Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
9 ноябрьдә "Сызгыра торган уклар" романы нигезендә рәсем күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә авторы - Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйханың ире - рәссам Руслан Ибраһим (2нче фотода). Ул романның беренче өлеше буенча 10 рәсем ясаган. Моңа кадәр Ибраһимовның күргәзмәсе Казакъстан шәһәрләрендә узды һәм язучының юбилей кичәсенә - 25 октябрь көнне Тукай музеенда бер көнлек күргәзмәгә куелды.

Сурәтләр акрил белән, рәссамның шәхси стилендә эшләнгән.

Ачылышта "Алпар" төркеме милли музыкаль инструментларда уйнады. Төркем җитәкчесе Алмаз Әсхәдулла килгән кунакларга кылкубызның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфинә ханым "Сызгыра торган уклар" романы турында бәян итте, язучының китаплары белән таныштырды.

Азактан Валерий Горшунов белән Альберт Хәбибрахманов борынгы төрки рун язулары буенча лекция уздырды.

Күргәзмә ноябрь азагына кадәр тора, ай дәвамында татарларның борынгы тарихына багышланган лекцияләр һәм мастер-класслар узачак.
❤9🔥4👍1🥰1
Русия хөкемдары беренче тапкыр БМО Халыкара мәхкәмәсенә әгъза булып керә алмады

БМОның Халыкара мәхкәмәсенә Русиядән хөкемдар Кирилл Геворгянны әгъза итеп сайламаганнар. Шулай итеп бу - 1946 елдан эшли башлаган БМО Халыкара мәхкәмәсенә Совет берлеге яки Русия вәкиле кермәгән беренче очрак.

Кирилл Геворгян 2015 елдан мәхкәмә әгъзасы иде, 2021 елдан аның вице-президенты булды. Хәзер аның урынын Көнчыгыш Европадан хөкемдар буларак Румыния вәкиле Богдан Ауреску алачак.

▪️БМО Халыкара мәхкәмәсе - БМОның төп мәхкәмә оешмасы. Ул Һаагада (Нидерланд) урнашкан һәм дәүләтләр арасындагы юридик бәхәсләрне халыкара хокукка ярашлы хәл итә. Русия аның юрисдикциясен таный әмма аерым бер эшләрдә каршы килә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥4👍1😢1
Русиядә чит ил паспорты ясату кыйммәтләнә

Яңа төр чит ил паспорты өчен дәүләт пошлинасын 20% арттырырга җыеналар. Бу хактагы канун өлгесен Дума икенче укылышта кабул итте.

Әле чит ил паспорт ясату 5 мең сум тора, канун кабул ителсә - 6 мең сум булачак.

Моннан тыш балалар чит ил паспорты бәясен 2,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим ителә.
🤔6👍2😢2
Казанда эшче куллар җитми.

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,38 процентны тәшкил итә. Бу иң түбән күрсәткеч, әмма шатландырмый ди шәһәр мэры Илсур Метшин.

Метшин белдерүенчә, мондый очракта эш бирүче компромисска барырга һәм кем туры килә шуны эшкә алырга мәҗбүр.

▪️Бу проблем Татарстан белән чиктәш башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Әле сентябрь уртасында гына Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәзерге вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән күрсәткечләрдә дип белдерде.

Моның сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?
😁4😢1
Казанда "Алга" батальоны сугышчыларын күңел ачу урыннарына кертмәүләре тикшерелә.

Алар хәрби киемнән килгән булган, бу исә дресс-кодка туры килми дигәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍7🤔1
Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла.

Сүз 1 100 мәктәп турында бара.

"Аларның күп өлеше — 400гә якыны — Башкортстанда. Калганы — башка төбәкләрдә. Якшәмбе мәктәпләре, мәчет-мәхәллә, мәдәният үзәкләре каршындагы дәресләр санын әйткәндә — 54 төбәктә укытыла" дип сөйләде Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤4🔥2🤔2
Дмитрий Песков илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде.

Ул шул рәвешле "Коммерсантъ FM" радиосының Владислав Канюсны ярлыкаулары турындагы соравына җавап бирде. Канюс Вера Пехтелеваны үтергән өчен 17 елга колониягә хөкем ителгән иде, әмма сугышта булганнан соң иреккә чыкты.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6👎2
Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде.

Исегезгә төшерәбез: кичә, 9 ноябрьдә, башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Тelegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр иткән иде. Габбасов сүзләренчә, аларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤2✍1🔥1
📚Бүген — җомга, димәк, "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз, ә дөресрәге сүзтезмә!

Бүген ул — шәхес шөһрәте.

Шәхес шөһрәтенең кайсы очракларын беләсез?

@azatliqradiosi
👍10🤮2❤1🤔1
❗️Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты

Бүген өстәлгәннәр:

▪️Сергей Колдобский (Шелин), журналист
▪️Алексей Малов, тарихчы
▪️"Гроза" басмасы
▪️"Кедр. Медиа" басмасы

@azatliqradiosi
🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 ноябрь, шимбә, әлеге вакытка булган кайбер яңалыкларны барлыйк:

🔸10 ноябрь кич Мәскәү һәм Смоленски өлкәләре өстендә Украинаның ике пилотсыз очкычы бәреп төшерелде дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы. Украина ягы моңа аңлатма бирмәде.

🔸Аннексияләнгән Кырымда кичә һөҗүмгә эләккән ике десант катеры баткан. Бу хакта Украина күзләү идарәсе белдерде. Сүз "Акула" һәм "Серна" дип аталган катерлар турында бара диелә. Һөҗүм вакытында анда экипаж һәм броньле техника булган дип хәбәр ителә. Русия ягы әлеге хәбәргә аңлатма бирмәде.

🔸Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху Газзә сызыгында кешеләр үлеменә ХӘМӘС гаепле дип белдерде. Дөнья җәмәгатьчелеге Израилне түгел, ХӘМӘСне тәнкыйтьләргә тиеш диде ул Франция президенты Эммануэль Макронның сүзләренә җавап итеп. Макрон Израилне "балаларны, хатын-кызларны һәм картларны үтерүдән туктарга" чакырган иде.

🔸Фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның допинг эшенә нокта гыйнварда куелырга мөмкин. Спорт арбитраж мәхкәмәсенең (CAS) арбитрлар коллегиясе Вәлиева эше нигезендә тыңлауларны тәмамлаган. Коллегия карары гыйнварга чыгачак.

🔸Бүген Казанда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировка багышланган зур концерт узачак. Yummy Music Band төркеме халык җырчысы иҗатының төрле чорларына караган җырларын башкарачак.
🔥5✍1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Дилә, Швейцария: "Балабызның киләчәген кайгыртып киттек" "Сәлам, син кайда?" подкастының бишенче чыгарылышында Швейцариянең Лозанна шәһәренә күчеп киткән Дилә белән сөйләштек. Тумышы белән ул Саба районыннан, ире белән кыз бала үстерәләр. Ирен Швейцария… – Сәлам_син кайда_Швейцария
Дилә, Швейцария: "Балабызның киләчәген кайгыртып киттек"

"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең бишенче чыгарылышында Швейцариянең Лозанна шәһәренә күчеп киткән Дилә белән сөйләштек. Ул чыгышы белән Татарстанның Саба районыннан, ире белән кыз бала үстерәләр. Ирен Швейцария институтларының берсенә эшкә чакырганнар.

Дилә бу илнең уңайлы һәм тискәре якларын, андагы дүрт дәүләт теле, көнбатышның пропаганда сөйләнгәнчә куркыныч һәм әхлаксыз булмавы, сагынуны ничек басуы турында сөйләде.

— Бәләкәй балабыз булуга карамастан, ирем ягыннан да, минем яктан да, туганнар барысы да хуплады. "Әгәр мөмкинлегегез бар икән, әлбәттә, китегез, яшь чакта яшәп карагыз", диделәр бар да. Дусларның кайсы нәрсә диде инде, ләкин мин негатив реакция күрмәдем. Үзебезнең дә бик күп дуслар чит илләргә китте. Кайберсенең Русиядән бөтенләй китәсе килми. Куркучылар булды, бәләкәй бала белән читен булмасмы икән, диючеләр булды анысы.


Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍7
Шигырь, каһвә, җанлы музыка – Чиләбе татарлары җырчы-музыкант Оксана Ильюп белән очрашкан.

Оештыручыларның берсе – студент Артур Мөхәммәди әйтүенчә, татарча әдәби кичә уздыру идеясы августта ук туган. "Татарча шигырьләремне укырга Даниил Абдуллин тәкъдим итте, ә Оксана инде күптән безнең шәһәрдә шигырь бәйрәме уздырырга хыяллана булып чыкты, – дип сөйли Артур. – Башта кеше җыелмас дип курыккан идек, соңрак Оксана таләп иткәнчә, татарча телендә генә уздырып булмас дип борчылдык, әмма барысы да без көткәннән яхшырак килеп чыкты"

Очрашуга Екатеринбург татарлары активисты Илдар Хәбибуллин да килгән.

Авторлар Оксана Ильюп һәм Артур Мөхәммәди кичәдә үз шигырьләреннән тыш, Хәсән Туфан һәм Булат Ибраһимов әсәрләрен укыган. Ачык микрофонда исә катнашучылар үзләре яраткан шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләгән.

▪️2020 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Чиләбе өлкәсендә 120 мең татар яши. 10 ел эчендә аларның саны 60 меңгә кимегән.

@azatliqradiosi
Гарәп илләре һәм Иран лидерлары ашыгыч саммитка җыелды

11 ноябрьдә Израил тирәсендәге гарәп илләре һәм Иран Согуд Гарәбстаны башкаласы Әр-Риядта җыелды. Алар Израилдән Газзә сызыгында ХӘМӘС башлаган сугышны туктатуны таләп итә.

Согуд Гарәбстанына Иран президенты Ибраһим Рәиси дә килде. Моңарчы ике ил арасында мөнәсәбтләр киеренке булды.

Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе "Якын Көнчыгыштагы низагны туктатуның бердәнбер юлы - фәләстиннәргә бәйсез дәүләт төзү хокукы бирү", дигән. 

ХӘМӘСнең "Ислам җиһады" фәләстин төркемендәге беректәшләре ислам илләре саммиты турындагы хәбәргә битараф карашта.

"Мондый җыеннарны беренче ел гына күзәтмибез, ниндидер нәтиҗәләр көтмибез. Сугыш башланып 35 көн узгач кына җыелуларын үзе үк бөтенесен әйтеп тора", дип китерә AFP "Ислам җиһады" юлбашчыларының берсе Мөхәммәт әл-Һинди сүзләрен.

Израил белән ХӘМӘС төркеме арасында сугыш 7 октябрьдән бирле бара.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍7❤2✍1👎1🔥1🕊1
"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты 11 ноябрьдә Казанда ялгыз пикет уздырды.

Ул балалары дәүләт татар теле белмәгән түрәләрне эшләреннән җибәрү тәкъдиме белән чыкты.

Күптән түгел 7 ноябрьдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыров балалары чечен телен белмәгән дәүләт хезмәткәрләрен эшләреннән алу белән янаган иде.

▪️Татарстанның яңартылган конституциясендә республика башлыгына дәгъва кылучыларга татар телен белү мәҗбүрияте куелмый.

▪️2020 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, 10 ел эчендә татарлар саны Русиядә 600 мең кешегә, ә татар телен белүчеләр саны 1 млн кешегә кимегән.

▪️Мәктәпләрдә дәүләт татар телен бары тик ихтыяри рәвештә генә укырга мөмкин.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍23🔥11😁3✍1❤1
"Газзә хастаханәләре зиратка әйләнергә мөмкин"

10 ноябрь кичендә Израил хәрбиләре һәм ХӘМӘС арасында бәрелешләр Газзәнең иң зур хастаханәләренең берсе Әл-Шифа янында башланды.

ЦАХАЛ фикеренчә, хастаханә җирендә ХӘМӘС команда үзәге төзегән.

BBC хәбәрчесе Рушди Әбүлалуф сүзләренчә, 11 ноябрьдә Израил гаскәрләре хастаханәне уратып алган. Хастаханә докторы Әл-Шифада 15 меңләп кеше бар дигән.

Газзәдәге MSF хокук яклау оешмасы координаторы Мөхәммәт Әбү Мухайсеб әгәр ут туктатылмаса, "хастаханәләр зиратка әйләнергә мөмкин" ди. Аның сүзләренчә, MSF хезмәткәрләре һәм Газзәдәге төп балалар хастаханәсе хезмәткәрләре бинадан китәргә мәҗбүр булган, чөнки аңа танклар һөҗүм итә башлаган.

"Интенсив терапия бүлегендә биш бала калган иде. Алар хәзер үзләре генә, бу балалар үләчәк", дип китерә Мухайсеб сүзләрен журналистлар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5💔1