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура Татарстанда мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
▪️Бу үзгәрешләр Русия төбәкләренә дә кагылды. Алар татар теле дәресләре кимүе турында белдерде.
▪️Бүген Татарстанда 610 татар мәктәбе, Русия төбәкләрендә 1 100дән артык татар теле укытылган белем йорты бар. Аларның саны елдан-ел кими.

Азатлык Радиосы
Иркутски өлкәсендәге тагын ике мәктәптә татар теле укытылачак
Бүген өлкәдә 12 меңнән артык татар яши. Төбәктәге 17 мәктәптә татар теле инде укытыла.
❤13😢5🔥2👏1
15 октябрьдә чит илләрдә дә Хәтер көне уңаеннан чаралар узды.
Төркиянең Анталия шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев (беренче фотода сулда), Аланиядә украиннар белән Ренат Татар, Польшада Нәфис Кашапов һәм Швециядә Аида Габдрахманова пикетка чыкты, Киевта ислам мәдәнияте үзәгендә чараны Ислам Гыймадутдин һәм Зөлфирә Бойко оештырды.
Элегрәк үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем 15 октябрьдә Милли мобилизация көне үткәрергә чакырган иде.
"Хәтер көненә багышланган плакат белән бөтен дөньяда урамнарга чыгырга чакырабыз. Әгәр урамга чыга алмасагыз, өйдә плакат белән фотога төшегез һәм аны интернетта таратыгыз" диелде төркем мөрәҗәгатендә.
"Үзебезне бәйсез милли дәүләткә лаеклы бердәм халык итеп күрсәтик! Бу хокук БМО низамнамәсендә беркетелгән" дип искәртте мөрәҗәгать авторлары.
Фотолар: Бәйсез Татарстан телеграм каналыннан

❤26👍2🤡1🌚1🤗1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы октябрь, 600 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 АКШ президенты Дҗо Байден "Хәмәс" радикаль хәрәкәте тулысынча юк ителергә тиеш дип саный. Шул ук вакытта Байден Газзә секторының Израил тарафыннан оккупацияләнүенә каршы.
🔹 Израилнең саклану армиясе вәкиле сүзләренчә, Газзә секторының төньягыннан ярты миллионлап кеше күченеп киткән. Газзәгә һавадан һөҗүмнәр һәм артиллерия атышлары дәвам итә. Шулай ук, Израил Газзәгә җирдән бәреп керүгә дә әзерлек эшләрен дәвам итә.
🔹 Чит илгә күченеп киткән Русия адвокатларын адвокат статусыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Русиянең адвокатлар турындагы канунына хөкүмәт тарафыннан әнә шундый үзгәрешләр тәкъдим ителә.
🔹 Бүгеннән башлап 20 октябрьгә кадәр профилактика эшләре үткәрелү сәбәпле Татарстанның 9 районында телерадиотапшыруларның сигналы өзелеп торачак. Сүз ТНВ телеканалы һәм шул ук ширкәтнең радиосы турында бара. Профилактика эшләре Югары Ослан, Теләче, Сарман, Спас, Чүпрәле, Мамадыш, Зәй, Лаеш һәм Тәтеш районнарында уздырыла.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

❤3✍1🔥1
Ханты-Манси автоном бүлгесе губернаторын сугыш кирәкмәве турындагы сүзләре өчен полициягә әләкләгәннәр.
Нижневартовскида яшәүчеләр белән очрашкан чакта аннан хәрбиләргә кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар бирелмәве турында сораганнар. Наталья Комарова бу сорауга җавап биргәндә "без бу сугышка әзерләнмәдек", "ул безгә кирәк түгел" дигән сүзләр әйткән.
Губернатор өстеннән полициягә әләк язганнар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🕊6😁4👏2🔥1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Ханты-Манси автоном бүлгесе губернаторын сугыш кирәкмәве турындагы сүзләре өчен полициягә әләкләгәннәр. Нижневартовскида яшәүчеләр белән очрашкан чакта аннан хәрбиләргә кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар бирелмәве турында сораганнар. Наталья Комарова бу сорауга…
Ә сезнең кемне дә булса әләкләгәнегез бармы?
Anonymous Poll
13%
Әйе, булды андый хәл...
87%
Юк, беркайчан да беркемне дә әләкләгәнем булмады!
👍1🤔1
😳 Казанда 30 ел буе капиталь төзекләндерү күрмәгән 163 балалар бакчасы бар.
Аларга 74,1 мең бала йөри.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аларга 74,1 мең бала йөри.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😢9👍2🤬1
Төнлә Русия армиясе Украинага һөҗүмен дәвам иткән.
10 ракет һәм 87 авиаһөҗүм булган, дип хәбәр итә Украинаның Баш штабы.
Русияләрнең һөҗүме аркасында берничә кеше һәлак булган һәм яраланган, торак йортлар җимерелгән, диелә. Һавадан һөҗүмнәр Чернигов, Харьков, Луһански, Донецки, Херсон, Николаев өлкәләрендә булган.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 600нче көне.
Азатлык Радиосы хисапларына күрә, Путин режимы башлаган әлеге сугышта Башкортстаннан — кимендә 974, Татарстаннан кимендә 622 ир һәлак булган.

👍2❤1🤬1
❗️Русиянең Үзәк банкы рубльнең яңа банкнотасын — 1 мең сумлык банкнотаны — күрсәтте.
Банкнотада Казан белән Уфа да күрсәтелгән.
Банкнотаның бер ягында — Түбән Новгород кирмәне манарасы, икенче ягында — Казандагы Сөембикә манарасы, Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән.
#Башкортстан #Татарстан
Ничек сезгә?

Фото: РБК@azatliqradiosi
🤬11👍3😁2❤1🔥1🤷1
Байден "Хәмәс" юк ителергә тиеш дип белдерде.
Шул ук вакытта АКШ президенты Израил Газзәне басып алса, бу зур хата булыр иде, диде һәм Фәләстин дәүләтен төзү юллары эзләргә кирәклеген әйтте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Шул ук вакытта АКШ президенты Израил Газзәне басып алса, бу зур хата булыр иде, диде һәм Фәләстин дәүләтен төзү юллары эзләргә кирәклеген әйтте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
🤬7👍2🤔1
Русиядән күчеп киткән адвокатларны статусларыннан мәхрүм итмәкчеләр.
Адвокатлар фикеренчә, кабул ителгән очракта мондый төзәтмәләрне чит илдән торып Русия юрисдикциясендә үз эшләрен намуслы дәвам иткән адвокатларга басым өчен кулланачаклар.

🤬1