Казан-Чаллы юлында Мамадышка җитәрәк Сайкичү яки Өчпочмак базары тукталышында авыллардан көн саен татар апалары килеп сәүдә итә.
Машина белән килеп туктауга сатучылар бер-берсен уздырып, үзенә чакырырга керешә. Күбрәк ысланган балык, камыр ашлары, чәй-кәһвә белән сату итәләр.
Шул тукталыштагы татарча язуларга игътибар иттек. Алар бар барын, әмма сирәк күренеш.
Сату итүче хатыннар ул язуларның нигә кирәген дә аңламый булып чыкты.
Ник татарча да язмыйсыз, дип кызыксынгач: "Монда гел урыслар гына йөри, аларга синең татарчаң кирәкми", "Татарлар өчен махсус татарча язылган "хәләл" дигән сүз бар бит инде, тагын нәрсә кирәк?", диләр.
Килешәсезме? Татарстанда татар һәм урыс телләрен тигез хокуклы диеп буламы?
Фотоларга татарча язулар булган урыннарны төшерергә тырыштык.
@azatliqradiosi

😢7❤4👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 13 ноябрь, дүшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔺ХӘМӘС Газзә сызыгындагы Израил тотыкларын азат итү турындагы сөйләшүләрне туктатуларын игълан итте. Reuters хәбәр итүенчә, сәбәп буларак Израил хәрбиләренең төбәкнең төньягындагы "Әл-Шифа" хастаханәсе районына ут ачуы аталган. Тотыкларны азат итү турындагы рәсми булмаган сөйләшүләне Катарда арадашчылар алып барды.
🔺Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху сугыштан соң Газзә сызыгы контроле Фәләстин хакимиятенә биреләчәген кире какты. Нетаньяху Фәләстин хакимияте башлыгы Мәхмүт Аббасның ХӘМӘС сугышчыларының һөҗүмен әле дә хөкем итмәвен әйтте. Нетаньяху сүзләренчә, Израил армиясе "террор куркынычы беткәнче". Гәззәнең иминлеген контрольдә тотарга уйлый.
🔺Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Русия күләмендә хатын-кызларны абортка "этәрү"не тыярга чакырды. Аның әйтүенчә, бу ил халкын арттыруга китерәчәк. Беренче булып Мордовия абортны "пропагандалаган" һәм "хатын-кызларны ясалма рәвештә йөклелекләрен өзәргә этәргән" өчен штрафлар салырга мөмкинлек бирүче канун кабул иткән иде. Соңрак абортларны тыючы канун Тверьдә дә кабул ителде.
🔺EF Education First ширкәте 113 илдә инглиз телен белүгә бәйле тикшеренү уздырган. Русия уртада дияргә була - 41 урында. Тикшеренүдә барлыгы 2,2 миллион кеше катнашкан. Русиянең үзендә инглиз телен иң яхшы белүчеләр Чиләбедә икән. Беренче бишлеккә Татарстан да, Башкортстан да эләкмәгән. Икенче урында Новосибирски, аннары Петербур килә, дүртенче урында Мәскәү, бишенчедә - Екатеринбур.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

👍2🔥2✍1🥰1
Дзержински шәһәрендә җомга намазы вакытында бер кеше гранатага охшаш әйбер тотып мәчеткә бәреп кергән
Җәен әлеге гыйбадәт йортына куәт оешмалары килеп җомга намазын өзгән иде.
▪️Соңгы вакытта куәт оешмалары Мәскәүдәге гыйбадәт йортларында да тикшерүне көчәйтте. Русия башкаласының Митино һәм Южное Бутово районнарындагы намаз уку биналары урыс активистларының шикаятьләреннән соң ябылды. Моңа Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы йогынты ясаган дип фаразлый мәхәллә җитәкчесе. Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

🤬5👍1🔥1
"Психик авыру булганга түгел, рәхимсезлек гадәткә кергәнгә көч кулланалар"
2023 елның августында бәйсез социологлар төркеме "Җәзалауларга каршы такым" өчен уздырылган тикшеренүен төгәлләде. Такым вәкиле Ольга Садовская Идел буенда җәзалаулар белән бәйле вазгыять турында сөйләде. Шулай ук ул дәүләт басымы шартларында хокук яклау эшчәнлеге алып бару тәҗрибәсен аңлатты.
💬Дәүләт системнары һәм дәүләт машинасы еш кына таяк системы белән эшли. Полиция дә шулай эшли: без бүген узган айга караганда күбрәк җинаять ачыкларга тиеш яки бүген безнең план куелган — биш җинаять ачыклыйсы. Һәм биш җинаять кылганнармы, илленеме, мөһим түгел — план бар. Юстиция министрлыгына да шундый план куела һәм төбәк бүлекчәләренә төшерелә. Алар бу оешма яхшымы, начармы, җәмгыятькә булышамы яки бу эштә дәүләткә комачаулыймы дип уйламый. Аларга план бирелгән, аларның бу планны үтәү өчен критерийлары һәм стандартлары бар.
Русия җәмгыятендә көч куллануга толерантлык югары. Бу Русиягә генә түгел, элекке Совет берлеге, Урта Азия илләренә дә кагыла. Һәр кешене шәхес буларак хөрмәт итмиләр, бу шуннан килеп чыга. Дистәләгән еллар буе бездә буйсынучанлык тәрбияләнгән: янәсе кеше ул системның бер шөребе, ул шәхес буларак кыйммәткә ия түгел. Димәк, аңа карата әллә ниләр эшләргә була, бәйсез һәм ирекле шәхескә карата эшләргә ярамаган әйберләрне дә. Шуның аркасында көч куллануга толерантлык барлыкка килгән", ди Садовская.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
"Психик авыру булганга түгел, рәхимсезлек гадәткә кергәнгә көч кулланалар"
2023 елның августында бәйсез социологлар төркеме "Җәзалауларга каршы такым" өчен уздырылган тикшеренүен төгәлләде. Тикшеренүгә "Рөхсәт ителгән — ителмәгән" дип исем бирелгән. Бу хакта "Idel.Реалии" "Җәзалауларга каршы такым" вәкиле Ольга Садовская белән сөйләште.
👍7🔥2😢2❤1
9 ноябрьдә башкорт оппозициясенең берничә каналы томалануы уңаеннан, үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы бер төркем татар активистлары Telegram-га нигез салган Павел Дуровка ачык хат чыгарды.
Алар башкорт оппозициясе каналларын ботлар ярдәмендә яки кулланучыларны сатып алып шикаять иттергәннәр дип саный.
"Соңгы вакытта бу технологияне кулланып, Русия хакимиятләренә каршы булган Тelegram-каналларны күпләп томалауларын күзәтәбез. Без нигез салган ресурслар да Кремль яклы көчләр һөҗүменә дучар булып дип сагаябыз. Русия-Украина сугышы дәвам итүе аркасында Көнбатышка каршы кәефләр арткан вазгыятьтә, хакимият чагыштырмача ирекле матбугатны контрольгә алмакчы була ", диелгән ачык хатта.
Мөрәҗәгатьне имзалаучылар Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны да искә алган, аны Путин режимы корбаны дип атаган.
"Янәсе ул хәрби яки хәрби- техник белешмәләр туплаган - бу махсус хезмәтләрнең ачыктан-ачык провокациясе" дип белдергән алар.

Үзләрен "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип атаучы төркем Дуровтан "оппозицион медиаларны юкка чыгаруларына" юл куймауны…
Алар башкорт оппозициясе каналларын ботлар ярдәмендә яки кулланучыларны сатып алып шикаять иттергәннәр дип саный.
🔥3✍2😁1
Кичә, 12 ноябрь кичендә Чаллыда яшәүче ике егет Уфа рэпчысы Тимур Гатиятуллинның (Честный тәхәллүсе белән чыгыш ясый) "ЦЕХ" ресторанындагы концертын өзмәкче булган.
SHOT мәгълүматынча, егетләр чарага гранат һәм ракетница муляжлары тотып килгән. Аларны керү юлында сакчылар туктаткан һәм эчкә уздырмаган. Шуннан соң егетләр бинадан чыгып, керә торган җир янына гранатка охшаш әйбер ыргыткан һәм качып киткән диелә.
@azatliqradiosi
SHOT мәгълүматынча, егетләр чарага гранат һәм ракетница муляжлары тотып килгән. Аларны керү юлында сакчылар туктаткан һәм эчкә уздырмаган. Шуннан соң егетләр бинадан чыгып, керә торган җир янына гранатка охшаш әйбер ыргыткан һәм качып киткән диелә.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Чаллыда ике егет концертка гранат тотып килгән, соңрак аның чын корал булмавы ачыкланган
Алар Уфа рэпчысы Тимур Гатиятуллинның концертын өзмәкче булган диелә.
😱3🤣2
Яшел Үзән районы Усаклык бистәсендә яшәүчеләр Татарстанның яңа прокуроры Альберт Суяргуловка видео-мөрәҗәгать яздырып, Шуравин урамындагы юлны төзекләндерергә булышуын сораган.
Алар әйтүенчә, юл 100 ел элек салынган, тик чокырларын бер тапкыр гына күмдергәннәр.
"Без канунга карышмаучы гражданнар буларак, бөтен Русиядәге кебек салымнарны бертигез түлибез. Кешеләр күлләвекләрне урап йөрмәсен, тынычлап хәрәкәт итә алсын өчен, кешечә итеп үтеп-йөрерлек булсын өчен гомер эчендә бер тапкыр булса да бу урамга җитешле акча бүлеп биреп булмыймы?", ди видеода сөйләүче бер ханым.
▪️Азатлык сөйләшкән белгечләр Татарстанның икътисады бер яктан нефть эмбаргосыннан, икенче яктан Мәскәү сәясәтеннән зыян күрә дип саный.
▪️Шул ук вакытта Татарстан Украинадагы оккупацияләнгән ике шәһәрне "шефлыкка алды": Рубежное һәм Лисичанскины. Хәзер республика Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә тиеш дигән сүз.
▪️Быел март аенда Рөстәм Миңнеханов Татарстан районнары һәм шәһәрләре сугыш барган урыннарга 1,5 миллиард долларлык һуманитар йөк җибәрде дигән иде.

❤3👍2🔥1
Уфада Либертариан партиясенең Башкортстан бүлеге активистлары, сәяси тоткыннарга хат язу кичәсе кысаларында, Русиядә кулга алынган һәм хәзер Казанның тикшерү изоляторында тотылучы Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашевага хат язган.
12 ноябрь көнне активистлар чираттагы тапкыр сәяси тоткыннарга хат язу кичәсенә җыелган. Алсудан тыш, активистлар Лилия Чанышева, Рамилә Галим (Сәитова), Александр Скочиленко, Айрат Дилмөхәммәтов, Антон Орлов, Алексей Москалев, Владимир Кара-Мурза, Илья Яшин, Алексей Навальный һәм башка сәяси тоткыннарга да хат язган. Барлыгы 73 хат һәм открыткалар тиздән колония һәм төрмәләргә китәчәк дип хәбәр итә партиянең телеграм каналы.
▪️2023 елның 20 маенда Алсу гаилә сәбәпләре белән Русиягә кайтты.
▪️2 июньдә кире киткәндә ул Казан һава аланында тоткарланды, аның ике паспортын да - русиянекен дә, американыкын тартып алдылар.
▪️Казан җәмәгать мәхкәмәсе икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен журналистка штраф салды.
▪️18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен "ят агент" дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмаган.
▪️20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты.
▪️23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.
▪️31 октябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Совет районы мәхкәмәсе карарын үз көчендә калдырды.

"Хатыным – сәяси тоткын". Алсу Кормашева турында ире сөйли
Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева Русиядә кулга алынганнан соң, аның ире, Настоящее Время телеканалы мөдире Павел Буторин әңгәмә бирде. Ул Алсуның ни өчен Татарстанга кайтырга мәҗбүр булуы, аның журналистик эшчәнлеге, үзенең һәм балаларының бу вакыйгаларны…
❤3🔥3😢2👍1🤮1🙏1
Бүген Русиянең ТАСС һәм "Новости" агентлыклары "гаскәрләрне Днепрдан көнчыгышка отышлырак позициягә күчерүләре" турында хәбәр чыгарды. Агентлыклар саклану министрлыгына сылтанды. Гадәттә мондый сүзләрне гаскәр чигенгән вакытта кулланалар.
Мәсәлән, былтыр Русия хәрбиләре Харьков яныннан һәм Херсоннан чигенгәндә дә шулай булган иде.
Берничә минут үтүгә агентлыклар чыккан яңалыкны бетерде. "10:50 сәгатьтә "Днепр" гаскәрләр төркемен отышлырак позицияләргә күчерәчәкләр" дигән башисем белән чыккан хәбәр гамәлдән чыгарылды", диелә "Новости" агентлыгы сайтында. ТАСС та хәбәрне хаталы чыкты дип белдерде һәм бетерде.
Саклану министрлыгында Русия хәрбиләрен күчерү турында хәбәр таратуны "провокация" дип атадылар,
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤔2🔥1
Сицилиядә Этна янартавы ата башлады.
Этнаның биеклеге — 3357 метр. Ул Европадагы иң биек янартау булып тора. Атылуы һәм җимерелүләр аркасында биеклеге үзгәрергә дә мөмкин.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Этнаның биеклеге — 3357 метр. Ул Европадагы иң биек янартау булып тора. Атылуы һәм җимерелүләр аркасында биеклеге үзгәрергә дә мөмкин.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
😱3🔥2😢2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
11 ноябрь көнне, дөньяның күп илләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте. Иң зур протестларның берсе Лондонда оештырылды. Полиция мәгълүматларынча, йөрештә 300 мең кеше катнашкан. Нью-Йоркта да чарага меңнәрчә кеше җыелган. ▪️7 октябрь көнне Израилгә Газзә…
Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы Газзәдәге хәлне "коточкыч һәм куркыныч" дип тасвирлады.
Оешманың җитәкчесе Тедрос Аданом Гебреисус Газзә сызыгындагы пациентлар, шул исәптән вакытыннан иртәрәк туган бәбиләр күбрәк үлә башлаган дип белдерде.
Газзә сызыгындагы ике иң зур хастаханә — әл-Шифа һәм әл-Котдус — ябылган.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 11 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте.
Узган ялларда дөньяның төрле шәһәрләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте. Мәсәлән, Лондонда узган йөрештә 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше катнашкан дип хәбәр ителде.
@azatliqradiosi
😢6👍3😱2
Башкортстанда яшәүчеләр Путинга чит илдән кертелгән машиналар өчен утильләштерү җыемы артуга зарлана.
29 октябрьдә утильләштерү җыемы арттырылды — бу бер тапкыр түләнә торган акча, аны дәүләт киләчәктә машинаны утильләштерү өчен җыя.
Кайбер машиналар өчен бу җыемнарның бәясе 250 тапкырга арткан. Хәзер кешеләр чит илдән машина сатып алса да, җыем өчен акчасы булмагач, аларны исәпкә куйдыра алмый.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🔥3❤1👍1😢1
Казанның 2023 елга бюджет дефициты 6 процентка артты. Хәзер казна кытлыгы 5,5 млрд сум тәшкил итә.
Бу үзгәрешләрне бүген Казан шәһәре думасының чираттан тыш утырышында депутатлар кабул итте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

😢2👍1🔥1
Украинаны хуплаган Кырым студентын гафу үтенергә мәҗбүр иткәннәр.
Максим Глебов украин сәясәтчесе Ирина Фарионга рәхмәт хаты язган булган. Сәясәтче хатны үзенең Telegram-каналында чыгарган. Моңа сугышны хуплаучы "Крымский СМЕРШ" каналы игътибар иткән һәм куәт оешмаларына җиткергән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

🤬3🔥1🍌1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итеп, әлеге минутларга билгеле булган вакыйгалар белән таныштыра
🔸Израил Саклану министрлыгы Гәззә шәһәрен үз контроленә алуы турында игълан итте. Министр сүзләренчә, ХӘМӘС сугышчылары көньякка таба киткән. ХӘМӘС тотыкларның бер өлешен азат итү хисабына 5 көнлек тынычлык сораган, ди Израил вәкиле.
🔸Украина президенты Владимир Зеленский фронтта хәлләр авыр дип таныды. Сугыш 629 көн дәвам итә.
🔸Краснояркида И. Орловский 7,5 елга төрмәгә хөкем ителгән. Ул "Вконтакте"да Украинадагы барган сугышны тәнкыйтьләгән, Сталинны Һитлер белән чагыштырган. Ир "фейк"лар тарату һәм нацизмны аклау маддәләре нигезендә хөкем ителгән.
🔸Маҗарстан Украинага дигән 500 млн евролык ярдәмне бирүгә каршы чыккан. Будапешт Киевтан Маҗарстан банклары һәм компнияләре сугыш иганәчеләре итеп танылмаячак дигән гарантияләр таләп итә.
🔸Гыйракта Русия белән Израил ватандашы Елена Цуркованың тотык хәлендә видеосы барлыкка килгән. Ул - Якын Көнчыгыш буенча белгеч, АКШның Принстон университетында эшләгән. Камерага ул АКШ белән Израил махсус хезмәтләренә эшләве турында сөйли, Израилне Газзәдә алып барган сугышын тәнкыйтьли.
🔸Русия хөкүмәте ТКХ тарифларының үсешенең чиген билгеләде. Русия буенча киләсе елда бәяләр 9,8% ка артачак, Мәскәүдә - 11 %. Бу - уртача фаразланган бәяләр.
Әлегә шулар. Безне укыганыгыз өчен дә, фикерләрегез белән уртаклашканыгыз өчен дә рәхмәт. Имин көннәр булсын!

🔥6✍1👍1💩1