Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Сәлам_син кайда_АКШ
Фәнис Фәхретдинов, АКШ: "Сагынганда Илһам Шакировны тыңлыйм"

"Сәлам, син кайда?" подкастының дүртенче чыгарылышында Татарстанның Мөслим районыннан АКШның Калифорния штатына күченгән Фәнис Фәхретдинов белән сөйләштек. Ул Русиядә эзәрлекләүләргә дучар булганнан соң китәргә карар кылган.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда
🔥6❤3🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
31 ноябрь кичендә Газзәнең төньягындагы качаклар лагерендә шартлау булды. "Израил һөҗүме фаҗигаи нәтиҗәләргә китерде. Күп кешеләр аның корбаны булды", дип яза шаһитләргә һәм табибларга таянып CNN. Израил исә һөҗүмнең максаты - Хәмәс радикаль төркеменең…
🐆 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Газзә халкына һуманитар ярдәм әзерләргә кушты

— Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга бәйле татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди, — ди Миңнехановның сүзчесе Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте кирәкле тауарлар һәм азык-төлек исемлеген төзи һәм һуманитар ярдәм җыю урынын барлый.

Ярдәм җыю өчен җаваплы булып Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнгән.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍7🔥5❤3😱3🤮3🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич, Азатлык сезгә төнлә булган мөһим хәбәрләрне кыскача җиткерә.

🔸Израиль гаскәрләре Газзәдәге Җәбәлия качаклар лагеренә икенче тапкыр һөҗүм иткән. Алар һөҗүмнең һәдәфе ХӘМӘС дип атый. БМО моңа кадәр булган һөҗүм инде хәрби җинаять буларак бәяләнергә мөмкин дип әйтә. Алар фикеренчә, бик күп сивил кешеләр һәлак булган.

🔸Бүген Мисыр белән Газзәнең Рәфәх чигендә качакларны Мисырга чыгарырлар дип көтелә. Әмма бары тик 500 кешене генә. Бу хакта Би-би-си хәбәрчесе Рушди Абу Алуф хәбәр итә.

🔸Украинаның Сум өлкәсе 1 ноябрь 19 тапкыр утта тотылган. 100гә якын шартлату очрагы санаган.

🔸Кырым һәм Кара диңгез өстендә алты дрон бәреп төшерелгән, дип белдерде Русиянең Саклану министрлыгы.

🔸 25 елга хөкем ителгән сәясәтче Владимир Кара-Морзаны тагын ШИЗОга япканнар, бу инде бишенче очрак.

🔸Русиядә спорт киемен сатучы Adidas кибетләре 2024 елның язында башка исем белән эшли башлаячак. Немец бренды Русия Украинага бәреп кергәннән соң Русия базарыннан китүе турында белдергән иде.

🔸Русиядә алтын запаслары 44 тоннага арткан. АКШ, Германия, Италия, Франциядән соң казнадагы алтын күләме белән Русия бишенче урында тора.

🔸АКШта Minuteman III континентара баллистик ракетны сынау уңышсыз тәмамланган. Reuters язуынча, ул атылганнан соң аны шартлатканнар. Җитешсезлекләре барлыгы ачыкланган.

🔸Русия хакимияте Скандинав ярлары буендагы балык тоту көймәләрен төрле диверсияләр башкарырга кулланалар, дип белдерде "Досье" үзәге тикшерүчеләре.

Әлегә шулар. Безнең белән булыгыз, безне укыгыз. Төп
сәхифәбезгә дә керегез.
👍3🔥3✍1
"Кәрим Тинчуринның сигез фотоаппараты". Шундый исем белән Милли китапханәдә фотосурәтләр күргәзмәсе ачылган.

Биредә унбиш уникаль фоторесемнәр тәкъдим ителә һәм аларның күбесе халыкка беренче тапкыр чыгарыла. Бу барлык фотосурәтләрне драматург, актер, үзе төшергән. Фотолар ясау аның яраткан шөгыле булган. Аның сигез фотоаппараты булган.

Беренче татар спектакльләрен, актерларны да ул үзе төшергән. Аның коллекциясе озак еллар язучы Рабит Батуллада сакланган. Вакытында бу мирасны Кәрим Тинчуринның хатыны Заһидә Тинчурина аңа тапшырган. Рабит Батулла әкренләп архивында сакланган әйберләрне, документларны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына тапшыра башлаган. Күргәзмә театрның 90 ел тулу уңаеннан оештырылган.

Кәрим Тинчурин - сәяси репрессия корбаны. 1937 елның 15 сентябрендә ул кулга алына. 52 яшьлек татар шәхесе НКВДның Черек күл идәнасларында җәзалана, кыйналына. Бер ел буена дәвам итә бу хәлләр. 1938 елның 15 нояберендә ул атып үтерелә. Кәрим Тинчуринның кабере дә билгесез.
❤10
🔻Көн язмасы Батырхан Әгъзәмов турында. Аны кичә Кызылда җирләделәр.

Һәрвакыт Татарстан байрагын үзе белән йөрткән, түбәтәен киеп әледән-әле төрле пикетларга чыккан егет кем иде? Казанга ни өчен килгән? Милли хәрәкәткә ничек килеп эләккән һәм нишләгән? Без шул яздык һәм аның туганнары, дулслары белән сөйләштек.

- Батырхан Казанга килгәндә аның татарчасы юк, урысча сөйләшә иде. Берничә сүз белә иде, әмма тезеп сөйләшмәде. Безнең белән бергә йөреп ул азмы-күпме сукалый башлады. Репетиторлар белән телне өйрәнде.

Ул бик мәрхәмәтле, ачык күңелле, ихлас кеше иде. Хәтта самимирәк булды. Әмма шул ук вакытта ул нык рухлы шәхес булды. Аңарда иркенлек бар иде. Принципиаль була белде. Аның милләткә мәхәббәте, кешелекле булуы барыбызны да әсир итте, үзенә каратты. Сөйкемле кеше иде ул. Азатлык оешмасының бер асыл кешесенә әверелде. Шул ук вакытта кыю иде. Азатлык идеяләренә тугры кеше булды. Ул безнең арада иң ихлас, иң көчле милләтпәрвәр кеше иде, шул рәвешле китеп тә барды.


Батырхан ни өчен исемен алмаштырганы турында да безнең язмада укый аласыз.

Милли җанлы кешеләр кайдан килеп чыга? Батырхан кебек идеалистларны очратканыгыз бармы, дуслар?

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
❤13💔11😢2🕊2
1 ноябрьдә Мисыр белән Рәфәх чигендәге КПП аша 335 чит ил кешесе яки ике ватандышлыкка ия булучы, 76 авыр хәлдә яраланучылар һәм чирлеләр чыгарылган, дип хәбәр итте Мисыр хакимият вәкилләре.

MSF тагын да күбрәк кешеләрне эвакуацияләргә рөхсәт итүне, һөҗүмне туктату һәм Газзә сызыгына ярдәм китертүне оештырырга сорый. Белгечләр фикеренчә, Газзәдә һуманитар кризис.

"Шаккатым, бөтен кеше ризык һәм су сорый", диде БМОның вәкиле Филлип Лазарини. Ул сугыш башлангач, Газзә сызыгына кертелде.
💔3👍2❤1
✈️ "Төркмәнстан һава юллары" Мәскәүгә очышларын туктатып, Казанга гына очачак

"Төркмәнстан һава юллары" сайтында әйтелгәнчә, Ашхабадтан Мәскәүгә булган очышлар урынына Ашхабад-Казан-Ашхабад рейсы ачыла. Казан аша булачак очышлар атнасына биш тапкыр - сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә булыр дип ниятләнә.

Хәзерге вакытта Төркмәнстаннан Русиягә ике һава ширкәте генә оча: "Төркмән һава юллары" һәм Русиянең S7 һава ширкәте, соңгысы очышларын Мәскәү аша дәвам итә.

Тулырак хәбәр монда. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍5🔥5🤔1
Бюджетның һәр маддәсенә сугыш чыгымнары "төрелгән". Безнең язманы күрми, укымый калган булсагыз, менә сезгә уңайлы булсын өчен "карточка"лар ясадык. Укуы тиз, аңлаешлы, башкаларга юллар өчен дә уңайлы.

Язманы тулысы белән укыйсыгыз килсә, монда басыгыз. Ә бу сылтама VPNсыз ачыла.

Бюджеттагы акча сугышка киткәнен сез ничек сизәсез? Әллә берни үзгәрмәдеме?
😱6🤬4✍1👍1🔥1
🚑 Чаллыда ашыгыч ярдәм йөртүчеләре төзелешкә һәм хәрби сәнәгатькә китә. Сәбәбе — эш хаклары түбән

Бу мәсьәләне бүген Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илдар Шамилов күтәрде.

"Бүген Чаллыда 36 машинаның 17се генә эшли. Алар түбән хезмәт хакы алып эшли", - диде ул парламент утырышында.

Шамилов сүзләренчә, ашыгыч ярдәм йөртүчеләре нигездә саклану оешмаларына йә М-7 машина юлы төзелешенә эшкә китә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны "актуаль мәсьәлә" дип атады һәм нинди карарлар кабул итәргә икәнен уйларга кирәк диде.

Октябрь уртасында бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да күтәреп чыккан иде.

"Ашыгыч ярдәм йөртүчеләре хәрби-сәнәгать оешмаларына китә. Анда хезмәт хаклары югары — 120 мең сумга кадәр җитә. Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр аена 69 мең сум акча ала" — диде ул.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2🤷‍♂1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🐆 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Газзә халкына һуманитар ярдәм әзерләргә кушты — Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга бәйле татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди…
Башкортстан да Газзә халкына һуманитар ярдәм җибәрәчәк

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканың Фәләстиндәге тыныч халыкка һуманитар ярдәм җибәрергә ниятләвен язды.

"Фәләстиндәге тыныч халыкның газапларына җавапсыз кала алмыйбыз. Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге бездән ничек ярдәм итәргә була дип сорый, ярдәм тәкъдим итә. Без һичшиксез булышачакбыз", диде ул.

Хәбиров Газзәгә һуманитар йөк җибәрү турында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин белән сөйләшкән һәм республикада яшәүчеләрне моңа кушылырга чакырган.

Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.

"Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди", диде Миңнехановның сүзчесе Лилия Галимова.

Татарстанда Газзәгә һуманитар ярдәм җыю 3 ноябрь башлана.

#Башкортстан
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6💩1🤡1