Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Көн язмасы - "Намаздан соң – сугышка". 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә тагын куәт оешмалары хезмәткәрләре бәреп кергән. Бу җомга намазы вакытында булган. Тоткарланган мөселманнарны биш автобуска утырытып алып киткәннәр…
Бу тарихның дәвамы бар. Җырчы Мамут Усеиновны көчләп дигәндәй хәрби бүлеккә алып киткәннәр. Бу хакта Astra хәбәр итә.

"Мамутны Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминсктагы 19612 санлы хәрби бүлеккә алып киттеләр. Көчләп автобуска утырттылар һәм алып киттеләр. Телефонын тартып алдылар", дигән җырчының танышы.

Усеинов Русия паспортын 2014 елда алган. Ул армиядә хезмәт итмәгән, сәбәбе - сәламәтлеге һәм белем алуы. Май аенда аңа "повестка" килгән. Сентябрьдә ул операция кичергән. Бу хакта ул хәрби комиссариатка хәбәр иткән. Моннан соң аңа армиягә чакыру килгәне булмаган.
😢5👍1
🇹🇷 Төркиядә туристларга торак арендасы 30 процентка кыйбатланачак. Бу Төркиядә яңа канунның гамәлгә керүе белән бәйле.

Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап Төркиядә фатир хуҗаларына бары тик лицензия алсалар һәм башка төрле шартларны үтәсәләр генә фатирларын туристларга арендага бирергә рөхсәт ителәчәк. Бу 100 көнгә кадәр арендага бирелгән торакка кагыла. Таләпләрне үтәмәүчеләргә зур штрафлар каралган. Шул сәбәпле туристик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә чыгымнар да, салымнар да артачак.

"Без киләсе елдан Төркиядә туристларга арендага фатир һәм башка төрле яшәү урыннары бирүгә бәяләр уртача 30-35 процентка артыр дип фаразлыйбыз", дип белдергән Төркиянең кунакханәләр тармагында эшләүче бер вәкил.

Төркиягә еш йөри идегезме? Сезнең кесәгә сугамы бу?

Хәбәр тулысынча 👉 монда. Яки 👉 бу көзге сылтаманы куллана аласыз.
😢4
Узган җомгада шагыйрь, Татарстан парламентының элеккеге депутаты Разил Вәлиев вафат булды. Аны шимбә көнне Казанның Курган зиратында җирләделәр. Азатлык шагыйрьне соңгы юлга озаткан көнне фикердәшләре һәм каләмдәшләре аның турында хатирәләрен барлады, казанышлары хакында сөйләде. Кем укырга өлгермәде - менә "карточка"лар ясадык.

Мәкалә ачылмаса, бу сылтамадан файдаланыгыз.

Сез Разил Вәлиевның нинди казанышларын искә төшерәсез? Языгыз истәлекләрегезне.
❤13😢4👍1
Быел тугыз ай эчендә Татарстанның берләштерелгән бюджеты (Мәскәүдән кергән финанс ярдәмне кушып) 395,5 млрд сум керем туплаган, шуның 331 млрд сумы — республиканың үз керемнәре.

"Бу керемнәрнең күләме безне тынычландырырга тиеш түгел. Керемнәрнең уңай динамикасын саклап калу мөһим. Хәзерге шартларда вазгыять теләсә кайсы мизгелдә үзгәрергә мөмкин", дигән Татарстанның президенты Рөстәм Миңнеханов.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Бу саннарга карагыз да Татарстанга федераль үзәктән кергән акча күпме генә булып чыга соң?
😱3✍1
Илдар Мәүләтбердин Башкортстан мәгариф министры итеп билгеләнгән. Элекке министр Айбулат Хаҗин яңа эшкә күчте. Ул парламентта мәгариф комитетын җитәкләячәк.

Мәүләтбердин моңа кадәр Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары иде.

@azatliqradiosi
✍1🤮1
Башкортстанның яраланган хәрбиен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартканнар

Василий Сидоркин
сугышта яраланган һәм дәваланган. Аны "вакытлыча яраксыз" дип табып, ял биргәннәр. Хезмәт урынына вакытында килмәгәч, эзләүгә биреп, кире кайтарганнар. Сидоркин медицина ярдәме күрсәтелмәгән килеш үзен кире сугышка җибәрүне канунсыз дип тануны сораган. Әмма мәхкәмә кабул итмәгән.

Аппеляция мәхкәмәсе шикаять итүченең медицина ярдәме алу хокуклары бозылмаган дип тапкан, шулай ук бәйсез экспертиза үткәрү өчен бернинди сәбәп күрмәвен әйткән. Контракт вакыты бетүе турындагы дәлил дә исәпкә алынмаган, чөнки мобилизация канунына күрә, хәрби хезмәткәрләр белән төзелгән контрактлар мобилизация бетү турындагы фәрман чыкканчы үз көчендә кала.

@azatliqradiosi
👍4🤬1
"Спутник V" вакцинасы коронавирустан сакламый башлаган

Гамалея үзәге башлыгы Александр Гинцбург моны коронавирусның яңа төрләре барлыкка килеп торуы белән аңлата.

Аның искәртүенчә COVID-19 пандемиясе әле дә дәвам итә, шуңа күрә вакцинаны яңарту ихтыяҗы туган. Гинцбург яңа вакцина кулланышка киләсе елның мартында керәчәк дип әйткән, әмма ул чакта яңа штаммнар барлыкка килсә аның инде "актуаль булмавы да бар", ди ул.

@azatliqradiosi
🔥5🤡4
Азат милләтләр лигасы Украинаның беренче татар фронт парамедик экипажына "Биомед ВМ 1600" хаста мониторы сатып алып җибәргән.

Бу хакта лига хәбәр итә.

Сентябрь аенда Украина гаскәренең медицина батальонында беренче татар экипажы оештырылды. Аңа Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев нигез салды. Экипажга өч кеше кергән иде. Бу — Сәид Исмәгыйлев, Камил Гыймадутин, Эмиль Тенишев. Өчесе дә Украинада туып үскән татарлар.

Азат милләтләр лигасы хәбәр итүенчә, татар экипажының реанимобиле тулысынча диярлек кирәкле әсбаплар белән җиһазландырылган. Монда үпкәне ясалма җилләтү җиһазы, кислород концентраторы, аспиратор һәм дефибриллятор бар. Соңгы вакытта хаста мониторына ихтыяҗ туган. Ул ашыгыч ярдәм, үпкәне ясалма җилләтү һәм анестизия вакытында авыруның физиологик халәтен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Хаста мониторы лиганың әгъзалары һәм тарафдарлары хисабына сатып алынган.

Лига Исмәгыйлев белән Идел-Урал халыкларының бүгенге хәле, бәйсезлек турында да сөйләшкән.

@azatliqradiosi
✍1❤1👍1
Думада укытучыларга хезмәт хакын арттыру өчен акча булмавын әйтәләр

Шуңа күрә депутатлар хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән, алар 2024 елда төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтү өчен акча җитәчәкме икәненә өстәмә төгәллек кертүне сорый.

Әлегә җавап килмәгән. Әмма 2024 елда Русия хөкүмәтенең төбәкләргә ярдәме нык кимиячәге инде билгеле. 2024 елда федерация бюджетыннан төбәкләр бюджетына китәсе акчалар 16 процентка, 2025 елда 13 процентка кимиячәк.

@azatliqradiosi
🤷‍♂4🔥3😁3
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 24 октябрь иртәсенә дөньяда иң мөһим хәбәрләрне барлыйк:

🔸Акъярда Русиянең Кара диңгез флоты янында "көчле тавышлар" яңгырады. Русия билгеләгән губернатор Михаил Развозжаев язганча, бу "диверсион көчләренең су асты һөҗүме" булырга мөмкин. Башка мәгълүмат әлегә юк.

🔸Сугышны өйрәнү институты (ISW): Русиядә снарядлар җитештерү һәм Төньяк Кореядән аларны китерү Русиягә сугышны алып бару өчен җитәрлек булырга мөмкин.

🔸Google Израил һәм Газзә сызыгында юл хәрәкәте турында мәгълүматларны сүндергән.

🔸Франция президенты Эмануэль Макрон Израилгә килгән.

🔸1,5 елда беренче тапкыр биткоин бәясе $35 мең доллардан арткан.

🔸Пермьдә юлчылар очкычы утырган вакытта юлдан кырга чыккан. Зыян күрүчеләр юк, һава аланында очышлар тоткарланган.

🔸Сораштыру: казаннарның 60%-ы хорафатларга һәм сынамышларга ышана. Юл алдыннан "утырып алу" гадәтен сораштыруда катнашканнарның 30%ы үти икән.

Азатлыкны укыгыз, карагыз, безнең сайтка да керегез. Бергә булыйк!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4✍1👎1🍌1
🔸Украина сугышына снайпер итеп җибәрү өчен хатын-кызларны җыя башлаганнар

"Борз" батальонында хатын-кызлардан ике отряд төземәкчеләр: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары. Әлеге батальон Русия саклану министрлыгына буйсына торган "Редут" хосусый хәрби ширкәтенеке.

Тәҗрибәсе булмаганнарны да алалар, аларны бер ай эчендә өйрәтәбез дип ышандыралар.

Хатын-кызларга ярты еллык контракт төзергә тәкъдим итәләр, хезмәт хакы аена 220 мең сумнан башлана.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👎7🤡3👍1
Кырымтатар хатыннары сәяси тоткын ирләре өчен көрәшә. "Кайту" фильмы чыкты

Катя Федулованың "Кайту" фильмы — кырымтатар хатыннары Мумина һәм Майеның документаль портреты. Аларның ирләре — сәяси тоткыннар, кырыс режимлы колониягә хөкем ителгәннәр. Муминаның ире Сервер — 15 елга, ә Майеның ире Сейран — 14 елга.

Режиссер хатыннарның тормышын күзәтә, аларның сөйгәннәре өчен нинди тугрылык һәм горурлык белән көрәшүен күрсәтә. Фильмда ир-атлар юк, алар мәхкәмә залында төшерелгән хроник кадрларда гына күренеп ала. Ул нигездә хатын-кызлар, аларның көче, матурлыгы һәм сагышы турында.

Фильмны әлегә тулысынча "Настоящее Время" сайтында карап була. Телеканал Катя Федулова белән фильмны төшерү һәм геройларның язмышы турында сөйләшкән.

➡️ Әңгәмәне безнең сайтта укый аласыз.
➡️ Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥12👍3
❗️Мордовиядә эрзә дәүләте төзү тарафдарларына экстремизм турында җинаять эше ачканнар

21 октябрьдә куәт оешмалары вәкилләренең уннан артык кешене тоткарлавы хәбәр ителгән иде. Алар арасында эрзә халкының элекке баш аксакалы (инязор) 83 яшьлек Кшуманцянь Пиргуж һәм 89 яшьлек эрзә язучысы Нуянь Видяз та бар.

Җинаять эшендә шикләнелүчеләрдә тентүләр узган, аларның техникаларын тартып алганнар.

ФСБ фаразынча, 2020 елда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Александр Болькин Украина, АКШ һәм Русиядәге көрәштәшләре белән бергә эрзә халкының вәкиллекле оешмасын - "Кирдийюр"ны төзегән.

Бу хакта безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢6🤬5