Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә Казанда "Рубин" футбол такымы ЦСКА белән уйнады.

Уен 0:0 исәбе белән тәмамланды. ЦСКА уеннан соң "Киләсе очрашуларга кадәр Мәскәүдә!" дигән татарча язу калдырган.

Элегрәк Азатлыкка җанатарлар "Ак Барс" хоккей такымыннан аермалы буларак "Рубин"га татарлык җитмәве турында сөйләгән иде.

Килешәсезме?

Фото: Еду в Татарстан телеграм каналыннан.
👍18🔥5🥰1
Чаллы кешесе Дмитрий Слабковский "ВКонтакте"дагы төркемдә калдырган өч комментары өчен Русия армиясен кабат "дискредитацияләү"дә гаепле дип табылган.

Мәхкәмә аны 100 мең сум штрафка тарткан.

Аерым алганда ул "оккупацияләнгән җирләрдә бернинди референдумнар була алмый", "украиналылар үз йортларын һәм гаиләләрен яклый. Русияләр – агрессорлар һәм оккупантлар" дигән сүзләр язган диелә.

@azatliqradiosi
🤬5😢3
Сүрия хакимияте якшәмбе көнне Израилнең Димәшк һәм Алеппо һава аланына һөҗүм ясавы турында белдерде.

Ике кешенең һәлак булуы әйтелә.

Израил армиясе һөҗүмнәрне рәсми расламады һәм кире дә какмады.

Фәләстин ягы Газзә сызыгында тыныч халык арасында яңа корбаннар турында хәбәр итә. 7 октябрьдән бирле Газзәдә һәлак булганнар саны дүрт меңнән артып киткәне әйтелә. Израилдә ким дигәндә 1400 кеше һәлак булган.

БМО карамагындагы биш халыкара агентлык кичекмәстән Газзәне һуманитар ярдәм белән тәэмин итү мөмкинлеген булдырырга чакырды.

@azatliqradiosi
🤬8👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Чаллы кешесе Дмитрий Слабковский "ВКонтакте"дагы төркемдә калдырган өч комментары өчен Русия армиясен кабат "дискредитацияләү"дә гаепле дип табылган. Мәхкәмә аны 100 мең сум штрафка тарткан. Аерым алганда ул "оккупацияләнгән җирләрдә бернинди референдумнар…
"ВКонтакте"дагы язулар өчен мәхкәмә юлын таптаучылар арта. Күптән түгел Чиләбенең Саткы шәһәреннән ялгызы гына 11 яшьлек улын тәрбияләүче 56 яшьлек Гөлнара Бахарева турында язган идек.

Аның "ВКонтакте"дагы "Кырым күпере — хәрби стратегик корылма. Күпер аша көн саен йөзләгән тонна хәрби йөк җибәрелә, шуңа күрә бу кануни хәрби һәдәф" ("Крымский мост — военный стратегический объект. Через мост каждодневно переправляется сотни тонн военных грузов, поэтому это законная военная цель") дигән язуын террорчылыкны аклау дип бәяләгәннәр.

Бахарева моның белән килешми. "Бу бары фактны раслау. Хәрби техника йөргән күпернең һәдәф булып торуы күп кенә хәрби китапларда язылган", ди ул.

12 октябрь көнне Чиләбе хәрби мәхкәмәсендә утырыш булган. Бахарева анда гаебен танымаган. Чираттагы утырыш 9 ноябрьгә билгеләнгән. Шул ук көнне хөкем карары да чыгарылырга мөмкин.

"Минем хәлем чагыштырмача әйбәт, ә менә көн саен корал тавышына уянырга мәҗбүр булган украиннарны бик кызганам" дигән иде ул Азатлыкка.

@azatliqradiosi
🤯7👍4🤬3🙏1
Хәерле иртә, дуслар! Бүгенге дүшәмбе белән октябрьнең соңгы атнасы башлана, җиңел башлансын һәм хәерле булсын. Ә әлегә кыскача яңалыклар белән таныштырабыз.

🔸Украинадагы сугыш 607нче көн дәвам итә. Төнлә дроннар белән Одесса өлкәсенә һөҗүм ителгән.

🔸Зур югалтулар булса да, Русия үз гаскәриләрен Украинадагы Авдеевка ягына күпләп җибәрүне дәвам итә - АКШның сугышны өйрәнү институты.

🔸Фәләстин матбугаты, сәламәтлек министрлыгына сылтанып, Гәззәдә 7 октябрьдән башлап 4651 кеше һәлак булган дип яза. Иң күп һәлак булучылар Газзәнең көньягында. Израил хакимияте кешеләргә шунда китәргә киңәш итә.

🔸Израил саклану министры Йоав Галлант ХӘМӘСкә каршы хәрби операция тагын бер яки ике, өя ай дәвам итәчәк дип белдерде.

🔸Израил министры Итамар Бен-Гир Газзәгә китерелгән һуманитар ярдәмгә каршы чыкты, тоткыннар азат ителгәнче аларны кертүне тыярга чакырды. Газзәгә БМОның 14 йөк машинасы белән һуманитар ярдәм китерелде.

🔸Швейцариядә парламент сайлаулары узды, анда консерватив фирка җиңде, алар мигрантларның күпләп килүенә каршы.

🔸Русиянең Банклар ассоциациясе яңа канун өлгесенә каршы чыкты. Яңа канун өлгесе нигезендә Русиянең Саклану министрлыгы, ФСБ, ФСО, Эчке эшләр министрлыгы үзләренең хезмәткәрләре турында мәгълүматны банкларның базаларыннан сызып ташлый ала.

🔸Русиядә яшәүчеләрнең 45 процентына гап-гади ихтияҗларына хезмәт хакы акчасы җитми, дип яза РБК.

Әлегә шулар. Иң мөһим хәбәрләрне без оператив рәвештә сезгә җиткерәбез. Имин көннәр сезгә!
👍5🔥5✍2
🔻2023 елның беренче алты аенда мәхкәмәләр "Русия гаскәрен дискредитацияләү" турында 1690 беркетмә караган һәм 1308 кешене җаваплылыкка тарткан.

Быел беренче яртыеллыкта Русиядә гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләп 21 кешене хөкем иткәннәр. Шуларның сигезе ирекләреннән мәхрүм ителгән, өчесен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, унысына штраф салганнар. Журналистлар искәртүенчә, бу гаепләү белән быел беренче айда хөкем ителгәннәрнең саны былтыр ел буе хөкем ителгәннәрдән дә күбрәк - 2022 елда 14 кешегә хөкем карары чыккан булган.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬3👍2
Сугыш башланганнан бирле Украинада 508 бала һәлак булган.

Тагын 1138 бала яраланган. Бу хакта Украинаның Баш прокуратурасы хәбәр итә.
😢7💔3
❗️Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карарын кабул итте.

Утырыш бүген, 23 октябрьдә узды.

Кулга алу вакыты – бер ай һәм 17 көн. Адвокат иректән мәхрүм итүне күздә тотмаган тоткарлау юлын билгеләргә сораган иде. Кормашева тикшерү изоляторында (СИЗО) тотылачак.

Мәхкәмә медиа чараларыннан ябык тәртиптә узды.

Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

#FreeAlsu
😢14🤬8💔3🤯2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карарын кабул итте. Утырыш бүген, 23 октябрьдә узды. Кулга алу вакыты – бер ай һәм 17 көн. Адвокат иректән мәхрүм итүне күздә…
Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин бүген узган мәхкәмә утырышы уңаеннан махсус белдерү белән чыкты.

— Без бүгенге утырыш уңаеннан тирән канәгатьсезлегебезне белдерәбез һәм гаиләсе белән кавышу өчен Алсуны кичекмәстән азат итәргә өндибез, диде ул.
👍9🔥5🫡1
📍Көн язмасы - "Намаздан соң – сугышка".

20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә тагын куәт оешмалары хезмәткәрләре бәреп кергән. Бу җомга намазы вакытында булган. Тоткарланган мөселманнарны биш автобуска утырытып алып киткәннәр, аларны сугышка китәргә килешү төзергә басым ясаганнар.

Тоткарланучылар арасында җырчы, "Беренче канал"дагы музыкаль шоуда катнашучы Мамут Усеинов та булган. Анда тоткарланучыларны басым астында Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткәннәр, диде ул.

"Кичен безгә бер елга контракт төзергә куштылар, баш тартучыларга төрмә белән янадылар. 21 октябрьдә иртән безне махсус хәрби операциягә юллаячакларын ишеттем. Соңрак полковник белән очрашу вакытында хезмәт итәргә чакырачакларын аңладым. Әмма ни рәвешле? "Камап алыпмы?", диде ул.

Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтовның фикере:

- Монда бер көтелмәгән хәбәр дә юк. Русия ватандашлыгы алган мигрантларның ихтыяри-мәҗбүри төстә армиягә алыначагы турында күп сөйләнде. Баш тарта алмасыннар өчен канун кабул итәргә теләүләре әйтелде. Төп мотив — ротациягә хәрбиләр кирәк. Күрәсең, хакимият мобилизациягә әзер түгел. Бу якынлашучы сайлау һәм илдәге вазгыять белән бәйле. Алар ризасызлык белдерүчеләр артыр дип курка.

Русия ватандашлыгы алган мигрантлар җәмгыятьтә хокуклары аз якланган вәкилләр булып санала. Мөхәммәтов аларның ватандашлыкны югалту куркынычы да бар дип уйлый.

Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд үткәрү генә түгел. Быелның 7 июлендә дә җомга көнне мәчет итеп кулланылган мөселман үзәгенә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәде, аларны йөзләре белән идәнгә яткырды, балаларны куркытты, намаз келәменнән аяк киемендә йөрде, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде.

14 июльдә Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде.

Мондый хәлләр Татарстан белән Башкортстанда ишетеләме? Сез торган төбәкләрдә мигрантларга, мөселманнарга карата хаксызлык кылулар күзәтеләме?

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬8❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Көн язмасы - "Намаздан соң – сугышка". 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә тагын куәт оешмалары хезмәткәрләре бәреп кергән. Бу җомга намазы вакытында булган. Тоткарланган мөселманнарны биш автобуска утырытып алып киткәннәр…
Бу тарихның дәвамы бар. Җырчы Мамут Усеиновны көчләп дигәндәй хәрби бүлеккә алып киткәннәр. Бу хакта Astra хәбәр итә.

"Мамутны Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминсктагы 19612 санлы хәрби бүлеккә алып киттеләр. Көчләп автобуска утырттылар һәм алып киттеләр. Телефонын тартып алдылар", дигән җырчының танышы.

Усеинов Русия паспортын 2014 елда алган. Ул армиядә хезмәт итмәгән, сәбәбе - сәламәтлеге һәм белем алуы. Май аенда аңа "повестка" килгән. Сентябрьдә ул операция кичергән. Бу хакта ул хәрби комиссариатка хәбәр иткән. Моннан соң аңа армиягә чакыру килгәне булмаган.
😢5👍1
🇹🇷 Төркиядә туристларга торак арендасы 30 процентка кыйбатланачак. Бу Төркиядә яңа канунның гамәлгә керүе белән бәйле.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап Төркиядә фатир хуҗаларына бары тик лицензия алсалар һәм башка төрле шартларны үтәсәләр генә фатирларын туристларга арендага бирергә рөхсәт ителәчәк. Бу 100 көнгә кадәр арендага бирелгән торакка кагыла. Таләпләрне үтәмәүчеләргә зур штрафлар каралган. Шул сәбәпле туристик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә чыгымнар да, салымнар да артачак.

"Без киләсе елдан Төркиядә туристларга арендага фатир һәм башка төрле яшәү урыннары бирүгә бәяләр уртача 30-35 процентка артыр дип фаразлыйбыз", дип белдергән Төркиянең кунакханәләр тармагында эшләүче бер вәкил.

Төркиягә еш йөри идегезме? Сезнең кесәгә сугамы бу?

Хәбәр тулысынча 👉 монда. Яки 👉 бу көзге сылтаманы куллана аласыз.
😢4
Узган җомгада шагыйрь, Татарстан парламентының элеккеге депутаты Разил Вәлиев вафат булды. Аны шимбә көнне Казанның Курган зиратында җирләделәр. Азатлык шагыйрьне соңгы юлга озаткан көнне фикердәшләре һәм каләмдәшләре аның турында хатирәләрен барлады, казанышлары хакында сөйләде. Кем укырга өлгермәде - менә "карточка"лар ясадык.

Мәкалә ачылмаса, бу сылтамадан файдаланыгыз.

Сез Разил Вәлиевның нинди казанышларын искә төшерәсез? Языгыз истәлекләрегезне.
❤13😢4👍1