Украинада Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәрнең машина колоннасы атышка эләккән, дистәләгән хәрби яраланган һәм һәлак булган
"Сердитая Чувашия" Telegram-каналы мәгълүматынча, якшәмбе, 29 октябрьдә, күченергә әзерләнгән вакытта 1251 мотоукчы полкның 1нче батальоны атышка эләккән.
Бу полкта Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәр хезмәт итә, ә алар белән шушы республикада туган Владислав Матузас җитәкчелек итә диелә.
Telegram-канал чыгарган видеода янган һәм юл читендә калдырылган йөк машиналарын, микроавтобусларны, машиналарны күрергә була.
Төгәл генә ничә хәрбинең һәлак булуы билгеле түгел. Волонтерлар чатларына сылтама белән "Сердитая Чувашия" 120 кеше үлгән яки яраланган дип язды. Соңрак исә Telegram-канал 19 солдат һәлак булган, 40ы яраланган дип хәбәр итте һәм яралыларның исемлеген чыгарды.
Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Украинада Чуашстаннан мобилизацияләнгәннәрнең машина колоннасы атышка эләккән, дистәләгән хәрби яраланган һәм һәлак булган
Якшәмбе, 29 октябрьдә, күченергә әзерләнгән вакытта 1251 мотоукчы полкның 1нче батальоны атышка эләккән. Русия саклану министрлыгы Чуашстан хәрбиләренең һәлак булуы турындагы мәгълүматларга фикер белдермәде.
😢3👍2🔥1
🎙 Азатлык архивыннан башкорт телендә аудиоязма тәкъдим итәбез.
1984 елда Азатлык Башкортстанда халык мәгарифендә, радио-телевидениедә башкорт теленең социаль функциясе чикләнгән дигән эчтәлек белән тапшыру чыгара. Башкортстан укытучылар журналы бу тапшыруны тәнкыйтьләп чыга. 1985 елда чыккан тапшыруда Гариф Солтан бу тәнкыйтькә җавап бирә.
Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.
#азатлыкка70 #архив

🔥5❤2👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 3 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸"Сбер" ипотека програмнары буенча ставканы 1,4 процентка күтәрде. Хәзер ул 15,6 процент. Дәүләт програмнары белән бәйле ипотека ставкалары элекке дәрәҗәдә кала.
🔸Израил армиясе Газззә шәһәрен тулысынча камап алуы турында белдерде.
🔸АКШ Вәкилләр пулаты Израилгә ярдәм җыелмасын хуплады. Әлеге җыелмада Украинага ярдәм кертелмәгән. Президент Джо Байден, Украина кертелмәсә, проектка вето салачакмын диде.
🔸Русия гаскәрләре Украинага 38 дрон җибәргән, аларның 24е бәреп төшерелгән дип хәбәр итте Украина кораллы көчләре. Бер ракет уку йортына төшкән. Львов шәһәрендә дә шартлаулар ишетелгән.
🔸Якутскидан Мәскәүгә очарга чыккан "Якутия" һава ширкәте очкычы техник сәбәпләр нәтиҗәсендә кире һава аланына кайтырга мәҗбүр булган. Бортта 128 юлчы булган.

🔥6✍1
Израил гаскәре Газзә шәһәрен чолгап алу турында хәбәр итте. Якын Көнчыгыштагы сугыштан соңгы яңалыклар
🔻Израилнең җир гаскәре Газзә сызыгындагы иң зур шәһәрне - Газзәне тулысынча чолгап алган.
🔻Газзәдә 640 мең кеше яши, бу Газзә сызыгында яшәүчеләрнең 35ләп проценты.
🔻Соңгы тәүлекләрдә БМОның Газзә сызыгындагы яшеренү урынына әйләнгән дүрт мәктәбенә һөҗүмнәр вакытына зыян килде. Җабалия лагерындагы мәктәптә качып утырган 20 кешенең һәлак булуы әйтелде.
🔻Израил саклану гаскәре вәкиле Дэниэль Хагари белдерүенчә, Газзә сызыгын үз контролендә тотучы Хәмәс белән хәзерге вакытта солых төзү хакында да, атышны туктату турында да сүз була алмый.
🔻Бүген, 3 ноябрьдә Израилгә эш сәфәре белән кабат АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен киләчәк. The New York Times язуынча, Блинкен Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяхуны сугышта кыска вакытлы тәнәфесләр ясарга ризалаштырмакчы була.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

Израил гаскәре Газзә шәһәрен чолгап алу турында хәбәр итте
Газзәдә 640 мең кеше яши, бу Газзә сызыгында яшәүчеләрнең 35ләп проценты. Израил ягы шәһәрнең Хәмәс эшчәнлек алып бара торган үзәк булуына ышандыра.
🤬4😢4
Кырым активисты Ирина Данилович Акмәчет тикшерү изоляторында тотылган чакта инсульт кичергән
Бу хакта ZMINA оешмасы вәкиле Виктория Нестеренко җиткерде.
Элегрәк тикшерү изоляторында медицина ярдәме булмау сәбәпле, Даниловичның колаклары ишетми башлавы билгеле булды.
Былтыр декабрь ахырында активистны җиде елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Мәхкәмә аны Русия Җинаять кодексының 222.1 маддәсе (шартлаткыч матдәләр яки җайланмаларны канунсыз алу, тапшыру, саклау, йөртү) нигезендә гаепле дип тапты.
Данилович үзен тоткарлаганнан соң Русия куәт оешмалары вәкилләренең көч куллануын: бууын һәм кыйнавын сөйләде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.

🤬12😢2💔1
Татарстанда табиблар хастаханәгә салмаганнан соң үсмернең үлүе сәбәпле җинаять эше ачканнар
16 яшьлек егет 27 октябрь көнне Казандагы Балалар республика клиник хастаханәсенә (ДРКБ) килгән. Ике тапкыр — төнлә һәм көндез муенын көзән җыеруын әйткән. Табиблар аны тикшергән әмма хастаханәгә салырга кирәк дип тапмаган. Икенче көнне егет өендә үле килеш табылган диелә.
Егет Яшел Үзән районнан, күптән неврологта исәптә торган. Анда кан тамырлары дистониясе һәм берничә хроник авыру булган.
ДРКБ баш табибы урынбасары Лилия Басанова табиблар караган чакта үсмерне ашыгыч рәвештә хастаханәгә салырлык сәбәпләр булмаган иде, аңа тиешле тикшерүләр уздырылган диде. Баланы хастаханәдгә салудан баш тартулары турында әйтү дөрес булмас дип саный ул.

👍2❤1🔥1😢1
❗️Блогер Аяз Шабутдиновны тоткаралаганнар.
Блогер һәм эшмәкәрлекне үстерү турында тренинглар уздыручы Аяз Шабутдинов чит илдән ялдан кайткач Мәскәүдә тоткарланган дип хәбәр итә ТАСС.
Ул Европада булган, Мәскәүдә үз фатирына түгел, ә арендага алган апартаментларга кайткан. Блогер курс сату белән бәйле хәрмәләшүләрдә шикләнелә. 3 ноябрьдә ул керемнәрне арттыру турында яңа курс башларга тиеш булган.
Аяз Шабутднов үзен эшмәмәрләргә белем бирү үзәгенә нигез салучы, инвестор һәм миллиардер дип атый. Аңа 32 яшь. Ул баю турында курслар сата.

👍8🤔1😢1
Казанның 175нче мәктәбенә һөҗүм итү белән бәйле җинаять эшен тикшерүчене кулга алганнар
Русия тикшерү комитеты тикшерүчесе Александр Избенконы зур күләмдә акча сарыф итүдә (Җинаять кодексының 160 маддәсе 4 өлеше) гаеплиләр.
▪️Избенко Казандагы 175нче мәктәптәге атыш эшендә тикшерү төркемен җитәкләгән кеше иде. Шулай ук ул Синай ярымутравы өстендә Русия очкычы килеп төшүен тикшерүдә катнашты.
▪️2021 елның 11 маенда 175нче гимназиядә ут ачып, кайчандыр шушы мәктәптә укыган Илназ Галәвиев тугыз кешене: җиде бала һәм ике укытучыны үтерде. Бу эш нигезендә 600дән артык кеше зыян күрүче дип табылды.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

✍1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил гаскәре Газзә шәһәрен чолгап алу турында хәбәр итте. Якын Көнчыгыштагы сугыштан соңгы яңалыклар 🔻Израилнең җир гаскәре Газзә сызыгындагы иң зур шәһәрне - Газзәне тулысынча чолгап алган. 🔻Газзәдә 640 мең кеше яши, бу Газзә сызыгында яшәүчеләрнең 35ләп…
Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы: Хәмәс белән Израил сугышында 9 мең кеше һәлак булган
7 октябрьдән Израилнең Газзә сызыгына һөҗүмнәрендә кимендә 9227 фәләстинлы, шул исәптән 3826 бала һәлак булган. Бу хакта Хәмәс идарәсендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.
Хәмәс һөҗүме нәтиҗәсендә 1400 кеше һәлак булган, 240лап кеше тотык итеп алынган.
Бер айга якын барган сугышта һәлак булучылар саны 10 меңнән артты.

😱5🤬1
Башкортстанда КПРФ фракциясенең элекке җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин парламент рәисен провокациядә гаепли
Дөнья балеты йолдызы Рудольф Нуриевны тәнкыйтьләгәннән соң, вазифасын калдырган Башкортстан парламентындагы КПРФ фракциясенең элекке җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин фиркагә чираттагы шау-шу тудырырдай белдерү ясарга тәкъдим иткән. Бу хакта "КоммерсантЪ". яза.
Ул фирканең республика комитеты бюросына килештерүгә дип матбугат хәбәре җибәргән. Анда "Бердәм Русия" һәм Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев тәнкыйтьләнгән. Шулай ук фирканең бер атна элек ясалган, әмма кире кагылган "традицион кыйммәтләрне яклау" турындагы белдерүен карауларына өмет итүләре әйтелә.
Бер атна элек КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "традицион кыйммәтләрне яклау" турында белдерү чыкты. Анда балетмейстер Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелде. Бу белдерүне республика парламенты рәисе тәнкыйтьләп чыккан иде.
Котлыгуҗин җибәргән документның баш исеме — "Конструктив диалог барып чыкмый. Бакшортстан "бердәм русиялеләре" республика парламентының Путин фәрманын хуплаучы белдерүн кабул итүенә тупас рәвештә һөҗүм итте".
Шулай ук Котлыгуҗин Толкачевның чыгышы Дәүләт җыены эшенең регламентын боза, ә эчтәлеге һәм стиле ягыннан "этика комиссиясендә каралырга, ә бәлки прокуратура игътибарына лаеклы" дигән.
КПРФ фракциясендә бу документка әлегә фикер белдермәделәр.
Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Башкортстан

Бер атна элек КПРФның республика бүлекчәсе сайтында "традицион кыйммәтләрне яклау" турында белдерү чыкты. Анда балетмейстер Рудольф Нуриевның дәүләткә хыянәт итүе, "ЛГБТ вәкиле булуы" әйтелде. Белдерүне республика парламенты рәисе тәнкыйтьләгән иде. Хәзер…
😁4👍1🔥1🤡1
Татарстан район газетларында — сугыш пропагандасы
Республикүләм матбугатка карасаң, район газетларында сугыш сулышы ныграк сизелә. Район журналистлары фронтка тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куя.
Азатлык җирле газетларның сугыш турында ниләр язуына анализ ясады. Район басмаларының сугыш турында нәрсә язуын өйрәнгәндә, темаларның кабатлануына карап алар берничә блокка бүленде.
1. Контракт төзеп сугышка китәргә өндәү
2. Һуманитар ярдәм туплау турындагы мәкаләләр
3. Сугыштан ялга кайтучыларның район башлыгы белән очрашулары
4. Сугышка китүчеләрнең якыннарын олылау, аларга ярдәм итү турындагы мәкаләләр
5. Сугыштан ялга кайтучылар яки яраланып кайтучылар белән әңгәмәләр
6. Һәлак булучыларның ата-анасы яки якыннары белән әңгәмәләр
7. Үлүчеләр турында хәбәрләр
8. Патриотизмга юнәлдерелгән мәкаләләр
9. Укучыларның шул темага язган хатлары
Язма ахырында Братислава университетының журналистика профессоры Андрей Рихтер фикере дә китерелә.
Төп сайт
Көзге сылтама
Телеграм
#Татарстан

— Русиядә 15 ел элек пәйда булган пропаганда бөек Русия яки урысларның уникаль юлы турында түгел, ә бар кыенлыкларда эчке һәм тышкы дошманнар гаепле дигән пропагандага кайтып кала. Янәсе, башка фикердә булган һәм башкача сөйләгән кешеләр үзләре шулай уйлаганга алай сөйләми, ә алар аны акча түләгәнгә генә шулай сөйли, алар безнең дошманнарның ялчылары дигән пропаганда. Бу — бик нәтиҗәле риторика, ди белгеч.Тулырак Азатлыкта укыгыз:
Төп сайт
Көзге сылтама
Телеграм
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татарстан район газетларында — сугыш пропагандасы
Республикүләм матбугатка караганда, район газетларында сугыш сулышы ныграк сизелә. Район журналистлары фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куя. Азатлык җирле газетларның сугыш турында ниләр язуына анализ ясады.
😢4🤬3
Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклау эше нигезендә бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклауда гаепле дип тапкан. Аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, бер ел сынау вакыты бирелгән.
Шулай ук аннан тартып алынган IPhone 11 Pro телефонын дәүдләт файдасына алып калганнар.
Хәсәнов мәхкәмәдән үзенә ачылган эшне аерым тәртиптә карауны сораган. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән. Хәсәновның яклавы аңа штраф бирүне яки җинаять җаваплылыгыннан азат итүене сораган. Прокурор аны бер ел өч айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне һәм 1,5 ел сынау вакыты бирүне сораган булган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, 17 сентябрьдә Хәсәнов яшерен урыннан тыелган маддә төргәген алмакчы булган, әмма полиция килеп чыккач аннан котылу җаен караган. Хәсәнов башта гаебен кире каккан.

Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклау эше нигезендә бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Шулай ук аңа бер ел сынау вакыты бирелгән.
👍2🔥2🤡1
Казанда Газзәдә яшәүчеләргә һуманитар ярдәм җыя башладылар
1 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Газзә халкыга һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушкан иде. Ярдәм җыю эше белән "Ярдәм янәшә!" хәрәкәте шөгыльләнә.
Эшнең координаторы Лиана Хәйзуллина "Сота" каналына әйтүенчә, бу эш аларга "хәрбиләргә ярдәм җыюда тәҗрибәләре булганга" йөкләнгән.
Татарстаннан соң Газзә халкына һуманитар ярдәм җыю кампаниясен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та игълан итте.
Фото: SOTA

🤡7👍6🔥2❤1👎1🤔1
Быел Татарстанда ислам финансларына бәйле килешүләр ике тапкырга арткан
Бүген, 3 ноябрь Казанда Татарстанда ислам финанс системының сынау вакытын тормышка ашыру турында хөкүмәт киңәшмәсе узды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов халыкта шәригать нигезендә эшләүче финансларга кызыксыну арта дип белдерде.
Бу үзгәрешләр чит ил партнерларында да кызыксыну уяткан. Аерым алганда, Иранда эшләүче банк әлеге сынауда катнашырга җыена диде ул.
Моңа кадәр Иран дәүләт банкының Казанда бүлеге ачылуы турында хәбәр ителгән иде.

"Быел (ислам финансы өлкәсендә) төзелгән килешүләр, узган елга караганда, ике тапкырдан артып китте", диде ул.Сынау эшендә Татарстаннан ике финанс оешма — "Ак Барс банкы" һәм "Ак Барс Капитал" катнаша. Тагын ике оешма исемлеккә кертелер дип көтелә.
Бу үзгәрешләр чит ил партнерларында да кызыксыну уяткан. Аерым алганда, Иранда эшләүче банк әлеге сынауда катнашырга җыена диде ул.
Моңа кадәр Иран дәүләт банкының Казанда бүлеге ачылуы турында хәбәр ителгән иде.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Быел Татарстанда ислам финансларына бәйле килешүләр ике тапкырга арткан
Бүген республикада ислам банкингы өлкәсендә кулланучылар һәм бизнес финансы, торак финансы, лизинг, инвестицион килешүләр кебек хезмәтләр күрсәтелә.
👍5✍1🔥1
❗️"Хизбулла" башлыгы Фәләстин-Израил низагы башланганнан соң беренче белдерүен ясады
Хәсән Насрулла телевидениедән чыгыш ясаганда Лүбнән (Ливан) мәйданнарына меңнәрчә кеше чыкты.
90 минут чамасы дәвам иткән чыгышның төп тезисларын тәкъдим итәбез.
▪️Насрулла ХӘМӘСнең 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм ясарга ниятләвен белмәдек диде, шул ук вакытта бу һөҗүмне мактады, һәм моны бары тик Фәләстин оештырган операция дип атады.
▪️"Хизбулла" хәрби бәрелешләрдә икенче көнгә үк кушылган, бу катнашуын һәр көн ныграк арттыра, Израилне үз гаскәрләрен Газзәгә җибәрәсе урынга, Лүбнән чигендә тотарга мәҗбүр итә.
▪️"Хизбулла" Израилнең 19 позициясенә һөҗүм иткән, 2 ноябрь кичендә Израил моңа "киң һөҗүм" белән җавап биргән.
▪️Насрулла Лүбнән-Израил чигендәге хәрби хәрәкәтләр моңа кадәр күрелгән масштаблар белән "чикләнмәячәк" диде. Нечкәлекләрен әйтмәде, шулай да, әлегә Израилгә каршы "тулы масштаблы сугышка" чакырмады.
"Хизбулла" хәрби яктан ХӘМӘСтән күпкә көчлерәк санала. Аның югары төгәллекле коралы бар һәм ул Израил эченә үк һөҗүм итә ала. Белгечләр фикеренчә, ул сугышка ныклап керсә, бу Израил өчен дә, Лүбнән өчен дә җимергеч булачак.

Хизбулла (гәрәп. حزب الله, "Аллаһ фиркәсе") — Лүбнән (Ливан) шигыйларының кораллы оешмасы һәм сәяси фиркасе. Аның тарафдарлары Лүбнәндә Иран режимына охшаш ислам дәүләте булдыру өчен көрәшә. "Хизбулла" хәрәкәте Иранның Ислам инкыйлабы җитәкчесе Рухаллаһ Хомейни булдырган идеология нигезендә корылган.
АКШ, Канада, Израил, Мисыр, Фарсы култыгы илләрендә, Австралия, Британия һәм Европаның аерым дәүләтләрендә террористик оешма дип танылган.
"Хизбулла" хәрби яктан ХӘМӘСтән күпкә көчлерәк санала. Аның югары төгәллекле коралы бар һәм ул Израил эченә үк һөҗүм итә ала. Белгечләр фикеренчә, ул сугышка ныклап керсә, бу Израил өчен дә, Лүбнән өчен дә җимергеч булачак.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Хизбалла" җитәкчесе ХӘМӘСнең Израилгә һөҗүм итәргә ниятләвен белмәдек дип белдерде
Үзенең белдерүендә Насралла ХӘМӘСнең 7 октябрьдә Израилгә ясаган һөҗүмен мактады, әмма моны бары тик фәләстин оештырган операция иде дип әйтте.
🔥5👍2🤡1
❗️Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты
Бүген өстәлгәннәр:
▪️Дмитрий Губин, журналист
▪️Дмитрий Еловский, журналист, Ходорковский Live алып баручысы
▪️Кирилл Качур, юрист
▪️Андрей Солдатов, тикшерүче, "Агентура.ру" сайты авторы
▪️Мария Снеговая, сәясәт белгече

🔥2👍1🤬1
📚Бүген — җомга һәм "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүзтезмә!
Бүген ул — җир өсте гаскәре.
Дөньяның әле теге, әле бу ягында сугышлар барган болгавыр бу заманда, ни аяныч, бу сүзне шактый еш кулланырга туры килә.
#азатлыксүзлеге

❤1🔥1😢1