Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Мисыр президенты Рафах пункты аша Газзәгә һуманитар ярдәм төялгән 20гә кадәр йөк машинасын үткәрергә ризалашкан.

Газзәдә ярдәмне тарату белән БМО оешмалары шөгыльләнәчәк.

Хәзерге вакытта чиктә кимендә 600 мең качак тупланган. Мисыр Газзә белән чиктәге Рафах үткәрү пунктын ачмады һәм хәтта башка ил паспортлары булган фәләстиннәргә дә чыгарга рөхсәт итмәде.

Тулырак монда укыгыз.
🔥4✍1👍1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә 18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә…
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева вакытлы тоту изоляторында кала, чикләү чарасын билгеләү мәхкәмәсе 19 октябрьдә булмый

Журналистны кичә, 18 октябрьдә Казанда тоткарладылар, 48 сәгатькә вакытлы тоту изоляторына утырттылар. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" итеп белдермәүдә шикләнә.

18 октябрь кичендә Азат Европа/Азатлык радиосы президенты вазифаларын башкаручы Джеффри Гедмин әлеге тоткарлауны кискен хөкем итте һәм Алсу Кормашеваны гаиләсе янына кире кайта алсын өчен азат итәргә чакырды.

👉Азатлык журналисты турында соңгы хәбәрләрне монда укыгыз. 👉Ачылмаса, бу сылтамага басып карагыз.

#FreeAlsu
😢17🤬2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
💭 "Ике республикага бергә эшләргә дип татар белән башкортны дуслаштырып йөрде". 💭 "Аның Казаннан Башкортстанга машинасында ташыган китапларның саны – исәпсез-хисапсыз". 💭 "Яшьләрне яратты, ә яшьләр аны үз итте". 21 декабрь танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан…
Чаллыда җәмәгать эшлеклесе Маузир Гыйниятуллин кубогына КВН уеннары узачак.

Бу хакта аның улы, саксофончы Артур Маузер хәбәр итте.

Беренче уен 20 октябрьдә булачак. Әлегә ул Чаллы күләмендә узачак һәм мәктәпләр арасында булачак.

Киләчәктә республика дәрәҗәсенә дә чыгарга ниятлиләр.

Маузир Гыйниятуллин 2019 елда вафат булды. Ул 2000 еллар башында Чаллы мәктәпләреннән татар телле балалар туплап шаяннар һәм тапкырлар клубына нигез салган иде.
🔥11🤔2✍1
Русиянең "Альфа-банк" мөштәриләр базасын һакерлар җимергән

KibОrg һакерлар төркеме (алар Украина мәнфәгатьләрендә эш итә дип фаразлана) Русиянең иң зур хосусый банкы — "Альфа-Банк"ның бөтен мөштәриләре турында мәгълүматны ала алган.

Бу хакта KibОrg-ның Telegram-каналындагы хәбәргә таянып "Важные истории" яза.

Һакерлар белешмәләрнең бер өлешен чыгарган. Анда барлыгы 44 меңләп мөштәринең исемнәре, телефон номерлары, карта һәм хисап номерлары бар. Басма очраклы исемнәрне сайлап алып аларның чын кешеләр булуын ачыклаган.

Басманың һакер төркемендәге чыганагы "Альфа-Банк"ның бөтен мөштәриләр базасын ачык чыганакларда чыгарырга ниятләүләрен әйткән. Бу — 22 миллион кеше дигән сүз.

Әлегә банкта системны җимерүләренә фикер белдермәделәр.

@azatliqradiosi
🔥2👍1🤡1
❗️Татарстан депутатлары Русиядән киткәннәрне гаскәрне "кимсетү" өчен җәзага тартуны хуплады

Фикер алышу булмаган, канун өлгесен бертавыштан хуплаганнар.

Сүз Русия Административ хокук бозулар кодексының 1.8 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында бара.

Депутатлар Русиядән читтә яшәүчеләрне "интернетта һәм медиада дөреслеккә туры килмәүче, иҗтимагый тәртипкә куркыныч тудырырдай мөһим мәгълүмат тараткан", "дәүләт башлыгын, түрәләрне һәм дәүләт символлларын мәсхәрәләгән", "дошманлык яки нәфрәт уяткан", "Русия бөтенлеген бозарга чакырган", "Русия гаскәрен дискредитацияләгән", "Русиягә һәм аның ватандашларына чикләүләр кертергә чакырган" өчен җәзага тартуны тәкъдим итә.

Хәзерге вакытта чит илдә кылган хокук бозулары өчен русияләрне бары тик "Русиядә теләнмәгән дип табылган оешма эшчәнлегендә катнашкан" өчен генә (Административ хокук бозулар кодексының 20.33 маддәсе) җаваплылыкка тарта алалар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬7😁2🖕1
❗️Путин Русиянең милли азчылыкларны яклау конвенциясеннән чыгуы турында канун имзалады

Бу нәрсәне аңлата?

Бу хакта без Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин белән сөйләшкән идек. Язманы монда укый аласыз, ачылмаса, монда керегез.

@azatliqradiosi
🤬19👍1
"Патриотизмны милитаристик темага алыштыру бара". Татарстан депутатлары патриотик тәрбия турында бәхәсләште

Бүген, 19 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында патриотик тәрбия турындагы канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде.

Очрашуга парламентка узмаган сәяси фиркаләр дә чакырулы иде. Нәтиҗәдә кызу гына фикер алышу килеп чыккан.

Азатлык иң кызыклы чыгышларны тәкъдим итә.

▪️"Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин бүгенге милитаристик тәрбиягә каршы чыгыш ясады. Чын патриотларны бүген "ят агент" дип игълан итәләр, диде ул.

"Бүген патриотизмны милитаристик темага алыштыру бара. Бу балалар һәм яшьләр өчен киләчәктә билгесез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Көч куллануга өйрәтү җәмгыятьтә җәберләүне генә арттыра. Кайбер мәктәпләрдә алгебра урынына марш ясарга өйрәтәләр. Икенче дөнья сугышы каһарманнары турында инша язалар, ләкин ел саен бер үк әйберне язу дөрес түгел. Яңа алымнар кирәк", диде ул.

▪️"Бердәм Русия" фиркасе вәкиле Азат Хамаев Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровны тәнкыйтьләде, гәрчә исемен атамаса да.

"Нинди хокукый кырда яшибез?.. Төбәк башлыгы үз улына кеше кыйнаган өчен каһарман исеме бирә, аннан соң аны барлык мөселманнар каһарманы дип атый. Кем моңа җавап бирә ала?" диде ул.

▪️Депутат Ркаил Зәйдулла бердән-бер татарча чыгыш ясаучы булды. Ул ватанпәрвәрлекнең мәхәббәт яки нәфрәт белән алып барылуын әйтте, соңгысы Һитлер сәясәтенә туры килә диде.

"24 октябрьдән 15 гыйнварга кадәр Алабуга тыюлыгында Куликово экспозициясен күрсәтә башлаячаклар. Совет чорында Куликово сугышын татарларга, яисә татар-монголларга, Алтын Урдага каршы көрәш дип күрсәттеләр. Моны караган бала урда кем ул дип сораячак. Аңа әти-әнисе элекке татар дип әйтергә мөмкин", диде ул.

Зәйдулла Русияне поляк интервентларын азат итүдә катнашкан татарлар, Парижга бәреп кергән татар-башкортлар тарихы халыкларны берләштерә ала дип ышана.

Утырышта яңгыраган башка фикерләрне Азатлыкта укыгыз.

Төп сайт
Көзге сылтама

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥7✍1👍1
Русия юстиция министрлыгы кешеләрне һәм оешмаларны "ят агентлар" дип тану өчен белгечләр әзерли башлаган

Министрлыкта аларны "мәгълүмати материалларны политологик тикшеренү белгечләре" дип атыйлар.

Бу хакта Юстиция министрлыгы каршындагы Русия мәхкәмә экспертизалары федераль үзәге мөдире урынбасары Георгий Омельянюкка сылтанып "Инфтерфакс" җиткерә.

Аның әйтүенчә, бу яңа белгечләр оешмаларны һәм кешеләрне "ят агент" дип тануга бәйле экспертизалар уздырудан тыш, экстремист материаллар тарату, киңкүләм тәртипсезлекләргә чакыру һәм сайлаулар вакытында хокук бозулар кебек мәсьәләләрне өйрәнү белән дә шөгыльләнәчәк. Белгечләрне өстәмә һөнәри белем бирү програмы кысаларында әзерләячәкләр.

@azatliqradiosi
👎6👍1🤮1🍌1
"Монда сезгә колхоз түгел!" Коми парламентында коми телендә сорау бирмәкче булган депутатны бүлдергәннәр

КПРФ депутаты Екатерина Дьячкова соравын коми телендә бирә башлагач, Дәүләт шурасы рәисе Сергей Усачёв ("Бердәм Русия") аны бүлдергән.

"Хезмәттәшләр, безгә сез сөйләшсен өчен чыгып китәргә мени инде? Килештек бит... Безнең монда колхоз түгел бит", дигән ул.

Коми теле Коми республикасында дәүләт теле булып тора һәм аны өйрәнү мәҗбүри.

Фотода: Екатерина Дьячкова, ул чыгышларын еш кына коми телендә ясый, аның сүзләрен ярдәмчесе тәрҗемә итә.

❓Мондый хәл Татарстан парламентында да була аламы, ничек уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤬25🤯1
Төркиянең Казандагы баш консулы итеп Угур Йылмаз билгеләнде

Аның беренче эш көне 1 октябрьдә үк булган, әмма Русия ягы аны шушы көннәрдә генә килештергән.

Яңа баш консулга 53 яшь, элегрәк Төркия тышкы эшләр министрлыгының кадрлар баш идарәсендә эшләгән, инглиз телен белә, өйләнмәгән.

Йылмаз турында күбрәк мәгълүмат монда, ачылмаса, монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥6👍4✍1
Язучы Гүзәл Яхина: "Русиядә тормыш үзгәрмәде, ул туктады"

Чыгышы белән Казаннан булган язучы Гүзәл Яхинаның өч китабы да күп телләргә тәрҗемә ителде, шул исәптән чех теленә дә. "Сәмәркандка эшелон" әсәре дә күптән түгел чех телендә дөнья күрде. Прага шәһәрендә аның белән очрашу булды, ул укучыларының һәм Азатлыкның сорауларына җавап бирде.

— Сүз иреге нык кысылды хәзер. 2022 елның 24 февраленә кадәр Совет Берлегендәге хәлләр, вакыйгалар турында сөйләшү мөмкинлеге бар иде. Юу сәнгать аша башкарылды. Күргзәмәләр, спектакльләр, кинофильмнар да чыкты. Совет Берлегенең тарихи вакыйгалары турында төрле бәхәсләр туа иде. Минем "Сәмәркандка эшелон" китабы чыккач та дискуссияләр күп булды. Тик бәхәсләр әсәр турында түгел, кешеләр беренче чиратта Совет Берлегендәге тарихка карата үз мөнәсәбәтен ачыкларга тырышты. Кешеләрнең аралашуга ихтыяҗы зур иде, алар теге яки бу вакыйгага үз бәясен бирергә теләде, кимендә шул әсәрләрне укып фикерләрен әйтә алалар иде. Әмма 24 февральдән соң бу мәйданчык бетерелде.

Мәкаләне тулысынча Азатлыкта укыгыз.

👉 Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉 Телеграм

@azatliqradiosi
👍7❤2💩2😢1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә 18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә…
❗️АКШ конгрессмены Алсу Курмашеваны кичекмәстән азат итүне таләп итте

Американ конгрессмены, Вәкилләр пулатаның тышкы сәясәт комитеты җитәкчесе республикан Майкл Маккол Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның Казанда федераллар тарафыннан тоткарлануы уңаеннан махсус белдерү ясады.

"Русиядә Азат Европа/Азатлык радиосы журналисты һәм американ ватандашы Алсу Курмашеваның тоткарлану хәбәренә шаккаттым. Кызганычка каршы, бу Русиянең фикер белдерү ирегенә каршы сугышының тагын бер мисалы, Путин режимының американнарга каршы юнәлдерелгәнлеген күрсәтә. Мин Алсуны кичекмәстән азат итүне таләп итәм" дип белдергән ул үзенең Twitter битендә.

👉Азатлык журналисты турында соңгы хәбәрләрне монда укыгыз. 👉Ачылмаса, бу сылтамага басып карагыз.

#FreeAlsu
#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥13👍1😁1🤔1🫡1
"Татарстаннан инвестицияләр генә түгел, технология дә китте"

Соңгы ике елда Татарстан икътисады һәм бюджеты зур югалтулар кичерде, дип белдерде республиканың вице-премьеры Шамил Гафаров. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында 2024 елга исәпләнгән бюджет турындагы канун өлгесенә багышланган парламент тыңлауларында әйтте.

"Безнең сәнәгать оешмаларына хәзерге махсус операция шартларында ничек эшләргә туры килә! Әйе, без зур югалтулар кичердек. Бюджет та күпне югалтты. Татарстанда бик күп инвестицияләр ала алмыйбыз. Без чит ил инвесторлары белән эшли идек. Соңгы ике елда күбесе китте. Шуңа карамастан, без үсештә булырга ирешәбез", ди ул.

Гафаров республиканың икътисады да кыенлыклар кичерә дип саный.

"Бездән инвестицияләр генә түгел, технологияләр китә. Сер түгел, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелеш өлкәсендә бик күп чит ил техникасы кулланыла. Аграрларга уңышны җыеп алыр өчен комбайннарны чыгарырга туры килә һәм алар кулдан нәрсә генә уйлап чыгармый", диде ул чит технологиясенә кытлык булуы турында сөйләп.

Парламент тыңлауларында яңгыраган башка фикерләр турында Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6🔥2😢2
📎 Азатлык Гариф Солтан язмаларыннан архив аудионы тәкъдим итә 🎙

Бүген "Идегәй" дастаны турында тапшыру тыңларга тәкъдим итәбез. Ул эфирга 1976 елда чыккан.

"Илдә тыелган әсәрләр" тапшыруы кысаларында Гариф Солтан Идегәй дастаны, аның тарихын сөйли, Советлар хакимияте боерыгы белән нигә тыелуын аңлата.

Ул елларда "Идегәй" дастаны турында ишетмәгән-белмәгән татар-башкортлар аның хакында Азатлык радиосыннан гына ишетә алган.

Сездән ❤️ билгеләрен көтәбез, фикерләрегезне дә языгыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤13👍4🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә 18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә…
❗️Европа берлеге һәм Берләшкән Милләтләр оешмасының югары вәкилләре журналист Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды

Европа берлегенең Тышкы сәясәт һәм иминлек департаменты башлыгы Жозеп Боррель Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарлануы уңаеннан махсус белдерү ясады.

"Европа Берлеге Азат Европа/Азатлык радиосы журналисты, АКШ һәм Русия ватандашы Алсу Кормашеваны тоткарлауны хөкем итә. Журналистлар якланырга һәм үз һөнәрләре белән ирекле шөгыльләнергә тиеш. Русия кеше хокуклары өлкәсендә, шул исәптән фикер белдерү иреген тәэмин итүдә халыкара йөкләмәләрен үтәргә тиеш" диелә аның белдерүендә.

Берләшкән Милләтләр оешмасының Кеше хокуклары комиссары Фолкер Түрк та журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануы уңаеннан махсус белдерү ясады.

"Без журналист Алсу Курмашеваның янәсе "чит ил агенты" буларак теркәлмәгәне өчен тоткарлануы уңаеннан борчылу белдерәбез һәм аны кичекмәстән һәм шартсыз азат итәргә чакырабыз. Журналистлар үзләренең мөһим эшләрен  басымга, куркытуга һәм репрессияләргә дучар ителмичә башкарырга тиеш" диелгән рәсми белдерүдә.

@azatliqradiosi

#FreeAlsu
❤23👍1🫡1
Бүген Казандагы мәхкәмә Азатлык радиосының хезмәткәре Алсу Кормашеваның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш.

Алсу Азатлык Радиосында 20 елдан артык эшли. Шул чорда ул кеше хокуклары, бигрәк тә хатын-кызлар, милли азчылыклар хокуклары турында язды, гаилә проблемнарын, хатын-кызларга карата көч куллану, кыйнау очракларын яктырты.

Әмма аның төп күңел эше, әлбәттә, татар теленең язмышын, аның киләчәген кайгырту, аны саклап калу өчен хәлдән килгәнен эшләргә тырышу булды. Һәм ул моны сүздә генә түгел, гамәлләр белән ныгытып килә. 2018 елда Азатлык радиосы "Әйдә!Online" дигән татар телен укыту проектын ачып җибәрде, Алсу бу проектны җитәкләүчеләрнең берсе.

Дистәләрчә ел дәвамында сезгә, хөрмәтле укучыларыбызга хезмәт иткән журналистыбыз турында 👉 безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#FreeAlsu
❤15😢7👏1
20 октябрь иртәсенә башка төп хәбәрләр җыелмасы:

🔸Русия президенты Владимир Путин Ростов-Донда хәрби көчләр штабына барды, Генштаб башлыгы Валерий Герасимов белән очрашты. Русиянең Украинага каршы сугышы 604нче көн дәвам итә.

🔸АКШ президенты Джо Байден исә американнарга мөрәҗәгать итеп, Украина һәм Израилне якларга кирәклеген әйтте.

🔸Германия Газзә сызыгында тыныч халыкка ярдәм бүләчәген игълан итте. Тышкы эшләр министрлы Анналена Бербок сүзләренчә, сүз 50 млн евро турында бара.

🔸Тинькофф-банкның App Store-дагы яңа кушыматасы бер көннән соң янә кибеттән югалган. Аның App Store-дагы әсбабы банкка каршы чикләүләр кергәннән соң юкка чыккан иде.

🔸Мәскәүдә әләк аркасында OpenArt альтернатив сәнгать фестивале үткәрелмәячәк. Аның сайты да томаланган. Оештыручылар сүзләренчә, әләкләүләрдә фестивальнең "экстремистик" булуы һәм "дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү" турында әйтелгән.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3🔥3✍1
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләвеннән соң "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде

19 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаганда депутат Азат Хамаев Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улының Коръән яндырган өчен кулга алынган Никита Журавельне кыйнавы турында телгә алды.

"Үземә биргән беренче сорау - без бүген нинди хокукый киңлектә яшибез?", диде Хамаев шул хәлгә сылтанып.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне депутатның "шәхси фикере" дип атады. Миңнехановның белдерүеннән соң Хамаев гафу үтенде.

"Дәүләт Шурасы утырышында чыгыш ясаганда шәхси фикеремне белдердем, аны хезмәттәшләрем хупламады. Тугандаш халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян китерергә мөмкин булган бу хисчән сүзләрем өчен гафу үтенәм", диде депутат.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😁10🤡5😢3🔥1
⚡️ 76 яшендә язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев вафат

Бу хакта Татар теле һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү комиссиясе утырышында депутат Марат Әхмәтов белдерде. Утырыш 1 минут тынлыктан башланды.

Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
😢26😭4😨3🔥2😁1