Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кояшта зур кабыну барлыкка килгән. Шуның аркасында Русиянең күп төбәкләрендә төньяк балкышы күренгән.

Татарстан Республикасында да шундый ук күренешкә тап булучылар шактый булган.
Астрономия белгечләре Русиянең көньягында мондый күренешләр сирәк була дип билгели, балкышның күренүе магнит давылларга бәйле.

Белгечләр әйтүенчә, магнит давыллар 5 ноябрьнең төшке вакытында башланган, алар өч сәгатьләп дәвам иткән. Алар шушы балкышларны барлыкка китергән, дип аңлаткан.

Сез күрдегезме бу табигать могҗизасын?! Әле җитмәсә Татарстан байрагы төсләре белән янган төньяк балкышы.

Фото Татарстан белән Башкортстан чигендә ясалган.
👍12❤4🔥3🙊2
Татарстан бүген үзенең Конституциясен кабул итү көнен билгели. Республикада - ял көне. Русия дә ял итә, чөнки 4 ноябрь бәйрәме ялга туры килгәнгә күрә ул күчерелде. Күпләр ял итүгә карамастан Азатлык эшен туктатмый һәм әлеге минутка билгеле булган соңгы яңалыклар белән таныштыра.

🔸Русия хакимиятләре Кырым белән Дондагы Ростов аша тимер юл төзи башлады. Ул Мариуполь, Запорожье өлкәсе аша узачак. Украинаның ул өлешен басып алган хакимият кешеләре Кырым күпере аша йөрү имин түгел, дип белдерде.

🔸Одессага һөҗүм итү аркасында рәсем сәнгате музее бинасы җимерелгән. Биш кеше зыян күргән.

🔸БМОның күпчелек һуманитар агентлыклар башлыклары да, Дөнья сәламәтлек саклау оешамасы да Газзә сызыгын утта тотуны туктатуны сорый. Аларның белдерүендә сивил кешеләр арасында бик күп корбан дип әйтелә. Израил исә ХӘМӘС кешеләрне тере калкан урынына куллана дип билгели.

🔸АКШ Якын Көнчыгышка атом суасты көймәсен юллаган. Моны Пентагон әйтә. Моңа кадәр Урта диңгез суларына АКШның ике зур хәрби корабы килеп туктаган иде.

🔸Русия Либиядәге хакимияткә каршы көчләр белән сөйләшүләр алып бара, дип яза Bloomberg. Килешүләр турында сөйләшү Либия милли гаскәре башлыгының Мәскәүгә килүеннән соң башланган, дип әйтелә.

🔸Молдовадагы сайлауларда әле идарә итүче фирканең аз тавыш җыюын билгелиләр. Шәһәрләрнең күпчелегендә элеккеге призидент И. Додонның социалистлар фиркасе алда бара. Додон Русия яклы сәясәтче.

🔸Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның 15 яшьлек Адәм исемле улы хәзер инде Карачай-Чиркәсс республикасының иң югары дәрәҗәле орденына ия булган. Карачай-Чиркәсс республика каршындагы уңай эшләре өчен дип бирелгән ул. Республиканың мөфтие дә өммәт өчен башкарылган хезмәте өчен Беренче дәрәҗәле орден белән бүләкләгән. Моңа кадәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Адәм Кадыйровка Татарстанның «Дуслык» орденын тапшырды.

Менә шундый хәлләр… Ял иткән арада бу каналдан тыш безнең төп сәхифәгә дә кереп аны актарып чыгыгыз, сез укымый калган мәкаләләр бардыр. Шулай ук Instagram, YouTube, Facebook кебек платформаларга да күз салыгыз.
👍5✍1🔥1
6 ноябрь Татарстанда Республиканың төп документы - Конституцияне кабул итү көне. 31 ел элек кабул ителгән Конституция дистәләгән тапкыр үзгәртелде. 2023 елда аның күпчелек мөһим маддәләре төшеп калды, Татарстаннынң кануннамәсе танымаслык булды.

Шулай да бу документ әле бар. Шуңа да без укучыларыбызны бу истәлекле көн белән тәбриклибез һәм мөһим датаның киң колачлап билгеләнү көннәрен алда әле дип ышанабыз.

Ә бу - Казанда 2013 елның 6 нояберендә төшерелгән фотолар. Татар иҗтимагый үзәк (Русия хакимияте аны да тар-мар итте, экстермистик оешма дип таныды) Татарстанның Конституциясен кабул итү көнен Бауман урамында уздырган иде. Урам җыенында сәяси чыгышлар, җырлар да, биюләр дә булды. Ул вакытта бәйрәмгә игътибар азая дип зарлану бар иде. Ә менә 2023 елда 6 ноябрьдә дә, башка сәяси бәйрәмнәрдә урамга байраклар белән чыгуны инде күз алдына китерү авыр.

Күбрәк фотолар безнең фотогалереядә. Инде бу да тарих. Фотоларга милли хәрәкәтнең асыл кешеләре эләккән, аларның берничәсе инде мәрхүм...
❤26👍1🔥1
📍Татарстан Конституциясе ничек туракланды? Безнең язмадан укыгыз.

Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр булды, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителде. Еллар дәвамында әле бир җирен кистеләр, әле икенчесен. Шуңа карамастан 2023 елга кадәр Конституциядә суверенитет турында да, Татарстан ватандашлыгы турында да бар иде әле. Тик вакытлыча булган икән...

Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы фонында төбәкләргә тагын да көчлерәк басым ясалды, бу басымга каршы тора алмыйча, Татарстан җитәкчелеге 2023 елның башында Татарстан Конституциясен тагын үзгәртте, ул гади төбәкнең төп кануны булып калды.

31 ел элек кабул ителгән һәм бүгенге документ никадәр аерыла. Моны сезгә 7 маддә мисалында үзегезгә карарга тәкъдим итәбез.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Дуслар, сезнең өчен Татарстан Конституциясен барлыгы нинди мәгънәгә ия? Арагызда аны укып чыккан кешеләр бармы?
🤬15👍2😁1😢1
Сәясәтче Илья Яшинга "ят агент" бурычларын үтәүдән качу турында яңа җинаять эше әзерлиләр

Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән Яшин социаль челтәрләрдәге постларына "ят агент" тамгасы куймаган, имеш. Аерым алганда оппозиционерның Telegram-каналында быел сентябрьдән октябрьгә кадәр чорда чыккан алты язма турында сүз бара. Бу постларның барысы да диярлек Русия президенты Владимир Путинга кагыла, дип искәртә "Новая газета Европа".

"Медуза" эш материалларын тапкан, аларда Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) Роскомнадзорга җавабы да бар.

Җавапта әйтелгәнчә, Яшин тикшерү изоляторында интернетка керә алмаса да, "адвокатлар килгәндә, туганнары белән кыска вакытка күрешкәндә яки хат алышу юлы белән мәгълүматны өченче затлар аша тарату процессын оештырган" булырга мөмкин.

▪️ Берничә көн элек ул Азатлык журналисты Алсу Кормашевага теләктәшлек белдердеп, Х социаль челтәрендә язып чыкты. "Мин журналист Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерәм. Аны үзен (!) ят агентлар реестрына кертүне сорап юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итмәгәне өчен тикшерү изоляторына утырттылар", дип язган Яшин. Аның сүзләренчә, "әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан, чын сафсата".

Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
#FreeAlsu
❤5👍1🤬1
🔻Газзә белән Израил сугышы: яңа саннар.

▪️Газзә сызыгында БМОның фәләстин качакларына ярдәм итә торган 88 хезмәткәре һәлак булган.

▪️ Израил хакимиятләре мәгълүматынча, кораллы низаг башыннан Израилдә 1400ләп кеше һәлак булган, меңләп кеше яраланган. 200 дән артык кеше, шул исәптән балалар тотык итеп алынган.

▪️БМО Газзә сызыгында 9500ләп кешенең, шул исәптән 3900 баланың үлүен хәбәр итә.

▪️ Татарстанның "Зәкәт" фондының хисабына фәләстиннәр өчен ярдәм 24 млн сум акча күләмендә тупланган. Аларны кешеләр җыйды.

👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 моннан укыгыз.
😢10🥱1
Украинадан басып алынган җирләрне сугышта катнашкан русияләргә өләшмәкчеләр

Русия думасы депутаты, "Ватан" ("Родина") фиркасе башлыгы Алексей Журавлев "Көнчыгыш Украина һектары" дигән яңа програм башларга тәкъдим итә. Аны Украинадан басып алган дүрт яңа төбәктә кертмәкчеләр.

"Хәзер Русия 100 миллионнан артык һектарга зурайды. Без җиңгәннән соң бу җирләрне кемнәрдер эшкәртергә тиеш булачак бит инде", дигән депутат.


Бу җирләрне кемгә һәм ничек өләшергә җыеналар? Шул хакта Азатлыкта укыгыз.

👉 Хәбәр монда, ачылмаса, 👉 көзге сылтама.

@azatliqradiosi
🤬4😁2🤣2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Татарстан Конституциясе ничек туракланды? Безнең язмадан укыгыз. Мәскәүдән даими басым астында Татарстан да үз төп канунын үзгәртергә мәҗбүр булды, күп кенә хокукларыннан мәхрүм ителде. Еллар дәвамында әле бир җирен кистеләр, әле икенчесен. Шуңа карамастан…
Татарстан Конституциясе көне уңаеннан республика президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм каналында нәкъ 31 ел элек, 1992 елның 6 мартында Конституцияне кабул итү мизгелләре төшерелгән архив видеосын урнаштырган.

Анда Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев чыгыш ясый.

"Бүген кабул ителгән Конституция — безнең тарихта республикабыз мәнфәгатьләреннән килүче беренче Конституция. Ул кемнеңдер күрсәтмәсе белән түгел, ә суверенлык декларациясе һәм 1992 елның 21 мартындагы референдумда белдерелгән халык ихтыярына нигезләнгән. Конституция өлгесе безнең генә түгел, ә чит ил юристларының да тулы экспертизасын узды" ди Миңтимер Шәймиев.


Республиканың хәзерге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов бүген Конституция көне уңаеннан мөрәҗәгать күндерде. Ул анда төп документның соңгы елларда шактый үзгәртелүен (асылда туналып бетүен) дә таныды, әмма моны "заман рухына туры килә" дип билгеләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт шурасы тарафыннан быел кабул ителгән үзгәрешләр төп канунның һәрчак заман рухына туры килүен раслый, ди Рөстәм Миңнеханов.


Татарстан Конституциясенең ни дәрәҗәдә туналып бетүе турында Азатлык язмасын укыгыз:

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7😢2❤1🤡1
Татарстанда сугыштан кайткан ирләрдә стресс сәбәпле психика бозылу күзәтелә

Соңгы биш айда Татарстанда Украина сугышыннан кайткан ирләрдә стресс сәбәпле психика бозылуга зарланып 500 мөрәҗәгать кергән. Бу хакта бүген "Ватан сакчылары" фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Гүзәл Удачина хөкүмәттә узган матбугат очрашуында белдерде.

"Бу сугыш аша узган һәр кешенең психик халәтенә йогынты ясый. Ул гаиләдә дә чагылыш таба. Сугышчы ял вакытында өенә кайткач, хатыны безгә килеп, иремне танымыйм дип әйтә", диде ул.


Бу кешеләргә медицина психологлары көн саен ярдәм күрсәтә. Соңгы биш айда фондка 4 145 мөрәҗәгать кергән. Гүзәл Удачина аңлатканча, беренче урында сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә акча түләнмәү мәсьәләсе тора. Шулай да, күпме кешенең хакимият вәгъдә иткән акчаны ала алмавы турында ул саннар китермәде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢1💩1
Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге активистлары Татарстан Конституциясе көне уңаеннан байраклар таратты

Бүген, 6 ноябрь Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге Татарстан Конституциясе көненә багышлап 5 мең татар байрагы һәм 5 мең кәгазь битләре тараткан.

Кәгазьләрдә татар һәм урыс телләрендә Конституциянең 8нче маддәсе язылган. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Наил Нәбиуллин хәбәр итте.

"Без чираттагы мәртәбә шушы маддәне, татар теленең урыс теле белән тигез икәнлеген, дәүләт теле икәнлеген хәтерләтергә теләдек. Конституция кабул ителүгә 31 ел үтүгә карамастан, Татарстандагы милләттәшләребез 8нче маддәне белми", ди ул.


Быелгы чара татар активисты Батырхан Әгъзамов истәлегенә багышланган. 24 яшендәге егет 29 октябрьдә Тыва республикасында юл казасында һәлак булды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤18👍3🤗1
Либиядә Русиянең хәрби базасы барлыкка килергә мөмкин — Bloomberg

Ике илнең хакимиятләре шул хакта сөйләшүләр алып бара, дип җиткерә үз чыганакларына сылтама белән Bloomberg.

Агентлык хәбәренчә, бу хакта килешүне сентябрь ахырында Либия дәүләт гаскәренең баш хәрби җитәкчесе Хәлиф Хафтар Мәскәүгә килеп, Русия президенты Владимир Путин белән очрашканнан соң ук әзерли башлаганнар.

Килешү кысаларында Русия хәрби көймәләрен Урта диңгез яры буена — Либиянең Тобрук шәһәре портына урнаштыра, шулай ук берничә авиация базасын куллана алачак. Моңа алмаш буларак, Русия Либиягә һава һөҗүменә каршы системнар җибәрәчәк һәм Русия инструкторлары Либия очучыларын, махсус көчләр сугышчыларын өйрәтәчәк.

АКШның Либиядәге элекке махсус илчесе Джонатан Уайнер америка хакимиятләре моңа "бик җитди" карый диде. "Әгәр Русия Урта диңгездәге портларны ала алса, бу аңа бөтен Европа берлеген шымчылык итеп торырга мөмкинлек бирәчәк", дип искәртте Уайнер.

@azatliqradiosi
👍3👎3🔥1🤡1
Путин 2024 елдагы сайлауда катнашырга булган. Кремльдә аның бу ниятен беләләр һәм сайлау алды кампаниясе планын әзерлиләр — Reuters

Владимир Путин Русия президенты вазифасында калырга булган һәм 2024 елда президент сайлауга үз нәмзатен тәкъдим итәчәк. Әгәр җиңеп чыкса, аның вәкаләтләре 2030 елга кадәр озаячак. Бу хакта исемнәре күрсәтелмәгән алты чыганагына сылтама белән Reuters агентлыгы яза.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков бу язмага җавап итеп Путин катнашачагы турында игълан итмәде һәм сайлау әле билгеләнмәде, дип белдерде. Канунга ярашлы, Федерация шурасы аның көнен декабрьнең беренче яртысында билгеләргә тиеш, сайлау исә якынча 17 мартта узар дип фаразлана. Элегрәк Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде.

Агентлык чыганаклары әйтүенчә, Путинның нинди карарга килүен Кремльдә беләләр һәм хәзер киңәшчеләре аның сайлау алды кампаниясе планын әзерли.

Чыганаклар сүзенчә, Путин хәзер барган вакыйгаларны, шул исәптән Украинадагы сугышны Русия белән Көнбатыш арасындагы низаг дип саный һәм "Русияне соңгы берничә дистә елда иң куркыныч чордан алып чыгарга кирәк" дип хис итә, сайлауда катнашу карары да шуның белән бәйле.

@azatliqradiosi
💩8👎3🔥1🌚1
Татарстанда район журналистлары фронт кырына тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куя.

Белгеч соңгы 15 елда Русиядәге пропаганданың юнәлеше дошманнар эзләү булуы һәм аңа күп көч һәм финанслар тотылуы турында сөйли.

Бу хакта Азатлыкта чыккан язмада укыгыз. Кыскача аны рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬12👍1😢1