Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔸Украина сугышына снайпер итеп җибәрү өчен хатын-кызларны җыя башлаганнар

"Борз" батальонында хатын-кызлардан ике отряд төземәкчеләр: снайперлар һәм пилотсыз очучы җиһазлар операторы отрядлары. Әлеге батальон Русия саклану министрлыгына буйсына торган "Редут" хосусый хәрби ширкәтенеке.

Тәҗрибәсе булмаганнарны да алалар, аларны бер ай эчендә өйрәтәбез дип ышандыралар.

Хатын-кызларга ярты еллык контракт төзергә тәкъдим итәләр, хезмәт хакы аена 220 мең сумнан башлана.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👎7🤡3👍1
Кырымтатар хатыннары сәяси тоткын ирләре өчен көрәшә. "Кайту" фильмы чыкты

Катя Федулованың "Кайту" фильмы — кырымтатар хатыннары Мумина һәм Майеның документаль портреты. Аларның ирләре — сәяси тоткыннар, кырыс режимлы колониягә хөкем ителгәннәр. Муминаның ире Сервер — 15 елга, ә Майеның ире Сейран — 14 елга.

Режиссер хатыннарның тормышын күзәтә, аларның сөйгәннәре өчен нинди тугрылык һәм горурлык белән көрәшүен күрсәтә. Фильмда ир-атлар юк, алар мәхкәмә залында төшерелгән хроник кадрларда гына күренеп ала. Ул нигездә хатын-кызлар, аларның көче, матурлыгы һәм сагышы турында.

Фильмны әлегә тулысынча "Настоящее Время" сайтында карап була. Телеканал Катя Федулова белән фильмны төшерү һәм геройларның язмышы турында сөйләшкән.

➡️ Әңгәмәне безнең сайтта укый аласыз.
➡️ Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥12👍3
❗️Мордовиядә эрзә дәүләте төзү тарафдарларына экстремизм турында җинаять эше ачканнар

21 октябрьдә куәт оешмалары вәкилләренең уннан артык кешене тоткарлавы хәбәр ителгән иде. Алар арасында эрзә халкының элекке баш аксакалы (инязор) 83 яшьлек Кшуманцянь Пиргуж һәм 89 яшьлек эрзә язучысы Нуянь Видяз та бар.

Җинаять эшендә шикләнелүчеләрдә тентүләр узган, аларның техникаларын тартып алганнар.

ФСБ фаразынча, 2020 елда "Азат Идел-Урал" хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе Александр Болькин Украина, АКШ һәм Русиядәге көрәштәшләре белән бергә эрзә халкының вәкиллекле оешмасын - "Кирдийюр"ны төзегән.

Бу хакта безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢6🤬5
⭐️ Сембердәге "Йолдызлар аллеясе"ннән Чулпан Хамматова йолдызын алып куйганнар.

Хамматова исеме белән йолдызны 2018 елда урнаштырган булганнар. 5 ел узуга аны яшергәннәр, дип яза "Симбирский шугожор" телеграм-каналы.

Актриса Чулпан Хамматова Русия Украинага каршы сугышны тәнкыйтьләп чыкты һәм илдән китте.
🤡13👍6😁4🤯1
Узган атна Котельники шәһәре мөселман үзәгендә куәт оешмалары рейд уздырган һәм мөселманнарны хәрби комиссариатка, ә аннары хәрби әзерлек үзәгенә алып киткән.

Шуннан соң мигрантлардан Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалауны таләп итә башлаганнар.

Бу хакта язманы монда укый аласыз, төп фикерләрне кәртләрдә тәкъдим итәбез.
🤯6🤬3
📍Прагада "Кырым платформасы"ның икенче парламент җыены башланды

Украина Югары Радасы рәисе Руслан Стефанчук әйтүенчә, чарада бөтен дөньядан барлыгы 70 парламент делегациясе катнаша.

Үз чыгышында Чехия премьер-министры Петр Фиала ярымутрауның асаба кырымтатар халкы вәкилләрен аерым сәламләп, аларга һәм Украина ватандашларына "тарихи гаделлекнең кире кайтачагын" вәгъдә итте.

Бу хакта безнең сайтта укыгыз.
🔥6🤡2🤔1
Тел активистлары мари телендә "акыллы динамик" ясауга керешкән

Мари тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре Андрей Чемышев җитәкчелегендә тел активистлары такымы "акыллы динамик" проектын башкара.

Аңа "iВика" дигән исем бирелгән, ул марилардагы хатын-кыз исеме — Айвика белән аваздаш.

Хәзерге вакытта тавыш белән идарә ителә торган "акыллы динамик"ларны күпчелек технология ширкәтләре җитештерә. Мәсәлән "Яндекс", Google һәм Apple. Әмма алар урыс һәм инглиз теле кебек киң кулланыштагы телләрдә генә эшли.

"iВика"ның үзенчәлеге шунда — ул мари телен аңлаячак. Калган аналоглары кебек үк, аннан интернеттагы мәгълүматны табып укып бирүен, җыр кушып куюын, әкият сөйләвен һәм башкаларны сорарга мөмкин булачак.

@azatliqradiosi
👍16❤2🔥1
Татарстанда яшәүчеләрнең 44%-на хезмәт хаклары хәтта төп чыгымнар өчен дә җитми

Моны HeadHunter платформасы ачыклаган. Бер ел элек мондый җавап бирүчеләр саны 40%, ә 2021 елда 26% тәшкил иткән.

Сораштыруда катнашканнарның өчтән бере — 33%-ы хезмәт хакларының төп чыгымнарны капларга авырлык белән җитүен әйткән. Ә 23% кеше керемнәренең кирәкле алыш-бирешкә генә җитүен белдергән.

Татарстанда аеруча 18-24 яшьлекләрнең хезмәт хаклары җитәрлек булуы теркәлгән. Акча җитмәү турында ешрак 55 яшьтән өлкәнрәкләр белдергән. Хезмәт хакы җитмәү турында белдергәннәрнең 39%-ы ирләр, 51%-ы хатын-кызлар булып чыккан. Ягъни, акча юклыгына хатын-кызлар күбрәк зарлана.

Ә сезгә хезмәт хакы нәрсәгә җитә?

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥3😢2
Казан тарихчыларына Уфадагы конференциягә килергә рөхсәт итмәгәннәр

21-22 ноябрь Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" (III Мәҗитов укулары) дигән халыкара конференция узарга тиеш.

Чарада Татарстанның Тарих институты хезмәткәрләре дә катнашырга теләгән. Әмма Искәндәр Измайлов, Илнур Миргалиев, Радик Исхаков һәм Әнвәр Әксановка бер аңлатмасыз катнашуны рөхсәт итмәгәннәр.

"Башкортстанда бу конференция зур идеологик вакыйга итеп карала, анда республиканың Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк. Шуңа татар тарихчыларының Көньяк Урал тарихына альтернатив карашлары башкорт түрәләре һәм политтехнологлары дөньясының идиллиясен бозарга мөмкин. Бу хәл Уфада җитди фәнни бәхәсләргә әзер булмаулары турында фикер уята", диелә институт белдерүендә.

Бу нәрсә — татар белән башкорт арасына янә чөй кагу ниятеме? Ни уйлыйсыз?

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬13👍5🤡3👎1😁1
Чубаров Кырым республикасы милли-территориаль автономиягә әверелергә тиеш дип белдерде

Кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров бу хакта бүген Прагада узган "Кырым платформасы"ның икенче парламент җыенында әйтте.

"Украинаның дәүләт суверенитетын торгызгач, Кырымны реинтеграцияләү чоры башланачак. Бу чорда Кырымның, аның асаба халкының һәм ярымутрауда яшәүче барлык Украина ватандашларының киләчәген билгеләүче хокукый шартлар һәм механизмнар бик мөһим булачак", диде ул.

Аның әйтүенчә, бу милли-территориаль автономия
▪️Украина дәүләтенең кашамас бөтенлеген,
▪️асаба кырымтатар халкының үзбилгеләнү хокукын,
▪️кешеләрнең тигез хокукларын һәм иреген,
▪️Кырым ярамутравының ныклы үсешен тәэмин итәргә тиеш булачак.

Чубаров сүзләренчә, аннексияләнгән Кырымга килеп урнашкан "чит ил ватандашлары яки ватандашлыгы булмаган затлар" Кырымнан кичекмәстән китәргә тиеш булачак. Чөнки алар "аңлы рәвештә җинаять кылган, мародерлар кебек урланган әйбер артыннан килгән", диде ул.

@azatliqradiosi
👍8🔥2🤔1
"Важные истории" һәм Conflict Intelligence Team Русия полигоннарында җәфалау "чокырлары" булуын сөйләде

Шундый чокырларны тикшеренүчеләр Оренбур өлкәсенең "Тоцкий" һәм Волгоград өлкәсенең "Прудбой" полигоннарында тапкан.

Бу полигоннарда Русия хәрбиләре Украинадагы сугышка киткәнче күнегүләр уза. Тәртип бозучыларга, шул исәптән фронтка барудан баш тартучыларга исәпләнгән җәфалау урыннары җиргә казылган чокырлардан гыйбарәт, диелә.

Тикшеренү уздыручылар бу сүзләрен иярченнән төшерелгән рәсемнәр белән раслый.

Бу — Русиянең үзендә "чокырлар" кулланулары турында беренче билгеле булган очраклар, дип искәртә басма. Элегрәк мондый тәҗрибәне фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикалары"нда кулландылар. Аерым алганда үзләрен чокырга утыртуларына фронтка килгән мобилизацияләнгәннәр зарланды.

@azatliqradiosi
😱3🤬1🙏1
Уилан колониядән CNNга шалтыратып Блинкенга үтенече турында сөйләгән

Шымчылыкта гаепләнеп Русиядә 16 ел колониягә хөкем ителгән американ ватандашы Пол Уилан август аенда АКШ Дәүләт секретаре Энтони Блинкен белән телефон аша сөйләшүдә үзен азат итүдә ярдәм сораган булган. Бу хакта Уилан CNNга сөйләгән.

Уилан сүзләренчә, Русия белән соңгы тоткын алмашуда исемлеккә кертелмәве аның аркасына һәдәф ясауга тиң, әгәр ул чираттагы алмашуга да кертелмәсә, колониядә үләргә мөмкин, бу хакта ул Блинкенга әйткән. Уилан моны үзенең яшен һәм авыруларын күздә тотып әйткән.

Уилан Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның эше турында Русия матбугатыннан ишетүен дә билгеләп үткән.

▪️Элек Америка диңгез пехотасында хезмәт иткән Пол Уилан 2018 елның декабрендә Мәскәүдә кунакханәдә тоткарланган иде. Аның мәгълүмат саклана торган җиһазында дәүләт сере булган мәгълүмат табылды диелде. Уилан гаепләүне кире какты, ә җинаять эше ачуны провокация дип атады.

#FreeAlsu
@azatliqradiosi
😢2🕊2🔥1
Мәскәү Татарстанның 7,9 млрд сум бурычын сызып ташлаган

Русия финанс министрлыгы Татарстанның 7,88 млрд сум күләмендәге федераль бюджетка бурычын сызып ташлаячак. Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин карарында әйтелә.

Русия хөкүмәте барлыгы 12 төбәкнең 8,23 млрд сумлык кредит бурычын сызып ташлаган. Төбәкләргә чигерелгән бурычларның 95,77 проценты Татарстанга туры килә. Әйтик, Башкортстанга бары 1,8 млн сум бурычын гына чигергәннәр.

Шул ук вакытта ел башыннан Татарстанның дәүләт бурычы 12 млрд сумга арткан.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, көзге сылтама.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤔3🤡2
Азатлык архивыннан яңа кызыклы язма тыңлыйк 🎙

Азатлык хәбәрчеләре (Надир Дәүләт, Фәрит Аги, Гали Акыш, Гариф Солтан) узган 1976 елга нәтиҗә ясый, укучыларны яңа ел белән котлый. Язма ахырында Әнвәр Давыдов сүзләренә язылган "Казаным" җыры яңгырый.

Язма эфирда 1976 ел азагында яңгыраган. Барлык архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤5🔥5