Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Петербур кибетендә бәяләр язылган кәгазьләрне сугышка каршы язуларга алмаштырган рәссамны 7 елга хөкем иттеләр

Петербурның Василеостровски мәхкәмәсе гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләнүче рәссам Саша Скочиленконы 7 ел колониягә хөкем иткән.

Хөкем карары чыкканнан соң рәссамны хупларга килүчеләр "Хурлык!" дип кычкыра башлаган. Бу хакта Север.Реалии җиткерә.

▪️Скочиленко "Перекресток" кибетендә бәяләр язылган биш кәгазьне Украинада һәлак булучылар саны язылган һәм сугышны туктатырга чакырган кәгазьләргә алыштырган иде. Шуннан соң аңа "фейклар" тарату турында гаепләү белдерелде.

▪️33 яшьлек Саша Скочиленко тикшерү изоляторында 2022 елның апреленнән тотыла. Ул бәяләр язылган кәгазьләрне алыштыруын таныды, әмма сугышка каршы стикерлардагы мәгълүмат ялган түгел иде дип белдерде һәм үзен гаепсез дип санавын әйтте.

@azatliqradiosi
😢8🤬4👍2
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 1808 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1116 кеше, Татарстаннан кимендә 692 һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булганнарны теркәп бара.

Бүген 16 ноябрь, сугышның 631нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱6😢3👍2
🎙 Азатлык архивыннан уникаль язма тыңлагыз! Әмирхан Еники иҗаты турында тапшыру — 1969 ел 🔥

Азатлыкта чыгып барган "Заманча әдәбиятыбыз" тапшыруын Гариф Солтан алып бара. "Әмирхан Еники әсәрләрендә кешелеклелек идеясе" темасын күтәреп, ул язучының иҗатына анализ ясый.

"Сталинизм заманында ук Әмирхан Еники һуманизм идеясенә таянып хикәяләргә тырышты", ди Солтан.


Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
👍6🔥4❤2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 17 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸SpaceX ширкәте техник сәбәпләр аркасында Starship корабының икенче сынау очышын бер тәүлеккә кичектерә. Бу хакта ширкәт хуҗасы Илон Маск хәбәр итте. Әлеге кораб ерак галәмгә, шул исәптән Марска очар өчен җитештерелә. Аның апрельдәге беренче очышы уңышлы булмады, кораб һавага күтәрелде, ләкин берничә минуттан шартлады.

🔸Көнбатыш ярдагы Җәнин шәһәрендә Израил рейды барышыныда ике кеше үтерелгән, җиде кеше яраланган. Бу хакта фәләстин чыганакларына сылтанып Haaretz израил газеты яза. Чыганаклар белдерүенчә, израил хәрбиләре Җәниндәге Ибн Сина исемендәге хастаханәне уратып алган.

🔸МЧСның махсус очкычы белән Мәскәүгә Газзә секторыннан эвакуацияләнгән русияләр төркеме кайтты. Бу Газзәдән чыгарылган шундый өченче төркем. 100ләп кеше хәзер Мәскәү өлкәсендә халыкны вакытлыча тоту урынында (ПВР).

🔸Baza язуынча, Балашихада 14 яшьлек кыз тоткарланган. 8нче сыйныфта укучыны мәктәпкә һөҗүм итәргә әзреләнүдә шикләнәләр.

@azatliqradiosi
😱3✍1
Искәндәр Сираҗи: "Гаеп табар өчен махсус эзләнеп йөрделәр"

Танылган журналист Искәндәр Сираҗи йортында, аның "Сираҗи сүзе" газеты редакциясендә тентүләр узды. Тентү белән килүчеләр үз гамәлләрен Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлаткан. Сираҗиның бар эше туктаган. Журналист моны басым дип саный һәм Сталин чорындагы хәлләр белән чагыштыра.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Сираҗи бәйсез фикерле булып, башкаларга тәэсир итәрлек абруйлы шәхес булганга күрә аерым кешеләрнең тамак төбендә кылчык кебек утыра дип саный. Сираҗи өендә тентү уздырып, аның үзен дә куркытырга телиләр, башкача фикерли торган кешеләрне дә кисәтергә телиләр дип саный ул.

Кичәге вакыйгаларны бер җепкә тездек, Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама аша
🔥7❤3🤬3🙏1
Якут активисты Айхал Аммосовны Казакъстанда бер елга кулга алганнар

Казакъстанда якут активисты Айхал Аммосовны (Игорь Иванов) Русиягә тапшыру өчен 12 айга кулга алганнар. Аңарчы мәхкәмә аны 40 көнгә сак астына җибәргән иде.

Айхал Аммосов (Игорь Иванов) - Якутиянең (Саха) бәйсезлеге өчен көрәшүче хәрәкәт активисты. Ул Русиянең Украинага бәреп керүенә каршы чыккан иде. Протест чараларыннан соң аны өч мәртәбә гаскәрне "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә административ беркетмә төзеп штраф салдылар.

Ә 2022 елның августында шушы ук маддә нигезендә җинаять эше ачтылар. Шуннан соң ул Казакъстанга күчеп китте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬7😢5🙏1
Русия "Евровидение" урынында "Интервидение" уздырырга тели

Бу хакта Русия мәдәният министры Ольга Любимова белдерде. Беренче канал җитәкчесе Константин Эрнест бәйгене 2024 елда үткәрергә тәкъдим итә.

"Интервидение" җыр бәйгесе 1979-1980 елларда социалистик илләр арасында уза иде.
💩14😁3❤2🔥1🤡1
Монополиягә каршы көрәш хезмәте Татарстанда йомыркага һәм тавык итенә бәяләр артуын тикшергән

Монополиягә каршы көрәш федераль хезмәте Русиянең 10 төбәгендә йомырка һәм тавык ите җитештерүче 12 ширкәтне тикшергән. Моны күпләп сатып алу урыннарында бәяләр арту сәбәпле уздырганнар.

Канун бозу очраклары ачыкланса, ширкәтләргә штраф салачаклар.

Сезнең яндагы кибетләрдә йомырка бәясе күпме? Арттымы?
🤡4🔥2👍1
Татарстан Югары мәхкәмәсе Украинаның "Русия азатлыгы" легионына керүдә шикләнелгән ирне сак астында калдырды

33 яшьлек Владимир Овчинниковны быел октябрь аенда Түбән Камада ФСБ хезмәткәрләре тоткарлады, аны Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионының әгъзасы булуда шикләнәләр.

Янәсе ул Татарстанның саклану-сәнәгать оешмаларын күзләүгән һәм Украина файдасына шымчылык иткән.

"Русия азатлыгы" легионы тарафдары булуда шикләнеп, быел шулай ук Казаннан Сергей Новиковны да тоткарлаганнар иде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬6👎1🤡1
❗️Русия Думасы моңарчы күрелмәгән хәрби чыгымнар салынган бюджетны кабул итте.

Бюджетта хәрби чыгымнарга акчалар Русиянең яңа тарихында моңарчы күрелмәгән кадәр күп бүленгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👎2👍1
Русиядә 10 еллык чит ил паспортларына пошлина арта.

2024 елның 1 июленнән аны биш мең сумнан алты мең сумга кадәр күтәрмәкчеләр. 14 яшькә кадәрге балалар өчен 2,5 мең сум урынына өч мең сум булачак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1🤬1🤡1
👬 Русия юстиция министрлыгы Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән һәм ЛГБТ халыкара оешмасын экстремист дип табып, ил эчендә аның эшчәнлеген тыюны сораган.

Дәгъва 30 ноябрьдә карала башлаячак.

Дәгъвада искәртелгәнчә, "Русиядәге ЛГБТ-хәрәкәтнең эшчәнлегендә экстремист юнәлештәге билгеләр, шул исәптән социаль һәм дини дошманлык ачыкланган".

"ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дию нәрсәне үз эченә ала — монысы әйтелми. Шунысы бар: ул — оешма түгел, ә иҗтимагый күренеш.

ЛГБТ вәкилләре һәм аларның күп санлы оешмалары җенси азчылык вәкилләренең тигез хокуклылыгы өчен, аларга башка гражданнарга бирелгән кадәр хокуклар бирелүе өчен, кайбер илләрдә аларның эзәрлекләнүенә каршы көрәшә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🤔2🙏2🤡2❤1🤮1
Бүген — 17 ноябрь. 10 ел элек бу көнне Казанда авиаһәлакәт булды.

Мәскәүдән Казанга кайтып барган Боинг-737 очкычы һәлакәтендә 50 кешенең гомере өзелде. Алар арасында: президент Рөстәм Миңнехановның улы Ирек, Татарстан буенча ФСБ идарәсе башлыгы Александр Антонов, шәрык белгече Диана Гаҗиева һәм башкалар.

Һәлакәттән соң "Татарстан" һава ширкәте дә юк булды.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢5🔥1
Чаллыда Россия исемле кыз-бала вакытыннан иртәрәк туган.

35нче атнада 1810 г авырлыкта туган кыз-балага әти-әнисе Россия-Святосия-Святороссия дигән исем кушкан. Сабыйның буе — 45 см.

Шунысы кызык: бу кыз-баланы тапкан хатын-кызның исеме — Родушка. Гаилә өлкән улларына Природа дигән исем кушкан, дип хәбәр итә НТР телекомпаниясе.

Менә шундый исемнәр. Ничек сезгә?

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡15🥴7🤣7👎5😁2🤷‍♂1🔥1🤮1
Сугыш башланганнан бирле 20 меңгә якын украин ире армиягә эләкмәс өчен Украинадан качып киткән.

Ул хакта ВВС хәбәр итә. Әлеге медиа Романия, Молдова, Польша, Маҗарстан һәм Словакиянең чик буе хезмәтләренә сылтанып, 2022 елның 24 февраленнән 2023 елның 31 августына кадәр Украинадан 19 740 ир-ат хәрби хезмәттән качып киткән дип яза.

Сүз 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ир-атлар турында бара. Русия Украинага сугыш белән бәреп кергәннән соң, аларга Украинадан китү тыелды.

Бүген — шушы сугышның 632нче көне. Башкортстаннан бу сугышта — кимендә 1128, ә Татарстаннан кимендә 695 ир-ат һәлак булган.

@azatliqradiosi
😢2👍1
Байден вакытлы бюджет имзалады, анда Израилгә һәм Украинага ярдәм каралмаган.

Димәк, шатдаун — хөкүмәт эше, дәүләт оешмалары эшен туктатып тору — булмаячак. Бюджет имзаланмаса, шатдаун 17 ноябрьдә була ала иде.

АКШ Конгрессы әлегә Украинага хәрби ярдәмне дә үз эченә ала торган еллык бюджетны хупламады. Сентябрьдә документ турында фикер алышканда республикачылар чыгымнарны нык киметергә тәкъдим итте, ә демократлар әгәр кыскартулар артык нык булса, документ өлгесен томалау белән янады.

👉Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥1🤷1
🇦🇷❗️ Дубайдан Буэнос-Айреска очарга җыенган 20ләп русиялене рейстан төшергәннәр.

Emirates һава юллары бу адымга Аргентинаның миграция хезмәте барырга кушты дип ышандыра. Янәсе, Аргентина хакимиятләре Буэнос-Айреска бала табар өчен очкан Русия ватандашларын кертмәскә боерган.

Эш шунда ки, Аргентинада туган бала бу илнең ватандашы була. Баланың әти-әнисе дә берничә елдан Аргентина паспортына гариза бирә ала. Бу мөмкинлектән файдаланырга теләгән күп кенә кеше Буэнос-Айреска барып бала таба, Аргентинада яшәү рөхсәтен ала да илдән чыгып та китә дип зарлана Көньяк Америкада урнашкан бу дәүләт түрәләре.

Аргентина паспорты белән, мәсәлән, Европа берлегенә кергән илләргә визасыз килергә мөмкин.

Азатлык Радиосы Аргентинага бала табарга барган татар егете Илнур Мухтов һәм аның хатыны турында язган иде. Бу мәкаләне монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍5❤1🤷‍♂1🔥1👏1😢1
Казан кунакханәләре Яңа ел бәйрәмнәренә хәзергә 65-75 процентка тулы.

Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанга 160 мең турист килгән. Аеруча кунакханәләргә 3-5 гыйнвар көннәренә бронь ясаучылар күп булган. Бу көннәрдә Казан кунакханәләре уртача 98 процентка тулган.

Быелгы Яңа ел ялларында исә шәһәргә "күбрәк санда" кунаклар килүен көтәләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2🔥2✍1