Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Аннексияләнгән Кырымдагы 21 сәяси тоткын кичекмәстән медицина ярдәменә мохтаҗ

Аннексияләнгән Кырымда Русия сәяси тоткыннарының 45ендә хроник авырулар бар, аларның 21е кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ. Бу хакта Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева белдерде.

Аның сүзләренчә, аеруча Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, һәр атна саен Кырымда сәяси тоткыннар саны арта бара. Хәзерге вакытта баскын режим Украинаның кимендә 186 ватандашын канунсыз тотып тора, шуларның якынча 123е - кырымтатарлар дигән ул.

Быел февраль башында Ростов өлкәсенең Новочеркасски шәһәрендәге тикшерү изоляторында кырымтатар активисты Җемил Гафаров үлде. Ул авырды, йөрәк өянәге кичерде.

Хәбәрне Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😨5🤬2👍1
Әфганстан татарларын Татарстанның ташландык авылларына күчерергә тәкъдим итәләр

Һерат шәһәрендә җир тетрәүдә зыян күргән татарларны Татарстанга күчерү идеясе белән Русия мөселманнарының ватанпәрвәр хәйрия фонды җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин чыккан.

"Уңай яклары күп. Әфганстан татарлары бу җирләргә кабат тормыш бирәчәк. Алар сарык үстерүдә тәҗрибәле, һәм алар бездә хәзер югары дәрәҗәдә булмаган терлекчелекне торгызырга булышачак. Фермаларны сипләрләр һәм буш кырларны чәчәрләр", — дип әйткән ул.

Хәбибуллин сүзләренчә, җир тетрәүдә 200дән артык татар зыян күргән.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Сезгә бу идея ошыймы?
👍12🤔2🔥1
Казан журналисты Андрей Григорьевны экстремистлар һәм террорчылар исемлегенә керткәннәр

Бер ел элек аны "террорчы эшчәнлеккә чакыру"да гаепләп (РФ Җинаять кодексының 205.2 маддәсе, 2 өлеше) читтән торып кулга алганнар иде. Әлеге эш YouTube каналында Русиянең Польшадагы илчесенә һөҗүм турындагы видеоролик чыгу нигезендә ачылды. Бу җинаять эше нигезендә Казан журналистларында һәм активистларында тентүләрнең берничә дулкыны узды.

2021 елның декабрендә Андрей Григорьевны "ят агентлар" исемлегенә керттеләр. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, 2022 елның мартында ул Польшага күченеп китте.

Бу атнада Казан журналисты Юлия Фәйзрахмановага да "террорчылыкка чакыру" турында җинаять эше ачулары билгеле булды.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤯7🤬1
Төркиядә вакытлыча яшәүгә рөхсәт алу кагыйдәләре кырыслана

Төркия торак сатып алу юлы белән вакытлыча яшәүгә рөхсәт тә алырга төләүчеләр өчен шартларны кырыслата. Әйтик элек кечкенәрәк шәһәрләрдән кимендә 50 мең долларлык, зур шәһәрләрдән кимендә 75 мең долларлык фатир алучыларга вакытлыча яшәүгә рөхсәт тә биргән булсалар, хәзер исә кимендә 200 мең доллар торган күчемсез милек алырга кирәк булачак.

Төркиянең Аланиядәге Чит ил ватандашлары мәҗлесе башлыгы Абдуллаһ Караоглу сүзләренчә, канун 16 октябрьдән гамәлгә кергән.

Азатлыкка әлеге мәгълүматны Төркия миграция идарәсендә дә расладылар.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️ Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тотуны 23 октябрьгә кадәр озайттылар Бу хакта мәхкәмә бинасыннан журналистлар хәбәр итә. Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз. #FreeAlsu
Татар журналисты Алсу Кормашның тоткарлануына дөнья реакциясе

БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу (Кормаш) Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакыра.

Азатлык журналистны тоткарлау турында хәбәргә дөнья буйлап килгән реакцияләрне туплый. Бу тупланмада АКШ югары түрәләреннән башлап, татар активистларына кадәр фикерләрне тәкъдим итәбез.

Аманда Беннетт USAGM баш мөдире (белдерү): "Журналистика – җинаять түгел. Алсу Кормашева – сәләтле журналист һәм үз җәмгыятенең яраткан әгъзасы. Аны тоткарлау тулысынча гаделсез, һәм аны кичекмәстән азат итәргә кирәк."

БМОның кеше хокуклары офисы: "Без Алсу Кормашеваны тоткарлау уңаеннан борчылуыбызны белдерәбез һәм аны кичекмәстән һәм шартсыз азат итәргә чакырабыз. Журналистларга үзләренең мөһим эшләрен басым, куркыту һәм репрессияләргә дучар ителмичә башкару мөмкинлеге бирелергә тиеш."

Марина Юдкевич, журналист: "Алсу минем күздә – татар мәдәнияте һәм мәгарифенә мәхәббәт кешесе, ул башка мәдәниятләргә дә ачык. Аны нык хөрмәт итәм.
Күрәсең, хәзерге Татарстан хакимиятләренә мондый кеше – ят. Бар көчемнән: Алсу Кормашка – азатлык".

Башка фикерләрне Азатлык сайтында укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзе сылтама аша, VPN-сыз ачыла.
#FreeAlsu
❤21🔥4👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 21 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Русия юстиция министрлыгы яңа "ян агентлар" исемлеген игълан итте: Владимир шәһәрендәге "Довод" газеты баш мөхәррире Илья Косыгин, Русия тышкы эшләр министрының элекке урынбасары Георгий Кунадзе, сәясәтче Михаил Савва.

🔸Израил хәрбиләре Лүбнәндәге "Хезболла" төркеменең Израил җирләренә һөҗүменә җавап итеп "Хезболла" һәдәфләренә һөҗүм иттек дип белдерде.

🔸АКШ президенты Джо Байден Изариль Газзә сызыгында тыныч халыкны якларга тиеш дип белдерде. "Израил саклану хокукына ия, ләкин Газзә сызыгында тыныч халыкны яклауны күздә тоткан "сугыш кануннарын" үтәү мөһим", диде ул Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху белән сөйләшүдә.

🔸Якын Көнчыгыштагы сугышта 20дән артык журналист һәлак булган. Бу хакта Журналистларны яклау комитеты хәбәр итте.

🔸Европа комиссиясе Русиягә каршы санкцияләрнең 12нче тупланмасы турында Европа берлеге илләре белән сөйләшүләр башлаган. Моңа, аерым алганда, Русия алмазларын сатып алуны тыю керергә мөмкин. Шулай ук Русия уранын, сыекландырылган газын һәм корычын сатып алуын тыю тәкъдимнәре, яңа экспорт чикләүләре бар.

🔸Әлеге вакытта Казанда Камал театры каршында шагыйрь Разил Вәлиев белән хушлашу бара. Ул кичә, 76 яшендә каты авырудан соң вафат булды.
🔥6✍1👍1
Разил Вәлиев Казанның "Курган" зиратында җирләнәчәк.

Әлеге минутларда Камал театрында аның белән хушлашу тәмамланды. Озатуда түрәләрдән Татарстан Дәүләт шурасы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан фәннәр академиясе рәисе Рифкать Миңнеханов, вице-премьер, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев чыгыш ясады.

Башкортстаннан республика Язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов, "Рамазан" оешмасы җитәкчесе, Башкорт опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов, җәмәгать эшлеклесе Фәнир Галимов килгән иде.

Мәрәсимдә шулай ук язуычылар да чыгыш ясады.

Театр бинасыннан шагыйрь җәсәден Мәрҗани мәчетенә алып киттеләр, анда җеназа намазы укылды.
😢13🙏3🕊1
"Ул көрәшче иде". Разил Вәлиев турында хатирәләр

Разил Вәлиевнең фикердәшләре һәм каләмдәшләре аның турында хатирәләрне барлады, казанышлары хакында сөйләде.
Кайбер фикерләрдән өзекләр:

Фәүзия Бәйрәмова: Аны гел Дәүләт шурасында берни эшләми дип ачуландылар. Татар теле бетә бит инде, дәшмичә утыра диделәр. Бу бер Разил эшли торган эш кенә түгел, анда такым кирәк. Мәскәүдән бетерәбез дип киләләр. Кылыч тотып түгел, кануннар белән. Прокурорлар аяк терәп татар телен куып йөриләр. Бер кеше нәрсә эшли алсын? Әйе, озак утырды, ләкин астан гына нәрсә эшләгәнен белмибез бит. Кешенең барып егылырга бер урыны бар иде. Туфан абыйлар белән идеологияне булдырып, астан гына булса да татарны саклап калырга тырыштылар.

Надир Дәүләт тормыш иптәше Берли ханым: Казан безнең өчен бер "ватан" иде, бу Разил абзый сәбәпле шулай булды. Һәрвакыт янып торучы, һәрвакыт энергияле, һәрвакыт файдалы.

Рабит Батулла: 4-5 кеше гомер буена эшли торган эшләрне берүзе башкарды.

Башка хатирәләрне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
❤17👍4🔥1
Bloomberg: АКШ һәм Израил ХӘМӘСтән соң Газзә сызыгы киләчәге турында фикер алыша

АКШ һәм Израил ХӘМӘС радикал төркемен чыгарганнан соң Газзә сызыгының алдагы язмышы турында фикер алыша башлаган. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып Bloomberg яза.

Төрле вариантлар арасында БМО һәм гарәп илләре ярдәмендә вакытлы хөкүмәт урнаштыру тәкъдиме дә бар. Үзәк күзләү идарәсенең Якын Көнчыгыш буенча элекке өлкән аналитигы Уильям Ашер фикеренчә, вакытлы хөкүмәт төзү авыр, ә моңа гарәп илләре ризалыгын алу тагын да авыррак булачак. Моннан тыш, бу Израил ягыннан ышаныч та таләп итә, ә ул болай да дефицит дип китерә эксперт сүзләрен Bloomberg.

Израил хакимиятләре Газзә сызыгын оккупацияләргә җыенмыйбыз, ләкин ХӘМӘСне юк итәргә ниятлибез дип белдереп килә.

7 октябрьдә башланган сугышта Израил ягында 1400дән артык кеше һәлак булган, 200ләбе ХӘМӘСтә тотыла. Газзәдә 3700дән артык кеше һәлак булган.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥3✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Каһирәдә зират сүтелеше Муса Бигиев каберенә кагылмаячак Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиевның кабере зиратның юл төзелеше өчен сүтеләчәк өлешенә кермәгән. Бу хакта Татарстан мөфтиятенә сылтанып…
Мисырда Муса Бигиев каберенә истәлек тактасы куелган

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Каһирәдә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиев каберендә булган. Бигиев каберенә истәлек тактасы куелган.

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Сәмигуллин Каһирәдә шулай ук Русиянең Мисырдагы илчесе Георгий Борисенко белән очрашкан. Алар, аерым алганда, Фәләстиндәге хәлләр хакында фикер алышкан һәм Газзәдәге мөселманнарга һуманитар ярдәм җибәрү мөмкинлеге турында сөйләшкән.

Быел августта Муса Бигиевның кабере юкка чыгарга мөмкин дигән хәбәр таралган иде.

Бигиев кабере Каһирә шәһәренең "Әл-Кәрафа", яки "Үлеләр шәһәре" дип аталган зиратта җирләнгән. Җирле түрәләр бу каберстанның бер өлешен сүтеп, юл төзергә җыена.

Төзелеш эшләре Бигиев каберенә кагылмый булып чыкты.
❤7🔥3👍1🙏1
Быел Jadidfest язучы Фатих Әмирханга багышлана

28-29 октябрьдә Милли китапханәдә Jadidfest фестивале узачак. Фестиваль быел язучы, драматург, публицист Фатих Әмирхан иҗатына багышлана.

Фестивальдә нәшриятлар һәм иллюстраторлар ярминкәсе узачак, катнашучылар "Киләчәк үткән заман" күргәзмәсен җыячак. Шулай ук Фатих Әмирхан турындагы комикс, "Әмирхан Казаны" видео-гиды тәкъдим ителәчәк.

"Фатих Әмирхан борчулары" инклюзив перформансы күрсәтеләчәк. "D'әrt" һәвәскәрләр труппасы тәмамланмаган пьеса нигезендә "Спектакль алдыннан" драмасын сәхнәләштерәчәк.

"Фатих Әмирхан турында" лекцияләр, ASMR форматында "Акрын укулар" узачак. Программада шулай ук "Сания" беренче татар операсыннан өзекләр бар.

Моннан тыш, "Шалт, Мөхәммәтҗан" такымы Фатих Әмирханның XX гасыр башында чыккан журналларда басылган әсәрләре нигезендә чыгышлар күрсәтәчәк.

👉Фестиваль һәм Фатих Әмирхан турында тулырак Азатлык хәбәрендә укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
❤7👍2🔥1
Фәтхулла хәзрәт (Фатыйх Әмирхан)
Әйдә! Online
Әйдә!Online проекты Фатих Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт" әсәре аудиосын чыгарган иде. Тыңлап карагыз әле.
👍6❤3🔥2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы өчен атнаның төп вакыйгасы - журналист Алсу Кормашеваны тоткарлау булды. Кичә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты. Ул 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Русиянең Тикшерү комитеты аңа үзен "ят агент" итеп белдермәү турында уйдырма гаепләү белдерә.

Алсуга ачылган эш һәм аның үзе турында безнең видеоны карагыз.
#FreeAlsu
😢18😱10❤4🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 22 октябрь, якшәмбе. Кыскача яңалыклар мондый:

🔺Кичә кич Русия армиясе җибәргән ракет Харьковның "Яңа почта" терминалына төшкән. Ким дигәндә алты кеше һәлак булган, 16сы төрле җәрәхәтләр алган. 22 октябрь ширкәттә матәм көне дип игълан ителгән.

🔺7 октябрьдә Фәләстин-Израил низагы башланганнан соң ким дигәндә 22 журналист үтерелгән. Аларның 18 Фәләстин, өчесе Израил һәм бер Либан журналисты. Бу хакта журналистларны яклау комитеты хәбәр итә. Тагын сигез журналист төрле җәрәхәтләр алган, өчесе эзсез югалган.

🔺Керич күпере машиналар йөреше өчен ябылган. Бу хакта "Крым.Реалии" хәбәр итә. Басма язуынча, элегрәк анда шартлаткыч җибәрелгән тавышлар ишетелгән.

🔺Шимбә көнне Казанда «Миру-Мир Нет Войне» дигән шигар тотып ялгыз пикетка чыккан Даниил Әлимов тоткарланган. "Республикасы" телеграм каналы язуынча, аңа Русия армиясен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә беркетмә төзелгән, шуннан соң Әлимовны полиция бүлегеннән җибәргәннәр.

🔺Уфада кайбер йортларның подъездларына "Фаил Алсынов гаепле түгел" дигән язулар ябыштырганнар. Шунда ук QR-код та бар. Алсынов үз телеграм каналында язуынча, аның моңа бернинди дә катнашы юк һәм QR-кодта нинди мәгълүмат булуын белми. Күптән түгел Алсыновка "нәфрәт һәм дошманлык тудыру" нигезендә җинаять эше ачылды.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Кызык(лы) фото-видеоларыгыз булса, безгә дә җибәрегез.

@azatliqradiosi
👍4🔥2✍1🤮1
Узган атнада Азатлыкта яңа мөһаҗирләр турында подкаст дөнья күрде.

Проектның беренче кунагы – башкорт теле активисты, "Балалар" проекты җитәкчесе Рузилә Киньябулатова булды, бүгенге кунагыбыз — Ләйсән. Ул — хуҗабикә. Ире артыннан, өч баласы белән Татарстаннан Истанбулга күчеп килгән. Балалары бу күченүне ничек кичергән, алар хәзер кайда укый, ни өчен килгәннән бирле сыер ите ашамыйлар — Ләйсән белән аларның мөһаҗирлектәге хәяте турында сөйләштек.

💬Безнең өчен мөһаҗирлек сүзе "һиҗрәт" сүзе белән бер. Күченгәндә, Рамазан аена һәм Ураза вакытына туры килдек. Моны шундый рәхәтләнеп, шатланып кабул иттек. Безнең янда гына мәчет бар, һәрбер тәравих намазына йөрдек, балалар белән бергә ураза тоттык. Алар да шундый шатланды. Без яшәгән мәхәлләдә, без йөри торган мәчеттә балаларны тәравихка бик көтеп каршылыйлар, аларга һәр намаздан соң шоколад конфет, чупа-чупслар таратып та җәлеп итәләр. Шуңа бу безнең өчен күбрәк һиҗрәт кылган кебек булды, ди Ләйсән.

Тулырак ➡️монда укыгыз, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🔥2❤1
Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәре мәчетендә куәт оешмалары хезмәткәрләре чираттагы рейд уздырган һәм мөселманнарны военкоматка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып киткән.

Бу хәл 20 октябрьдә җомга намазы вакытында була.

Телеграм каналлар язуынча, мәчеттән чыккан барлык мөселманнарны автобусларга утыртканнар, тикшерү сылтавы белән документларын алганнар һәм Люберцы хәрби комиссариатына алып киткәннәр, анда аларга медицина тикшерүе уздырганнар. Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар.

▪️Русия хакимияте Украинадагы сугышка күрше ил ватандашларын җәлеп итәргә тырыша. Бу хакта элегрәк Британия саклану министрлыгының хәрби күзләү хисабында да әйтелгән иде. "Русия, мөгаен, 2024нче елны узачак президент сайлау алдыннан мобилизация уздырудан качарга телидер. Сугышта һәлак булганнар урынына чит ил ватандашларын алу Кремльгә сугыш өчен өстәмә көчләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә", диелде хәбәрдә.

Бу хакта ни уйлысыз?

@azatliqradiosi
🤬15🔥2
Кичә Казанда "Рубин" футбол такымы ЦСКА белән уйнады.

Уен 0:0 исәбе белән тәмамланды. ЦСКА уеннан соң "Киләсе очрашуларга кадәр Мәскәүдә!" дигән татарча язу калдырган.

Элегрәк Азатлыкка җанатарлар "Ак Барс" хоккей такымыннан аермалы буларак "Рубин"га татарлык җитмәве турында сөйләгән иде.

Килешәсезме?

Фото: Еду в Татарстан телеграм каналыннан.
👍18🔥5🥰1
Чаллы кешесе Дмитрий Слабковский "ВКонтакте"дагы төркемдә калдырган өч комментары өчен Русия армиясен кабат "дискредитацияләү"дә гаепле дип табылган.

Мәхкәмә аны 100 мең сум штрафка тарткан.

Аерым алганда ул "оккупацияләнгән җирләрдә бернинди референдумнар була алмый", "украиналылар үз йортларын һәм гаиләләрен яклый. Русияләр – агрессорлар һәм оккупантлар" дигән сүзләр язган диелә.

@azatliqradiosi
🤬5😢3
Сүрия хакимияте якшәмбе көнне Израилнең Димәшк һәм Алеппо һава аланына һөҗүм ясавы турында белдерде.

Ике кешенең һәлак булуы әйтелә.

Израил армиясе һөҗүмнәрне рәсми расламады һәм кире дә какмады.

Фәләстин ягы Газзә сызыгында тыныч халык арасында яңа корбаннар турында хәбәр итә. 7 октябрьдән бирле Газзәдә һәлак булганнар саны дүрт меңнән артып киткәне әйтелә. Израилдә ким дигәндә 1400 кеше һәлак булган.

БМО карамагындагы биш халыкара агентлык кичекмәстән Газзәне һуманитар ярдәм белән тәэмин итү мөмкинлеген булдырырга чакырды.

@azatliqradiosi
🤬8👍1