Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Казанда рәссам Владимир Попов белән хушлаштылар.

Рәсем сәнгатенең төрле юнәлешләрендә иҗат иткән, соңгы егерме елга якын шамаилләр, тугралар ясау белән шөгыльләнгән Поповка 99 яшь иде. 2014 елда аңа Тукай бүләге бирелде.

Шамаилләр күргәзмәләре белән Попов күп кенә гарәп илләрендә, Көнчыгыш илләрендә булды. Бу юнәлештә эшли башлау сәбәбен ул Икенче дөнья сугышын узганнан соң, иҗатта бары тик матурлык чагылдырачагы турында үз-үзенә сүз бирүе нәтиҗәсендә булуын әйткән иде. “Теләсә нинди бәхәсле мәсьәлә, низаг килеп чыкса компромисс эзләргә кирәк”, дип сөйләде Попов.

“Мин теләсә кайсы әсәремдә, теләсә кайсы сәнгать төрендә низагларны, үтерешләрне түгел, ә бары тик файдалы, матур күренешләрне чагылдырачакмын дип үз-үземә вәгъдә иттем. Һәм мин моны исламда эшлим. Шуңа күрә ислам дөньясы афишадагы минем “Дуслык өчен каллиграфия” дигән теманы алкышлар белән каршы ала. Шаккаттым, чөнки ислам дәүләтләре элитасы сугыш, низаглар теләми, дуслыкта яшәргә тели”, дигән иде Владимир Попов.

@azatliqradiosi
😢14🙏4👍1
Сәлам, дуслар! 31 октябрь, сишәмбе иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:

🔸АКШ Конгрессында бар тик Израилгә генә финанс ярдәм күрсәтү тәкъдиме кертелгән. Президент Байден ярдәмне бердәм пакет белән Украина, Израил һәм башка беректәшләргә бүлеп бирергә тәкъдим иткән иде.

🔸Газзә сызыгына һуманитар ярдәм белән тагын 39 йөк машинасы үткән. 21 октябрьдән барлыгы 171 йөк машинасы һуманитар ярдәм китерә алган.

🔸Протест чараларыннан соң Махачкала һава аланы эшен торгызды. Израилдән очышлар вакытлыча башка шәһәрләргә юлланачак.

🔸Израил-Хәмәс сугышында кимендә 31 журналист һәлак булган. Бу хакта Журналистларны яклау комитеты (CPJ) хәбәр итә.

🔸Футболчы Лионель Месси сигезенче тапкыр "Алтын туп"ка ия булды. France Football мондый исемне елның иң яхшы футболчысына тапшыра. Узган елны Месси 2022 елгы дөнья беренчелегенең иң яхшы уенчысы дип аталган иде.

Безне укыгыз, тыңлагыз, карагыз! Сайтыбызга да керергә онытмагыз. Көн дәвамында бергә булыйк.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5🤮2✍1👍1
🇷🇺 Татарстанның 5 татар районы: татарлар саны кимү, шәһәрләшү һәм әшнәчелек

Азатлык татарлар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясауны дәвам итә. Бу юлы Балтач, Актаныш, Нурлат, Лаеш һәм Буа районнарына күз салдык.

Төп нәтиҗә: бу районнарда татарлар кими. 2010 ел белән чагыштырганда, 2021 елда Балтач, Актаныш, Норлат һәм Буа районнарында татарлар саны якынча 10 процентка кимегән. Бу җирлекләрдә көн күрүче чуаш, мари, удмуртлар саны тагын да тизрәк кими.

Моннан тыш, Балтач һәм Актанышта туган-тумачалыкның чәчәк атуы да күзәтелә.

➡️ Азатлык күзәтүен безнең сайтта укыгыз.
➡️ Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥5😱3😢1
Юл казасында татар активисты һәлак булган

24 яшьлек Батырхан Әгъзамов Тыва республикасында юл казасына юлыккан. Бу хакта Азатлыкка аның әнисе Сания ханым әйтте.

Аны 1 ноябрьдә җирләргә җыеналар. "Кызыл шәһәрендә мөселманнарны җирли торган аерым зират юк, кешене соңгы юлга озату өчен имам табу да авыр", дип өстәде әнисе.

19 ноябрь көнне активистка 25 яшь тулырга тиеш иде.

Батырхан – "Азатлык" яшьләр берлеге чараларында еш катнашкан татар активисты. Ул татар телен, аның статусын яклап күпсанлы пикетларга чыкты.

Протест чараларында катнашканы һәм фикерләре өчен Әгъзамов берничә тапкыр тоткарланды, административ җәзага тартылды. 2018 елда ул пенсия реформасына каршы чарада катнашуы өчен 8 тәүлек утырып чыкты.
😢47❤1
📍Идел буе төбәкләре арасында иң күп сәяси тоткыннар – Башкортстанда

Сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә "Настоящее время" һәм "Скат" журналистлары "Архипелаг ФСИН" дигән интерактив харита чыгарды. Анда Русиядә сәяси сәбәпләр белән ачылган җинаять эшләре турында белешмәләр тупланган.

Идел буе төбәкләрендәге сәяси тоткыннар саны ягыннан Башкортстан беренче урында тора – республикада шундый 29 тоткын бар.

Харитада билгеләнгәнчә, Татарстанда сәяси сәбәпләр белән җинаять эзәрлекләвенә дучар булган 14 тоткын тотыла.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
😢8🤬2👍1
📍Башкортстанда мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очраган, дүрт баланы хастаханәгә алып киткәннәр

Мәктәп автобусы Краснокамадан Уфага юл тоткан, анда 14 яшендәге ун бала утырып барган. Автобус Lada Largus белән бәрелешкән. Җиңел машина тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырмаган булган һәм юлда каршы полосага чыккан диелә.

Дүрт баланы, Lada Largus йөртүчесен һәм аның өч юлчысын хастаханәгә алып киткәннәр. Калган балаларны башка автобуста мәктәпкә җибәргәннәр диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😱5😢1
Мордовиянең Аксюн авылы имамнары Украинадагы сугыштан үлеп кайткан Александрны (Али) җирләүдән баш тарткан. Хатыны Алсу сүзләренчә, мәетне күрше авыл имамы юган һәм җирләгән.

Бу хакта безнең язманы укымасагыз, аны кыскартылган килеш рәсемнәрдә укырга тәкъдим итәбез.
😱8👍3👏3🤡1
🍞 Русия басып алган Лисичански һәм Рубежное кибетләренә Татарстан үзендә җитештерелгән азык-төлек җибәрә башлаган

Алар арасында газлы эчемлекләр, тәм-томнар, шул исәптән чәк-чәк, Кукмарада җитештерелгән тозланган ризыклар бар. Аерым алганда, Лисичанскида сатарга дип 700 мең сумлык тауар җибәрелгән.

Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Луһански өлкәсендәге Лисичански һәм Рубежное шәһәрләре Русия гаскәрләре тарафыннан басып алынган.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
🤮13🔥3✍1👍1
Соңгы дистә елда саф татар Балтач, Актаныш, Норлат һәм Буа районнарында татарлар саны якынча 10 процентка кимегән

Бу районнарда яшәүче чуаш, мари, удмуртлар саны тагын да тизрәк кими.

Ә менә урыслар саны мондый тизлек белән кимеми. Алар Актаныш һәм Норлат районында гына азайган. Балтач һәм Буада аларның саны арткан.

Бу исемлектә Лаеш районы чыгарма булып тора. Биредә халык саны да, татарлар һәм урыслар да зур тизлек белән арта. Бу районның Казанга терәлеп торуы, халыкның шәһәргә күчеп утыруы белән аңлатыла.

Биш районда да табигый кимү дәвам итә. Лаештан кала, без караган барлык җирлекләрдә дә демографик упкын теркәлгән.

Татарстанның чираттагы 5 районына зур күзәтү әзерләдек. Язманы тулысынча монда, ачылмаса, монда укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢2👏1😱1
Киләсе елдан Төркиядә Айя Суфия мәчетенә чит ил ватандашларын бушлай кертмәячәкләр

2024 елның 15 гыйнварыннан башлап чит ил ватандашлары Төркиянең Истанбул шәһәрендәге Айя Суфия мәчетенә акча түләп кенә керә алачак. Бу хакта Төркия мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсой әйткән.

Мәчеткә ничә сум түләп керәселәре әлегә әйтелми. Әмма шул ук вакытта Төркия ватандашлары өчен бу бушлай калачак.

Эрсой әйтүенчә 15 гыйнвардан башлап мәчеткә туристларны аерым, намаз укырга килүчеләрне аерым урыннан кертәчәкләр.

▪️2019 елда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Истанбулда Айя Суфия музеен мәчеткә әйләндерергә тәкъдим иткән иде. Ул чакта президент моны бинага бушлай керү мөмкинлеге бирер өчен эшләргә кирәк дип аңлаткан иде.

@azatliqradiosi
🔥4👍1😁1
Ел башыннан 290 мең бурычлы татарстанлыга чит илгә чыгуны тыйганнар

Бу хакта бүген Татарстанның баш приставы Әнвәр Закиров белдерде.

Аның сүзләренчә, ел башыннан приставлар Татарстанда яшәүче бурычлы кешеләрдән 13,5 млрд сум акча кайтарта алган. Бу узган елның шушы чорыннан 10 процентка күбрәк.

Шуның 911 млн сумы алимент түләмәүчеләргә кагыла. Бу узган елдан 330 млн сумга күбрәк, диде ул.

▪️Быелның апрелендә Татарстанда штрафларын түләмәүчеләр артуы билгеле булды. Алар арасында ЮХИДИ салган штрафлар, мәхкәмә карарлары: кредитлар белән бәйле бурычлар һәм торак-коммуналь хезмәтләрдән җыелган бурычлар дип әйтелде.

▪️Август аенда Русиядә саклану министрлыгы аша сугышка киткән тоткыннарның бурычларын кичерәләр диелде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢2
Татарстан мөфтие мөселманнарны яһүдләргә каршы чуалышларда катнашмаска чакырды, аларны "тышкы көчләр" оештыруын белдерде

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Дагыстандагы яһүдләргә каршы чыгышларны тәнкыйтьләп чыкты. Үзенең Telegram-каналында ул "Дагыстандагы җимерүләр белән узган чуалышларны тышкы көчләр оештыруы" турында белдерә.

"Сионистлар җитәкчелегендә ЦАХАЛ балаларга каршы сугыша, дөньяда антисемитизм дулкыны кубару өчен барысын да эшли. Дагыстандагы хәл дә чын провокация, аннан дин тотучыларның хисләре белән уйнап Көнбатыш махсус хезмәтләре куллана", дип язган ул.

Сәмигуллин Дагыстан һава аланында тәкъбир кычкырып җимерүләрнең Газзәне яклауга һәм Фәләстинне азат итүгә булышмаячагын әйтә.

"Ачуны чыгышы белән яһүд булган гади кешеләргә чыгаруның бернинди мәгънәсе юк. Бу Фәләстин мөселманнарына берничек тә булышмаячак, ә Русия халыклары арасындагы дуслык һәм тынычлыкны озакка боза ала", дигән мөфти.

▪️29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.

▪️Хакимият вәкилләре дә Дагыстанда тәртипсезлекләр оештыруда чит ил көчләрен һәм "Русия дошманнарын" гаепли. Төньяк Кавказ мөфтиләре дә антисемит чараларга каршы чыкты һәм аларны "провокаторлар чыгара" дип белдерде.

▪️Русиядәге дин әһелләре барган хәлләргә Көнбатыш илләрен беренче тапкыр гына гаепләми. Быел 9-20 майда Казанда XIII Татар дин әһелләре җыены узды. Җыен ислам мәгарифенә багышланса да, чыгыш ясаучылар Русия хакимиятенең пропагандасын алга сөрде. Алар Көнбатышны "иблис" дип атап, Русиянең Украинага каршы сугышын дини яктан акларга тырышты.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7🤡6👎1😁1🤔1