Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарланып кулга алынуына бүген 40 көн тулды.

Алсу кайда утыра, нинди шартларда тотыла? Ниләр турында уйлый, ниләр эшли?

Ул бу хакта кыска гына хатларда яза. Бүген аның рөхсәте белән хатларының кайбер өзекләрен бирәбез.

#FreeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
❤14😢8💔1
“Башкортостан” дәүләт кино студиясе Икенче дөнья сугышында катнашкан генерал Миңлегали Шәйморатов турындагы анимацион фильмга музыкаль әсәр булдыру өчен биш миллион сумлык килешү төзегән.

Килешү эшмәкәр Василий Кисилев белән төзелгән. Ул бу анимацион фильмга ким дигәндә 48 минутлык әсәр иҗат итәргә тиеш.

Элегрәк Шәйморатов турында тулы метражлы анимацион фильм төшерүгә 26,6 миллион сум акча бүлеп биреләчәге әйтелде. Бәйге үткәреп тормый гына бер башкаручыны да билгеләделәр. Аны "Муха" студиясене мөдире, эшмәкәр Артур Абдрахманов төшерергә тиеш булачак.

Мультфильм "башкорт халкының батыр үткәне хикәяләренә" нигезләнергә тиеш. Проект "Төньяк амурлары" мультфильмының дәвамы булачак.

Анимацион фильмдагы вакыйгалар музейда башланып китә, анда экскурсиягә балалар килгән була. Өлкән яшьтәге гид аларга хикәяләр сөйли, ахырдан бу кешенең генерал Шәйморатов улы булуы ачыклана.

▪️"Төньяк амурлары" ("Северные амуры") мультфильмы 1812 елгы Русия-Франция сугышының 200 еллыгы уңаеннан төшерелде. "Төньяк амурлары" дип 1812 елгы сугышта катнашкан башкорт яугирләрен атыйлар. Ук-җәя белән коралланган башкорт солдатларына мондый атаманы шулай ук сугышта катнашкан урыс шагыйре Денис Давыдов бирә.
▪️Башкортстан башлыгы сүзләренчә, бу – Башкортстанда ясалган һәм бөтен ил кинотеатрларында күрсәтеләчәк беренче анимация фильмы.

@azatliqradiosi
👍3🌚1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 28 ноябрь иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:

🔸Израил белән ХӘМӘС тынычлык килешүен тагын 2 көнгә озайткан. ХӘМӘС тагын 20 тоткынны азат итәчәк, дип хәбәр итте Катар. Газзәдә утны туктату килешүе 24 ноябрь башланды, башта ул 4 көнлек булачак диелде.

🔸Тинькофф банк үз хезмәткәрләренә чит илләрдән эшләргә тыйган. Чыгарма Беларус, Әрмәнстан һәм Казакъстаннан эшләүчеләргә ясалган. Банк бу карарны иминлек сәбәпләре белән аңлатты.

🔸Төнлә Казанның Болотников урамында янгын чыккан. 98 яшьлек ир-ат һәлак булган, 88 яшьлек хатын-кыз зыян күргән диелә. Янгын сәбәбе әлегә ачыкланмады.

🔸Уфада Гафури театры сәхнәсендә Оренбург театры "Время Z" дип аталган спектакль куйган. Ул Русиянең Украинага каршы сугышын каһарманлаштыра. Спектакль Русиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәтеләчәк, ди Горький исемендәге Оренбург театры җитәкчелеге.

🔸Merriam-Webster американ сүзлеге 2023 ел сүзе дип "аутентик" сүзен (authentic) атады. Бу сүзгә игътибар ясалма интеллект һәм үзбилгеләнү (identity) мәсьәләләренә кызыксынуга бәйле диелә.

Безне укыгыз, дусларыгызны да Азатлык телеграм-каналына чакырыгыз! Бергә булыйк!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1🔥1
📍Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары сугыштагы ирләрне алмаштыруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән

Алар ирләрнең "тимер булмавын", бер елдан артык окопларда яшәвен искәртә.

Башкортстан түрәсе исә Путинның мобилизация игълан итү турындагы фәрманына сылтанып, сугыш бетмичә кайта алмыйлар дип җаваплаган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
VPN булмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
😁8😢3❤1👍1🔥1
Казанда Евразия даласын өйрәнү үзәге төзелә. Уфага җавапмы?

Татарстан фәннәр академиясе Евразия даласы халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү халыкара үзәген төзи. Бу башкорт галимнәренең күчмә халыкларны өйрәнүдә Татарстанны читләштергәннән соң, Казанның үзенчә җавабы кебек яңгырады.

Шул уңайдан үткәрелгән фәнни җыенда башкорт мәсьәләсенә турыдан-туры кагылмасалар да, галимнәр тарихны бозып күрсәтүчеләргә, бер милләтне алга чыгару концепциясе булдыручыларга каршы булуларын белдерде. Кайбер галимнәр моны Русиянең төрки дөньяда йогынтысын киметмәсен өчен эшләнә дип тә уйлый.

Җыенда Казакъстан тарихчысы Казан галимнәре белән бәхәскә керде. Татар галимнәренең дә Казакъстанга карата дәгъвалары күп булганы аңлашылды.

👉 Бу хакта тулырак безнең язмада укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
👍9🤔3
Татарстанда инвалидлык пенсиясен күпме кеше ала, дип уйлыйсыз? Алар арасында балалар күпме?

Җавап 👉 бу хәбәрдә һәм югарыдагы рәсемдә.
VPN булмаса, монда басыгыз.
😢7
Бүген танылган татар язучысы, журналист Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулды

Ул күп телләргә тәрҗемә ителгән "Тапшырылмаган хатлар" повесте, балалар өчен "Рөстәм маҗаралары" исемле фантастик-хыялый әсәре, күпсанлы пьесалар һәм әсәрләр авторы.

Безнең "Әйдә! Online" проекты Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәреннән өзекне әзерләгән иде. Аның безнең сайтта укырга, шулай ук аудиосын тыңларга тәкъдим итәбез.

Ә сез Кутуй иҗатын яратасызмы? Яраткан әсәрегез нинди?
❤16🔥3👍1
📍Русиянең көньягында һәм аннексияләнгән Кырымда 346 мең кеше утсыз кала бирә

Кырымның кырымтатарлар күпләп яшәгән кайбер районнарда гадәттән тыш хәл кертелде.

27 ноябрьгә каршы төндә Русия һәм Украинаның көньягында моңарчы күрелмәгән көчле давыл булды. Берничә кешенең үлүе билгеле.

Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
😢4
⚡️ Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат

Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, иртәнге 10да Мәрҗани мәчете каршында була, дип хәбәр ителә.

Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган, татар театрына 60 елдан артык хезмәт иткән артистларның берсе иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢27
📍 Татарстанда соңгы 10 айда җыелган салымнарның 62 проценты Мәскәүгә күчерелгән

10 ай эчендә республикада 1 трлн 17 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Шуларның 633 млрд сумы федераль бюджетка күчерелгән. Республика керемнәренең 38 проценты – 384,7 млрд сумы Татарстанда калган.

2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчергән иде.

Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬11
Татарстанның бала хокуклары вәкиле "Егет сүзе" ("Слово пацана") сериалын Роскомнадзорга шикаять итмәкче

Ирина Волынец фикеренчә, бу сериал балалар өчен зыянлы: алар анда күрсәтелгәнчә АУЕ хәрәкәтен кабатлый башлаган. Бу хәл Татарстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелә, хәтта 12 яшьлек балалар турында сүз бара ди ул.

▪️ Сериал журналист Роберт Гәрәевнең "Егет сүзе. 1970-2010 еллардагы криминаль Татарстан" китабына нигезләнеп төшерелгән. Ул 90нчы елларда үсмерләр арасында барлыкка килгән җинаятьчел төркемнәрне тасвирлый.

▪️Кичә Татарстан медиасында Сарман районында яшәүче балалар сериал белән рухланып, шундагыча уйный башлаган дигән хәбәрләр таралды. Алар 90нчы елларда республикада билгеле булган ике җинаятьчел төркемнең исемнәре белән Telegram-каналлар ясаган, бер-берсенә очрашу ("стрелка") билгели, җыеннар игълан итә, сугышуларын төшереп видео кертә һәм хәтта харитада үзләренә районнар бүлешә башлаган диелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡6👍1
Дөнья татар конгрессы 2024 елны татар дөньясында Шәхесләр елы дип игълан итте

Бу хакта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Казанда Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумында җиткергән. Әлеге карар кичә Милли Шура утырышында кабул ителгән.

Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елны республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан иткән иде. 

Русия президенты Владимир Путин исә 2024 елны Русиядә Гаилә елы дип игълан итте.

❓Ә сез киләсе елның нинди ел булуын теләр идегез?

@azatliqradiosi
😁3✍1🤔1
1 декабрьдән Уфада балалар бакчасы өчен түләү бәясе арта

Декабрь башыннан баланың бер көн бакчада йөрүе 19 сумга кыйбатланып 170 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта Уфа мэриясендә раслаганнар. Әгәр бала аена 21 көн бакчага барса, аена 3570 сум түлисе булачак. Бер балага аена 400 сумга диярлек артыграк түләргә туры киләчәк дигән сүз.

Шәһәр хакимиятләре бәяләрнең артуын азык-төлекнең кыйбатлануы белән аңлата.

Түләүнең бер өлешен республика бюджеты каплый: гаиләдә ничә бала булуга карап, компенсациянең күләме аена 387,48 сумнан 1 356,18 сумга кадәр булырга мөмкин.

❓Балалар бакчасына йөрүче балагыз бармы, күпме түлисез?

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 1891 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1164 кеше, Татарстаннан кимендә 727 һәлак булган.

Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булганнарны теркәп бара.

Бүген 28 ноябрь, сугышның 643нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢5🔥1