Кырымтатар активисты 24 яшьлек Абдулмеджит Сейтумеровка Акмәчет тикшерү изоляторындагы камерада гарәпчә Коръәнне саклауны тыйганнар.
Бу хакта “Кырым теләктәшлеге”нә адвокат Эмил Курбединов хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, гарәпчә Коръән белән еш кына проблемнар чыга һәм ул һәрвакыт тоткыннарга бирелми.
"Аны гарәп телендә укып буламы яки урыс тәрҗемәсе генә рөхсәт ителәме дигән сорау туды", дигән Курбединов. Сейтумеров бу хакта 2нче санлы тикшерү изоляторы җитәкчелегенә гариза язган.
▪️24 август аннекcияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында Русия куәт оешмалары кырымтатарларда тентү уздырган иде. Иртәнге сәгать дүрттән тентү белән Абдулмеджит Сейтумеров, Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килделәр. Шуннан соң ирләр "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланды.
@azatliqradiosi

🤬5
Сыену сораучы мигрантлар агылуы аркасында, Финляндия хакимиятләре якында Русия белән чиктәге чик буе пунктларын тулысынча ябарга мөмкин.
Бу хакта Финляндиянең Iltalehti газеты яза, әлеге карарны бүген, 20 ноябрьдә үк кабул итүләре бар дип ышандыра. Ул чакта чик буе пунктлары 22 ноябрьгә каршы төндә ябылачак.
Бу хакта тулырк 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Медиа: Финляндия Русия белән чикне тулысынча ябарга мөмкин
Әлеге карарны бүген, 20 ноябрьдә үк кабул итүләре бар. Ул чакта чик буе пунктлары 22 ноябрьгә каршы төндә ябылачак.
🔥4👍3😢1🤡1
Иртәнге сәгатькә төп хәбәрләр:
🔸 АКШ Украинага 100 миллион долларлык яңа хәрби ярдәм пакетын игълан итте. Бу Пентагон башлыгы Ллойд Остинның Киевта Владимир Зеленский белән очрашуыннан соң игълан ителде.
🔸 Мәскәүдә 23 яшьлек егет армиягә бармас өчен үз үзенә кул салган – Baza. Ул иртүк әйберләре белән военкоматка килергә тиеш булган диелә.
🔸 OpenAI хезмәткәрләренең күпчелеге мөдирләр шурасын эштән китүен таләп итә. 770 хезмәткәрдән 700е, аларның таләбе үтәлмәсә, Microsoft-ка күчәргә җыеналар. Моңарчы мөдирләр шурасы ширкәткә нигез салучыларның берсе Сэм Альтманны эшеннән җибәргән булган.
🔸 Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури премиясе иясе булды. Бүләк аңа Уфада, "Без Мәҗит Гафурины укыйбыз - 2023" бәйгесе гала-концертында тапшырылды.
🔸 Башкортстанның М-5 "Урал" юлында 5 машина бәрелешкән. Зыян күрүчеләр бар. Башкортстанда начар һава торышы аркасында ерак юлга чыгарга киңәш итмиләр.
Безнең сайтка да керергә онытмагыз. Бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1🔥1🥰1
📍Русиядә мобилизациягә эләгүчеләрнең хатыннары протестларын "теләсә ничек" булдырмаска кушылган
Семинарны оештыручылар искәртүенчә, хәрбиләрнең туганнары уздырырга мөмкин булган каршылык чаралары - "куркыныч факторы, аны Русия президентын сайлау алдыннан кулланырга мөмкиннәр".
Соңгы вакытта берничә төбәктә мобилизацияләнгән русияләрнең хатыннарына чаралар үткәрүне тыйганнар. Бу чараларда алар ирләрен демобилизацияләүне, ротацияне, яллар бирүне яки Украинадагы сугышта тәэмин итүне яхшыртуны таләп итмәкче булган.
Тулырак монда укыгыз.
"Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын", дип сөйләгән бер төбәкнең хакимиятендәге чыганагы.
Семинарны оештыручылар искәртүенчә, хәрбиләрнең туганнары уздырырга мөмкин булган каршылык чаралары - "куркыныч факторы, аны Русия президентын сайлау алдыннан кулланырга мөмкиннәр".
Соңгы вакытта берничә төбәктә мобилизацияләнгән русияләрнең хатыннарына чаралар үткәрүне тыйганнар. Бу чараларда алар ирләрен демобилизацияләүне, ротацияне, яллар бирүне яки Украинадагы сугышта тәэмин итүне яхшыртуны таләп итмәкче булган.
Тулырак монда укыгыз.
👍2🔥2😁2🤬1
"Без — колонизация корбаннары". Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында
"Уйгыр поэмалары" китабы төзүчесе һәм тәрҗемәчесе, уйгыр шагыйре Азиз Иса Элкун белән әңгәмә тәрҗемәсен тәкъдим итәбез. Ул хокук яклаучы, Лондон университетының фәнни хезмәткәре.
Әңгәмәдә шагыйрь дүрт атом полигоны арасында узган балачагы хакында, уйгырларның Совет берлегенә керергә соравын һәм Уйгырстанның ни өчен Совет берлегенең 16нчы республикасы була алмавы турында сөйләгән.
👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.

"Без казакълар һәм үзбәкләр кебек үк бәйсез яшәргә телибез. Бу безгә Аллаһ биргән ватаныбыз һәм Кытайның аңа бернинди дә хокуклары юк. Кытай моны белә, ул уйгырларны бастырырга тели, аларның мәдәни, дини үзенчәлегеннән котылмакчы була", ди ул.
Әңгәмәдә шагыйрь дүрт атом полигоны арасында узган балачагы хакында, уйгырларның Совет берлегенә керергә соравын һәм Уйгырстанның ни өчен Совет берлегенең 16нчы республикасы була алмавы турында сөйләгән.
👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Азатлык Радиосы
"Без — колонизация корбаннары". Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында
Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында
👍6❤4💔3🔥2
Татарстаннан сайланган депутат абортлар турындагы канунга үзгәрешләр тәкъдим итә
Айрат Фәррахов фикеренчә, илдә абортларны катгый рәвештә тыярга кирәкми. Әмма бу мәсьәләдә булачак әти-әнинең икесенең дә фикерен исәпкә алу зарур, ди ул.
Депутатның башка фикерләрен 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

👍5😁3🤔2👎1🤮1
Уфада "Бетсен сугыш" шигаре өчен — 30 мең сум штраф
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активист Альберт Искужинга 30 мең сум штраф салган. 27 сентябрь көнне активист Кеше хокуклары декларациясе һәйкәле янына чыгып, ялгыз пикет оештырган.
Искужин плакатында "Сугышны картлар игълан итә, үләргә исә яшьләр бара. Бетсен сугыш" дип язылган булган. Пикеттан соңгы көнне аңа армияне "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр.
RusNews фотосы.

❤5🤬4🔥2👍1
Казанда Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсен төзүне тантаналы төстә игълан иттеләр.
Бу оешма максатлары нәрсәдә? Бүгенге сәяси шартларда ул нәтиҗәле эшли алырмы? Укытучылар һәм мәгариф белгечләре белән сөйләштек.

🔥5👍2✍1
Казан хакимиятләре юл эшчеләренең җитмәвен түбән хезмәт хаклары белән аңлата
Юл эшчеләре җитмәү сәбәпле, эшне кизү алмашып оештыралар. Кышкы чорда юлларны карап торуга башка объектлардан белгечләр җәлеп итәләр. Бу хакта Казан башкарма комитеты вәкиле белдерде.
Тулырак монда укыгыз.
#Татарстан

"Кышкы эш тәртибенә күчкән чакта хезмәт хакы бераз арта. Төнге кизүләрне исәпкә алганда юл эшчеләре 47 мең сум алачак, ә машина йөртүчеләр төнлә һәм ялларда да эшләсә — 80 мең сум", дигән ул.
Тулырак монда укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷♂2👍2
🇨🇿🇪🇺 Чехия Русия дипломатларына Европа буйлап ирекле хәрәкәт итүне чикләргә тәкъдим итә — Financial Times
Financial Times язуынча, узган атна Чехия Европаның башка илләренә махсус документ җибәргән.
Прага тәкъдименә күрә, Русия дипломатларына бирелгән визалар һәм яшәү рөхсәтләре алар хезмәт иткән ил буйлап йөрүне генә рөхсәт итәчәк. Шенген зонасына кергән башка илләргә алар чыга алмаячак.
Моннан тыш Русия дипломатларының бары тик биометрик паспортларын гына кабул итү тәкъдим итә. Аларны ялган документлар белән алыштыру кыенрак санала.
Тәкъдим әле карала гына башлаган. Катлаулы юридик мәсьәләләр аркасында аның Русиягә каршы санкцияләрнең 12нче пакетына кертелү ихтималы бик түбән диелә.

"Чехия территориясенә ГРУ агентлары һәм башка күзләү хезмәтләре килә. Шенген зонасында моны контроль итү бик кыен", дип сөйләгән Financial Times-ка бер дипломат.
Тәкъдим әле карала гына башлаган. Катлаулы юридик мәсьәләләр аркасында аның Русиягә каршы санкцияләрнең 12нче пакетына кертелү ихтималы бик түбән диелә.
@azatliqradiosi
👍3❤1😁1🤡1
Җырчы Ренат Ибраһимов каберенә таш куелган
Мәскәү өлкәсе Мытищи районындагы Волков мөселман зиратындагы кабергә өч ак җилкән сурәтендәге кабер ташы куелган.
Беренче ташка җырчының “Тормыш диңгезе буйлап” дип аталган автобиографиясеннән татарча юллар язылган: “Үзебезне камилләштереп, без җаныбызны камилләштерәбез, һәм киресенчә”.
Икенче таш җилкәндә артистның мактаулы исемнәре, туу һәм вафат булу даталары күрсәтелгән.
Өченче ак ташта – җырчының еш укый торган догасы, ул ташка гарәп телендә һәм артист кулы белән язылган транскрипциядә басылган.
Бүген Мәскәүнең Тимер юлчылар мәдәният йортында җырчы истәлегенә багышланган концерт узачак, әлеге концертта Альберт Җәлилев, Илһам Вәлиев, Филүс Каһиров, Марат Гали, Азат Габитов һәм башка танылган җырчылар катнаша. Билетлар сатылып беткән диелә.
Җырчы 2022 елның 14 маенда 74 яшендә вафат булды.
Фото Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге телеграм-каналыннан алынды

❤8🔥4👍3
Украинадагы Буча һәм Андреевкада тыныч кешеләрне үтерүдә гаепләнгән ике Русия хәрбиенә АКШ чикләүләр кертте
Полковник Азатбек Омурбеков һәм хәрби Даниил Фролкин АКШ дәүләт департаменты исемлегенә кертелгән. Аларга һәм аларның якын туганнарына Кушма Штатларга керү тыелган булачак.
2022 елның августында Даниил Фролкин журналистларга Андреевка авылында талаулар һәм тыныч халыкны үтерүләр турында сөйләде. Ул коралсыз украиннарга атарга боерган хәрби җитәкчеләрнең исемнәрен дә атады.
Аның 64нче мотоукчы бригадасында хезмәт итүе, командиры Азатбек Омурбеков булуы әйтелде. Соңрак журналистлар белән сөйләшкәндә Фролкин белән бергә хезмәт иткән берничә хәрби Омурбековның Киев өлкәсендә сивил халыкны үтерергә боерганын раслады.

👍2✍1🔥1
Башкортстан хакимиятләре 250ләп фәләстинне кабул итәргә әзерләнә
Бүген Русия гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә Фәләстиннән китәргә мәҗбүр булган 250ләп кешене Башкортстанга җибәрү мөмкинлеге каралган.
Янәсе "республиканың һуманитар операцияләр уздыру һәм качакларны кабул итүдә җыйган тәҗрибәсе" игътибарга алынган диелә.
Башкортстан хакимиятләре хәзер Русиягә килүче Фәләстин качаклары өчен вакытлыча яшәү урыннары әзерли.
▪️Кичә Татарстан башкаласы Казанга да Газзәдән 10 кеше кайтты, алар барысы да бер гаилә әгъзалары.
▪️Моңарчы Башкортстанда һәм Татарстанда Газзә халкына һуманитар ярдәм җыю оештырылды.
#Башкортстан