Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бюджетның һәр маддәсенә сугыш чыгымнары "төрелгән". Безнең язманы күрми, укымый калган булсагыз, менә сезгә уңайлы булсын өчен "карточка"лар ясадык. Укуы тиз, аңлаешлы, башкаларга юллар өчен дә уңайлы.

Язманы тулысы белән укыйсыгыз килсә, монда басыгыз. Ә бу сылтама VPNсыз ачыла.

Бюджеттагы акча сугышка киткәнен сез ничек сизәсез? Әллә берни үзгәрмәдеме?
😱6🤬4✍1👍1🔥1
🚑 Чаллыда ашыгыч ярдәм йөртүчеләре төзелешкә һәм хәрби сәнәгатькә китә. Сәбәбе — эш хаклары түбән

Бу мәсьәләне бүген Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илдар Шамилов күтәрде.

"Бүген Чаллыда 36 машинаның 17се генә эшли. Алар түбән хезмәт хакы алып эшли", - диде ул парламент утырышында.

Шамилов сүзләренчә, ашыгыч ярдәм йөртүчеләре нигездә саклану оешмаларына йә М-7 машина юлы төзелешенә эшкә китә.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин моны "актуаль мәсьәлә" дип атады һәм нинди карарлар кабул итәргә икәнен уйларга кирәк диде.

Октябрь уртасында бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт шурасының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова да күтәреп чыккан иде.

"Ашыгыч ярдәм йөртүчеләре хәрби-сәнәгать оешмаларына китә. Анда хезмәт хаклары югары — 120 мең сумга кадәр җитә. Чаллыда ашыгыч ярдәм машинасын йөртүчеләр аена 69 мең сум акча ала" — диде ул.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2🤷‍♂1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🐆 Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Газзә халкына һуманитар ярдәм әзерләргә кушты — Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга бәйле татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди…
Башкортстан да Газзә халкына һуманитар ярдәм җибәрәчәк

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республиканың Фәләстиндәге тыныч халыкка һуманитар ярдәм җибәрергә ниятләвен язды.

"Фәләстиндәге тыныч халыкның газапларына җавапсыз кала алмыйбыз. Башкортстанда яшәүчеләрнең күпчелеге бездән ничек ярдәм итәргә була дип сорый, ярдәм тәкъдим итә. Без һичшиксез булышачакбыз", диде ул.

Хәбиров Газзәгә һуманитар йөк җибәрү турында Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин белән сөйләшкән һәм республикада яшәүчеләрне моңа кушылырга чакырган.

Кичә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.

"Зыян күрүчеләр арасында күп балалар булуга татарстаннарның борчылуы сәбәпле, президент оешмаларны һәм Татарстан халкын һуманитар ярдәм җыюда актив катнашырга өнди", диде Миңнехановның сүзчесе Лилия Галимова.

Татарстанда Газзәгә һуманитар ярдәм җыю 3 ноябрь башлана.

#Башкортстан
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6💩1🤡1
Хафиз Миргалимов Татарстан белән Мәскәү арасында салымнар бүленешен яңадан карарга чакырды

Бүген Татарстан Дәүләт шурасы утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе, депутат Хафиз Миргалимов Казан белән Мәскәү арасында салымнар бүленеше мәсьәләсен күтәрде.

"Без 1,2 трлн сум керем җыябыз һәм шуның 61 процентын (Мәскәүгә) күчерәбез. Иптәшләр, мин КПРФ фракциясеннән сайланган депутат буларак әйтәм, безгә Мәскәү белән бюджетара мәсьәләне кабат карарга кирәк. Әйе, без бирәбез, аннары субвенция, субсидия алабыз. Без бит донор. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк", диде Миргалимов.

Шул ук вакытта 2024 елда Мәскәү Татарстанга финанс ярдәмен киметер дип көтелә.

"Федераль бюджеттан финанс ярдәме тотрыксыз итеп бүленә. 2024 елда, 2023 елга караганда, ярдәм кими", диде депутат Геннадий Глушков.

Бу сорауга Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин җавап биреп, федераль бюджет өлгесенең икенче укылышында бу акчалар артыр дип көтелә диде. Әмма акчаларның күпмегә артачагы әйтелмәде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥4👍2
Мөхәммәтшин яшьләрне фейклардан чикләргә чакырды һәм Дагыстандагы чуалышларны мисалга китерде

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Роскомнадзоры җитәкчесе Юрий Никитиннан тискәре мәгълүмат бирә торган сайтларны томалау эшен көчәйтүне таләп итте.

"Сездән нык сорыйм, безнең халыкны моннан чикләгез. Бигрәк тә яшьләрне, алар социаль челтәрләрдә утыра һәм бөтен фейкларны үзләре аша уздыра", диде ул.

Мөхәммәтшин "Дагыстандагы хәлгә игътибар итәргә" кушты.

"Халыкны бик тиз җыеп була. Безгә, депутатларга кушсалар, алай халыкны җыеп булмас иде, ә монда җыелып тамаша оештырдылар", диде ул.

Аның әйтүенчә, бу мәсьәләгә тиешле бәя бирү кирәк.

"Дус булмаган илләрдәге, Көнбатыш илләрендәге дошманнарыбыз моннан файдалана. Безнең республикада фетнә чыгару өчен", ди Мөхәммәтшин.

Ул фейкларга каршы җитезрәк эшләргә, ФСБ белән бергәләп көрәшергә чакырды.

▪️Исегезгә төшерәбез, 29 октябрь кичендә Тель-Авивтан очкыч төшеп утырыр алдыннан Махачкала һава аланына йөзләгән кеше җыелды. Җыелучылар һава аланына бәреп кереп, очыш кырына кадәр үтте, алар Израилдән юлчыларны эзләде. Аңарчы җирле пабликларда җирле халыкны Тель-Авивтан килгән очкычларны "каршы алырга" чакырдылар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮9🤡1
Татарстан депутаты: республика халкы һөҗүмнән саклануга әзер түгел

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Альберт Яһудин республикада һөҗүмнән яшеренү урыннары әзер түгел һәм халыкны өйрәнүгә җәлеп итмиләр дип белдерде.

Ул октябрь башында узган өйрәнүләрне мисал итеп китерде. Анда 35 мең кеше һәм 4 мең техника җәлеп ителгән иде.

"Мин дә, Түбән Камада, Чаллыда яшәүчеләрнең күпчелеге дә берни ишетмәде. Бу башка шәһәрләрдә дә шулай булган дип уйлыйм", диде ул.

Узган ел ахырында Яһудин бу хакта парламент утырышында чыгыш ясап, эвакуацияләү урыннарының 71 проценты гына әзер дигән иде.

"10 ай узды. Хәзер нинди саннар икәнен беләсе килә. Халыкның 96 проценты саклана аламы? Беркетмә төзеп йөкләмә бирүне сорыйм", диде ул.

▪️Узган ел һәм быел украин гаскәре һөҗүмгә күчкәч, Русиядә бомбадан яшеренү, эвакуацияләнү урыннары турында еш сөйләшә башладылар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁4🤷1
Журналистлар Николай Патрушевның Федераль салым хезмәте базасындагы тәхәллүсен ачыклаган

Бу хакта "Можем объяснить" һәм "Новая газета Европа" тикшеренүендә әйтелә.

Путинга якын сәяси гаиләләр арасында Иминлек шурасы башлыгы Николай Патрушев гаиләсе инде 25 ел буе иң йогынтылы гаиләләрнең берсе санала.

Тикшерүдә Патрушев гаиләсенең серләрен дәүләт ничек яклавы, аларга мөлкәтләрен ничек яшерергә һәм Көнбатыш чикләүләреннән ничек качарга булышуы язылган.

Федераль салым хезмәте базасында Николай Патрушевны Луков Евгений Фёдор улы исеме астында яшергәннәр.

Шул ук вакытта базада Патрушевның өлкән улы — авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев исеме дә юк.

Рәсми декларацияләргә күрә, Дмитрий Патрушев — Русия хөкүмәтендә иң бай кешеләрнең берсе. 2021 елда аның кереме 121 миллион сум булган. 2018 елда исә 184 миллион сумга ук җиткән. Шуларның өчтән берен — 41 миллионын ул "Россельхозбанк" дәүләт банкында эшләгән. Ул чакта ул банкта идарә рәисе булып тора иде.

Патрушевның кече улы — Андрей Патрушев 2006 елда 24 яшендә Игорь Сечинның "Роснефть" нефть ширкәте җитәкчесе киңәшчесе итеп куелды. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң кече Патрушев әтисе кебек үк АКШ чикләүләренә эләкте. Федераль салым хезмәте базасында аны Алексей Голубев дип язганнар.

Росреестр Патрушевлар гаиләсенең Мәскәүдәге затлы фатирлары турындагы белешмәләрне дә сөрткән.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🔥2❤1✍1
Украинада Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәрнең машина колоннасы атышка эләккән, дистәләгән хәрби яраланган һәм һәлак булган

"Сердитая Чувашия" Telegram-каналы мәгълүматынча, якшәмбе, 29 октябрьдә, күченергә әзерләнгән вакытта 1251 мотоукчы полкның 1нче батальоны атышка эләккән.

Бу полкта Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәр хезмәт итә, ә алар белән шушы республикада туган Владислав Матузас җитәкчелек итә диелә.

Telegram-канал чыгарган видеода янган һәм юл читендә калдырылган йөк машиналарын, микроавтобусларны, машиналарны күрергә була.

Төгәл генә ничә хәрбинең һәлак булуы билгеле түгел. Волонтерлар чатларына сылтама белән "Сердитая Чувашия" 120 кеше үлгән яки яраланган дип язды. Соңрак исә Telegram-канал 19 солдат һәлак булган, 40ы яраланган дип хәбәр итте һәм яралыларның исемлеген чыгарды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢3👍2🔥1
🎙 Азатлык архивыннан башкорт телендә аудиоязма тәкъдим итәбез.

1984 елда Азатлык Башкортстанда халык мәгарифендә, радио-телевидениедә башкорт теленең социаль функциясе чикләнгән дигән эчтәлек белән тапшыру чыгара. Башкортстан укытучылар журналы бу тапшыруны тәнкыйтьләп чыга. 1985 елда чыккан тапшыруда Гариф Солтан бу тәнкыйтькә җавап бирә.

Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
🔥5❤2👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 3 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸"Сбер" ипотека програмнары буенча ставканы 1,4 процентка күтәрде. Хәзер ул 15,6 процент. Дәүләт програмнары белән бәйле ипотека ставкалары элекке дәрәҗәдә кала.

🔸Израил армиясе Газззә шәһәрен тулысынча камап алуы турында белдерде.

🔸АКШ Вәкилләр пулаты Израилгә ярдәм җыелмасын хуплады. Әлеге җыелмада Украинага ярдәм кертелмәгән. Президент Джо Байден, Украина кертелмәсә, проектка вето салачакмын диде.

🔸Русия гаскәрләре Украинага 38 дрон җибәргән, аларның 24е бәреп төшерелгән дип хәбәр итте Украина кораллы көчләре. Бер ракет уку йортына төшкән. Львов шәһәрендә дә шартлаулар ишетелгән.

🔸Якутскидан Мәскәүгә очарга чыккан "Якутия" һава ширкәте очкычы техник сәбәпләр нәтиҗәсендә кире һава аланына кайтырга мәҗбүр булган. Бортта 128 юлчы булган.
🔥6✍1
Израил гаскәре Газзә шәһәрен чолгап алу турында хәбәр итте. Якын Көнчыгыштагы сугыштан соңгы яңалыклар

🔻Израилнең җир гаскәре Газзә сызыгындагы иң зур шәһәрне - Газзәне тулысынча чолгап алган.

🔻Газзәдә 640 мең кеше яши, бу Газзә сызыгында яшәүчеләрнең 35ләп проценты.

🔻Соңгы тәүлекләрдә БМОның Газзә сызыгындагы яшеренү урынына әйләнгән дүрт мәктәбенә һөҗүмнәр вакытына зыян килде. Җабалия лагерындагы мәктәптә качып утырган 20 кешенең һәлак булуы әйтелде.

🔻Израил саклану гаскәре вәкиле Дэниэль Хагари белдерүенчә, Газзә сызыгын үз контролендә тотучы Хәмәс белән хәзерге вакытта солых төзү хакында да, атышны туктату турында да сүз була алмый.

🔻Бүген, 3 ноябрьдә Израилгә эш сәфәре белән кабат АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен киләчәк. The New York Times язуынча, Блинкен Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяхуны сугышта кыска вакытлы тәнәфесләр ясарга ризалаштырмакчы була.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4😢4
Кырым активисты Ирина Данилович Акмәчет тикшерү изоляторында тотылган чакта инсульт кичергән

Бу хакта ZMINA оешмасы вәкиле Виктория Нестеренко җиткерде.

Элегрәк тикшерү изоляторында медицина ярдәме булмау сәбәпле, Даниловичның колаклары ишетми башлавы билгеле булды.

Былтыр декабрь ахырында активистны җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә аны Русия Җинаять кодексының 222.1 маддәсе (шартлаткыч матдәләр яки җайланмаларны канунсыз алу, тапшыру, саклау, йөртү) нигезендә гаепле дип тапты.

Данилович үзен тоткарлаганнан соң Русия куәт оешмалары вәкилләренең көч куллануын: бууын һәм кыйнавын сөйләде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🤬12😢2💔1
Татарстанда табиблар хастаханәгә салмаганнан соң үсмернең үлүе сәбәпле җинаять эше ачканнар

16 яшьлек егет 27 октябрь көнне Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсенә (ДРКБ) килгән. Ике тапкыр — төнлә һәм көндез муенын көзән җыеруын әйткән. Табиблар аны тикшергән әмма хастаханәгә салырга кирәк дип тапмаган. Икенче көнне егет өендә үле килеш табылган диелә.

Егет Яшел Үзән районнан, күптән неврологта исәптә торган. Анда кан тамырлары дистониясе һәм берничә хроник авыру булган.

ДРКБ баш табибы урынбасары Лилия Басанова табиблар караган чакта үсмерне ашыгыч рәвештә хастаханәгә салырлык сәбәпләр булмаган иде, аңа тиешле тикшерүләр уздырылган диде. Баланы хастаханәдгә салудан баш тартулары турында әйтү дөрес булмас дип саный ул.
👍2❤1🔥1😢1
❗️Блогер Аяз Шабутдиновны тоткаралаганнар.

Блогер һәм эшмәкәрлекне үстерү турында тренинглар уздыручы Аяз Шабутдинов чит илдән ялдан кайткач Мәскәүдә тоткарланган дип хәбәр итә ТАСС.

Ул Европада булган, Мәскәүдә үз фатирына түгел, ә арендага алган апартаментларга кайткан. Блогер курс сату белән бәйле хәрмәләшүләрдә шикләнелә. 3 ноябрьдә ул керемнәрне арттыру турында яңа курс башларга тиеш булган.

Аяз Шабутднов үзен эшмәмәрләргә белем бирү үзәгенә нигез салучы, инвестор һәм миллиардер дип атый. Аңа 32 яшь. Ул баю турында курслар сата.
👍8🤔1😢1
Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм итү белән бәйле җинаять эшен тикшерүчене кулга алганнар

Русия тикшерү комитеты тикшерүчесе Александр Избенконы зур күләмдә акча сарыф итүдә (Җинаять кодексының 160 маддәсе 4 өлеше) гаеплиләр.

▪️Избенко Казандагы 175нче мәктәптәге атыш эшендә тикшерү төркемен җитәкләгән кеше иде. Шулай ук ул Синай ярымутравы өстендә Русия очкычы килеп төшүен тикшерүдә катнашты.

▪️2021 елның 11 маенда 175нче гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
✍1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил гаскәре Газзә шәһәрен чолгап алу турында хәбәр итте. Якын Көнчыгыштагы сугыштан соңгы яңалыклар 🔻Израилнең җир гаскәре Газзә сызыгындагы иң зур шәһәрне - Газзәне тулысынча чолгап алган. 🔻Газзәдә 640 мең кеше яши, бу Газзә сызыгында яшәүчеләрнең 35ләп…
Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы: Хәмәс белән Израил сугышында 9 мең кеше һәлак булган

7 октябрьдән Израилнең Газзә сызыгына һөҗүмнәрендә кимендә 9227 фәләстинлы, шул исәптән 3826 бала һәлак булган. Бу хакта Хәмәс идарәсендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.

Хәмәс һөҗүме нәтиҗәсендә 1400 кеше һәлак булган, 240лап кеше тотык итеп алынган.

Бер айга якын барган сугышта һәлак булучылар саны 10 меңнән артты.
😱5🤬1
Башкортстанда КПРФ фракциясенең элекке җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин парламент рәисен провокациядә гаепли

Дөнья балеты йолдызы Рудольф Нуриевны тәнкыйтьләгәннән соң, вазифасын калдырган Башкортстан парламентындагы КПРФ фракциясенең элекке җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин фиркагә чираттагы шау-шу тудырырдай белдерү ясарга тәкъдим иткән. Бу хакта "КоммерсантЪ". яза.

Ул фирканең республика комитеты бюросына килештерүгә дип матбугат хәбәре җибәргән. Анда "Бердәм Русия" һәм Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев тәнкыйтьләнгән. Шулай ук фирканең бер атна элек ясалган, әмма кире кагылган "традицион кыйммәтләрне яклау" турындагы белдерүен карауларына өмет итүләре әйтелә.

Бер атна элек КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "традицион кыйммәтләрне яклау" турында белдерү чыкты. Анда балетмейстер Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелде. Бу белдерүне республика парламенты рәисе тәнкыйтьләп чыккан иде.

Котлыгуҗин җибәргән документның баш исеме — "Конструктив диалог барып чыкмый. Бакшортстан "бердәм русиялеләре" республика парламентының Путин фәрманын хуплаучы белдерүн кабул итүенә тупас рәвештә һөҗүм итте".

Шулай ук Котлыгуҗин Толкачевның чыгышы Дәүләт җыены эшенең регламентын боза, ә эчтәлеге һәм стиле ягыннан "этика комиссиясендә каралырга, ә бәлки прокуратура игътибарына лаеклы" дигән.

КПРФ фракциясендә бу документка әлегә фикер белдермәделәр.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁4👍1🔥1🤡1
Татарстан район газетларында — сугыш пропагандасы

Республикүләм матбугатка карасаң, район газетларында сугыш сулышы ныграк сизелә. Район журналистлары фронтка тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куя.

Азатлык җирле газетларның сугыш турында ниләр язуына анализ ясады. Район басмаларының сугыш турында нәрсә язуын өйрәнгәндә, темаларның кабатлануына карап алар берничә блокка бүленде.

1. Контракт төзеп сугышка китәргә өндәү
2. Һуманитар ярдәм туплау турындагы мәкаләләр
3. Сугыштан ялга кайтучыларның район башлыгы белән очрашулары
4. Сугышка китүчеләрнең якыннарын олылау, аларга ярдәм итү турындагы мәкаләләр
5. Сугыштан ялга кайтучылар яки яраланып кайтучылар белән әңгәмәләр
6. Һәлак булучыларның ата-анасы яки якыннары белән әңгәмәләр
7. Үлүчеләр турында хәбәрләр
8. Патриотизмга юнәлдерелгән мәкаләләр
9. Укучыларның шул темага язган хатлары

Язма ахырында Братислава университетының журналистика профессоры Андрей Рихтер фикере дә китерелә.

— Русиядә 15 ел элек пәйда булган пропаганда бөек Русия яки урысларның уникаль юлы турында түгел, ә бар кыенлыкларда эчке һәм тышкы дошманнар гаепле дигән пропагандага кайтып кала. Янәсе, башка фикердә булган һәм башкача сөйләгән кешеләр үзләре шулай уйлаганга алай сөйләми, ә алар аны акча түләгәнгә генә шулай сөйли, алар безнең дошманнарның ялчылары дигән пропаганда. Бу — бик нәтиҗәле риторика, ди белгеч.

Тулырак Азатлыкта укыгыз:
Төп сайт
Көзге сылтама
Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢4🤬3
Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклау эше нигезендә бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклауда гаепле дип тапкан. Аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, бер ел сынау вакыты бирелгән.

Шулай ук аннан тартып алынган IPhone 11 Pro телефонын дәүдләт файдасына алып калганнар.

Хәсәнов мәхкәмәдән үзенә ачылган эшне аерым тәртиптә карауны сораган. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән. Хәсәновның яклавы аңа штраф бирүне яки җинаять җаваплылыгыннан азат итүене сораган. Прокурор аны бер ел өч айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне һәм 1,5 ел сынау вакыты бирүне сораган булган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 17 сентябрьдә Хәсәнов яшерен урыннан тыелган маддә төргәген алмакчы булган, әмма полиция килеп чыккач аннан котылу җаен караган. Хәсәнов башта гаебен кире каккан.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2🔥2🤡1