Татарстан хакимиятләре республикадагы хосусый медицина клиникаларыннан бала төшерү лицензиясеннән баш тартуны сораган иде, хәзер Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләре дә үзләрендәге клиникаларга шундый тәкъдим ясаган.
Бу хакта Татарстан бала хокуклары вәкиле Ирина Волынец үзенең Telegram-каналында язып чыкты.
"Татарстан кабат алдынгылыкта. Безнең арттан Русиянең инде 10 төбәге хакимиятләре хосусый клиникалардан абортлардан баш тартуны сорады!", дигән ул.
Волынец аналар һәм балалык мәсьәләләре патриарх комиссиясе җитәкчесе Федор Лукьянов мәгълүматларына таяна. Аның әйтүенчә, бу ун төбәкнең дә башлыгы клиника җитәкчеләрен җыйган һәм аборт ясауга лицензияләрен ихтыяри рәвештә тапшырырга тәкъдим иткән.
▪️Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматынча, республикада аборт ясатырга рөхсәте булган 86 хосусый медицина оешмасы бар, август ахырына шуларның өчтән бере йөклелекне өзү хезмәте күрсәтүдән баш тарткан. Клиникаларда журналистларга түрәләр тарафыннан басым булды, дип сөйләгәннәр иде.
@azatliqradiosi

👎7🤡2❤1🔥1
Казанның Борнай мәчетендә төзекләндерү эшләре туктатылган.
Сәбәбе — финанслау җитмәү.
Быел көзен мәчеттә беренче сипләү эшләре тәмамланган. Әлегә бары бинаның түбәсен генә ясый алганнар. Шуннан соң төзүчеләр мәчеттән китәргә мәҗбүр булган.

Азатлык Радиосы
Казанның Борнай мәчетендә финанслар җитмәү сәбәпле төзекләндерү эшләре туктатылган
Мәчетнең әлегә түбәсе генә яңартылган.
👎7😢4🔥2😱1
Азатлыкта бу атна кырымтатар хатыннары турында "Кайту" фильмы режиссеры белән әңгәмә чыкты.
Аны тулысынча безнең сайтта укый аласыз, вакытыгыз җитмәсә, сезгә төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

🔥9🕊2❤1
Хәерле иртә, дуслар! Яңа эш атнасы башлана, ул хәерле булсын, ә без сезгә соңгы яңалыкларны җиткерәбез.
🔷 Дагыстанның Махачкала һава аланындагы тәртипсезлекләр аркасында 20 кешегә зыян килгән. Ике кеше авыр хәлдә, 9 полиция хезмәткәре яраланган. 60 кеше тоткарланган, кибетләргә, складларга бәреп керелгән. Һава аланы сишәмбе эшли башлаячак дип көтелә.
🔷 Израил хакимияте Русияне Израил ватандашлары һәм яһүдләрнең иминлеген булдыруны сораган.
🔷 Акъярда ике дрон бәреп төшерелгән. Моны Русиянең Саклану министрлыгы әйтә. Социаль челтәрләрдә шартлаулар булган дип язучылар булды.
🔷 Газзә сызыгын һуманитар ярдәм төялгән 33 йөк машинасы уза алган. Бу - БМО мәгълүматы. Мисыр белән булган чик ачылганнан бирле Газзәгә 120 фура уза алган.
🔷 Русиялеләр һәм украиннардан торган Team Spirit исемле такым АКШның Сиетл шәһәрендә узган Dota 2 видеоуен чемпионатында җиңгән һәм 1,4 млн доллар акча откан. Такым офисы элек Русиядә булган, аннары ул Сербиягә күчерелгән.
🔷 Узган атнаны Башкортстанда төрле алдау белән акча ююның 60 очрагы теркәлгән, уфалылар 28 млн сум күләмдәге акчаны алдакчыларга күчергән.
🔷 Татарстанда төрле дәүләт бүләкләрен (медальләр, түштамгалар һәм башкалар) булдырыр өчен республика казнасыннан 8,2 млн сум акча тотылачак.
Әлегә шушылар. Безне укыганыгыз өчен рәхмәт! Фикерләрегезне, теләкләрегезне язгыгыз, һәрбер укучы безнең өчен кадерле!

👍4🔥2🥰2✍1
Бүген - 30 октябрь. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне.
🔺Советлар Берлегендә "антисовет" пропагандасы алып барган дигән гаеп белән 4 миллион 700 мең кеше кулга алынган.
🔺1 миллион кеше атып үтерелгән.
🔺"Кулак" дип кулга алынучылар, депортациягә дучар булучылар белан бергә санаганда 11 миллин 700 кеше зыян күргән.
🔺Татарстанның "Хәтер китабы"нда 1918-1952 еллар аралыгында репрессия корбаннары буларак 54 мең 727 кеше теркәлгән. Шуларның 13 мең 938 кеше төрмәдә, сөргендә һәлак булган.
🔺Башкортстанда Советлар Берлеге вакытында 50 меңнән артык кеше репрессиягә дучар булган.
🔺Казанда да, Уфада да сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге итеп һәйкәлләр бар.
🔺Бүген дә Русиядә сәяси золым күрүчеләр бар. Бу исемлекне Русиядә эшчәнлеге тыелган "Мемориал" алып бара. Алар төзегән исемлектә нахакка төрмәгә утыртылган татар-башкортлар да, кырымтатарлар да күп. Алар арасында, мәсәлән, математик Азат Мифтахов, активист Лилия Чанышева бар, "Хизбут Тәһрир" эше белән утыртылган дистәләгән мөселманнар да бар.

💔9🙏3🔥2
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Kamarooms кунакханәсе хуҗаларына ярдәм итәргә ниятләүләрен белдергән.
"Кичә бинаны караган идек, кыска вакыт эчендә аны эшләрлек хәлгә китерергә була. Шөкер, бу гадәттән тыш хәлдә кешеләр җәрәхәтләнмәде, бу иң мөһиме. Калганын төзәтеп, торгызып була", дигән ул. Чаллы мэры сүзләренчә, янгында берничә бүлмә тулысынча янган. Шул ук вакытта кунакханәнең зур өлешенә зыян килмәгән.
👉 Хәбәр ачылмаса, бу 👉 сылтама бар.
▪️ Чаллының Kamarooms кунакханәсендә янгын 28 октябрьдә, иртәнге 9:40 сәгатьтә чыккан иде.
▪️ Бинадан 72 кешене эвакуацияләделәр. Өч кунакның төтеннән агуланы әйтелде. Сәгать 11:05тә янгынны сүндерделәр.
▪️ Kamarooms Business Hotel & Spa - 4 йолдызлы 108 бүлмәле кунакханә. Ул 2014 елда ачылган.

Чаллы хакимиятләре янгыннан соң Kamarooms кунакханәсен төзекләндерергә булышачак
Чаллы кунакханәсендә янгын 28 октябрьдә чыкты, 72 кешене эвакуацияләделәр. Чаллы мэры сүзләренчә, янгында берничә бүлмә тулысынча янган. Шул ук вакытта кунакханәнең зур өлешенә зыян килмәгән.
👍1🤔1
Көн язмасы. "10 ел утырып чыккан әбием гел курку хисе белән яшәде"
Ел саен 30 октябрьдә Мәскәүдә "Мемориал" оешмасы "Исемнәрне кайтару" чарасы уздырды. Быел юк. Сәбәбе - Мәскәү хакимияте чарага рөхсәт бирмәде.
Казанда да кичә Ленин бакчасына сәяси золым корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салырга килгән активистларны "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре сагалап торган булып чыкты. Алар чарага килүчеләргә сорау алуга повесткалар тапшырды. Алар активист Зөлфия Ситдыйкова эше нигезендә шаһит буларак чакырганнар. Июль аенда Ситдыйковага армияне "кимсетү" дигән гаепләү белән җинаять эше ачылган иде.
"Яблоко" фиркасе телеграм каналында язуынча, чараның максаты — кызыл һәм зур террор чорында нигезсез репрессияләргә дучар булган, мәҗбүри хезмәт лагерьларына һәм сөргенгә җибәрелгән, туган якларыннан куылган, халык дошманы дип танылган һәм юк ителгән миллионланган кешене искә алу.
Әмма бу тыныч төстә узган чара да хакимиятнең эчен пошыра.
Русия төбәкләрендә Сталин чорында репрессия корбаннары булган татарлар да шактый. 2019 елның 24 июлендә Ленинград өлкәсенең Левашов мемориал зиратында золым корбаннары булган татарлар хөрмәтенә һәйкәл дә ачылды. Биредә 1937-1955 елларда ул чактагы Ленинград төрмәләрендә үлгән һәм үтерелгән кешеләр җирләнгән.
Шул ук вакытта Магнитогорски Сталинның репрессия машинасына эләгүчеләр тарафыннан төзелсә дә, шәһәрдә сәяси золым корбаннары истәлегенә бер генә һәйкәл дә юк. Бу хакта сөрелгән татарларның нәсел дәвамчысы белән сөйләшкән идек. Бүген Читадан репрессия корбаны оныгы Валентина Шадринцева үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Аның әбисе Зыядәне кулаклар мәнфәгатенә эшләгән дигән сылтау белән ун елга утырталар.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Дуслар, сезнең нәселдә репрессия корбаннары бармы? Нәрсә беләсез алар турында? Бу тарих сезгә ничек тәэсир итә? Ни өчен коточкыч җинаятчел тарихи хәлләргә Русия хакимияте күз йомарга тырыша, аны яшерә, өрки? Сөйләшик әле бу турыда.

"10 ел утырып чыккан әбием гел курку хисе белән яшәде"
30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
💔5🔥3
Башкортстанда тагын бер түрәнең машинасына "Груз 200" дип кызыл белән язганнар.
Уфа шәһәре шурасының депутаты Юлай Моратновның Lexus RX машинасына "Х 200 ЮЛА" дигән язу калдырылган, дип хәбәр итә "Инсайдер Башкортостан".
Моңа кадәр Стәрлетамак районының хәрби комиссары Максим Немченко машинасына "Х 200" дигән язу калдырылган иде.
Сентябрь аенда Уфада Благовещен районы башлыгы урынбасары Никита Дмиртриевның машинасын яндырганнар иде. Янгынга кадәр машина шартлаган иде. Шартлаткыч куючы ир видеокамераларга эләккән иде.

👍2✍1😁1
⁉️ Чаллы шәһәренә ничә ел тула?
Түрәләр, төгәлрәк әйтсәк, Чаллы мэры Наил Мәһдиев 2026 елда Чаллыгы 400 елда тула дип әйтә. Шул ук елны шушы датаны бәйрәм итүне оештырмакчылар. Наил Мәһдиев сүзләренчә, моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. "Вакыт тиз үтә, республика дәрәҗәсендә оештыру комитеты төзелә, зур план әзерлибез", дигән ул.
Чаллының рәсми сайтында шәһәргә 1626 елда нигез салынган диелә. Ачык чыганакларда язылганча, нәкъ шул елда Алабуга авылы крестьяны Федор Попов җитәкчелегендә яңа крестьян җәмгыяте төзелә. Воевода Семен Волинский фәрманы белән аларга Чулманның сул ярындагы (Уфа өязе), Чална һәм Мәләкәс елгалары янына ялан кырга күчеп урнашырга рөхсәт бирелә. Шәһәр белән Илдар Халиков җитәкчелек иткәндә Чаллыга керә торган урынга "Яр Чаллы. Шәһәргә 1626 елда нигез салынган" дигән язулы стеланы куйдырды.
Әмма шәһәргә 1626 елда нигез салынган дию белән бөтен тарихчылар һәм археологлар да килешми. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев Азатлык белән сөйләшкәндә "ниндидер урыс кешеләре тора башлагач кына торулыкка нигез салынган дигән сүз түгел", дигән иде.
Ничек дәлилли моны галим? Моннан кереп укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Ә сез ничек уйлыйсыз, Чаллы шәһәренә ничә ел тула?

✍2🔥2❤1👍1
Чаллы турында сүз чыккан икән, моны да ачыклыйк әле: сез Чаллыны ничек атыйсыз?
Anonymous Poll
28%
Яр Чаллы
66%
Чаллы
6%
Набережные Челны
5%
Татар шәһәр
2%
Минем (туган) шәһәр
5%
Актанышка кайтышлый сугылып чыга торган шәһәр
2%
Үз вариантымны комментар итеп язам
Бу - Казанның Профсоюз урамы, 15нче йортта урнашкан "Хабад-Любович" синагогасы.
Бина каршында полициянең машинасы, ике хезмәткәр басып тора. Алар гадәттә булмый, әмма Дагыстандагы тәртипспезлекләр аркасында Казандагы яһүди гыйбадәтханә янында да саклык чаралары күрелә.

😁7👍3😢2🤡1
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылган.
Бүген, 30 октябрьдә Русиянең ирекләреннән мәхрүм ителгән берничә сәясәтчесе Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә ачлык тота башлады. Бу чараны октябрь башында Алексей Навальный тәкъдим иткән иде. Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салган Навальныйдан тыш аны Лилия Чанышева, Илья Яшин, Владимир Кара-Мурза, Даниэль Холодный һәм Вадим Останин да имзалады. Моннан тыш чарага Михаил Кригер кушылган. Аларның барысын да хокук яклаучылар сәяси тоткын дип таныды.
Ачлык тотучылар 30 октябрь көненә "элеккеге һәм кабат актуаль булган "сәяси тоткын көне" дигән исемен" кайтарырга тели. Хәзерге вакытта бу көнне сәяси золым корбаннарын искә алалар.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.

Лилия Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылды
Русиядә хөкем ителгән сәясәтчеләр бер көнлек ачлык игълан итте. Бу чараны октябрь башында Алексей Навальный тәкъдим иткән иде.
😢4❤3👍1😁1
Бүген Уфада да сәяси золым корбаннарын искә алдылар.
Чара Уфа үзәгендәге Октябрьнең 50 еллыгы паркында үтте. Анда сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл куелган. Чарага башлыча Сталин репрессиясеннән зыян күрүчеләрнең балалары, оныклары, туганнары килде.
Алар арасында элекке хөкемдар Радик Рәхмәтуллин да бар иде. Берничә ел элек Азатлыкка сәяси золымның бүген дә дәвам итүен белдергән иде.
“Кызганыч, ул трагедиядән тиешле нәтиҗәләр ясалмаган. Чөнки ул чордагы дәрәҗәдәге кебек үк булмаса да, золым кылулар дәвам итә. Мәйданга чыгып фикереңне белдерү репрессияләр, физик кимсетүләр, хәтта хөкем итүләр белән тәмамлана. Болар хакимият утызынчы еллардагы золымнан нәтиҗәләр ясамаганын күрсәтә” дигән иде ул.
▪️Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанның 50 меңнән артык кешесе репрессияләргә эләгә. Әмма бәйсез тикшерүчеләр әйтүенчә, бу сан байтакка күбрәк, чөнки кулак мөһере сугылып сөргенгә озатучылар да, хәрби әсир дип кулга алынып юкка чыгучылар да исәпкә җентекле кертелмәгән.

👍3🔥3❤1