Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган ХӘМӘС радикаль төркеме 7 октябрьдә Израилгә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә кулга алган тотыкларның тагын 20сен азат иткән.

Алар Кызыл Хач оешмасына тапшырылган.

Израил ХӘМӘС вәкилләренә Израил төрмәләрендә утыручы 39 яки 42 фәләстинне бирәчәк.

Тотыклар белән алмашу шимбә көндезге вакытка билгеләнгән булса да, ул җирле вакыт белән 23.00 сәгатьтә генә хәл ителде.

Сугыштагы тәнәфес җомга көнне башланды һәм киләсе сишәмбенең киченә кадәр дәвам итәчәк.

Израил белән ХӘМӘС арасындагы сугышны туктатып тору турында Катар, Мисыр һәм АКШ ярдәме белән килешкәннәр. Шушы көннәрдә Газзә сызыгына һуманитар ярдәм кертеләчәк.


@azatliqradiosi
❤4👍2
Бүген Русиядә Әниләр көне билгеләнә.

Күпләр әниләрен чәчәк, күчтәнәч, бүләк биреп котлый. Сез котладыгызмы әле? Әниләргә күпме генә матур сүзләр әйтсәк тә, бүләкләр бирсәк тә бер дә артык булмас.

Ә менә уллары төрмәдә утыручыларның әниләре бу бәхетне татый алмаячак. Берничә ел элек Азатлык сәяси тоткын дип саналучы егетләрнең әниләре белән бу көнне ничек уздырулары, Әниләр көнендә нәрсә турында хыялланулары турында сорашкан иде.

@azatliqradiosi
👍2🔥1💔1
Путин режимы башлаган сугышта Украинаны яклап сугышучы татарлар да бар.

Азатлык Радиосы Украина кораллы көчләрендә сугышучы әнисе ягыннан татар, әтисе ягыннан урыс, әмма үзен татар дип санаган Дмитрий (Дамир) Гущин белән сөйләште.

Дамир сугыш башлангач намазга баскан. Хәзер шәригатьчә яшәргә тырышуын әйтә. Татар телен дә өйрәнә. Элек Төньяк Донецки мәчетендә әзме-күпме татарлар белән татарча сөйләшсә, сугыш башлангач Русия хәрбиләренең гыйбадәт йортына һөҗүме нәтиҗәсендә мәчет җимерелгән.

"Кешеләр мәчеткә килә аралаша иде. Казанда дини белем алган Руслан исемле татар имамыбыз белән намазлар укыдык. Ул сугыш сәбәпле гаиләсе белән Германиягә күченде. Хәзер инде Төньяк Донецкидагы мәчет юк, ул һөҗүмнән соң җимерелде", ди ул моңсуланып.


Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥7👍2✍1
Берләшкән Милләтләр Оешмасының һуманитар ярдәм машиналары төньяк Газзә сызыгына килеп җиткән.

Барлыгы 61 йөк машинасында су, ризык, дарулар һәм медицина кирәк-яраклары китерелгән.

Шулай ук соңгы көннәрдә каты сугыш барган Әл-Шифа хастаханәсенә 11 ашыгыч ярдәм машинасы, өч автобус һәм эвакуация уздыру өчен махсус йөк платформасы тапшырылган.

Тагын 200 ярдәм машинасы Израильнең чиктәге Ницана авылыннан Рафах пунктына китерелгән. Аларның күбесе 25 ноябрь, шимбә кичендә Газзәгә килеп җиткән.
Моннан тыш, 129 мең литр ягулык бирелгән.

БМОның һуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсе хәбәр итүенчә, бу тәэмин итүләрнең берсе дә Фәләстин һәм Мисырның Кызыл Ай җәмгыятьләреннән башка мөмкин булмас иде.

@azatliqradiosi
❤3👍1
АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр башкортлар җыены узган.

Аны "Туганлык" татар-башкорт берләшмәсе оештырган.

Җыен узган мәйдан милли бизәкле келәмнәр, Башкортстан байраклары белән бизәлгән, чарада катнашучылар башкорт милли киеменнән килгән.

— Башкорт җыенының төп максаты — башкортларны бергә туплау, аларны бер-берсе белән таныштыру, аралаштыру, башкорт телле мохит булдырып яшәү. Балалар да Башкортстаннан читтә дә башкортлар бар икәнен, алар белән туган телдә дә аралашып була икәнен күреп үсеннәр, — дип аңлата чарада катнашучы активист Айгөл Гыймранова.


Бәйрәмдә башкорт җырлары белән тел активисты Рүзилә Кинйәбулатова чыгыш ясаган. Ул чит илдә мондый милли җыеннарның аеруча балаларга мөһим дип билгели.

Чара тулысынча башкорт телендә узган. Махсус башкорт тирмәсе куелган, табын корылган.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз. Соңрак Азатлык радиосы сәхифәсендә җыеннан күбрәк фотоларны күреп булачак.

@azatliqradiosi
❤14👍1🔥1
Казан семинариясенә — 300 ел.

Семинария миссионерларны әзерләүдә ничек эшләгән? Миссионер Николай Ильминский үз максатына ирешкәнме? Ни өчен бу чукындыру кампаниясе татарларда ислам хәрәкәте көчәюгә китергән? Азатлык татарларны чукындыру тарихын өйрәнгән тарихчы белән сөйләште һәм семинариягә бәйле 5 фактны барлады.

Тулырак 👉
монда укый аласыз. Ачылмаса 👉монда басыгыз.
👆Кыскача
аны рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
🤬6✍1❤1
Матурмы?

Казанны сурәтләгән әлеге тортны Теләчедән кондитер Ләйлә Кашапова ясаган. Ул Истанбулда узган халыкара пешекчеләр бәйгесендә иң остасы дип табылган.

@azatliqradiosi
🔥11👍8😍6🥰1