Бүген - 30 октябрь. Сәяси золым корбаннарын искә алу көне.
🔺Советлар Берлегендә "антисовет" пропагандасы алып барган дигән гаеп белән 4 миллион 700 мең кеше кулга алынган.
🔺1 миллион кеше атып үтерелгән.
🔺"Кулак" дип кулга алынучылар, депортациягә дучар булучылар белан бергә санаганда 11 миллин 700 кеше зыян күргән.
🔺Татарстанның "Хәтер китабы"нда 1918-1952 еллар аралыгында репрессия корбаннары буларак 54 мең 727 кеше теркәлгән. Шуларның 13 мең 938 кеше төрмәдә, сөргендә һәлак булган.
🔺Башкортстанда Советлар Берлеге вакытында 50 меңнән артык кеше репрессиягә дучар булган.
🔺Казанда да, Уфада да сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге итеп һәйкәлләр бар.
🔺Бүген дә Русиядә сәяси золым күрүчеләр бар. Бу исемлекне Русиядә эшчәнлеге тыелган "Мемориал" алып бара. Алар төзегән исемлектә нахакка төрмәгә утыртылган татар-башкортлар да, кырымтатарлар да күп. Алар арасында, мәсәлән, математик Азат Мифтахов, активист Лилия Чанышева бар, "Хизбут Тәһрир" эше белән утыртылган дистәләгән мөселманнар да бар.

💔9🙏3🔥2
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Kamarooms кунакханәсе хуҗаларына ярдәм итәргә ниятләүләрен белдергән.
"Кичә бинаны караган идек, кыска вакыт эчендә аны эшләрлек хәлгә китерергә була. Шөкер, бу гадәттән тыш хәлдә кешеләр җәрәхәтләнмәде, бу иң мөһиме. Калганын төзәтеп, торгызып була", дигән ул. Чаллы мэры сүзләренчә, янгында берничә бүлмә тулысынча янган. Шул ук вакытта кунакханәнең зур өлешенә зыян килмәгән.
👉 Хәбәр ачылмаса, бу 👉 сылтама бар.
▪️ Чаллының Kamarooms кунакханәсендә янгын 28 октябрьдә, иртәнге 9:40 сәгатьтә чыккан иде.
▪️ Бинадан 72 кешене эвакуацияләделәр. Өч кунакның төтеннән агуланы әйтелде. Сәгать 11:05тә янгынны сүндерделәр.
▪️ Kamarooms Business Hotel & Spa - 4 йолдызлы 108 бүлмәле кунакханә. Ул 2014 елда ачылган.

Азатлык Радиосы
Чаллы хакимиятләре янгыннан соң Kamarooms кунакханәсен төзекләндерергә булышачак
Чаллы кунакханәсендә янгын 28 октябрьдә чыкты, 72 кешене эвакуацияләделәр. Чаллы мэры сүзләренчә, янгында берничә бүлмә тулысынча янган. Шул ук вакытта кунакханәнең зур өлешенә зыян килмәгән.
👍1🤔1
Көн язмасы. "10 ел утырып чыккан әбием гел курку хисе белән яшәде"
Ел саен 30 октябрьдә Мәскәүдә "Мемориал" оешмасы "Исемнәрне кайтару" чарасы уздырды. Быел юк. Сәбәбе - Мәскәү хакимияте чарага рөхсәт бирмәде.
Казанда да кичә Ленин бакчасына сәяси золым корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салырга килгән активистларны "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре сагалап торган булып чыкты. Алар чарага килүчеләргә сорау алуга повесткалар тапшырды. Алар активист Зөлфия Ситдыйкова эше нигезендә шаһит буларак чакырганнар. Июль аенда Ситдыйковага армияне "кимсетү" дигән гаепләү белән җинаять эше ачылган иде.
"Яблоко" фиркасе телеграм каналында язуынча, чараның максаты — кызыл һәм зур террор чорында нигезсез репрессияләргә дучар булган, мәҗбүри хезмәт лагерьларына һәм сөргенгә җибәрелгән, туган якларыннан куылган, халык дошманы дип танылган һәм юк ителгән миллионланган кешене искә алу.
Әмма бу тыныч төстә узган чара да хакимиятнең эчен пошыра.
Русия төбәкләрендә Сталин чорында репрессия корбаннары булган татарлар да шактый. 2019 елның 24 июлендә Ленинград өлкәсенең Левашов мемориал зиратында золым корбаннары булган татарлар хөрмәтенә һәйкәл дә ачылды. Биредә 1937-1955 елларда ул чактагы Ленинград төрмәләрендә үлгән һәм үтерелгән кешеләр җирләнгән.
Шул ук вакытта Магнитогорски Сталинның репрессия машинасына эләгүчеләр тарафыннан төзелсә дә, шәһәрдә сәяси золым корбаннары истәлегенә бер генә һәйкәл дә юк. Бу хакта сөрелгән татарларның нәсел дәвамчысы белән сөйләшкән идек. Бүген Читадан репрессия корбаны оныгы Валентина Шадринцева үзенең истәлекләре белән уртаклаша. Аның әбисе Зыядәне кулаклар мәнфәгатенә эшләгән дигән сылтау белән ун елга утырталар.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
Дуслар, сезнең нәселдә репрессия корбаннары бармы? Нәрсә беләсез алар турында? Бу тарих сезгә ничек тәэсир итә? Ни өчен коточкыч җинаятчел тарихи хәлләргә Русия хакимияте күз йомарга тырыша, аны яшерә, өрки? Сөйләшик әле бу турыда.

"10 ел утырып чыккан әбием гел курку хисе белән яшәде"
30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
💔5🔥3
Башкортстанда тагын бер түрәнең машинасына "Груз 200" дип кызыл белән язганнар.
Уфа шәһәре шурасының депутаты Юлай Моратновның Lexus RX машинасына "Х 200 ЮЛА" дигән язу калдырылган, дип хәбәр итә "Инсайдер Башкортостан".
Моңа кадәр Стәрлетамак районының хәрби комиссары Максим Немченко машинасына "Х 200" дигән язу калдырылган иде.
Сентябрь аенда Уфада Благовещен районы башлыгы урынбасары Никита Дмиртриевның машинасын яндырганнар иде. Янгынга кадәр машина шартлаган иде. Шартлаткыч куючы ир видеокамераларга эләккән иде.

👍2✍1😁1
⁉️ Чаллы шәһәренә ничә ел тула?
Түрәләр, төгәлрәк әйтсәк, Чаллы мэры Наил Мәһдиев 2026 елда Чаллыгы 400 елда тула дип әйтә. Шул ук елны шушы датаны бәйрәм итүне оештырмакчылар. Наил Мәһдиев сүзләренчә, моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган. "Вакыт тиз үтә, республика дәрәҗәсендә оештыру комитеты төзелә, зур план әзерлибез", дигән ул.
Чаллының рәсми сайтында шәһәргә 1626 елда нигез салынган диелә. Ачык чыганакларда язылганча, нәкъ шул елда Алабуга авылы крестьяны Федор Попов җитәкчелегендә яңа крестьян җәмгыяте төзелә. Воевода Семен Волинский фәрманы белән аларга Чулманның сул ярындагы (Уфа өязе), Чална һәм Мәләкәс елгалары янына ялан кырга күчеп урнашырга рөхсәт бирелә. Шәһәр белән Илдар Халиков җитәкчелек иткәндә Чаллыга керә торган урынга "Яр Чаллы. Шәһәргә 1626 елда нигез салынган" дигән язулы стеланы куйдырды.
Әмма шәһәргә 1626 елда нигез салынган дию белән бөтен тарихчылар һәм археологлар да килешми. Мәсәлән, Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев Азатлык белән сөйләшкәндә "ниндидер урыс кешеләре тора башлагач кына торулыкка нигез салынган дигән сүз түгел", дигән иде.
Ничек дәлилли моны галим? Моннан кереп укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Ә сез ничек уйлыйсыз, Чаллы шәһәренә ничә ел тула?

✍2🔥2❤1👍1
Чаллы турында сүз чыккан икән, моны да ачыклыйк әле: сез Чаллыны ничек атыйсыз?
Anonymous Poll
28%
Яр Чаллы
66%
Чаллы
6%
Набережные Челны
5%
Татар шәһәр
2%
Минем (туган) шәһәр
5%
Актанышка кайтышлый сугылып чыга торган шәһәр
2%
Үз вариантымны комментар итеп язам
Бу - Казанның Профсоюз урамы, 15нче йортта урнашкан "Хабад-Любович" синагогасы.
Бина каршында полициянең машинасы, ике хезмәткәр басып тора. Алар гадәттә булмый, әмма Дагыстандагы тәртипспезлекләр аркасында Казандагы яһүди гыйбадәтханә янында да саклык чаралары күрелә.
@azatliqradiosi

😁7👍3😢2🤡1
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылган.
Бүген, 30 октябрьдә Русиянең ирекләреннән мәхрүм ителгән берничә сәясәтчесе Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә ачлык тота башлады. Бу чараны октябрь башында Алексей Навальный тәкъдим иткән иде. Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салган Навальныйдан тыш аны Лилия Чанышева, Илья Яшин, Владимир Кара-Мурза, Даниэль Холодный һәм Вадим Останин да имзалады. Моннан тыш чарага Михаил Кригер кушылган. Аларның барысын да хокук яклаучылар сәяси тоткын дип таныды.
Ачлык тотучылар 30 октябрь көненә "элеккеге һәм кабат актуаль булган "сәяси тоткын көне" дигән исемен" кайтарырга тели. Хәзерге вакытта бу көнне сәяси золым корбаннарын искә алалар.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 бу сылтамадан файдаланыгыз.

Лилия Чанышева Русия сәяси тоткыннарының протест белдереп ачлык тота башлавына кушылды
Русиядә хөкем ителгән сәясәтчеләр бер көнлек ачлык игълан итте. Бу чараны октябрь башында Алексей Навальный тәкъдим иткән иде.
😢4❤3👍1😁1
Бүген Уфада да сәяси золым корбаннарын искә алдылар.
Чара Уфа үзәгендәге Октябрьнең 50 еллыгы паркында үтте. Анда сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл куелган. Чарага башлыча Сталин репрессиясеннән зыян күрүчеләрнең балалары, оныклары, туганнары килде.
Алар арасында элекке хөкемдар Радик Рәхмәтуллин да бар иде. Берничә ел элек Азатлыкка сәяси золымның бүген дә дәвам итүен белдергән иде.
“Кызганыч, ул трагедиядән тиешле нәтиҗәләр ясалмаган. Чөнки ул чордагы дәрәҗәдәге кебек үк булмаса да, золым кылулар дәвам итә. Мәйданга чыгып фикереңне белдерү репрессияләр, физик кимсетүләр, хәтта хөкем итүләр белән тәмамлана. Болар хакимият утызынчы еллардагы золымнан нәтиҗәләр ясамаганын күрсәтә” дигән иде ул.
▪️Рәсми мәгълүматларга караганда, Башкортстанның 50 меңнән артык кешесе репрессияләргә эләгә. Әмма бәйсез тикшерүчеләр әйтүенчә, бу сан байтакка күбрәк, чөнки кулак мөһере сугылып сөргенгә озатучылар да, хәрби әсир дип кулга алынып юкка чыгучылар да исәпкә җентекле кертелмәгән.

👍3🔥3❤1
Татарстанда уҗым чәчүлекләренең 20 проценты начар хәлдә дип бәяләнә
Белгечләр фикеренчә, моңа туфракта дым җитмәү сәбәпче.
▪️Быелгы урып-җыю кампаниясендә Татарстанда, узган елга караганда, уңыш күләме якынча 30 % кимегән. Бу хакта 5 сентябрьдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.
▪️Министр аңлатканча, уңышның кимүе һава торышына бәйле. Май аенда республиканың көнчыгыш өлешендә һава температурасы 12 градуска төште. Шулай ук корылык һәм яңгырларның аз явуы да йогынты ясаган. Татарстанда туфрак дымлылыгы нормадан 48 процентны гына тәшкил иткән.

🔥2😢2
Башкортстан Дәүләт җыенының КПРФ фракциясе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин вазифасын калдыруын белдерде
Бүген, 30 октябрьдә Башкортстан Дәүләт җыенында КПРФ фракциясе утырышы узды. Анда КПРФның Башкортстандагы бүлекчәсе җитәкчесе Юнир Котлыгуҗинны депутат-коммунистлар вазифасыннан азат итте, дип хәбәр ителә КПРФның республика бүлексәче рәсми сайтында. Котлыгуҗинны вазифасыннан җибәрү киңәш ителгән хатны КПРФ Үзәк комитеты рәисенең беренче урынбасары Юрий Афонин имзалап җибәргән булган.
"Мин Үзәк комитеттан килгән киңәшне хупларга булдым һәм фракциядәге хезмәттәшләрне дә шулай эшләргә чакырдым", дигән Юнир Котлыгуҗин. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.
Аның әйтүенчә вазифасыннан китүе - КПРФның алданрак ясаган белдерүе белән бәйле вазгыятьне"тынгысызламас" өчен эшләнә, бу белдерүдә Рудольф Нуриев тәнкыйтьләнгән иде.
Башкортстан парламентында КПРФ фракциясе әгъзалары Юнир Котлыгуҗин урынына Вадим Старовны сайлаган диелә.
▪️25 октябрьдә КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "Башкортстанның күпмилләтле халкының традицион кыйммәтләрен яклау" турында белдерү чыкты. Анда мәшһүр балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелгән һәм моңа хакимиятләр "тиешле җавабын бирергә тиеш", диелгән.
▪️Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев моны тәнкыйть утына тотты.

25 октябрьдә КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "Башкортстанның күпмилләтле халкының традицион кыйммәтләрен яклау" турында белдерү чыкты. Анда мәшһүр балет биючесе Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелгән иде. Белдерү тәнкыйтькә…
👍2🫡1
Бүген Казанда рәссам Владимир Попов белән хушлаштылар.
Рәсем сәнгатенең төрле юнәлешләрендә иҗат иткән, соңгы егерме елга якын шамаилләр, тугралар ясау белән шөгыльләнгән Поповка 99 яшь иде. 2014 елда аңа Тукай бүләге бирелде.
Шамаилләр күргәзмәләре белән Попов күп кенә гарәп илләрендә, Көнчыгыш илләрендә булды. Бу юнәлештә эшли башлау сәбәбен ул Икенче дөнья сугышын узганнан соң, иҗатта бары тик матурлык чагылдырачагы турында үз-үзенә сүз бирүе нәтиҗәсендә булуын әйткән иде. “Теләсә нинди бәхәсле мәсьәлә, низаг килеп чыкса компромисс эзләргә кирәк”, дип сөйләде Попов.
“Мин теләсә кайсы әсәремдә, теләсә кайсы сәнгать төрендә низагларны, үтерешләрне түгел, ә бары тик файдалы, матур күренешләрне чагылдырачакмын дип үз-үземә вәгъдә иттем. Һәм мин моны исламда эшлим. Шуңа күрә ислам дөньясы афишадагы минем “Дуслык өчен каллиграфия” дигән теманы алкышлар белән каршы ала. Шаккаттым, чөнки ислам дәүләтләре элитасы сугыш, низаглар теләми, дуслыкта яшәргә тели”, дигән иде Владимир Попов.

😢14🙏4👍1
Сәлам, дуслар! 31 октябрь, сишәмбе иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:
🔸 АКШ Конгрессында бар тик Израилгә генә финанс ярдәм күрсәтү тәкъдиме кертелгән. Президент Байден ярдәмне бердәм пакет белән Украина, Израил һәм башка беректәшләргә бүлеп бирергә тәкъдим иткән иде.
🔸 Газзә сызыгына һуманитар ярдәм белән тагын 39 йөк машинасы үткән. 21 октябрьдән барлыгы 171 йөк машинасы һуманитар ярдәм китерә алган.
🔸 Протест чараларыннан соң Махачкала һава аланы эшен торгызды. Израилдән очышлар вакытлыча башка шәһәрләргә юлланачак.
🔸 Израил-Хәмәс сугышында кимендә 31 журналист һәлак булган. Бу хакта Журналистларны яклау комитеты (CPJ) хәбәр итә.
🔸 Футболчы Лионель Месси сигезенче тапкыр "Алтын туп"ка ия булды. France Football мондый исемне елның иң яхшы футболчысына тапшыра. Узган елны Месси 2022 елгы дөнья беренчелегенең иң яхшы уенчысы дип аталган иде.
Безне укыгыз, тыңлагыз, карагыз! Сайтыбызга да керергә онытмагыз. Көн дәвамында бергә булыйк.

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5🤮2✍1👍1
Азатлык татарлар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясауны дәвам итә. Бу юлы Балтач, Актаныш, Нурлат, Лаеш һәм Буа районнарына күз салдык.
Төп нәтиҗә: бу районнарда татарлар кими. 2010 ел белән чагыштырганда, 2021 елда Балтач, Актаныш, Норлат һәм Буа районнарында татарлар саны якынча 10 процентка кимегән. Бу җирлекләрдә көн күрүче чуаш, мари, удмуртлар саны тагын да тизрәк кими.
Моннан тыш, Балтач һәм Актанышта туган-тумачалыкның чәчәк атуы да күзәтелә.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык Радиосы
Татарстанның 5 татар районы: татарлар саны кимү, шәһәрләшү һәм әшнәчелек
Азатлык татар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясауны дәвам итә. Күзәтүнең беренче өлешендә без Азнакай, Арча, Кукмара, Биектау һәм Питрәч районнарына, икенче өлешендә Тукай, Зәй, Сарман, Мамадыш һәм Саба районнарына күз салдык. Бу юлы Балтач, Актаныш, Нурлат…
🔥5😱3😢1
Юл казасында татар активисты һәлак булган
24 яшьлек Батырхан Әгъзамов Тыва республикасында юл казасына юлыккан. Бу хакта Азатлыкка аның әнисе Сания ханым әйтте.
Аны 1 ноябрьдә җирләргә җыеналар. "Кызыл шәһәрендә мөселманнарны җирли торган аерым зират юк, кешене соңгы юлга озату өчен имам табу да авыр", дип өстәде әнисе.
19 ноябрь көнне активистка 25 яшь тулырга тиеш иде.
Батырхан – "Азатлык" яшьләр берлеге чараларында еш катнашкан татар активисты. Ул татар телен, аның статусын яклап күпсанлы пикетларга чыкты.
Протест чараларында катнашканы һәм фикерләре өчен Әгъзамов берничә тапкыр тоткарланды, административ җәзага тартылды. 2018 елда ул пенсия реформасына каршы чарада катнашуы өчен 8 тәүлек утырып чыкты.

😢47❤1
📍Идел буе төбәкләре арасында иң күп сәяси тоткыннар – Башкортстанда
Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә "Настоящее время" һәм "Скат" журналистлары "Архипелаг ФСИН" дигән интерактив харита чыгарды. Анда Русиядә сәяси сәбәпләр белән ачылган җинаять эшләре турында белешмәләр тупланган.
Идел буе төбәкләрендәге сәяси тоткыннар саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора – республикада шундый 29 тоткын бар.
Харитада билгеләнгәнчә, Татарстанда сәяси сәбәпләр белән җинаять эзәрлекләвенә дучар булган 14 тоткын тотыла.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

😢8🤬2👍1
📍Башкортстанда мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган, дүрт баланы хастаханәгә алып киткәннәр
Мәктәп автобусы Краснокамадан Уфага юл тоткан, анда 14 яшендәге ун бала утырып барган. Автобус Lada Largus белән бәрелешкән. Җиңел машина тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырмаган булган һәм юлда каршы полосага чыккан диелә.
Дүрт баланы, Lada Largus йөртүчесен һәм аның өч юлчысын хастаханәгә алып киткәннәр. Калган балаларны башка автобуста мәктәпкә җибәргәннәр диелә.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😱5😢1
Мордовиянең Аксюн авылы имамнары Украинадагы сугыштан үлеп кайткан Александрны (Али) җирләүдән баш тарткан. Хатыны Алсу сүзләренчә, мәетне күрше авыл имамы юган һәм җирләгән.
Бу хакта безнең язманы укымасагыз, аны кыскартылган килеш рәсемнәрдә укырга тәкъдим итәбез.

😱8👍3👏3🤡1