Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 29 октябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклар белән таныштырудан башлыйбыз

🔺Кызыл Хач халыкара комитеты Газзә сызыгына кичекмәстән һуманитар ярдәм кертергә чакырды. Бу хакта Би-Би-Си хәбәр итә. Комитет Газзәдәге хәлне "катастрофик" дип атады.

🔺ХӘМӘС контролендә булган Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, низаг башланганнан бирле төбәктә 8000нән артык кеше үтерелгән. Израил ягында үлүчеләр саны 1400 кеше.

🔺Якшәмбегә каршы төндә дроннар Краснодар төбәгендәге Афипский нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән. Янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🔺Русиянең 2024-2026 елгы бюджетында иң күп акчалар саклану өлкәсенә бүленәчәк. Бу хакта Думаның хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Андрей Исаев әйтте.

🔺Иранда, хиҗабы булмаганлыктан кулга алынганнан соң комага киткән 16 яшьлек Армита Гераванд үлгән. Рәсмиләр сүзләренчә, кызның хәле метрода начарланган, ләкин хокук яклаучылар аны "әхлак полициясе" кыйнаган булырга мөмкин дип саный.

🔺54 яшендә актер Мэттью Перри үлгән. Аның мәетен Лос-Анжелестагы йортларының берсендә джакузида тапканнар. Бу хакта TMZ хәбәр итә.

🔺Башкортстанда "Урал-батыр" эпосына нигезләнгән комикслар нәшер ителгән. Аны Айдар Сәйгафаров белән Таңчулпан Буракаева иҗат иткән. Ул берничә атнадан кибетләрдә сатыла башлаячак дип яза "Уфа с огоньком" телеграм каналы.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤2✍1🔥1
29 октябрьдә Төркия республикасы 100 еллыгын билгели.

Бу уңайдан сезгә сынау әзерләдек.

Төркия һәм төрекләр турында ниләр беләсез? Үзегезне сынап карагыз әле!

➡️Сораулар монда
➡️Ачылмаса монда басыгыз

@azatliqradiosi
🎉11🔥5❤2
Газзә сызыгында интернет эшли башлаган.

Бу хакта дөнья буйлап челтәргә керүне күзәтүче NetBlocks оешмасы хәбәр итә дип яза "Медуза.

"Би-би-си"ның урыс хезмәте язуынча, Газзә сызыгында булган кайбер журналистлар да социаль челтәрләргә керә алуларын һәм телефоннан шалтыратуларын әйткән.

▪️28 октябрьгә каршы төндә Израил җир өсте көчләре һәм авиациясе Газзә сызыгына һөҗүмен көчәйтте.

▪️Израил бомбаларыннан соң Газзәдә интернет һәм телефон элемтәсе югалды, җирле халык мәгълүмати блокадада дип язды Associated Press.

@azatliqradiosi
😢8👍4🔥2✍1
Казанда активистлар сәяси золым корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстандагы "Яблоко" фиркасе телеграм каналы хәбәр итүенчә, чараның максаты - кызыл һәм зур террор чорында нигезсез репрессияләргә дучар булган, мәҗбүри хезмәт лагерьларына һәм сөргенгә җибәрелгән, туган якларыннан куылган, халык дошманы дип танылган һәм юк ителгән миллионланган кешене искә алу.

▪️30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 2011 елда бастырылган "Хәтер китабы" мәгълүматларына караганда, Татарстанда ким дигәндә 54 мең 500 кеше сәяси репрессия корбаны булып исәпләнә. Боларның 9366сы Казаннан, ә 3657се хатын-кызлар. Татарстанда репрессияләнгән кешеләрнең ким дигәндә 5687се атып үтерелә. Күпләренең әле дә кайда һәм ничек юкка чыгуы билгеле түгел.

@azatliqradiosi
🔥14👍2🙏2
👆Казанда сәяси репрессия корбаннарын искә алу чарасында катнашкан активистларга "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре сорау алуга повесткалар тапшыра.

Алар активистларны алдан ук сагалап торган.

Sota хәбәр итүенчә, активистларны Зөлфия Ситдыйкова эше нигезендә шаһит буларак чакыралар. Июль аенда Ситдыйковага армияне "кимсетү" нигезендә җинаять эше ачылган иде.

Видео һәм фотолар Sota-дан алынды. Видеода Галлямов исемле "Э" үзәге хезмәткәр активист Вера Отрешкога повестка тапшыра. Алдан повестка әзерләнмәгән активистларны телдән генә чакырып килергә мәҗбүр итмәкчеләр.

@azatliqradiosi
🤬18🔥2❤1👍1🙏1
Хасавюртта халык Израилдән килүчеләрне кунакханәләрдән куып чыгаруны таләп иткән.

Алар "Фламинго" һәм "Киев" кунакханәләре янына җыелган. "Медиазона" хәбәр итүенчә, халык кунакханәләргә кереп бүлмәләрне тикшергән.

28 октябрьдә Карачай-Чиркәс башкаласында берничә йөз кеше митингка чыккан иде. Baza хәбәр итүенчә, алар хакимияттән Израилдән килүчеләрне төбәккә кертмәүне, ә соңрак булган яһүдләрне дә республикадан куып чыгаруны таләп иткән. Чарага 500ләп кеше җыелган диелә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤9🔥4🤡4👍3😱3👎1😢1
Татарстан хакимиятләре республикадагы хосусый медицина клиникаларыннан бала төшерү лицензиясеннән баш тартуны сораган иде, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга шундый тәкъдим ясаган.

Бу хакта Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

"Татарстан кабат алдынгылыкта. Безнең арттан Русиянең инде 10 төбәге хакимиятләре хосусый клиникалардан абортлардан баш тартуны сорады!", дигән ул.

Волынец аналар һәм балалык мәсьәләләре патриарх комиссиясе җитәкчесе Федор Лукьянов мәгълүматларына таяна. Аның әйтүенчә, бу ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән.

▪️Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.

@azatliqradiosi
👎7🤡2❤1🔥1
Казанның Борнай мәчетендә төзекләндерү эшләре туктатылган.

Сәбәбе — финанслау җитмәү.

Быел көзен мәчеттә беренче сипләү эшләре тәмамланган. Әлегә бары бинаның түбәсен генә ясый алганнар. Шуннан соң төзүчеләр мәчеттән китәргә мәҗбүр булган.

@azatliqradiosi
👎7😢4🔥2😱1
Азатлыкта бу атна кырымтатар хатыннары турында "Кайту" фильмы режиссеры белән әңгәмә чыкты.

Аны тулысынча безнең сайтта укый аласыз, вакытыгыз җитмәсә, сезгә төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
🔥9🕊2❤1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа эш атнасы башлана, ул хәерле булсын, ә без сезгә соңгы яңалыкларны җиткерәбез.

🔷 Дагыстанның Махачкала һава аланындагы тәртипсезлекләр аркасында 20 кешегә зыян килгән. Ике кеше авыр хәлдә, 9 полиция хезмәткәре яраланган. 60 кеше тоткарланган, кибетләргә, складларга бәреп керелгән. Һава аланы сишәмбе эшли башлаячак дип көтелә.

🔷 Израил хакимияте Русияне Израил ватандашлары һәм яһүдләрнең иминлеген булдыруны сораган.

🔷 Акъярда ике дрон бәреп төшерелгән. Моны Русиянең Саклану министрлыгы әйтә. Социаль челтәрләрдә шартлаулар булган дип язучылар булды.

🔷 Газзә сызыгын һуманитар ярдәм төялгән 33 йөк машинасы уза алган. Бу - БМО мәгълүматы. Мисыр белән булган чик ачылганнан бирле Газзәгә 120 фура уза алган.

🔷 Русиялеләр һәм украиннардан торган Team Spirit исемле такым АКШның Сиетл шәһәрендә узган Dota 2 видеоуен чемпионатында җиңгән һәм 1,4 млн доллар акча откан. Такым офисы элек Русиядә булган, аннары ул Сербиягә күчерелгән.

🔷 Узган атнаны Башкортстанда төрле алдау белән акча ююның 60 очрагы теркәлгән, уфалылар 28 млн сум күләмдәге акчаны алдакчыларга күчергән.

🔷 Татарстанда төрле дәүләт бүләкләрен (медальләр, түштамгалар һәм башкалар) булдырыр өчен республика казнасыннан 8,2 млн сум акча тотылачак.

Әлегә шушылар. Безне укыганыгыз өчен рәхмәт! Фикерләрегезне, теләкләрегезне язгыгыз, һәрбер укучы безнең өчен кадерле!
👍4🔥2🥰2✍1
Бүген - 30 октябрь. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне.

🔺Советлар Берлегендә "антисовет" пропагандасы алып барган дигән гаеп белән 4 миллион 700 мең кеше кулга алынган.

🔺1 миллион кеше атып үтерелгән.

🔺"Кулак" дип кулга алынучылар, депортациягә дучар булучылар белан бергә санаганда 11 миллин 700 кеше зыян күргән.

🔺Татарстанның "Хәтер китабы"нда 1918-1952 еллар аралыгында репрессия корбаннары буларак 54 мең 727 кеше теркәлгән. Шуларның 13 мең 938 кеше төрмәдә, сөргендә һәлак булган.

🔺Башкортстанда Советлар Берлеге вакытында 50 меңнән артык кеше репрессиягә дучар булган.

🔺Казанда да, Уфада да сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге итеп һәйкәлләр бар.

🔺Бүген дә Русиядә сәяси золым күрүчеләр бар. Бу исемлекне Русиядә эшчәнлеге тыелган "Мемориал" алып бара. Алар төзегән исемлектә нахакка төрмәгә утыртылган татар-башкортлар да, кырымтатарлар да күп. Алар арасында, мәсәлән, математик Азат Мифтахов, активист Лилия Чанышева бар, "Хизбут Тәһрир" эше белән утыртылган дистәләгән мөселманнар да бар.
💔9🙏3🔥2