Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Газзә хастаханәләре зиратка әйләнергә мөмкин"

10 ноябрь кичендә Израил хәрбиләре һәм ХӘМӘС арасында бәрелешләр Газзәнең иң зур хастаханәләренең берсе Әл-Шифа янында башланды.

ЦАХАЛ фикеренчә, хастаханә җирендә ХӘМӘС команда үзәге төзегән.

BBC хәбәрчесе Рушди Әбүлалуф сүзләренчә, 11 ноябрьдә Израил гаскәрләре хастаханәне уратып алган. Хастаханә докторы Әл-Шифада 15 меңләп кеше бар дигән.

Газзәдәге MSF хокук яклау оешмасы координаторы Мөхәммәт Әбү Мухайсеб әгәр ут туктатылмаса, "хастаханәләр зиратка әйләнергә мөмкин" ди. Аның сүзләренчә, MSF хезмәткәрләре һәм Газзәдәге төп балалар хастаханәсе хезмәткәрләре бинадан китәргә мәҗбүр булган, чөнки аңа танклар һөҗүм итә башлаган.

"Интенсив терапия бүлегендә биш бала калган иде. Алар хәзер үзләре генә, бу балалар үләчәк", дип китерә Мухайсеб сүзләрен журналистлар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5💔1
Бу - Азатлык Радиосының элекке мөдире Гариф Солтанның шәхси архивында сакланган һәм Һувер институты ярдәмендә дигитальләштерелгән фотолар. Аларның бер өлешен күптән түгел биргән идек.


Беренче өч фотода – 1967 елның октябрендә Гариф Солтанның төрки телле редакцияләре өчен үткәргән журналистика курсларында.

4нче һәм 5нчедә – 1973 елда Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналистлары бергә төшкән фотолар: Фәрит Аги, Хәлимә Шахмай, Гариф Солтан, Рокыя Вафалы.

Соңгы фотода бер фотосурәтнең артында язылган тасвирлама.

Күбрәк фотоларны безнең галереяда таба аласыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🥰11🔥3❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 12 ноябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Газзәдә һәлак булучылар саны 11 меңгә җиткән, аларның 8 меңе балалар һәм хатын кызлар. Бу хакта ХӘМӘС контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә, элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. .

🔺Вәкилләр пулаты спикеры, республикан Майк Джонсон АКШ бюджет планына Украина һәм Израильгә ярдәмне кертмичә тәкъдим иткән. Бу хакта Би-Би-Си хәбәр итә. Ак йорт канун өлгесен җитди түгел дип атаган.

🔺Мәскәү прокуратурасы журналист Юрий Дудька каршы армияне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә тикшерү башлаган. Журналистны җырчы Виктория Цыганова һәм аның ире белән чыккан интервьюдан соң активист Виталий Бородин шикаять иткән.

🔺Русия мәгариф министры Сергей Кравцов эш сәфәре белән Чечняга килеп республика башлыгы Рамзан Кадыровка 10нчы сыйныф өчен төзәтелгән яңа тарих дәреслеген тәкъдим иткән. Элегрәк Кадыров республика мәктәпләреннән Владимир Мединский авторлыгындагы дәреслекне алырга кушты. Анда чечен, калмык, ингуш һәм башка халыкларның сөргене турында "Оккупантларга ярдәм итүчеләр" бүлегендә язылган иде. Бу җәмгыятьтә шау-шу тудырды.

🔺Финляндия Русиядән илгә велосипедларда керүне тыйган. Бу хакта "Фонтанка" хәбәр итә. Моны чик хезмәткәрләре дә раслаган. Кешеләрне чиктән уздырмыйча кире бора башлаганнар.

Әлегә шулар, бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍6✍1🔥1
Төрки дөнья язучылары корылтае: төрки халыкларга уртак тел, уртак әлифба кирәк

6-8 ноябрьдә Төркия башкаласы Әнкарада V Төрки дөнья язучылары корылтае узды.

Әлеге чара соңгы тапкыр 25 ел элек Антальяда булган. 1992 елдан бирле ике елга бер тапкыр уздырылган, әмма 1998 елдан соң башка оештырылмаган. Корылтайның чирек гасырдан соң яңартылуы игътибарга лаек. Республика булып оешуына 100 ел тулу уңаеннан Төркиядә быел бик күп халыкара чаралар узды. Бу корылтай да шул вакыйга уңаеннан торгызылды. Киләчәктә ул башка төрки дәүләтләрдә дә чиратлап уздырылыр дип көтелә.

Җыенда барлык төрки халыкларга бер уртак тел кабул итү мәсьәләсе төп тема булып күтәрелде.

Корылтайда катнашкан Татарстан һәм Башкортстан язучылары мондый халыкара чараларны яңа танышлар булдыру һәм үз халкыңның әдәбиятын дөньяга таныту чарасы дип күрә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥10❤6👍2👎2😁1
18 октябрь көнне Казанда Азатлык радиосы хезмәткәре Алсу Кормашева тоткарланды. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.

Алсуның ире, "Настоящее Время" телеканалы мөдире Павел Буторин әңгәмә бирде. Ул Алсуның ни өчен Татарстанга кайтырга мәҗбүр булуы, аның журналистик эшчәнлеге, үзенең һәм балаларының бу вакыйгаларны ничек кичерүе турында сөйләде.

Әңгәмәне тулырак безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
❤7😢4💔2👎1🤮1
12 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Херсонга һөҗүм итте.

Өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Александр Прокудин үз телеграм каналында язуынча, Олесь Гончар исемендәге китапханәгә зур зыян килгән.
Бинада чыккан янгынны сәгать ярым сүндергәннәр.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
11 ноябрь көнне, дөньяның күп илләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте.

Иң зур протестларның берсе Лондонда оештырылды. Полиция мәгълүматларынча, йөрештә 300 мең кеше катнашкан.

Нью-Йоркта да чарага меңнәрчә кеше җыелган.

▪️7 октябрь көнне Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤4🤡1
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газзә сызыгыннан Русия ватандашларын эвакуацияли башлау турында хәбәр итте.

Министрлык белдерүенчә, беренче русияләр, 60тан артык кеше Рафах үткәрү пунктын узган.

Мисыр ягында кешеләргә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә, ризык һәм су бирелә. Шуннан соң аларны Мисыр башкаласы Каһирәгә алып китәчәкләр. Анда документлар рәсмиләштереләчәк.

Министрлыкта әйтүләренчә, русияләрне эвакуацияләү тәртибен, узасы юлларны килештерү бер атна дәвам иткән.

Барлыгы ничә русияле эвакуацияләнәчәге хәбәр ителми.

Фотода Рафах үткәрү пункты.

@azatliqradiosi
✍1🔥1