Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң миллионлаган халыкның, шул исәптән татарларның да язмышы тамырдан үзгәрде.

Узган елның көзендә башланган мобилизациядән качучы мөһаҗирләргә яңа тормыш башларга туры килде. Русиядәге татарлар арасында Искешәһәргә китүчеләр дә булды.

Төркиянең Искешәһәр каласында яшәүче элекке буын татарлары яңа килгәннәргә булышты.

Азатлык хәбәрчесе Искешәһәргә юл тотты һәм татарларның бер-берсенә ярдәм итүләрен күреп кайтты.

@azatliqradiosi
🔥5❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия үзәк банкы чиркәү әһелләренең ачуын китергән Русиянең Казан сурәтле яңа акчасын чыгаруны туктаткан. Банкның матбугат хезмәте әйтүенчә, Сөмбикә манарасы һәм татар дәүләтчелеге музее төшкән 1000 сумлык яңа акчаның дизайнына төзәтмәләр кертеләчәк. Яңа…
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага фикер белдерде

"Тәре булмаган җиргә аны кую һәм ай булган урыннан аны алып ташлау мантыйкка туры килми. Дошманлык күккә карауны тыюга китерәчәк - анда да бит ярымай бар", дигән ул Бизнес Online-га.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8🔥5❤1😁1🌚1
Татарстанның зур шәһәрләрендә ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр күпләп эштән китә башлаган

Алар күбрәк хезмәт хакы түләнә торган җиргә - хәрби-сәнәгать оешмаларына китә диелә.

▪️Былтыр августта Башкортстанда да ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр түбән хезмәт хакларына зарланган иде. Бөре шәһәрендәге ашыгыч ярдәм бригадасын йөртүчеләр үзләренә сәгатенә 106 сум түләүне "мыскыллау" дип атады, хезмәт хакларының 2016 елдан бирле артмавын әйтте. Зарланучылар әйтүенчә, төнлә һәм бәйрәмнәрдә эшләгән өчен дә берни түләнми.

@azatliqradiosi
🔥3🤷‍♂1
Башкортстанның Нуриман районында Павловка сусаклагычы янындагы кыяларның берсенә урнаштырылган тәрене алып ташлаганнар

Бу хакта Башкортстан эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән "АиФ" җиткерә.

Социаль челтәрләрдә тәрене Башкортстан милләтчеләре алып ташлаган дип хәбәр ителә.

Биш метрлы тәрене ун еллап элек православ аланында ял итүчеләр куйган. Шул чактан бирле ул туристлар арасында билгеле объектка әйләнде.

▪️Моңарчы Татарстанда да тәре белән бәйле җәнҗаллар булган иде. Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — көзге сылтама.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥6❤1🤡1
"Алга" батальоны Бахмут янында тар-мар ителгән. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынган

Берничә көн элек Украина кораллы көчләренең 3нче аерым штурм бригадасы Telegram-каналында видео чыкты. Анда украиннар Татарстанның "Алга" батальоны җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә ала.

Бу — быел сентябрь урталарында, Украина гаскәре Донецки өлкәсенең Андреевка авылын алганнан соң килеп чыккан хәлләр булырга тиеш.

"Idel.Реалии" әлеге видеода чынлап та "Алга" җитәкчесе булуын ачыклаган, моны батальонның берничә сугышчысы раслаган.

Татарстан хәрбиләренең соңгы зур сугышы турында ниләр билгеле һәм "Шайтан" — кем ул?

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама
👉 Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤3👏3✍1
Мисыр Газзә качакларын кабул итүдән баш тартты

Бу хакта Мисыр президенты Абдел Фәттах әс-Сиси бүген Германия канцлеры Олаф Шольц белән уртак матбугат очрашуында белдерде.

Әс-Сиси фикеренчә, качаклар белән бергә илгә радикаль исламчылар да үтеп керергә мөмкин. Ул качакларны Израилнең көньягына — Негев чүленә күчерергә тәкъдим итте.

Ул шулай ук әгәр Мисыр Газзәдән качакларны кабул итсә, миллионлаган мисырлы моңа каршылык белдереп урамнарга чыгачак диде. Бу очракта Мисырның Синай ярымутравы "Израилгә һөҗүмнәр өчен яңа һәдәфкә" әйләнергә мөмкин, дип кисәтте ул.

Үз чиратында Шольц Газзәнең тыныч халкына һуманитар ярдәм күрсәтергә чакырды. "Фәләстиннәр — Хәмәс түгел һәм Хәмәснең фәләстиннәр исеменнән сөйләшергә хакы юк", дип искәртте ул.

@azatliqradiosi
👎8🤬1🤣1🤷1
Русия мәктәпләренә 11 мең укытучы җитми

Бу хакта Дума утырышында вице-премьер Татьяна Голикова әйтте.

"Якынча 11 мең кеше җитми дип бәяләнә. Моның белән бәйле эш алып барабыз, шул исәптән "Авыл укытучысы" проектын тормышка ашырып та. Бу проект ярдәмендә һөнәргә биш меңләп кеше җәлеп ителде", дигән ул.

▪️Күптән түгел Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин Татарстан мәктәпләренә 2 мең укытучы җитми дигән иде. "Иң күп буш вакансияләр математика, урыс теле, физика, чит телләр, башлангыч сыйныф укытучыларына саклана", диде ул.

▪️Укытучылар җитмәү проблемы Башкортстанда да бар. Белгечләр әйтүенчә, республикада мәгариф системында яшь укытучылар саны кими. Башкортстанда 35 яшькә кадәрле укытучылар – 8 процент, ә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше – 55. Соңгы өч елда бу күрсәткеч ике елга арткан.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤷‍♂1
Уфадагы мәхкәмә активист Рамилә Сәетова эшен янә карый башлады. Ул хөкемдарлар һәм прокурорны кире какты

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетовага ачылган җинаять эшен карауга яңадан кереште. Аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру"да (Җинаять кодексының 280.4 маддәсе") гаеплиләр.

Бүгенге утырыш башында Сәетова аның эшен карый торган өч хөкемдарга да кире кагу белдергән. Аның әйтүенчә, аларның икесе - Артур Сөләйманов һәм Рәфис Нәбиев моңарчы берничә тапкыр "хокук бозулар белән" аны сак астында тотуны озайту турында карарлар чыгарган.

Ул шулай ук прокурор Туктамышовны һәм үзенә билгеләнгән адвокат Андрей Макшановны да кире каккан.

Бу кире кагуларны мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

Сәетова YouTube каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдыруын таныган, әмма моны җинаять дип санамавын әйткән.

— Бу утырышта мине иреккә чыгарырга һәм кичекмәстән акларга тиешләр! Моны күптән эшләргә тиешләр иде инде. Һәр мәртәбәсендә мәхкәмә алдыннан тикшерү изоляторында әйберләремне җыям, анда башка кайтмас өчен, дип белдергән ул.

Киләсе утырыш 13 ноябрьдә булачак.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤4👍2🤬1
Гафури театры Казанда милли үзбилгеләнүнең юкка чыгуы һәм өйдә җәберләү турында спектакльләр күрсәтәчәк

14-19 ноябрь Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театрының Казанда гастрольләре узачак. 6 көн эчендә барлыгы 10 спектакль тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта бүген театр әһелләре "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Гастрольдә милли проблемнарга багышланган спектакльләр күрсәтеләчәк диелде. Сүз режиссер Рима Харисованың "Җиде буын. Саклаучылар" һәм "Җиде буын. Яшьләр" вербатим-спектакльләре турында бара.

Казан тамашачысына режиссер Фиргать Гарипов язучы Заһидә Мусина әсәре нигезендә куйган "Килен" спектаклен дә тәкъдим итәчәк. Анда өйдә җәберләү темасы күтәреләчәк.

Гафуриларның Казан гастрольләре турында тулырак монда укыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍5❤1👎1🤔1
Сәлам_син кайда_Истанбул
🎤 Истанбулдан Ләйсән: "Кайтуга өмет итеп яшибез"

"Сәлам, син кайда?" подкастының икенче чыгарылышында ире артыннан 3 баласы белән Татарстаннан Истанбулга күчеп киткән Ләйсән белән сөйләштек.

Балалар бу күченүне ничек кичергән, алар хәзер кайда укый, ни өчен Истанбулга килгәннән бирле сыер ите ашый алмыйлар – бу хакта яңа эпизодта тыңлагыз.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда
🔥6👍3❤1🤡1
❗️Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә

18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнелә.

"Алсу Кормашева - еллар дәвамында Татарстан һәм Башкортстанда, Русиянең Идел буендагы төбәкләрендә яшәүче милли азчылыклар тормышын яктыртып килгән тәҗрибәле журналист, ул татар телен, мәдәниятен яклау һәм саклауга багышланган төрле инициативалар турында язып барды. Соңгы елларда урыс хакимиятләре татарларга каршы басымын торган саен арттырып килә", ди Азат Европа/Азатлык радиосының вакытлы президенты Джеф Гедмин.

Кормашева әлегә 48 сәгаткә тоткарланды, алдагы көннәрдә мәхкәмә аның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

#FreeAlsu
🤬30😢19👍1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 19 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Мисыр 19 октябрьгә каршы төндә Рафах пункты аша Газзә сызыгына һуманитар ярдәм ташу коридоры ачу турында игълан итте. АКШ президенты сүзләренчә, әгәр ХӘМӘС бу йөкләрне конфискацияләсә яки уздырмаса, коридор ябылачак.

🔸Төркиядә Газзә сызыгында һәлак булучылар истәлегенә өч көнлек матәм игълан ителде.

🔸Вашингтонда протестлар узды, анда катнашучылар Израильнең Газзәгә һөҗүмен туктатуын таләп итте, АКШ Конгрессының бер бинасына да бәреп керде. Полиция берничә дистә кешене тоткарлаган.

🔸Ак йорт белдерүенчә, АКШ президенты Джо Байден 19 октябрьдә Америка халкына мөрәҗәгать белән чыгачак. Украиадагы сугыш һәм Израиль белән ХӘМӘС арасындагы сугыш мөрәҗәгатьнең төп Темасы булачак диелә.

🔸Херсон өлкәсенә төнге һөҗүмдә ике кеше һәлак булган дип хәбәр итә өлкә хакимияте башлыгы Александр Прокудин. Шулай ук Николаев өлкәсендә дә ике кешенең үлеме турында әйтелә.

🔸"Магнит" KazanExpress ширкәтен сатып алу турында килешкән. Хәзер ул "Магнит Маркет" дип аталачак. Экспертлар килешү бәясен якынча 10 млрд сум дип бәяли.
👍3🔥2✍1🥰1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сугышка хезмәт итүче балалар. Алабугада студентларны дрон җыюга җәлеп итәләр Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында дроннар җитештерү эше җәелдерелә. Бу дроннар Украинага һөҗүм итү өчен кулланыла. Кеше үтерүче коралны ясауда "Алабуга Политех" уку йортында…
Татарстан зарарлы һәм куркыныч җитештерүләрдә үсмерләр хезмәтен кулланырга тәкъдим итә

Балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр.

Үсмерләрне хәрби-сәнәгать оешмаларында да эшләтү мөмкинлеге турында сүз бара.

Күптән түгел Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итүләре турында хәбәрләр булган иде. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу студентларның ата-аналарында ризасызлык тудырды.

Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый дип сөйләде.
👎7🤯3😁2🔥1🤬1
Мисыр президенты Рафах пункты аша Газзәгә һуманитар ярдәм төялгән 20гә кадәр йөк машинасын үткәрергә ризалашкан.

Газзәдә ярдәмне тарату белән БМО оешмалары шөгыльләнәчәк.

Хәзерге вакытта чиктә кимендә 600 мең качак тупланган. Мисыр Газзә белән чиктәге Рафах үткәрү пунктын ачмады һәм хәтта башка ил паспортлары булган фәләстиннәргә дә чыгарга рөхсәт итмәде.

Тулырак монда укыгыз.
🔥4✍1👍1👎1