Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан алты ел элек, 26 октябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышына килүче депутатларны ата-аналар, укучылар, укытучылар, студентлар, татар җәмәгатьчелеге, кулларына Әлифба китаплары тотып, "Туган тел"не җырлап, татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алган иде.

Әлеге хәлдән соң чарада катнашкан студетларга КФУда басым да булды. Аларны аңлатмалар язарга мәҗбүр иттеләр, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыйдылар.

Бу көннәрне хәтерлисезме? Ничек хәтерлисез? Депутатлар нинди карарга килде?

@azatliqradiosi
💔11❤9😢7👍1🥱1
2023 елның октябренә World Justice Project оешмасы төзегән Канун өстенлеге рейтингында Русия 142 ил арасында 113нче урында.

2021 елда ул 101нче, узган ел 107нче урында иде.

Канун өстенлеге рейтингы 2010 елдан бирле төзелә. Анда илнең кануннар үтәлгән тирәлек булдырудагы уңышлары бәяләнә.

Кануннарның үтәлүе сигез төркемдә тикшерелә: хакимият оешмаларының вәкаләтләре чикләнү, коррупциянең булмавы, тәртип һәм иминлек, төп хокукларның тәэмин ителүе, хакимият оешмаларының үтә күренмәлелеге, кануннарның үтәлүе, сивиль эшләрне карау, җинаять эшләрен карау.

Русия ник ел саен аска тәгәри дип саныйсыз?

@azatliqradiosi
🌚3
Җанисәптә татар булып язылачагын белдергән активист кыз Ольга Мисикка Владлен Татарскийның үлеме турында язган посты өчен террорчылыкны аклау турында эш ачканнар.

"Фашистны үтерү - нормаль кешеләрнең гомерләрен саклап калуга тигез. Үтерүче гомеренең кыйммәте гади кешенең гомере кыйммәтенә беркайчан да тигез булмаячак", дип белдергән булган ул.

"ОВД-Инфо" хәбәренчә, бүген 26 октябрь иртәсендә активистның әтисе яшәгән йортта тентү уздырганнар. Ольга Мисик үзе Русиядә түгел.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8
БМО белгечләре элекке Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевны Русиягә тапшырмаска чакыра

54 яшьлек Равил Минһаҗевны 2017 елда Кушма Штатлар Гуантанамо төрмәсеннән азат итеп, Гарәп Әмирлекләренә тапшырды.

Минһаҗевның үзенә анда алты ай тернәкләнү узасың да аннары иреккә чыгачаксың дип әйткәннәр. Бу хакта Азатлыкка Равил Минһаҗевның әнисе, Чаллыда яшәүче 86 яшьлек Зөһрә Вәлиуллина сөйләде.

Алты ай урынына Минһаҗев инде җиде елга якын төрмәдә утыра. Август аенда Зөһрә Вәлиуллина Гарәп Әмирлекләреннән чакыру алган һәм улы янына барган. Ана кеше улын Русиягә тапшырырга мөмкиннәр дип борчыла.

➡️Азатлык сайтында
➡️Көзге сайтта

Фото The Intercept сайтыннан алынды.Равил Минһаҗев (с) әнисе һәм абыйсы белән.

@azatliqradiosi
😢9
Иранда хиҗаптан баш тарткан актрисаларга кинода төшү тыелды

Бу турыда IRNA дәүләт телеканалына биргән интервьюсында Иран киносын профессиональ бәяләү һәм күзәтү баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Хәбиб Ил Беги әйтте.

Аның сүзләренчә, хиҗапсыз актрисалар катнашында элегрәк төшерелгән фильмнарны экраннарда күрсәтү дәвам итәчәк, чөнки моның өчен акча тотылган, ләкин яңа фильмнарда алар төшә алмаячаклар.

Түрә моңа кадәр продюсерларны хижап япмаган актрисалар белән хезмәттәшлек итсәләр, лицензия алуда проблемнары булачагы белән кисәткән иде.

Соңрак CinemaDaily телеграм каналында бу тыю кагылачак 12 актриса исемлеге пәйда булды.

Иран мәдәният һәм ислам юнәлеше министры Мөхәммәт Мехди Эсмаили хиҗап ябуның канунда булуын әйтте. Аның сүзләренчә, канунны үтәмәгән кешеләр белән эшләү мөмкин түгел.​

Ирандагы узган ел 16 сентябрьдә 22 яшьлек Махса Әмини үлеменнән соң хатын-кыз протестлары башланды. Аның хиҗапны дөрес кимәгән һәм шәригать кануннарын бозган өчен кулга алынганнан соң, полиция золымы нәтиҗәсендә үлгән булуы ихтимал.

@azatliqradiosi
👍5🤯5🤬2
Башкортстан Корылтае рәисе Рудольф Нуриевкә пычрак ягарга ярамый дип белдерде

Бер көн элек КПРФның республика бүлекчәсе сайтында мәшһүр балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриевне "сатлыкҗан" һәм "ЛГБТ вәкиле" дип атаган белдерү чыккан иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз

@azatliqradiosi
👏4👍2
Беренче каналның элекке мөхәррире Марина Овсянникованы ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Журналист Овсянникова хәзерге вакытта кызы Арина белән Парижда яши. 17 яшьлек улы Кирилл әтисе белән Русиядә калган.

Ана хокукыннан мәхрүм итүне мәхкәмәдән Овсянникованың Russia Today-да эшләүче элекке ире сораган.

▪️Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова 14 март кичендә "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырганнан соң танылды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәткән иде.

▪️Июль ахырында Овсянникованы Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турындагы башка бер эш нигезендә 50 мең сум штрафка тартканнар иде.

@azatliqradiosi
🤬10👍1🙏1
✈️ Red Wings һава ширкәте Казаннан 🇱🇰 Шри-Ланка утравына туры очышлар башлый

Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Казан һава аланы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очышлар 10 көнгә бер — сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак диелә.

Беренче рейс 31 октябрьгә билгеләнгән. Юл вакыты — 8 сәгатьтән артык.

Ничек, барып-карап кайтырга ниятегез бармы? 😏

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6✍2
Чиләбе өлкәсе Мияс шәһәрендә шагыйрь Акмулла каберенә таш куелган

Бу хакта тарихчы Азат Ахунов хәбәр итте. 

Зәйнулла ишан ярдәме белән эшләнгән бу таш озак еллар Туган якны өйрәнү музеенда сакланган диелә.

▪️Мифтахетдин Акмулла 1831 елда Бәләбәй өязе Дүсән авылында туган. 1895 елда Мияс янында юлбасарлар тарафыннан үтерелгән. Ул башкорт, татар һәм казакъ телләрендә иҗат иткән.

@azatliqradiosi
👍9❤5
Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ача

Иранның дәүләт Мелли банкы (Bank Melli Iran) Казанда "Мир Бизнес Банк" офисын ача. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хәбәр итә.

"Мир Бизнес Банк" — Иран Мелли Банкының бүлеге булып тора.

Ачылыш тантанасы бүген уза. Анда Иранның икътисад министры урынбасары, "Иран Мелли Банк" баш мөдире һәм Иранның Казандагы баш консулы катнашырга тиеш.

"Мир Бизнес Банк" үзенең "Мирас" финанс ширкәте аша ислам банкингы хезмәтләре күрсәтер дип фаразлана.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7👎1🤡1
❗️Журналист Алсу Кормашевага "ят агент" булып теркәлүдән баш тарту гаепләве белдерелде

Бүген, 26 октябрьдә тикшерү комитеты Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашевага Җинаять кодексының 330.1 маддәсе, 3 өлеше нигезендә ("максатчан рәвештә Русиянең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге турында мәгълүмат җыйган затның (янәсе, аларны чит ил чыганаклары Русия иминлегенә каршы куллана ала) үзен ят агент исемлегенә кертү өчен кирәкле документларны вәкаләтле оешмага тапшырмавы") гаепләү белдерде.

Шулай итеп хәзер ул гаепләнүче булып санала.

Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни, ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган.

Кормашева аңа белдерелгән гаепләүне танымый.

▪️Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, аны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.

▪️БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

#FreeAlsu
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬19👍3
Медиа: Русия саклану министрлыгы тоткыннардан торган штурм отряды сугышчыларын атып үтерергә рөхсәт иткән

Бу хакта дкументны Frontelligence Insight төркеме таратты, дип яза "Важные истории".

Кагыйдәләргә әйтелгәнчә, "Шторм Z" роталары яки отрядлары бары тик тоткыннардан гына төзелә.

▪️Төрле колонияләрдән китерелгән "махсус контингент"ны (документта тоткыннар шулай атала) үзара да, башка хәрбиләр белән дә бергә кушарга ярамый.

▪️Аларның бурычы — шәһәрдә һәм катлаулы урыннарда штурмлау. Тоткыннарга хәрби әзерлекә 10-15 тәүлек кенә вакыт каралган.

▪️Алар белән контрактны ярты елга төзергә мөмкиннәр. Сугыш кырын тоткыннар бары тик авыр яраланса яки һәлак булса гына калдырып китә (чыгарыла) ала диелгән документта.

▪️Мондый штурм отрядлары җитәкчеләренә тоткарлау отрядына охшаш төркемнәр һәм хәрби полициядән торган конвой төзергә, шулай ук сугышчыларны атып үтеререгә рөхсәт ителә.

▪️Әгәр сугышчылар ачыктан-ачык буйсынмаса, командирларга дисциплина һәм тәртипне торгызу өчен корал куллану хокукы бирелә.

▪️Контракт вакыты чыкканнан соң ярлыкау турында акт төзелә, шуннан соң тоткын яңа контракт төзи ала яки "үз көче белән" Русиягә кайтып китәргә мөмкин.

Кичә Astra телеграм каналы Русия саклану министрлыгының "Шторм-Гладиатор" ротасы сугышчыларын атып үтерүләре турында җиткергән иде.

@azatliqradiosi
👍3🔥1🤬1
Питрәч районы башлыгы колониягә барып Украинадагы сугышка җибәрү өчен тоткыннар эзләгән

Татарстанның Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Пановка авылындагы 3нче төзәтү колониясендә "теләге булганнарны контракт белән хәрби хезмәткә җибәрү мәсьәләләре турында" җыелыш үткәргән.

Бу хакта түрә үзенең Telegram-каналында җиткерде. Соңрак ул бу постын алып куйды.

Ул контракт төзү өчен Питрәч районының хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән.

"Владимир Путин әйтмешли, без сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз, ватанга авыр вакытта аны якларга баскан кешеләрнең ныклыгы һәм батырлыгы белән сокланабыз", дип язган түрә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡4👎2👍1🔥1
2023 ел башыннан Русия дәүләт ширкәтләре дроннардан саклануга миллиард сумнан артык акча бүлгән

Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар сайтындагы белешмәләргә таянып "Агентство" каналы җиткерә.

Дроннардан саклануга иң күп акчаны (348,7 млн сум) Смоленски атом электростанциясе биргән. Ул Украина белән чиктән 200 чакрымда урнашкан.

Икенче урында — "Мосводоканал" (336,5 млн сум), өченчедә — "Россети Московский регион" ширкәте (228,3 млн сум).

Дроннан саклану комплексларын Владивосток, Көньяк-Сахалин һава аланнары, Мәскәүнең Шереметьево һава аланы, "Петергоф" музей-тыюлыгы, Коми, Мордовия Ханты-Манси автоном бүлгесе, Тверь һәм Владимир өлкәләре хакимиятләре дә сатып алган.

Нәтиҗәдә 2023 елда Русия ширкәтләре дроннардан саклануга узган ел белән чагыштырганда алты тапкыр күбрәк акча тоткан диелә.

@azatliqradiosi
✍1🔥1
🎙 Азатлык эфирында 1988 елда яңгыраган "Чит илләрдә татар тормышы" тапшыруын тыңлыйк

Ул Шиһабетдин Нигъмәти шигъриятенә багышланган. "Чит илдәге татар шагыйрьләренең иҗатында төп урынны милләт кайгысы, милләт мәсьәләсе алып тора. Алар өчен туган ил — Татарстан һәм Башкортстан", дип сөйли Гариф Солтан.

Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤6🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 27 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸АКШ саклану министрлыгы Сүрия көнчыгышында Иран хәрби объектларына һөҗүм ясау турында хәбәр итте. Бу Сүрия һәм Гыйракта Америка базаларына һөҗүмгә җавап булды диелә.

🔸ХӘМӘС Газзәдә Израил һөҗүмендә 50 Израил тотыгы һәлак булды дип белдерде. Әлеге саннарны бәйсез рәвештә раслау булмады. Тел-Авивта тотыкларның туганнары аларны кичекмәстән азат итү таләбе белән яңа митинг уздырды.

🔸АКШ Украина армиясенә кораллар җибәргән. "Голос Америки" мәгълүматынча, 49нчы ярдәм җыелмасына HIMARS комплексына ракетлар, TOW танкларга каршы торучы ракетлар, AIM-9, Stinger, Javelin ракетлары һәм 155 мм снарядлар керә.

🔸Мисырда Израил чигендә урнашкан Таба курорт шәһәрендә бүген иртән шартлау булган, 6 кеше яраланган. Reuters хәбәр итүенчә, ракет ХӘМӘС һәм Израил арасында барган бәрелешләрдән килеп төшкән.

🔸Башкортстанның Баймак районында, Магнитогрски-Ира юлында юлчылар автобусы "Кировец" К-708 тракторына бәрелгән. 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
👍3✍1👎1🤮1