Истанбулда Камал театры "Килмешәк"не куйды
17-18 ноябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ике көн рәттән Истанбул шәһәрендә татарча спектакль күрсәтә. Драматург Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектакле Истанбулда уза торган хатын-кыз драматурглар халыкара фестивале кысаларында тәкъдим ителә.
Фестивальдә барлыгы 12 театр катнаша. Русиядән Камал театры гына килгән иде. Татар театры Истанбулга 18 кеше белән килгән, бу — уйнаучы артистлар һәм техник хезмәткәрләр. Чакыру, кабул итү мәшәкатьләрен барысын да Төркия үз өстенә алган. Бу гына түгел, камалылларга зур декорацияләрне Татарстаннан ташырга туры килмәгән. Алдан барлык эскизлар нигезендә оештыручылар барысын да үзе ясаган.
Тулырак репортажны иртәгә Азатлыкта укырга була, әлегә фотоларны карый торыгыз.
👉Фотогалерея монда.

🔥14❤7👍1
✅ Азатлыкка 70 ел!
1953 елдан бирле эшләүче Азатлык радиосы быел үзенең 70 еллыгын билгели. Бу уңайдан сезгә төрле кызыклы материаллар әзерлибез, архив язмалар чыгарабыз. Берничәсен исегезгә төшерик.
🔸 Азатлыкка 70 ел: "Салкын сугыш" чорыннан Украинадагы сугышка кадәр
Радиобыз тарихы, шәхесләре, үзгәреш җилләре һәм бүгенге торышы. VPNсыз уку өчен монда басыгыз.
🔸 Азатлыкның 70 елы фотоларда
Азатлык тарихын чагылдырган фотоларга күз салыйк. VPNсыз монда басыгыз.
🔸 Азатлык радиосы Гариф Солтан архивы белән таныштыра
Быел без Американың Һувер институтына барып, аннан Гариф Солтанның шәхси архивын алып кайттык. Бу хакта тулырак укыгыз.
Без инде 70 ел сезнең өчен эшлибез, хөрмәтле укучыларыбыз, тыңлаучыларыбыз. Язмаларыбызны укыгыз, лайкларыгызны кызганмагыз. Бергә булыйк 💚

Азатлык Радиосы
Азатлыкка 70 ел: "Салкын сугыш" чорыннан Украинадагы сугышка кадәр
Быел Азатлык радиосына 70 ел тула - үз тапшыруларын ул 1953 елның декабрендә Германиянең Мүнһен шәһәреннән башлап җибәрә. Алар татарча гына булса да, редакцияне уртак тарих, мәдәни мирас һәм телләр якынлыгы сәбәпле Татар-башкорт редакциясе дип атыйлар. Бүген…
❤20👍4🔥2🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы ноябрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹АКШ Израил ХӘМӘС белән сугышны туктатырга, тотыкларны иреккә чыгарырга килешкән дигән хәбәрне кире какты. Ул хакта Кушма Штатларның Иминлек шурасы вәкиле Адриенн Уотсон белдерде. Моңарчы The Washington Post басмасы Израил ХӘМӘС белән сугышны туктатырга, дистәләгән хатын-кызны һәм балаларны азат итергә килешкән дип язып чыккан иде. Газетта сугышта кимендә 5 көнлек тәнәфес ясалачак дип язылган иде.
🔹 Аргентинада бүген президент сайлауларының икенче туры уза. Илнең төп кәнәфие өчен 53 яшьлек Һавьер Милей белән 51 яшьлек Серһио Масса көрәшә. Милей җиңсә, ул илне Көнбатышка якын итәргә тырышачак, ә Масса җиңеп чыкса, Аргентина Русия һәм Кытай белән элемтәләрен ныгытачак, ди белгечләр.
🔹 Киевның хәрби хакимият башлыгы Сергей Попко Русия Украина башкаласына икенче көн рәттән һөҗүм итүен дәвам итә дип белдерде. Русия Украинага узган елның 24 февралендә сугыш белән бәреп керде, бүген — шушы сугышның 634нче көне.
🔹 "Мисс Галәм" конкурсында Никарагуа вәкиле Шәйнис Паласиос җиңеп чыкты. Беренче вице-мисс — Таиландтан Антония Порсильд, икенче вице-мисс Австралиядән Морайя Уилсон булган. Русия вәкиле Маргарита Голубева беренче егермелеккә кермәгән.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.
@azatliqradiosi

👍4✍1🤮1
"Сугыш темасы, чит илдә калган татар кешесенең язмышы шулкадәр авыр булды минем өчен, күздән яшь акты да акты. Йә, Ходай, безне чит илләрдә тилмертеп яшәтә күрмә, кире туган якларыбызга кайтырга мөмкинлекләреңне ач дип теләп утырдым. Барыбер никадәр генә тормыш тыныч, имин, бай булмасын, күңел Ватанга тартыла. Хәлләр Икенче дөнья сугышыннан соң булган вакыйгаларны тасвирлый, ә мин бу спектакльдә үзебезне күреп утырдым... ...Кайбер урыннарда төп каһарман кайтырга омтылганда, яшьлеген, сөйгән ярын, әнисен сагынып искә алганда, үзем дә "Әни, мин кайтам!" дип кычкырасы килде."
Истанбулда Камал театры ике көн рәттән "Килмешәк" спектаклен күрсәтте. Төркиядәге татарлар моны тарихи вакыйга дип атады. Спектакльдә күтәрелгән мөһаҗир язмышы темасын мөһаҗир буларак карау үзе бер гыйбрәт, ди алар. Тамашаны Азатлык хәбәрчесе дә карады.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🔥10❤6👍2💔1
Украина президенты Владимир Зеленский Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелинга, республикада бала хокуклары вәкиле Ольга Панчихинага һәм элек мәгариф министры булып эшләгән, хәзерге Башкортстан Корылтае депутаты Айбулат Хаҗинга чикләүләр кертте.
Зеленский искәртүенчә, бу чикләүләр "баскынлыктагы җирләрдән Украина балаларын урлауга һәм депортацияләүгә катнашы булганнарга, шулай ук төрле ысуллар белән Русиянең Украинага каршы террорына булышучы затларга" карата кертелгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

👍6✍1😁1
Газзәдәге хәлләрне күзәтүебезне дәвам итәбез.
Насыйрият качаклар лагерена һәм тагын бер лагерьга һөҗүмнәр булды — әлеге һөҗүмнәр аркасында 31 фәләстинле, 2 журналист һәлак булган.
Төньяк Газзәдә урнашкан БМО мәктәпләренә дә Израил ягыннан һөҗүмнәр булган — бу һөҗүмнәр аркасында дистәләгән кеше, шул исәптән балалар үтерелгән, дип хәбәр итә әл-Җәзирә телеканалы.
Дөньяда Газзә сызыгындагы сугышны туктату таләпләре тынмый: Яңа Зеландиянең Эшчеләр фиркасе дә сугышны туктатырга кирәк дигән белдерү белән чыкты. "Израилнең үз-үзен яклау хокукын таныйбыз, әмма бу илнең Газзәгә карата кулланган көче пропорциoналь түгел — сивил халыкны исәпкә алмыйча һөҗүм итәләр" диелә фирканең белдерүендә.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 12 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Узган ялларда дөньяның төрле шәһәрләрендә Фәләстин яклы урам чаралары үтте. Мәсәлән, Лондонда узган йөрештә 300 меңнән алып 1 миллионга кадәр кеше катнашкан дип хәбәр ителде.
@azatliqradiosi
❤🔥5❤2😢2
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Туймазы районыннан Идел Сәхибгәрәев һәлак булган.
Аңа 37 яшь булган. Җомга, 17 ноябрь көнне, аны туган ягында җирләделәр.
Безнең хисапларга күрә, Башкортстаннан шушы сугышта кимендә 1134 ир һәлак булган. Туймазы районыннан һәлак булганнар саны — кимендә 15. Бу саннар күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 634нче көне.

😢6👍2🕊2
Финляндия чик буе пункты җитәкчесе Русия чик буе сакчыларының мигрантларны этеп чыгаруын җиткерде.
"Вартиус" чик буе пункты җитәкчесе Ёуко Киннунен әйтүенчә, "Русия ягыннан кешеләрне шлагбаум артына этеп чыгарганнар һәм алар артыннан чик буе киртәләрен ябып куйганнар". Мигрантлар арасында Русия чик буе сакчыларын мәҗбүри "төртеп чыгаруда" гаепләүчеләр бар ди ул.
Русия ягы әлегә фикер белдермәде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
"Вартиус" чик буе пункты җитәкчесе Ёуко Киннунен әйтүенчә, "Русия ягыннан кешеләрне шлагбаум артына этеп чыгарганнар һәм алар артыннан чик буе киртәләрен ябып куйганнар". Мигрантлар арасында Русия чик буе сакчыларын мәҗбүри "төртеп чыгаруда" гаепләүчеләр бар ди ул.
Русия ягы әлегә фикер белдермәде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍5🔥2🤯1🤡1
🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 20 ноябрь, дүшәмбе. Сугышның 635нче көне. Көнне шушы минутка булган хәбәрләрдән башлыйк.
✹ Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы әгъзасы Ева Меркачева берничә чире булган Саша Скочиленконы колониягә җибәрү аның үлеменә китерә ала дип белдерде. Петербур кибетендә сугышка каршы язулар урнаштырган өчен бу рәссам кызны 7 елга колониягә хөкем иттеләр.
✹ Узган төндә Мәскәү янындагы Электросталь шәһәрендә Мәскәүгә җибәрлегән дрон бәреп төшерелгән. Бу хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр юк.
✹ Израил хәрбиләре Газзәдәге "Әш-шифа" хастаханәсе астында табылган тоннельнең видеосын чыгарды. Алар фикеренчә, бу ХӘМӘС сугышчыларының авыруларны тере калкан итеп куллануына дәлил булып тора.
✹ 79 яшендә Кемерово өлкәсенең элекке губернаторы Аман Тулеев вафат булган. Ул бу төбәктә 1997-2018 елларда җитәкчелек итте. Русия президенты вазифасына өч тапкыр намзәт булып теркәлде.
✹ Аргентина президенты булып үтә уңчы Һавьер Милей сайланды. Аңа 53 яшь, ул Русия, Бразилия һәм Кытай белән мөнәсәбәтләр коруга һәм дә БРИКС оешмасына керүгә каршы чыга.

👍4❤2✍1🔥1
Новосибирскида мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннарына митинг уздырырга рөхсәт итмәгәннәр. Моның урынына аларны түрәләр белән очраштырганнар
Новосибирскида мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары ирләрен Украинадагы сугыштан кайтаруны таләп итеп якшәмбе, 19 ноябрьдә митинг уздырмакчы булган. Митингка рөхсәт бирмәнгәннәр.
Моның урынына аларны түрәләр белән очраштырганнар. Әмма бу чарага бәйсез медиа журналистларын кертмәгәннәр.
Җыелышка кемнәрне кертәсен полиция хәл иткән. Шаһитлар әйтүенчә, җыелыш үткән залда сугышка җибәрелгәннәрнең туганнарына караганда полиция хезмәткәрләре һәм түрәләр күбрәк булган. Чарага барлыгы 30лап кеше җыелган.
Чараны оештыручылар мобилизацияләнгәннәргә сугышта булу вакытын бер ел дип билгеләүне, яралыларны хәрби хезмәттән азат итүне таләп итмәкче булган.

😁5🤬2😢2❤1👍1
Русия Эчке эшләр министрлыгы кырымтатар җырчысы Җамаланы эзләүгә биргән
Бу хакта мәгълүматны "Медиазона" министрлык базасында эзләп тапкан. Басма мәгълүматына күрә, җырчыны эзләүгә шушы елның октябрь уртасында биргәннәр. Аны Русия армиясе турында фейк таратуда гаеплиләр. Ноябрьдә ул Русия мәхкәмәсе тарафыннан читтән торып кулга алынды.
2016 елда Җамала Евровидение бәйгесендә Украина исеменнән чыгыш ясап, кырымтатар сөргене турында җыр башкарып җиңү яулады. Җырчы Кырымның Русия тарафыннан басып алынуын даими рәвештә хөкем итә.

🤯6🔥3❤2👍1🤡1
Казанга Газзәдән 10 кеше кайтты, алар барысы да бер гаилә әгъзалары
Аларны башта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычы белән Мисыр башкаласы Каһирәдән Мәскәүгә эвакуацияләгән булганнар. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.
43 яшьлек Рушания Закирова 20 ел элек Фәләстин егетенә кияүгә чыккан һәм шунда күчеп киткән булган. Дүрт бала тапкан. 2008 елда ире үлгән, ул башка кешегә кияүгә чыккан һәм аннан тагын өч бала тапкан. Икенче ире дә өч көн элек һәлак булган.
Фото: "БИЗНЕС Online"

"Әлегә әти-әни янына кайттык. Нәрсә эшләрбез — монысын вакыт күрсәтер, белмим. Әлегә аннан шок хәлендә килдек. Бер сүз белән әйткәндә, Газзә бүтән юк. Без үзебезнең өйдә иремнең туганнары белән яшәдек. Каһирәдә булган чагымда хәбәр килде - безнең өйне тулысынча җимергәннәр. Анда хәзер интернет та, кәрәзле элемтә дә юк, без хәтта шалтыратып кем үлгән, кем калган икәнен белешә алмыйбыз", дип сөйли ул.
Фото: "БИЗНЕС Online"
@azatliqradiosi
💔7❤2🔥2✍1🤮1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылды
Путин режимы башлаган сугышта Яңавылдан Рәмис Мөбәрәков һәлак булган. Ул сугышка контракт төзеп яз көне киткән булган, сентябрьдә һәлак булган. Кичә 19 ноябрьдә, аны туган ягында җирләделәр. Мәрхүмнең 4 баласы калган.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1140 ир һәлак булган. Шулардан кимендә 16сы — Яңавыл районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 20 ноябрь — сугышның 635нче көне.

😢7🕊2
Башкорт оппозициясенең Telegram каналларын ябу артында кем тора?
Берничә көн элек башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт", "Башнацполит" һәм башка Telegram-каналларына язылучылар аларны таба алмаувын хәбәр итте. Соңрак аларның ботлар җибәрелеп томалануы билгеле булды.
"Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит каналларын эмиграциядәге башкорт активисты Руслан Габбасов алып бара. Ул аларны Русиядән киткәннән соң ачты. Габбасов әлеге томаулада хакимиятне гаепләде.
Габбасов Азатлыкка сөйләвенчә, ул Telegram-ның техник бүлегенә берничә тапкыр хат язган, әлегә кадәр бернинди дә җавап алмаган. Ул үз каналларын кире ачарга өметләнә. Әгәр инде килеп чыкмаса, яңа каналлар булдырам ди.
Русиядә милли хәрәкәтләр эксперты Харун Сидоров милли оппозиция каналларын ябу куркыныч прецедент дип саный һәм башка оппозиция проектларының зур реакция белдермәүләрен аңламый.
Шушы хәлләр турында тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама
👉 Телеграм

— Мин башка каналларның үзем белгән админнары белән элемтәгә чыктым. Безнең каналларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар икән. Мөгаен Башкортстан хакимиятләре махсус хезмәтләр, интернет белән бәйле оешмалар аша безнең Тelegram-каналларны юк итү эшен башлагандыр, ди ул.
Габбасов Азатлыкка сөйләвенчә, ул Telegram-ның техник бүлегенә берничә тапкыр хат язган, әлегә кадәр бернинди дә җавап алмаган. Ул үз каналларын кире ачарга өметләнә. Әгәр инде килеп чыкмаса, яңа каналлар булдырам ди.
Русиядә милли хәрәкәтләр эксперты Харун Сидоров милли оппозиция каналларын ябу куркыныч прецедент дип саный һәм башка оппозиция проектларының зур реакция белдермәүләрен аңламый.
Шушы хәлләр турында тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама
👉 Телеграм
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Башкорт оппозициясенең Telegram каналларын ябу артында кем тора?
Telegram каналларның томалануына атнадан артык вакыт узды. Башкорт активисты Руслан Габбасов үз каналларын кайтара алмаса, яңаларын ачам ди. Белгеч Харун Сидоров милли оппозиция каналларын ябуны куркыныч прецедент дип саный һәм башка оппозиция проектларының…
👍1🤔1