Питрәч районы башлыгы колониягә барып Украинадагы сугышка җибәрү өчен тоткыннар эзләгән
Татарстанның Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Пановка авылындагы 3нче төзәтү колониясендә "теләге булганнарны контракт белән хәрби хезмәткә җибәрү мәсьәләләре турында" җыелыш үткәргән.
Бу хакта түрә үзенең Telegram-каналында җиткерде. Соңрак ул бу постын алып куйды.
Ул контракт төзү өчен Питрәч районының хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә кирәк дигән.
"Владимир Путин әйтмешли, без сезнең һәркайсыгыз белән горурланабыз, ватанга авыр вакытта аны якларга баскан кешеләрнең ныклыгы һәм батырлыгы белән сокланабыз", дип язган түрә.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤡4👎2👍1🔥1
2023 ел башыннан Русия дәүләт ширкәтләре дроннардан саклануга миллиард сумнан артык акча бүлгән
Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар сайтындагы белешмәләргә таянып "Агентство" каналы җиткерә.
Дроннардан саклануга иң күп акчаны (348,7 млн сум) Смоленски атом электростанциясе биргән. Ул Украина белән чиктән 200 чакрымда урнашкан.
Икенче урында — "Мосводоканал" (336,5 млн сум), өченчедә — "Россети Московский регион" ширкәте (228,3 млн сум).
Дроннан саклану комплексларын Владивосток, Көньяк-Сахалин һава аланнары, Мәскәүнең Шереметьево һава аланы, "Петергоф" музей-тыюлыгы, Коми, Мордовия Ханты-Манси автоном бүлгесе, Тверь һәм Владимир өлкәләре хакимиятләре дә сатып алган.
Нәтиҗәдә 2023 елда Русия ширкәтләре дроннардан саклануга узган ел белән чагыштырганда алты тапкыр күбрәк акча тоткан диелә.

✍1🔥1
🎙 Азатлык эфирында 1988 елда яңгыраган "Чит илләрдә татар тормышы" тапшыруын тыңлыйк
Ул Шиһабетдин Нигъмәти шигъриятенә багышланган. "Чит илдәге татар шагыйрьләренең иҗатында төп урынны милләт кайгысы, милләт мәсьәләсе алып тора. Алар өчен туган ил — Татарстан һәм Башкортстан", дип сөйли Гариф Солтан.
Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.
#азатлыкка70 #архив

❤6🔥3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 27 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸АКШ саклану министрлыгы Сүрия көнчыгышында Иран хәрби объектларына һөҗүм ясау турында хәбәр итте. Бу Сүрия һәм Гыйракта Америка базаларына һөҗүмгә җавап булды диелә.
🔸ХӘМӘС Газзәдә Израил һөҗүмендә 50 Израил тотыгы һәлак булды дип белдерде. Әлеге саннарны бәйсез рәвештә раслау булмады. Тел-Авивта тотыкларның туганнары аларны кичекмәстән азат итү таләбе белән яңа митинг уздырды.
🔸АКШ Украина армиясенә кораллар җибәргән. "Голос Америки" мәгълүматынча, 49нчы ярдәм җыелмасына HIMARS комплексына ракетлар, TOW танкларга каршы торучы ракетлар, AIM-9, Stinger, Javelin ракетлары һәм 155 мм снарядлар керә.
🔸Мисырда Израил чигендә урнашкан Таба курорт шәһәрендә бүген иртән шартлау булган, 6 кеше яраланган. Reuters хәбәр итүенчә, ракет ХӘМӘС һәм Израил арасында барган бәрелешләрдән килеп төшкән.
🔸Башкортстанның Баймак районында, Магнитогрски-Ира юлында юлчылар автобусы "Кировец" К-708 тракторына бәрелгән. 6 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

👍3✍1👎1🤮1
Путин Явлинский белән очрашкан – янәсе Украинада атышны туктату турында сөйләшкәннәр
Кичә, 26 октябрьдә Русия президенты Владимир Путин "Яблоко" фиркасенә нигез салган Григорий Явлинский белән очрашкан.
Очрашуның төп темасы - Украинадагы сугышта "атышны туктату килешүенең кирәклеге" булган. Бу хакта "Яблоко" матбугат хезмәте җиткерде.
Бу мәгълүматка рәсми раслау юк. Элегрәк төрле Telegram-каналларда Кремльдә 2024 елгы президент сайлавында катнашу өчен шартлы либераль намзәт эзлиләр дигән мәгълүматлар чыкты, төгәл чыганакларга сылтама бирелмәде.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

👍4🤡3😁2
Казаннан Грузиягә очышлар башланырга тора
Red Wings Казаннан Грузия башкаласы Тбилиси һәм Кутаиси шәһәренә очышлар башлый. Бу хакта һава ширкәтенең сайтында хәбәр ителә.
Тбилисига очышлар 13 ноябрьдән башланачак, сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә булачак.
Кутаисига очышлар 3 декабрьдән ниятләнә. Шулай ук сишәмбе һәм якшәмбе очачаклар.
Очышлар SSJ 100 очкычында башкарылачак.
Русия Грузия белән туры очышларын 2019 елның июнендә туктаткан иде. Дүрт ел туктап торган очышлардан соң Мәскәүдән Грузиягә беренче очкыч очып килгән көнне юлчыларны протестлар белән каршы алдылар.

👍3❤1
Башкортстан активистлары баш прокурордан Айрат Дилмөхәмәтов, Рамилә Сәетова һәм Фаил Алсыновка ачылган җинаять эшләрен кире карауны сорый
Активистлар фикеренчә "аларның өчесен дә республика башлыгы Радий Хәбиров таләбе белән гаепләгәннәр", чөнки алар иҗтимагый фикер лидерлары һәм Хәбировның республика белән идарә итүен вакытыннан алда туктатырга сәләтле кешеләр.
▪️Айрат Дилмөхәммәтовка 2020 елның 24 августында тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.
▪️Рамилә Сәетова быел янә кулга алынды. Аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру"да гаеплиләр.
▪️Октябрьдә Фаил Алсыновка нәфрәт яки дошманлык уяту нигезендә җинаять эше ачылуы билгеле булды.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.

❤4
"Өмет" мөхәррире: мәктәпләрдә туган телләр кимү татар матбугатын кызганыч хәлгә китерә
Башкортстанның «Өмет» газеты баш мөхәррире Радис Ногманов Дөнья татар конгрессында Русия төбәкләреннән килгән журналистлар белән очрашуда ике зарын белдергән:
🔻Беренчесе: мәктәпләрдә туган телләр киметелү сәбәпле алдагы елларда милли матбугатны укучылар кимү.
"Ничә ел элек мәктәпләргә баргач, укучылар татар телендә сәламлиләр, татарча сөйләшәләр иде. Бүгенге көндә шул ук авылга барып карасаң, балалар бакчасындагы балалар да русча сөйләшә. Мин инде аны киләчәктә татар матбугатына яздырырга тырышып була микән, дип тә уйламыйм. Мәгариф системасына басым ясарга кирәк, минемчә. Монда депутатларның да эше зурдыр", дип китерә баш мөхәррир сүзләрен "Татар-информ".
🔻Икенче проблем: редакциягә яшь татар журналистлары килмәү.
"Ун ел элек безнең редакциягә студентлар шаулап-гөрләп практика үтәргә дип килеп кергәннәр иде. Алар да өлкәнәйде. Иң яшь хезмәткәребезгә 40 яшь. Яңа кеше килми. Авылларда да хәбәречеләр юк. Район газетлары редакцияләренә дә мөрәҗәгать итәбез. "Сезгә мәкалә язып бирерлек журналистларыбыз юк", диләр. Казан федераль университетында яшь татар журналистларын әзерләп чыгаралар, әмма алар безгә кайтып җитмиләр – Казанда калалар", дигән Радис Ногманов.
▪️2017 елдан прокуратура таләбе мәктәпләрдә туган телләрне уку бары тик ихтыяри рәвештә, ата-ана гаризасы белән генә башкарыла.

😢9👍2🤬2❤1🔥1
"Авыл муллалары ислам динен кабул иткән урыс иремне мөселман зиратында җирләргә теләмәде"
Мордовиянең Аксюн авылы имамнары Украинадагы сугыштан үлеп кайткан Александрны (Али) җирләүдән баш тарткан. Хатыны Алсу сүзләренчә, мәетне күрше авыл имамы юган һәм җирләгән.
"Иремнең әйткәнен үтәдем, әмма муллаларның үзләрен шулай тотуларына аптырадым. Алар үз наданлыгын күрсәтте. Имеш, исламны башка муллада кабул иткән, башка мулла никах укыган икән, ул җирләсен булып чыга. Гәрчә, алар урыс булганга дип ишарә ясарга тырышты, имеш, аның исламны кабул итүенә ышанып җитмиләр. Алар бөтен авыл халкын безгә каршы котыртып бетерде. Авылда "урысны күмәләр" дип сөйли башладылар. Әмма ул муллаларның авылда ислам динен кабул иткән урысларны җирләгәннәре бар бит", дип сөйләде Алсу ханым.
Ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама аша
👉Телеграмда

Азатлык Радиосы
"Авыл муллалары ислам динен кабул иткән урыс иремне мөселман зиратында җирләргә теләмәде"
Мордовиянең Аксюн авылы имамнары Украинадагы сугыштан үлеп кайткан Александрны (Али) җирләүдән баш тарткан. Хатыны Алсу сүзләренчә, мәетне күрше авыл имамы юган һәм җирләгән.
😱8🍾3❤2👍2🤬2
"Оптимизация максатында". Уфа тикшерү изоляторы Лилия Чанышеваны Дүртөйле изоляторына күчерү сәбәбен аңлаткан
7,5 елга хөкем ителгән активист Лилия Чанышеваны октябрь башында Уфа тикшерү изоляторыннан Дүртөйле изоляторына күчерделәр.
Чанышеваның адвокаты Рамил Гыйззәтуллинга моның сәбәбен "оптимизацияләү" һәм санитар нормаларны үтәү өчен дип аңлатканнар.
Шул ук вакытта Чанышева үзенең Telegram-каналында Дүртөйледәге 5нче тикшерү изоляторында кайнар су булмавын хәбәр итте.
"Алардан белдем — изоляторның бинасы 1961 елда төзелгән булган һәм 62 ел буе камераларда кайнар су юк. Шуның 20 елы — бюджет акчалары сарайлар, яхталар төзүгә һәм алтын бәдрәф чистарткычлар сатып алуга тотылган Путин идарә иткән чорга туры килә ", дип язган Чанышева.
#Башкортстан

"Оптимизация максатларында". Уфа тикшерү изоляторы Лилия Чанышеваны Дүртөйле изоляторына күчерү сәбәбен аңлаткан
7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышеваны Уфадан Дөртөйлегә алып китүләре турында 9 октябрьдә билгеле булды.
🤬3
❗️Татарстанның кече нефть ширкәтләре салым түләүләрен киметкән. Сәбәбе — Мәскәү салым сәясәтен үзгәрткән — Миңнеханов
2023 елның 9 аенда Татарстанның кече нефть ширкәтләре республиканың берләштерелгән бюджетына 5 млрд сум күләмендә салым күчергән. Бу узган елның шушы чорыннан 8 процентка азрак. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.
"Моның узган елдан азрак икәне аңлашыла. Бу салым канунына кергән үзгәрешләр белән бәйле", диде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан нефть ширкәтләре Якын Көнчыгышта һәм сугышка бәйле "геосәяси тотрыксызлык" шартларында эшләргә мәҗбүр.

Татарстанның кече нефть ширкәтләре салым түләүләрен киметкән
Бу Мәскәүнең салым сәясәтен үз файдасына авыштыруы белән бәйле.
🤔3🔥2👍1
"Үз якларына тарткалый башлыйлар" — Рифкать Миңнеханов Башкортстандагы низаглы төрбәләр турында фикер белдерде
Татарстан Фәннәр академиясендә Башкортстанның Чишмә районында урнашкан Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләренә кагылышлы фикер белдерделәр, дип яза "Бизнес Online".
Фәннәр академиясенең Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков бу таш төрбәләрне фәнни китапларда Алтын Урда чорының гомуми үсеше контекстында карыйлар дигән.
"Без бу мәсьәләгә (төрбәләрнең кайсы халыкныкы булуы мәсьәләсенә - ред.) һәрвакыт төрки каганаттан чыгып карыйбыз. Башкача карап та булмый, алайса һәркем үз ягына тарткалый башлый", дип белдергән бу уңайдан Академиянең президенты Рифкать Миңнеханов.
▪️Күптән түгел бу таш төрбәләр тирәсендә низаг килеп чыкты. Казан тарихчыларына Уфада узачак "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды.
▪️Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты "ул конференциядә Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дигән белдерү ясады.
▪️Башкортстанның Чишмә районында урнашкан Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләрен еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар.

"Үз якларына тарткалый башлыйлар". Рифкать Миңнеханов Башкортстандагы низаглы төрбәләр турында фикер белдерде
Башкортстанның Чишмә районында урнашкан Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләрен еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар.
🔥2🤡2🤔1
Бәхәс тудырган мең сумлык акчаның яңа дизайнын киләсе елга тәкъдим итәчәкләр
Мең сумлык акча белән бәйле шау-шудан соң Русия Үзәк банкы аның Сөембикә манарасы сурәтләнгән ягына яңа дизайн ясаячак. Бу хакта бүген матбугат очрашуында Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина әйтте.
Аның сүзләренчә, яңа дизайнны киләсе елга тәкъдим итәчәкләр.
Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән.
Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
Бу хакта Азатлык язмасында укый аласыз, ачылмаса монда басыгыз.

🔥2🤡2
Мәскәү мәхкәмәсе 66 яшьлек физик-галимне дәүләткә хыянәттә гаепләп 12 ел колониягә хөкем итте
66 яшьлек Валерий Губанов Жуковский исемендәге Үзәк аэрогидродинамика институтының очкычлар аэродинамикасы бүлекчәсен җитәкли иде.
Аның фәнни кызыксынулары очкычлар, ракет аэродинамикасы белән бәйле иде. Хезмәттәше Валерий Голубкин белән алар сәгатенә 8568 чакрым тизлектә оча алырдай сивил очкыч моделен эшләгән булган.
Аларны Нидерланд галимнәре белән уртак эш башкарган вакытта яшерен белешмәләр тапшыруда гаепләделәр.
71 яшьлек Валерий Голубкин ике ел элек шулай ук 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.
Физикларның яклавы чит ил галимнәренә тапшырылган материаллар яшерен булу-булмаугаалдан ук тикшерелгән булган дип белдерә.

🤬3🔥2😱1
📚Бүген — җомга һәм "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!
Бүген ул — сивил җәмгыять.
Бу сүзне ничек аңлыйсыз, үзегезне сивил җәмгыять вәкиле дип саныйсызмы?
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Бүген ул — сивил җәмгыять.
Бу сүзне ничек аңлыйсыз, үзегезне сивил җәмгыять вәкиле дип саныйсызмы?
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
🔥11❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 28 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸БМО Гомум җыены Газзә сызыгында сугышны кичекмәстән туктату турында резолюция кабул иткән. Иордания тәкъдим иткән документны 120 ил, шул исәптән Русия һәм Кытай хуплаган. 14 ил (АКШ, Израил, Чехия, Маҗарстан һ.б) каршы булган, тагын 45 ил (Британия, Канада, Украина һ.б) тавыш бирүдән тоткарланып калган.
🔸Шимбәгә каршы төндә Израил җир өсте көчләре һәм авиациясе Газзә секторына һөҗүмен арттырды. Израил бомбаларыннан соң Газзәдә интернет һәм телефон элемтәсе югалган, җирле халык мәгълүмати блокадада дип яза Associated Press.
🔸Рәҗәп Эрдоган Төркия халкын Фәләстинны яклап митингка чыгарга чакырды. Митинг 28 октябрь Истанбулда Ататөрек исемендәге һава аланында планлаштырылган.
🔸Илон Мак Х социаль челтәрен (элек Twitter иде) танышулар сайты һәм хәтта дигитал банкка әйләндерергә җыена дип хәбәр итә Business Insider.
🔸Швециядә берничә тапкыр Коръән яндыру чарасын уздырган гыйрак иммигранты Салван Момикның Швециядә яшәү рөхсәтен озайтмаганнар. TV4 телеканалы тапшыруынча, ул депортацияләнәчәк һәм аңа 5 ел дәвамында илгә керү тыелачак.

👍9✍1
Кичә Татарстанның Балтач районында Украинада Русия башлаган сугышта һәлак булган өч ирне җирләгәннәр.
Район үзәгендә Чепья авылыннан Рафаэль Галимуллин, Пор-Кутеш авылыннан Владимир Лаврентьев һәм Яңгул авылыннан Әсхәт Гыйззәтуллиннар белән саубуллашу митингы узган.
Азатлык алып барган исемлеккә ярашлы, Татарстаннан Украинада барган сугышта кимендә 630 кеше үлгән. Бу журналистлар ачык чыганаклардан таба алган исемнәр генә. Аларның барысы да алып кайтып җирләнгән.

😢6🤮4👍2💩2🕊1