Бүген Казандагы мәхкәмә Азатлык радиосының хезмәткәре Алсу Кормашеваның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш.
Алсу Азатлык Радиосында 20 елдан артык эшли. Шул чорда ул кеше хокуклары, бигрәк тә хатын-кызлар, милли азчылыклар хокуклары турында язды, гаилә проблемнарын, хатын-кызларга карата көч куллану, кыйнау очракларын яктырты.
Әмма аның төп күңел эше, әлбәттә, татар теленең язмышын, аның киләчәген кайгырту, аны саклап калу өчен хәлдән килгәнен эшләргә тырышу булды. Һәм ул моны сүздә генә түгел, гамәлләр белән ныгытып килә. 2018 елда Азатлык радиосы "Әйдә!Online" дигән татар телен укыту проектын ачып җибәрде, Алсу бу проектны җитәкләүчеләрнең берсе.
Дистәләрчә ел дәвамында сезгә, хөрмәтле укучыларыбызга хезмәт иткән журналистыбыз турында 👉 безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#FreeAlsu

Азатлык Радиосы
Алсу Кормашеваны тоткарлау уңаеннан
18 октябрьдә Казанда Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды һәм аны 48 сәгатькә тоткарлау үзәгенә бикләделәр. Һәркемдә "Ни өчен?" дигән сорау туа. Моны сез мәкалә азагында белерсез, әлегә Алсуның үзе турында сүз.
❤15😢7👏1
20 октябрь иртәсенә башка төп хәбәрләр җыелмасы:
🔸 Русия президенты Владимир Путин Ростов-Донда хәрби көчләр штабына барды, Генштаб башлыгы Валерий Герасимов белән очрашты. Русиянең Украинага каршы сугышы 604нче көн дәвам итә.
🔸 АКШ президенты Джо Байден исә американнарга мөрәҗәгать итеп, Украина һәм Израилне якларга кирәклеген әйтте.
🔸 Германия Газзә сызыгында тыныч халыкка ярдәм бүләчәген игълан итте. Тышкы эшләр министрлы Анналена Бербок сүзләренчә, сүз 50 млн евро турында бара.
🔸 Тинькофф-банкның App Store-дагы яңа кушыматасы бер көннән соң янә кибеттән югалган. Аның App Store-дагы әсбабы банкка каршы чикләүләр кергәннән соң юкка чыккан иде.
🔸 Мәскәүдә әләк аркасында OpenArt альтернатив сәнгать фестивале үткәрелмәячәк. Аның сайты да томаланган. Оештыручылар сүзләренчә, әләкләүләрдә фестивальнең "экстремистик" булуы һәм "дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү" турында әйтелгән.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3🔥3✍1
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләвеннән соң "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде
19 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаганда депутат Азат Хамаев Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улының Коръән яндырган өчен кулга алынган Никита Журавельне кыйнавы турында телгә алды.
"Үземә биргән беренче сорау - без бүген нинди хокукый киңлектә яшибез?", диде Хамаев шул хәлгә сылтанып.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне депутатның "шәхси фикере" дип атады. Миңнехановның белдерүеннән соң Хамаев гафу үтенде.
"Дәүләт Шурасы утырышында чыгыш ясаганда шәхси фикеремне белдердем, аны хезмәттәшләрем хупламады. Тугандаш халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян китерергә мөмкин булган бу хисчән сүзләрем өчен гафу үтенәм", диде депутат.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😁10🤡5😢3🔥1
⚡️ 76 яшендә язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев вафат
Бу хакта Татар теле һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү комиссиясе утырышында депутат Марат Әхмәтов белдерде. Утырыш 1 минут тынлыктан башланды.
Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Язучы, шагыйрь Разил Вәлиев вафат
Разил Вәлиев озак еллар Татарстан Дәүләт шурасында Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләде.
😢26😭4😨3🔥2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Казандагы мәхкәмә Азатлык радиосының хезмәткәре Алсу Кормашеваның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш. Алсу Азатлык Радиосында 20 елдан артык эшли. Шул чорда ул кеше хокуклары, бигрәк тә хатын-кызлар, милли азчылыклар…
❗️Тикшерүчеләр Алсу Кормашеваны кулга алырга сорый
Әлеге үтенеч белән алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Казанның Совет районы мәхкәмәсе. Мәхкәмә утырышы Казан вакыты белән көндезге 1гә билгеләнгән.
Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#FreeAlsu
Әлеге үтенеч белән алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Казанның Совет районы мәхкәмәсе. Мәхкәмә утырышы Казан вакыты белән көндезге 1гә билгеләнгән.
Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#FreeAlsu
🤬15
Казан журналисты Юлия Фәйзрахманова: "миңа террорчылыкка чакырган өчен" җинаять эше ачтылар
18 октябрьдә аның әти-әнисенә һәм үзе яшәгән өйгә тентү белән килгәннәр. Фәйзрахманова Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң Русиядән киткән иде, ул хәзер чит илдә.
Хакимият яклы Тelegram-каналлар "куәт оешмалары вәкилләре Фәйзрахмановага ныклап алынды", дип октябрь башында ук язган иде. Аның быел гыйнвар аенда Европа парламенты бинасында узган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"нда чыгыш ясавы телгә алына.
Тулырак 👉 биредә укый аласыз.

🤬5🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Тикшерүчеләр Алсу Кормашеваны кулга алырга сорый Әлеге үтенеч белән алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Казанның Совет районы мәхкәмәсе. Мәхкәмә утырышы Казан вакыты белән көндезге 1гә билгеләнгән. Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉…
Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә уза
Утырыш башында ук тикшерүче чыгыш ясап, хөкемдардан журналистларны залдан чыгарырга сорады.
Журналистлар залдан чыгарылды.

🤬17
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә уза Утырыш башында ук тикшерүче чыгыш ясап, хөкемдардан журналистларны залдан чыгарырга сорады. Журналистлар залдан чыгарылды.
⚡️ Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тотуны 23 октябрьгә кадәр озайттылар
Бу хакта мәхкәмә бинасыннан журналистлар хәбәр итә.
Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#FreeAlsu
Бу хакта мәхкәмә бинасыннан журналистлар хәбәр итә.
Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#FreeAlsu
🤬17🤡1
Алсу Кормашева сак астында әлегә 23 октябрьгә кадәр тотылачак. Мәхкәмә карары шул.
Һәркемдә "Ни өчен?" дигән сорау туа. Бу текстта Алсу турында яздык, һәм аны кулга алу сәбәпләрен фаразладык.

💔25😢10
Аннексияләнгән Кырымдагы 21 сәяси тоткын кичекмәстән медицина ярдәменә мохтаҗ
Аннексияләнгән Кырымда Русия сәяси тоткыннарының 45ендә хроник авырулар бар, аларның 21е кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ. Бу хакта Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева белдерде.
Аның сүзләренчә, аеруча Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, һәр атна саен Кырымда сәяси тоткыннар саны арта бара. Хәзерге вакытта баскын режим Украинаның кимендә 186 ватандашын канунсыз тотып тора, шуларның якынча 123е - кырымтатарлар дигән ул.
Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Ул авырды, йөрәк өянәге кичерде.
Хәбәрне Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

😨5🤬2👍1
Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерергә тәкъдим итәләр
Һерат шәһәрендә җир тетрәүдә зыян күргән татарларны Татарстанга күчерү идеясе белән Русия мөселманнарының ватанпәрвәр хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин чыккан.
"Уңай яклары күп. Әфганстан татарлары бу җирләргә кабат тормыш бирәчәк. Алар сарык үстерүдә тәҗрибәле, һәм алар бездә хәзер югары дәрәҗәдә булмаган терлекчелекне торгызырга булышачак. Фермаларны сипләрләр һәм буш кырларны чәчәрләр", — дип әйткән ул.
Хәбибуллин сүзләренчә, җир тетрәүдә 200дән артык татар зыян күргән.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Сезгә бу идея ошыймы?

Һератта җир тетрәүдән кимендә 200 татар һәлак булган. "Кышка кергәндә 40 торак пунктта яшәүчеләрнең күбесе йортсыз калган, алар арасында күп санлы кардәшләребез, татарлар бар", ди Рөстәм Хәбибуллин. Ул әфган татарларын республиканың ташландык авылларына күчерү…
👍12🤔2🔥1
Казан журналисты Андрей Григорьевны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керткәннәр
Бер ел элек аны "террорчы эшчәнлеккә чакыру"да гаепләп (РФ Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) читтән торып кулга алганнар иде. Әлеге эш YouTube каналында Русиянең Польшадагы илчесенә һөҗүм турындагы видеоролик чыгу нигезендә ачылды. Бу җинаять эше нигезендә Казан журналистларында һәм активистларында тентүләрнең берничә дулкыны узды.
2021 елның декабрендә Андрей Григорьевны "ят агентлар" исемлегенә керттеләр. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, 2022 елның мартында ул Польшага күченеп китте.
Бу атнада Казан журналисты Юлия Фәйзрахмановага да "террорчылыкка чакыру" турында җинаять эше ачулары билгеле булды.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

🤯7🤬1
Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу кагыйдәләре кырыслана
Төркия торак сатып алу юлы белән вакытлыча яшәүгә рөхсәт тә алырга төләүчеләр өчен шартларны кырыслата. Әйтик элек кечкенәрәк шәһәрләрдән кимендә 50 мең долларлык, зур шәһәрләрдән кимендә 75 мең долларлык фатир алучыларга вакытлыча яшәүгә рөхсәт тә биргән булсалар, хәзер исә кимендә 200 мең доллар торган күчемсез милек алырга кирәк булачак.
Төркиянең Аланиядәге Чит ил ватандашлары мәҗлесе башлыгы Абдуллаһ Караоглу сүзләренчә, канун 16 октябрьдән гамәлгә кергән.
Азатлыкка әлеге мәгълүматны Төркия миграция идарәсендә дә расладылар.
👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

😢3👍1