Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Чаллы мэры шәһәрдә тиешсез урында ясалган чүплекләр уңаеннан "фаҗига ясамаска" кушты

Шәһәрдә тиешсез урында ясалган 20дән артык чүплек булуы ачыкланган.

"Җиңегезне сызганыгыз да, чүпләрне чыгаруны оештырыгыз", дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Чаллыда яшәүчеләргә.

Тулырак монда укыгыз.
🤡2🤯1
📍Думада аборт ясаудан баш тарткан хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим итәләр

Бу тәкъдимдә акча түләп кенә калмыйча, алга таба баланы дәүләткә тапшырырга да тәкъдим ителә.

Депутатлар әйтүенчә, хатын-кыз аборт ясатырга булган икән, баланы коткаруның иң нәтиҗәле ысулы - аны дәүләт тәрбиясенә алу.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

Бу тәкъдимгә ничек карыйсыз? Акча өчен баладан баш тартучылар саны артмасмы?
🤯5🤬3👎1🤡1
⚡️Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышевага хөкем карарын үзгәрешсез калдырды

Быел җәй Уфаның район мәхкәмәсе аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

Sota басмасы язуынча, Югары мәхкәмә Чанышеваның экстремист оешма төзү турындагы гаепләвенә сәяси нәфрәт һәм оештырылган төркем турында пунктлар өстәгән.

Хөкем карары чыгарылыр алдыннан Лилия Чанышева бүгенге мәхкәмә утырышына килүчеләргә рәхмәт сүзләре әйткән.

"Ничек кенә булмасын, нинди генә карар кабул ителмәсен, киләчәктә ул гамәлдән чыгарылачак. Ә без мәңгелеккә дуслар булып калачакбыз. Булганыгыз өчен, мине онытмавыгыз, хатлар язуыгыз, медиада һәм социаль челтәрләрдә яктыртуыгыз өчен рәхмәт. Минем өчен сезнең белән бер чорда яшәү зур дәрәҗә, хуплавыгыз өчен зур рәхмәт", дигән ул.


Югары мәхкәмә тагын бер гаепләнүче — Рөстәм Мөлековның да хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Активистны алданрак экстремист берләшмәдә катнашуда гаепле дип табып, 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыккан иде. Аны мәхкәмә залында кулга алганнар.

"Аспекты" язуынча, Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышына башкорт активисты Фаил Алсынов та килгән.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤2💔2
Миңнеханов "Алабуга"махсус икътисади зонасына һәм "Химград" сәнәгать паркына Каракалпакстанда проектлар башларга тәкъдим итә

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга"махсус икътисади зонасына һәм "Химград" сәнәгать паркына Үзбәстанның Каракалпакстан автоном республикасындагы элекке мамык терминалын өйрәнергә тәкъдим иткән.

Җиде мең дүрткел метрга якын мәйдандагы бу объект тимер юл янында, Нөкис шәһәренең үзәгенә якын урнашкан.

Миңнеханов оешмаларның җитәкчеләренә биредә урнаштырырга мөмкин булган проектлар турында уйларга кушкан.

"Энергия чыганаклары, җитәрлек күләмдә мәйдан, отышлы салым тәртибе һәм иң мөһиме — эшчеләр бар, болар бар икән, эшләргә була", дигән ул.


Шулай ук ул эшчеләр әзерләү өчен белем бирү үзәге оештырырга кирәк булуын әйткән. Объектта булганнан соң Миңнеханов эшче төркем төзеп тәкъдимнәр кертергә кушкан.

Татарстан түрәләре бу адымга ни өчен бара дип уйлыйсыз?

#Татарстан
@azatliqradiosi
✍1👍1
Башкортстанда "Вагнер" белән сугышта булганнан соң ярлыкау алган егет иптәш кызын урлап көчләгән

Baza каналы мәгълүматынча, 2022 елда 25 яшьлек Олег Михайловны кеше үтергән өчен 18 елга ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Озак та үтми, ул "Вагнер" белән контракт төзеп Украинадагы сугышка китә, 2023 елның апрелендә ярлыкау ала.

5 ноябрьдә ул үзенең 24 яшьлек таныш кызыннан ярдәм сораган, янәсе нык исерек булуын, үзе кайта алмавын әйтеп, өенә илтеп куюны сораган. Кыз ризалашкан. "Вагнерчы" аны өенә өстерәп керткән һәм пычак белән янап көчләгән диелә. Кызның полиция чакыра алуы һәм ике сәгатьтән соң гына азат ителүе әйтелә.

Михайловны тоткарлаганнар. Аңа "кеше урлау" һәм "җенси көчләү гамәлләре" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

ASTRA каналы исә Михайловның әле мәктәптә укыган чакта ук кешеләргә һөҗүм итүен һәм урлашуын яза.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬9
Бу — Евгений Фокин, аңа 18 яшь, Новосибирскида яши. Активизм белән шөгыльләнә.

Урамнарда ут булмау, җәмәгать автобусының начар йөрүе яки шәһәр төзелеше нормаларын бозып Z-баннер элүгә каршы шикаятьләр яза.

Күптән түгел аның турында фильм чыккан. Ул анда Путин бераз озаграк идарә итә дигәнрәк фикер ычкындырган.

"Миңа инде 18 яшь. Гомер буе бер президент белән яшим. Берәр яңарак әйбер дә күрәсе килә", дигән ул фильмда.


Менә шуннан соң егет белән Тикшерү комитеты кызыксына башлаган.

"Шалтыратып, янәсе ниндидер фәрман чыгуын һәм бармак эзләрен яңартырга кирәклеген әйттеләр. Мин килдем, бармак эзләрен алдылар, фильм турында сорамадылар", ди Фокин.


Бу хәлне Сибирь.Реалии басмасы җиткерә.

Евгений турында фильмны монда карап була.

@azatliqradiosi
🔥6🤡1
Татарстанда бума ютәл белән авыручылар саны 43 тапкырга арткан

Татарстанда быел гыйнвар-август айларында бума ютәл йоктыруның 217 очрагы ачыкланган. Бу былтыргы белән чагыштырганда 43,4 тапкырга күбрәк, диелә Татарстанстат хисабында.

Сигез айда 100 мең кешегә шундый 8,1 очрак туры килгән. Бу былтыргы күрсәткечтән 40,5 тапкырга күбрәк.

▪️Быел беренче ярты еллыкта Татарстанда сифилис белән авыручылар саны 32,5 процентка артуы хәбәр ителгән иде. Хәзерге вакытта сифилис йоктыручыларның 86 процентында авыруның бернинди билгеләре дә юк, шуңа кешеләр үзләрен сәламәт дип уйлый диелде.

▪️Моннан тыш быел беренче яртыеллыкта Татарстанда кызамык һәм тычкан бизгәге кебек йогышлы чирләр йоктыручылар саны арткан иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2😢2👍1
🎙 Азатлык архивыннан Корбан гаете турында аудиоязма тәкъдим итәбез.

1976 елда эфирда яңгыраган бу тапшыруда Гариф Солтан бу бәйрәм мәгънәсе, Советлар дәүләтендә дин тоту кыенлыклары турында сөйли. Тапшыруда җырлар, Тукай шигырьләре, Фатих Әмирханның "Ул үксез бала шул" әсәре яңгырый.

Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤13🔥5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 8 ноябрь, чәршәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Кичә Мәскәүдә октябрь инкыйлабына багышланган коммунистлар митингы барышында мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен өйләренә кайтаруны таләп итеп пикет үткәрде. Театральная мәйданындагы бу чарада 30га якын кеше катнашкан. Пикет биш минут кына дәвам иткән. Аннары катнашучылар янына полиция вәкилләре килеп җиткән һәм пикетны туктаткан.

🔺Хәмәстә әсирлектә булганнарның туганнары Израил парламенты бинасы янында чатыр лагере корырга булган. Би-Би-Си хәбәр итүенчә, протестта катнашучылар Израилнең хәзерге премьер-министры Биньямин Нетаньяхуны тәнкыйтьли һәм ул эштән киткәнче Кнессет янында калачакларын әйтә.

🔺Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә Украина белән Русия чигендәге төбәкләр белән чагыштырганда дроннардан саклану өчен 11 тапкырга күбрәк акча сарыф ителгән. Бу хакта "Агентство" хәбәр итә. Басма, дәүләт сатып алулары мәгълүматларына таянып язуынча, сугыш башланганнан бирле хакимият бу максатларга башкалага 666 миллион сум бүлеп биргән.

🔺АКШ һәм Эстония парламент комиссияләре Русиянең туңдырылган активларын Украина ихтыяҗларына күчерү турындагы канун өлгесен хуплады.

🔺Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның 15 яшьлек улы Адамга Кабарда-Балкар республикасының югары бүләге тапшырылган. Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Адам Кадыровны "Дуслык" ордены белән бүләкләгән иде. Аннары Карачай-Чиркәс җитәкчелеге дә Кадыровка "Республика алдындагы казанышлары" югары ордены тапшырды. Чечня җитәкчелегенең Адамны бүләкләүне сорап күп кенә Кавказ республикаларына мөрәҗәгать итүе әйтелде.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3✍1🥰1👏1
Русия эчке эшләр министрлыгы Һаагадагы Халыкара җинаять мәхкәмәсе (ХҖМ) хөкемдары Серхио Херардо Угальде Годинесны эзләүгә биргән.

2023 елның мартында Годинес һәм тагын ике хөкемдар президент Владимир Путинны һәм бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Белованы кулга алу турында карар чыгарган иде.

Аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнәләр.

▪️Халыкара җинаять мәхкәмәсе чыгарган карарның вакыты чыкмый һәм ул теләсә кемгә — шул исәптән дәүләт башлыгына да кагыла.
▪️Әмма мәхкәмә читтән торып карарлар чыгармый. Димәк гаепләнүче мәхкәмә утырышларында үзе дә катнашырга, һәм моның өчен Һаагада сак астында булырга тиеш.

@azatliqradiosi
🤣9🤡4🔥2❤1👍1
Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасының Казан бүлекчәсе эшчәнлегендә катнашуда гаепләнеп, 2020 елны 19 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителгән Азат Гатауллинга каршы яңа җинаять эше ачылган.

Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Яңа эш террорчылыкка чакыру һәм террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү маддәләренә бәйле ачылган, әмма гаепләүнең нәрсәгә нигезләнүе әйтелми.

▪️2017 елның мартында куәт хезмәткәрләре Татарстанда 30 мөселман йортында тентүләр уздыра. Шул ук көнне 15 кеше кулга алына. Алар арасында Гатауллин да була. Тикшерү версиясе: янәсе, тоткарланучылар җыелышып дөньядагы сәяси вакыйгалар, мөселманнар арасында агитация алып бару ысуллары, шәригать нормаларын куллану кебек темаларга фикер алышкан, 2015-2016 елларда футбол уеннары оештырып, бу очрашуларны агитация алып бару өчен файдаланган.

@azatliqradiosi
🤯5👍3😢3🤬2😱1
Башкортстан финанс министры Лира Игътисамова Корылтай депутатларына алдагы өч ел өчен бюджет өлгесен тәкъдим иткән.

Ул финанс министрлыгы бюджетны һәр ел "зур курку белән" әзерләвен әйткән. 2024 елда 10 миллиард сум дефицит көтелә.

Шулай да министр якындагы елларда иң әһәмиятле юнәлеш - Украинадагы сугышта катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, аннексияләнгән төбәкләргә ярдәм дигән.

@azatliqradiosi
🔥3😢1
Көн язмасы: "Үзләрен россиян дип санаучылар милли республикаларда азрак"

30 октябрьдә Русия җәмәгать пулатында илдәге милли сәясәт һәм тел сәясәте хакында фикер алыштылар. Шушы "фәнни" җыенда нигездә хакимият сәясәтен яклаучы галимнәр җыелды. Алар Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң илнең үзгәрүе, яңа милли сәясәт кирәклеге турында сөйләде.

Очрашуда "россиян" милләтен төзү, урыс теленә игътибар, Русиядә империячел федерализм кору мөһимлеге турында сүз барды.

Утырышта Татарстаннан КФУ һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре дә катнашты. Алар бүгенге сәяси вазгыятькә артык бәя бирмичә, башка галимнәр белән бәхәскә кермичә генә чыгыш ясады. Якутлар, марилар һәм тывалар телнең югала баруы турында сөйләсә, татарстаннар бу хакта дәшмәде.

💬2018 елдан башлап 5 ел дәвамында балалар бакчаларыннан алып мәктәпләргә кадәр укыту бары урыс телендә алып барыла. Тыва теле мәгариф теле булудан туктады. Бу урыс телен начар белгән тыва балалары өчен фаҗигале вазгыять булуын күрсәтә. Балаларның белем алуына зыян килә һәм шәхси проблемнары башлана", дип сөйләде Тыва вәкиле Байлак Ооржа.

Тулырак 👉
монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
🔥7🤔2
Владимир Путинның президент сайлау кампаниясендә Украинага каршы сугышка түгел, "тышкы сәясәткә" әһәмият биреләчәк.

Янәсе Путин илне "тынычлык утраучыгы" иткән сәясәтче булып тәкъдим ителергә тиеш.

Русиянең ике елга якын Украинага каршы сугышуы "кампаниянең арткы планында" калачак, дигән "Медуза"ның Кремльдәге чыганаклары. Чөнки кампаниягә "сугыш"ны кертү өчен, фронтта бик җитди уңышлар булуы кирәк дигән ул.

Моннан тыш, басма чыганаклары сөйләвенчә, сайлаулар якынлашкач Кремль пропагандасында Көнбатыш илләрендәге "кыенлыклар" турындагы хәбәрләр артачак.

@azatliqradiosi
🤮11💩4👍3✍1
Моннан алты ел элек, 8 ноябрь Татарстан Дәүләт шурасы утырышында мәктәпләрдә татар телен укытуның Мәскәү белән яраклаштырылган компромисс варианты тикшерелде.

Татар теле дәүләт теле буларак 1-9нчы сыйныфларда атнасына ике сәгать, югары сыйныфларда ихтыяри булачак диелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында "бер укытучы да эштән җибәрелмәячәк", дип белдерде. "Укытучылар, мәктәпләр тыныч булырга тиеш. Канунга каршы бернинди гамәлләр булмаячак", диде.

Сүзендә тордымы?

@azatliqradiosi
🤬17🤡6👍2
Русиядә "медиаполиция" һөнәренә укыта башлыйлар

Русия президенты каршындагы халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) "медиаполиция" - интернетта экстремист материалларны ачыклаучы белгечләр әзерли торган бакалавр програмы ачкан.

РАНХиГС вәкиле әйтүенчә, бу белгечләр террорчылыкны, криминаль мәдәниятне, үсмерләр арасында үзләренә кул салуны пропагандалауга һәм дин тотучыларның хисләрен мыскыллау пропагандасына каршы көрәшергә тиеш.

▪️2023 елның икенче чирегендә Роскомнадзор Украинадагы сугыш турындагы 26 меңнән артык интернет-сәхифәне томалаган – бу балалар порнографиясе, үз-үзеңә кул салу һәм наркотиклар пропагандасы белән бәйле сәхифәләрдән дә күбрәк.
🤮8🔥2
Уфадагы хәрби мәхкәмә ихтыярины дезертирлык өчен алты елга төрмәгә хөкем иткән

29 яшьлек Рафаэль Мигранов 2022 елның июнендә Шәйморатов батальоны белән Украинадагы сугышка киткән, минометчы булып хезмәт иткән.

Килешүне ярты елга төзегән булган, контракт вакыты чыккач, Иглин районына кайтып, тимер юлда машинист булып эшләвен дәвам иткән. Контрактның "өлешчә мобилизация" беткәнчегә кадәр озайтылуын белмәдем дигән.

Мигранов гаебен өлешчә таныган һәм үзен шартлы рәвештә иректән мәхрүм итәрләр дип өметләнгән. Ул хөкем карарын шикаять итмәкче.

▪️Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты. Татарстан һәм Башкортстаннан берничә кеше "дезертирлыкта" гаепләнеп төрмәдә утыра.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢5🔥2👎1
"Хатыным — сәяси тоткын". Павел Буторин Алсу Кормашева турында

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева Русиядә кулга алынганнан соң, аның ире, Настоящее Время телеканалы мөдире Павел Буторин әңгәмә бирде. Ул Алсуның ни өчен Татарстанга кайтырга мәҗбүр булуы, аның журналистик эшчәнлеге, үзенең һәм балаларының бу вакыйгаларны ничек кичерүе турында сөйләде.

- Балаларыбызны ирекле шәхесләр итеп тәрбиялибез. Шәхес иреге, сайлау иреге, кеше һәм шәхес хокуклары, сүз иреге, үзеңне ничек бар, шулай күрсәтә алу иреге булган, шул рухта тәрбияләнгән бала өчен бу вакыйгаларны күз алдына китерү бик авыр. Аларның әнисен эфирда нәрсәдер әйткән өчен, яки журналист булуы өчен генә төрмәгә утыртып куюларын аңлау да авыр. Безнең балалар өчен бу бер мәгънәсезлек кебек.

Алсу Кормашевага үз-үзен "ят агент" дип белдермәве өчен җинаять эше ачылды, ул 5 декабрьгә кадәр сак астына алынды. Журналист Казандагы тикшерү изоляторларының берсендә утыра.

Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.

#freeAlsu
❤6🔥3🥱2✍1🤮1
Радий Хәбиров "чит илләрдән мәгълүмати һөҗүмнәргә" әзер торырга чакырды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чит илләрдән мәгълүмати һөҗүмнәр нигездә милли республикаларга ясалды дип саный. Бу хакта ул 8 ноябрьдә милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында белдерде. Моны ул Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына бәйләп аңлатты.

"Гибрид сугышының" бер юнәлеше буларак милләтара һәм динара тынычлык бозарга телиләр дип саный башлык.

▪️Украинада сугыш башлану белән чит илдә башкорт милли хәрәкәте үз эшчәнлеген көчәйтте. Шул ук вакытта Башкортстан хакимияте республикада башкорт милли хәрәкәтен бастыруын дәвам итә. Активист Фаил Алсыновка җинаять эше Радий Хәбиров соравы белән ачылугы мәгълүм.

▪️"Милләтара тынычлыкны бозарга телиләр" дигәндә, Башкортстанда узган соңгы җанисәпне телгә алырга мөмкин. Әлеге чара алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Моннан тыш, республикада бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә.

▪️Быел Октябрь аенда Казан тарихчыларын Уфада узган фәнни җыенга килергә рөхсәт итмәделәр.
🤮4🤡3👍2🤬2❤1🤔1🤣1