Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🔻Көн язмасы Батырхан Әгъзәмов турында. Аны кичә Кызылда җирләделәр.

Һәрвакыт Татарстан байрагын үзе белән йөрткән, түбәтәен киеп әледән-әле төрле пикетларга чыккан егет кем иде? Казанга ни өчен килгән? Милли хәрәкәткә ничек килеп эләккән һәм нишләгән? Без шул яздык һәм аның туганнары, дулслары белән сөйләштек.

- Батырхан Казанга килгәндә аның татарчасы юк, урысча сөйләшә иде. Берничә сүз белә иде, әмма тезеп сөйләшмәде. Безнең белән бергә йөреп ул азмы-күпме сукалый башлады. Репетиторлар белән телне өйрәнде.

Ул бик мәрхәмәтле, ачык күңелле, ихлас кеше иде. Хәтта самимирәк булды. Әмма шул ук вакытта ул нык рухлы шәхес булды. Аңарда иркенлек бар иде. Принципиаль була белде. Аның милләткә мәхәббәте, кешелекле булуы барыбызны да әсир итте, үзенә каратты. Сөйкемле кеше иде ул. Азатлык оешмасының бер асыл кешесенә әверелде. Шул ук вакытта кыю иде. Азатлык идеяләренә тугры кеше булды. Ул безнең арада иң ихлас, иң көчле милләтпәрвәр кеше иде, шул рәвешле китеп тә барды.


Батырхан ни өчен исемен алмаштырганы турында да безнең язмада укый аласыз.

Милли җанлы кешеләр кайдан килеп чыга? Батырхан кебек идеалистларны очратканыгыз бармы, дуслар?

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
❤13💔11😢2🕊2
1 ноябрьдә Мисыр белән Рәфәх чигендәге КПП аша 335 чит ил кешесе яки ике ватандышлыкка ия булучы, 76 авыр хәлдә яраланучылар һәм чирлеләр чыгарылган, дип хәбәр итте Мисыр хакимият вәкилләре.

MSF тагын да күбрәк кешеләрне эвакуацияләргә рөхсәт итүне, һөҗүмне туктату һәм Газзә сызыгына ярдәм китертүне оештырырга сорый. Белгечләр фикеренчә, Газзәдә һуманитар кризис.

"Шаккатым, бөтен кеше ризык һәм су сорый", диде БМОның вәкиле Филлип Лазарини. Ул сугыш башлангач, Газзә сызыгына кертелде.
💔3👍2❤1
✈️ "Төркмәнстан һава юллары" Мәскәүгә очышларын туктатып, Казанга гына очачак

"Төркмәнстан һава юллары" сайтында әйтелгәнчә, Ашхабадтан Мәскәүгә булган очышлар урынына Ашхабад-Казан-Ашхабад рейсы ачыла. Казан аша булачак очышлар атнасына биш тапкыр - сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә булыр дип ниятләнә.

Хәзерге вакытта Төркмәнстаннан Русиягә ике һава ширкәте генә оча: "Төркмән һава юллары" һәм Русиянең S7 һава ширкәте, соңгысы очышларын Мәскәү аша дәвам итә.

Тулырак хәбәр монда. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍5🔥5🤔1
Бюджетның һәр маддәсенә сугыш чыгымнары "төрелгән". Безнең язманы күрми, укымый калган булсагыз, менә сезгә уңайлы булсын өчен "карточка"лар ясадык. Укуы тиз, аңлаешлы, башкаларга юллар өчен дә уңайлы.

Язманы тулысы белән укыйсыгыз килсә, монда басыгыз. Ә бу сылтама VPNсыз ачыла.

Бюджеттагы акча сугышка киткәнен сез ничек сизәсез? Әллә берни үзгәрмәдеме?
😱6🤬4✍1👍1🔥1
🚑 Чаллыда ашыгыч ярдәм йөртүчеләре төзелешкә һәм хәрби сәнәгатькә китә. Сәбәбе — эш хаклары түбән

Бу мәсьәләне бүген Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илдар Шамилов күтәрде.

"Бүген Чаллыда 36 машинаның 17се генә эшли. Алар түбән хезмәт хакы алып эшли", - диде ул парламент утырышында.

Шамилов сүзләренчә, ашыгыч ярдәм йөртүчеләре нигездә саклану оешмаларына йә М-7 машина юлы төзелешенә эшкә китә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны "актуаль мәсьәлә" дип атады һәм нинди карарлар кабул итәргә икәнен уйларга кирәк диде.

Октябрь уртасында бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да күтәреп чыккан иде.

"Ашыгыч ярдәм йөртүчеләре хәрби-сәнәгать оешмаларына китә. Анда хезмәт хаклары югары — 120 мең сумга кадәр җитә. Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр аена 69 мең сум акча ала" — диде ул.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2🤷‍♂1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🐆 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Газзә халкына һуманитар ярдәм әзерләргә кушты — Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга бәйле татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди…
Башкортстан да Газзә халкына һуманитар ярдәм җибәрәчәк

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканың Фәләстиндәге тыныч халыкка һуманитар ярдәм җибәрергә ниятләвен язды.

"Фәләстиндәге тыныч халыкның газапларына җавапсыз кала алмыйбыз. Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге бездән ничек ярдәм итәргә була дип сорый, ярдәм тәкъдим итә. Без һичшиксез булышачакбыз", диде ул.

Хәбиров Газзәгә һуманитар йөк җибәрү турында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин белән сөйләшкән һәм республикада яшәүчеләрне моңа кушылырга чакырган.

Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.

"Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди", диде Миңнехановның сүзчесе Лилия Галимова.

Татарстанда Газзәгә һуманитар ярдәм җыю 3 ноябрь башлана.

#Башкортстан
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6💩1🤡1
Хафиз Миргалимов Татарстан белән Мәскәү арасында салымнар бүленешен яңадан карарга чакырды

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Казан белән Мәскәү арасында салымнар бүленеше мәсьәләсен күтәрде.

"Без 1,2 трлн сум керем җыябыз һәм шуның 61 процентын (Мәскәүгә) күчерәбез. Иптәшләр, мин КПРФ фракциясеннән сайланган депутат буларак әйтәм, безгә Мәскәү белән бюджетара мәсьәләне кабат карарга кирәк. Әйе, без бирәбез, аннары субвенция, субсидия алабыз. Без бит донор. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк", диде Миргалимов.

Шул ук вакытта 2024 елда Мәскәү Татарстанга финанс ярдәмен киметер дип көтелә.

"Федераль бюджеттан финанс ярдәме тотрыксыз итеп бүленә. 2024 елда, 2023 елга караганда, ярдәм кими", диде депутат Геннадий Глушков.

Бу сорауга Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин җавап биреп, федераль бюджет өлгесенең икенче укылышында бу акчалар артыр дип көтелә диде. Әмма акчаларның күпмегә артачагы әйтелмәде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥4👍2
Мөхәммәтшин яшьләрне фейклардан чикләргә чакырды һәм Дагыстандагы чуалышларны мисалга китерде

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Роскомнадзоры җитәкчесе Юрий Никитиннан тискәре мәгълүмат бирә торган сайтларны томалау эшен көчәйтүне таләп итте.

"Сездән нык сорыйм, безнең халыкны моннан чикләгез. Бигрәк тә яшьләрне, алар социаль челтәрләрдә утыра һәм бөтен фейкларны үзләре аша уздыра", диде ул.

Мөхәммәтшин "Дагыстандагы хәлгә игътибар итәргә" кушты.

"Халыкны бик тиз җыеп була. Безгә, депутатларга кушсалар, алай халыкны җыеп булмас иде, ә монда җыелып тамаша оештырдылар", диде ул.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәләгә тиешле бәя бирү кирәк.

"Дус булмаган илләрдәге, Көнбатыш илләрендәге дошманнарыбыз моннан файдалана. Безнең республикада фетнә чыгару өчен", ди Мөхәммәтшин.

Ул фейкларга каршы җитезрәк эшләргә, ФСБ белән бергәләп көрәшергә чакырды.

▪️Исегезгә төшерәбез, 29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮9🤡1
Татарстан депутаты: республика халкы һөҗүмнән саклануга әзер түгел

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин республикада һөҗүмнән яшеренү урыннары әзер түгел һәм халыкны өйрәнүгә җәлеп итмиләр дип белдерде.

Ул октябрь башында узган өйрәнүләрне мисал итеп китерде. Анда 35 мең кеше һәм 4 мең техника җәлеп ителгән иде.

"Мин дә, Түбән Камада, Чаллыда яшәүчеләрнең күпчелеге дә берни ишетмәде. Бу башка шәһәрләрдә дә шулай булган дип уйлыйм", диде ул.

Узган ел ахырында Яһудин бу хакта парламент утырышында чыгыш ясап, эвакуацияләү урыннарының 71 проценты гына әзер дигән иде.

"10 ай узды. Хәзер нинди саннар икәнен беләсе килә. Халыкның 96 проценты саклана аламы? Беркетмә төзеп йөкләмә бирүне сорыйм", диде ул.

▪️Узган ел һәм быел украин гаскәре һөҗүмгә күчкәч, Русиядә бомбадан яшеренү, эвакуацияләнү урыннары турында еш сөйләшә башладылар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁4🤷1
Журналистлар Николай Патрушевның Федераль салым хезмәте базасындагы тәхәллүсен ачыклаган

Бу хакта "Можем объяснить" һәм "Новая газета Европа" тикшеренүендә әйтелә.

Путинга якын сәяси гаиләләр арасында Иминлек шурасы башлыгы Николай Патрушев гаиләсе инде 25 ел буе иң йогынтылы гаиләләрнең берсе санала.

Тикшерүдә Патрушев гаиләсенең серләрен дәүләт ничек яклавы, аларга мөлкәтләрен ничек яшерергә һәм Көнбатыш чикләүләреннән ничек качарга булышуы язылган.

Федераль салым хезмәте базасында Николай Патрушевны Луков Евгений Фёдор улы исеме астында яшергәннәр.

Шул ук вакытта базада Патрушевның өлкән улы — авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев исеме дә юк.

Рәсми декларацияләргә күрә, Дмитрий Патрушев — Русия хөкүмәтендә иң бай кешеләрнең берсе. 2021 елда аның кереме 121 миллион сум булган. 2018 елда исә 184 миллион сумга ук җиткән. Шуларның өчтән берен — 41 миллионын ул "Россельхозбанк" дәүләт банкында эшләгән. Ул чакта ул банкта идарә рәисе булып тора иде.

Патрушевның кече улы — Андрей Патрушев 2006 елда 24 яшендә Игорь Сечинның "Роснефть" нефть ширкәте җитәкчесе киңәшчесе итеп куелды. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кече Патрушев әтисе кебек үк АКШ чикләүләренә эләкте. Федераль салым хезмәте базасында аны Алексей Голубев дип язганнар.

Росреестр Патрушевлар гаиләсенең Мәскәүдәге затлы фатирлары турындагы белешмәләрне дә сөрткән.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥2❤1✍1
Украинада Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәрнең машина колоннасы атышка эләккән, дистәләгән хәрби яраланган һәм һәлак булган

"Сердитая Чувашия" Telegram-каналы мәгълүматынча, якшәмбе, 29 октябрьдә, күченергә әзерләнгән вакытта 1251 мотоукчы полкның 1нче батальоны атышка эләккән.

Бу полкта Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәр хезмәт итә, ә алар белән шушы республикада туган Владислав Матузас җитәкчелек итә диелә.

Telegram-канал чыгарган видеода янган һәм юл читендә калдырылган йөк машиналарын, микроавтобусларны, машиналарны күрергә була.

Төгәл генә ничә хәрбинең һәлак булуы билгеле түгел. Волонтерлар чатларына сылтама белән "Сердитая Чувашия" 120 кеше үлгән яки яраланган дип язды. Соңрак исә Telegram-канал 19 солдат һәлак булган, 40ы яраланган дип хәбәр итте һәм яралыларның исемлеген чыгарды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢3👍2🔥1
🎙 Азатлык архивыннан башкорт телендә аудиоязма тәкъдим итәбез.

1984 елда Азатлык Башкортстанда халык мәгарифендә, радио-телевидениедә башкорт теленең социаль функциясе чикләнгән дигән эчтәлек белән тапшыру чыгара. Башкортстан укытучылар журналы бу тапшыруны тәнкыйтьләп чыга. 1985 елда чыккан тапшыруда Гариф Солтан бу тәнкыйтькә җавап бирә.

Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
🔥5❤2👍2