Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
4 ноябрьдә Камал театры сәхнәсендә "Игезәк" спектакле премьерасы узды.

Сәхнәгә куелганчы ук, премьера турында күп сөйләнде. Фәрит Бикчәнтәев Ркаил Зәйдулланың бу әсәрне 7 ел элек үк театрга алып килүен, "Хан һәм шагыйрь" исеменнән "Игезәк"кә үзгәртелүен әйткән иде. Актуаль булачак дип вәгъдә итте.  

Премьерада түрәләр күренмәде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан спектакль премьерасына килә торган чәчәкләр дә 7 ноябрьгә кичектерелде күрәсең. 

Бу көнне танылган театр режиссеры Марсель Сәлимҗановның тууына 89 ел тула һәм 2002 елдан бирле килә торган традициягә нигезләнеп бу көнне премьера куела. Быел ул шушы "Игезәк" премьерасы. 

Сайттагы мәгълүматта спектакль 2 сәгать тә 15 минут бара дип әйтелгән. Програмда исә, спектакль 2 сәгать бара дип язылган. Чынлыкта, антрактны санамаганда, спектакль сәгать ярым чамасы дәвам итә. Кыскасы, үз вакытына кимендә ярты сәгатькә тулмаган спектакль цензура үткәндә туналмадымы икән дигән шик калды. 

@azatliqradiosi
👍5❤3🤔3
Башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтовны Минусинскидагы аерым тәртипле колониягә җибәргәннәр.

Ул анда өч ел утырачак.

Краснояр краеның Минусински шәһәрендәге колония Русиядә начар даны чыккан колонияләрнең берсе.

Айрат Дилмөхәммәтов 2021 елның августыннан Байкал аръягы краенда, Чита шәһәренең 5нче кырыс тәртипле төзәтү колониясендә утыра иде. Анда еш кына аны штраф изоляторына яптылар.

Сентябрь башында Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгуы турында билгеле булды. Башкорт активистын аерым тәртипле колониягә күчерүне үзе утыра торган 5нче төзәтү колониясе сораган диелде.

Азатлык күптән түгел Дилмөхәммәтовның Уфада яшәүче 81 яшьлек әнисе Агиләш ханым белән сөйләшкән иде. Ана очны очка бәйләп тормыш кичерсә дә, улына ярдәм итәргә тырышуын сөйләде.

▪️Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.

▪️2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.

▪️Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.

▪️2020 елның 24 августында Айрат Дилмөхәммәтовка тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.

@azatliqradiosi
😢7🤔2🤬2👎1
Якшәмбе көнне Татарстан һәм Бурятия активистлары Русиянең Польшадагы илчелеге бинасы каршында протест чарасы уздырды.

Чарада Варшауда яшәүче "Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкиле Нәфис Кашапов һәм Бәйсез Бурятия хәрәкәте вәкиле Зуртан Халтаров Татарстан байрагы һәм шигар тотып торды. Соңрак аларга Беларустан сәяси активистлар кушылды.

Катнашучылар аңлатуынча, алар чарага Русия һәм Беларус сәяси тоткыннарына һәм украин халкына теләктәшлек белдереп чыккан.

@azatliqradiosi
❤10🔥5✍1😁1
Кояшта зур кабыну барлыкка килгән. Шуның аркасында Русиянең күп төбәкләрендә төньяк балкышы күренгән.

Татарстан Республикасында да шундый ук күренешкә тап булучылар шактый булган.
Астрономия белгечләре Русиянең көньягында мондый күренешләр сирәк була дип билгели, балкышның күренүе магнит давылларга бәйле.

Белгечләр әйтүенчә, магнит давыллар 5 ноябрьнең төшке вакытында башланган, алар өч сәгатьләп дәвам иткән. Алар шушы балкышларны барлыкка китергән, дип аңлаткан.

Сез күрдегезме бу табигать могҗизасын?! Әле җитмәсә Татарстан байрагы төсләре белән янган төньяк балкышы.

Фото Татарстан белән Башкортстан чигендә ясалган.
👍12❤4🔥3🙊2
Татарстан бүген үзенең Конституциясен кабул итү көнен билгели. Республикада - ял көне. Русия дә ял итә, чөнки 4 ноябрь бәйрәме ялга туры килгәнгә күрә ул күчерелде. Күпләр ял итүгә карамастан Азатлык эшен туктатмый һәм әлеге минутка билгеле булган соңгы яңалыклар белән таныштыра.

🔸Русия хакимиятләре Кырым белән Дондагы Ростов аша тимер юл төзи башлады. Ул Мариуполь, Запорожье өлкәсе аша узачак. Украинаның ул өлешен басып алган хакимият кешеләре Кырым күпере аша йөрү имин түгел, дип белдерде.

🔸Одессага һөҗүм итү аркасында рәсем сәнгате музее бинасы җимерелгән. Биш кеше зыян күргән.

🔸БМОның күпчелек һуманитар агентлыклар башлыклары да, Дөнья сәламәтлек саклау оешамасы да Газзә сызыгын утта тотуны туктатуны сорый. Аларның белдерүендә сивил кешеләр арасында бик күп корбан дип әйтелә. Израил исә ХӘМӘС кешеләрне тере калкан урынына куллана дип билгели.

🔸АКШ Якын Көнчыгышка атом суасты көймәсен юллаган. Моны Пентагон әйтә. Моңа кадәр Урта диңгез суларына АКШның ике зур хәрби корабы килеп туктаган иде.

🔸Русия Либиядәге хакимияткә каршы көчләр белән сөйләшүләр алып бара, дип яза Bloomberg. Килешүләр турында сөйләшү Либия милли гаскәре башлыгының Мәскәүгә килүеннән соң башланган, дип әйтелә.

🔸Молдовадагы сайлауларда әле идарә итүче фирканең аз тавыш җыюын билгелиләр. Шәһәрләрнең күпчелегендә элеккеге призидент И. Додонның социалистлар фиркасе алда бара. Додон Русия яклы сәясәтче.

🔸Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның 15 яшьлек Адәм исемле улы хәзер инде Карачай-Чиркәсс республикасының иң югары дәрәҗәле орденына ия булган. Карачай-Чиркәсс республика каршындагы уңай эшләре өчен дип бирелгән ул. Республиканың мөфтие дә өммәт өчен башкарылган хезмәте өчен Беренче дәрәҗәле орден белән бүләкләгән. Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Адәм Кадыйровка Татарстанның «Дуслык» орденын тапшырды.

Менә шундый хәлләр… Ял иткән арада бу каналдан тыш безнең төп сәхифәгә дә кереп аны актарып чыгыгыз, сез укымый калган мәкаләләр бардыр. Шулай ук Instagram, YouTube, Facebook кебек платформаларга да күз салыгыз.
👍5✍1🔥1
6 ноябрь Татарстанда Республиканың төп документы - Конституцияне кабул итү көне. 31 ел элек кабул ителгән Конституция дистәләгән тапкыр үзгәртелде. 2023 елда аның күпчелек мөһим маддәләре төшеп калды, Татарстаннынң кануннамәсе танымаслык булды.

Шулай да бу документ әле бар. Шуңа да без укучыларыбызны бу истәлекле көн белән тәбриклибез һәм мөһим датаның киң колачлап билгеләнү көннәрен алда әле дип ышанабыз.

Ә бу - Казанда 2013 елның 6 нояберендә төшерелгән фотолар. Татар иҗтимагый үзәк (Русия хакимияте аны да тар-мар итте, экстермистик оешма дип таныды) Татарстанның Конституциясен кабул итү көнен Бауман урамында уздырган иде. Урам җыенында сәяси чыгышлар, җырлар да, биюләр дә булды. Ул вакытта бәйрәмгә игътибар азая дип зарлану бар иде. Ә менә 2023 елда 6 ноябрьдә дә, башка сәяси бәйрәмнәрдә урамга байраклар белән чыгуны инде күз алдына китерү авыр.

Күбрәк фотолар безнең фотогалереядә. Инде бу да тарих. Фотоларга милли хәрәкәтнең асыл кешеләре эләккән, аларның берничәсе инде мәрхүм...
❤26👍1🔥1
📍Татарстан Конституциясе ничек туракланды? Безнең язмадан укыгыз.

Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр булды, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителде. Еллар дәвамында әле бир җирен кистеләр, әле икенчесен. Шуңа карамастан 2023 елга кадәр Конституциядә суверенитет турында да, Татарстан ватандашлыгы турында да бар иде әле. Тик вакытлыча булган икән...

Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы фонында төбәкләргә тагын да көчлерәк басым ясалды, бу басымга каршы тора алмыйча, Татарстан җитәкчелеге 2023 елның башында Татарстан Конституциясен тагын үзгәртте, ул гади төбәкнең төп кануны булып калды.

31 ел элек кабул ителгән һәм бүгенге документ никадәр аерыла. Моны сезгә 7 маддә мисалында үзегезгә карарга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Дуслар, сезнең өчен Татарстан Конституциясен барлыгы нинди мәгънәгә ия? Арагызда аны укып чыккан кешеләр бармы?
🤬15👍2😁1😢1
Сәясәтче Илья Яшинга "ят агент" бурычларын үтәүдән качу турында яңа җинаять эше әзерлиләр

Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Яшин социаль челтәрләрдәге постларына "ят агент" тамгасы куймаган, имеш. Аерым алганда оппозиционерның Telegram-каналында быел сентябрьдән октябрьгә кадәр чорда чыккан алты язма турында сүз бара. Бу постларның барысы да диярлек Русия президенты Владимир Путинга кагыла, дип искәртә "Новая газета Европа".

"Медуза" эш материалларын тапкан, аларда Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Роскомнадзорга җавабы да бар.

Җавапта әйтелгәнчә, Яшин тикшерү изоляторында интернетка керә алмаса да, "адвокатлар килгәндә, туганнары белән кыска вакытка күрешкәндә яки хат алышу юлы белән мәгълүматны өченче затлар аша тарату процессын оештырган" булырга мөмкин.

▪️ Берничә көн элек ул Азатлык журналисты Алсу Кормашевага теләктәшлек белдердеп, Х социаль челтәрендә язып чыкты. "Мин журналист Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерәм. Аны үзен (!) ят агентлар реестрына кертүне сорап юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итмәгәне өчен тикшерү изоляторына утырттылар", дип язган Яшин. Аның сүзләренчә, "әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан, чын сафсата".

Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
#FreeAlsu
❤5👍1🤬1
🔻Газзә белән Израил сугышы: яңа саннар.

▪️Газзә сызыгында БМОның фәләстин качакларына ярдәм итә торган 88 хезмәткәре һәлак булган.

▪️ Израил хакимиятләре мәгълүматынча, кораллы низаг башыннан Израилдә 1400ләп кеше һәлак булган, меңләп кеше яраланган. 200 дән артык кеше, шул исәптән балалар тотык итеп алынган.

▪️БМО Газзә сызыгында 9500ләп кешенең, шул исәптән 3900 баланың үлүен хәбәр итә.

▪️ Татарстанның "Зәкәт" фондының хисабына фәләстиннәр өчен ярдәм 24 млн сум акча күләмендә тупланган. Аларны кешеләр җыйды.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 моннан укыгыз.
😢10🥱1
Украинадан басып алынган җирләрне сугышта катнашкан русияләргә өләшмәкчеләр

Русия думасы депутаты, "Ватан" ("Родина") фиркасе башлыгы Алексей Журавлев "Көнчыгыш Украина һектары" дигән яңа програм башларга тәкъдим итә. Аны Украинадан басып алган дүрт яңа төбәктә кертмәкчеләр.

"Хәзер Русия 100 миллионнан артык һектарга зурайды. Без җиңгәннән соң бу җирләрне кемнәрдер эшкәртергә тиеш булачак бит инде", дигән депутат.


Бу җирләрне кемгә һәм ничек өләшергә җыеналар? Шул хакта Азатлыкта укыгыз.

👉 Хәбәр монда, ачылмаса, 👉 көзге сылтама.

@azatliqradiosi
🤬4😁2🤣2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Татарстан Конституциясе ничек туракланды? Безнең язмадан укыгыз. Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр булды, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителде. Еллар дәвамында әле бир җирен кистеләр, әле икенчесен. Шуңа карамастан…
Татарстан Конституциясе көне уңаеннан республика президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында нәкъ 31 ел элек, 1992 елның 6 мартында Конституцияне кабул итү мизгелләре төшерелгән архив видеосын урнаштырган.

Анда Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев чыгыш ясый.

"Бүген кабул ителгән Конституция — безнең тарихта республикабыз мәнфәгатьләреннән килүче беренче Конституция. Ул кемнеңдер күрсәтмәсе белән түгел, ә суверенлык декларациясе һәм 1992 елның 21 мартындагы референдумда белдерелгән халык ихтыярына нигезләнгән. Конституция өлгесе безнең генә түгел, ә чит ил юристларының да тулы экспертизасын узды" ди Миңтимер Шәймиев.


Республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов бүген Конституция көне уңаеннан мөрәҗәгать күндерде. Ул анда төп документның соңгы елларда шактый үзгәртелүен (асылда туналып бетүен) дә таныды, әмма моны "заман рухына туры килә" дип билгеләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт шурасы тарафыннан быел кабул ителгән үзгәрешләр төп канунның һәрчак заман рухына туры килүен раслый, ди Рөстәм Миңнеханов.


Татарстан Конституциясенең ни дәрәҗәдә туналып бетүе турында Азатлык язмасын укыгыз:

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7😢2❤1🤡1
Татарстанда сугыштан кайткан ирләрдә стресс сәбәпле психика бозылу күзәтелә

Соңгы биш айда Татарстанда Украина сугышыннан кайткан ирләрдә стресс сәбәпле психика бозылуга зарланып 500 мөрәҗәгать кергән. Бу хакта бүген "Ватан сакчылары" фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Бу сугыш аша узган һәр кешенең психик халәтенә йогынты ясый. Ул гаиләдә дә чагылыш таба. Сугышчы ял вакытында өенә кайткач, хатыны безгә килеп, иремне танымыйм дип әйтә", диде ул.


Бу кешеләргә медицина психологлары көн саен ярдәм күрсәтә. Соңгы биш айда фондка 4 145 мөрәҗәгать кергән. Гүзәл Удачина аңлатканча, беренче урында сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә акча түләнмәү мәсьәләсе тора. Шулай да, күпме кешенең хакимият вәгъдә иткән акчаны ала алмавы турында ул саннар китермәде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢1💩1
Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан Конституциясе көне уңаеннан байраклар таратты

Бүген, 6 ноябрь Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан Конституциясе көненә багышлап 5 мең татар байрагы һәм 5 мең кәгазь битләре тараткан.

Кәгазьләрдә татар һәм урыс телләрендә Конституциянең 8нче маддәсе язылган. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

"Без чираттагы мәртәбә шушы маддәне, татар теленең урыс теле белән тигез икәнлеген, дәүләт теле икәнлеген хәтерләтергә теләдек. Конституция кабул ителүгә 31 ел үтүгә карамастан, Татарстандагы милләттәшләребез 8нче маддәне белми", ди ул.


Быелгы чара татар активисты Батырхан Әгъзамов истәлегенә багышланган. 24 яшендәге егет 29 октябрьдә Тыва республикасында юл казасында һәлак булды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤18👍3🤗1