18 октябрь көнне Казанда Азатлык радиосы хезмәткәре Алсу Кормашева тоткарланды. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
Алсуның ире, "Настоящее Время" телеканалы мөдире Павел Буторин әңгәмә бирде. Ул Алсуның ни өчен Татарстанга кайтырга мәҗбүр булуы, аның журналистик эшчәнлеге, үзенең һәм балаларының бу вакыйгаларны ничек кичерүе турында сөйләде.
Әңгәмәне тулырак безнең сайтта укыгыз.
@azatliqradiosi

❤7😢4💔2👎1🤮1
12 ноябрь иртәсендә Русия хәрбиләре Херсонга һөҗүм итте.
Өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Александр Прокудин үз телеграм каналында язуынча, Олесь Гончар исемендәге китапханәгә зур зыян килгән.
Бинада чыккан янгынны сәгать ярым сүндергәннәр.

Telegram
Прокудін Олександр - Офіційна сторінка
Бібліотека Гончара. Книгозбірня із багатотисячним фондом. Але і по ній пройшовся «руській мір».
Цієї ночі бібліотека була під вогнем російської армії. Пошкодження всередині і зовні будівлі. Вирувала пожежа.
Люди, як мешкають поблизу, з жахом розповідають…

🤬4👍1
11 ноябрь көнне, дөньяның күп илләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте.
Иң зур протестларның берсе Лондонда оештырылды. Полиция мәгълүматларынча, йөрештә 300 мең кеше катнашкан.
Нью-Йоркта да чарага меңнәрчә кеше җыелган.
▪️7 октябрь көнне Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде. Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Шимбә көнне дөньяның төрле илләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте
Иң күп кеше катнашкан йөрешләр Лондон һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә булды.
❤4🤡1
Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газзә сызыгыннан Русия ватандашларын эвакуацияли башлау турында хәбәр итте.
Министрлык белдерүенчә, беренче русияләр, 60тан артык кеше Рафах үткәрү пунктын узган.
Мисыр ягында кешеләргә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә, ризык һәм су бирелә. Шуннан соң аларны Мисыр башкаласы Каһирәгә алып китәчәкләр. Анда документлар рәсмиләштереләчәк.
Министрлыкта әйтүләренчә, русияләрне эвакуацияләү тәртибен, узасы юлларны килештерү бер атна дәвам иткән.
Барлыгы ничә русияле эвакуацияләнәчәге хәбәр ителми.
Фотода Рафах үткәрү пункты.

✍1🔥1
Истанбул татарларының китап клубына бер ел тулды
Кадыкөй китап клубы (китап укучылар җыела торган район исеменнән) бер ел элек оеша. Истанбулга килгән татарлар атнага бер тапкыр – шимбә көнне – иртән китап укырга җыела.
Катнашучылар бергәләп сайлап алган әсәр чиратлап кычкырып укыла, укып бетергәч, катнашучылар әсәр турында фикер алыша.
Фатыйх Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт"еннән башланган клубның бер еллык очрашуында да китап яратучылар авторның "Хәят" повестен укыды.
Бер ел дәвамында клубта Каюм Насыйри, Адлер Тимергалин, Рөстәм Кутуй, Аяз Гыйләҗев, Заһир Бигиев, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Фатих Кәрими, Рөстәм Зарипов әсәрләре, рольләргә бүлеп Шәриф Камал, Кәрим Тинчурин, Зөлфәт Хәким, Шәриф Хөсәенов пьесалары укылган.
Соңгы очрашуларның берсе татар шигъриятенә багышланган иде – төрле шәһәрләрдән килгән татарлар үзләренең һәм яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен укыган.

❤16👍3🔥2🥱1
Хәят (Фатыйх Әмирхан)
Әйдә! Online
👆Сезне дә, хөрмәтле укучылар, якшәмбе кичендә "Әйдә Online" проекты әзерләгән "Хәят" повестенең кыскартылган вариантын тыңларга һәм укырга чакырабыз.
@azatliqradiosi
@azatliqradiosi
❤8🔥1
Казан-Чаллы юлында Мамадышка җитәрәк Сайкичү яки Өчпочмак базары тукталышында авыллардан көн саен татар апалары килеп сәүдә итә.
Машина белән килеп туктауга сатучылар бер-берсен уздырып, үзенә чакырырга керешә. Күбрәк ысланган балык, камыр ашлары, чәй-кәһвә белән сату итәләр.
Шул тукталыштагы татарча язуларга игътибар иттек. Алар бар барын, әмма сирәк күренеш.
Сату итүче хатыннар ул язуларның нигә кирәген дә аңламый булып чыкты.
Ник татарча да язмыйсыз, дип кызыксынгач: "Монда гел урыслар гына йөри, аларга синең татарчаң кирәкми", "Татарлар өчен махсус татарча язылган "хәләл" дигән сүз бар бит инде, тагын нәрсә кирәк?", диләр.
Килешәсезме? Татарстанда татар һәм урыс телләрен тигез хокуклы диеп буламы?
Фотоларга татарча язулар булган урыннарны төшерергә тырыштык.

😢7❤4👍4