Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
⚡️Русия Югары мәхкәмәсе “ЛГБТ хәрәкәтен” экстремистик оешма дип таныды һәм Русиядә тыю турында карар чыгырды.

Утырышка берсе дә кертелмәде, залга бары тик Русиянең Юстиция министрлыгы вәкилләренә генә керү рөхсәте булды. Журналистлар утырышны трансляция залында гына карый алды, аларны карар игълан ителгәндә генә керттеләр. Утырыш дүрт сәгать дәвам итте.

@azatliqradiosi
👍7👎7🤬3🤡3😢1
Аннексияләнгән Кырымда "Алушта" мөселман дини оешмасы рәисе, кырымтатар Абдула Гафаровта тентү узган.

Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе җиткерә.

Оешмага юридик зат буларак экстремист материалларны күпләп тарату, җитештерү һәм саклау турында беркетмә төзегәннәр. Гафаровның дини әдәбиятын тартып алганнар диелә.

Куәт оешмалары вәкилләре Гафаровның Алуштадагы өенә иртәнге якта, сәгать җиденчеләр киткән вакытта килгән диелә. Тентү үткән вакытта Гафаровның 15 яшькә кадәрле биш балигъ булмаган баласы да өйдә булган.

▪️2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутрауның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

@azatliqradiosi
🤬10👍1
"Кешеләр үз илендә тыела булып чыга". Русиядә ЛГБТ хәрәкәтен тыйдылар

Русия Югары мәхкәмәсе "халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" экстремистик оешма дип таныды һәм аны тыю турында карар чыгырды. Квир активистлар бу карар илдәге ЛГБТ кешеләрнең тормышын тагы да катлауландырачак, аларны экстремистларга тиңләргә мөмкинлек бирәчәк дип борчыла.

"ЛГБТ хәрәкәте" дигәндә, министрлык нәрсәне күздә тотуы аңлашылмый. "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дигән оешма юк, бу - иҗтимагый күренеш.

— Бу чыннан да оешма түгел, бу хәрәкәт Русиядә теркәлмәгән, һәм бөтенләй кайдадыр теркәлмәгән. Аның уставы һәм документлары, структурасы юк, гомумән, аны бердәм юнәлеш итеп билгеләргә мөмкинлек биргән башка билгеләр дә бөтенләй юк, — дип аңлатты "Медуза"га юрист Валерия Ветошкина.

"ЛГБТ халыкара оешмасы"н Русиядә тыю нәрсәне аңлата? Илдә яшәүче һомосексуаллар өчен моның нинди нәтиҗәсе булачак? Бу хакта квир активистлардан сорадык.

— Бу тыю – урыс телендә чит тел сүзләрен тыю кануны төркеменнән дияр идем. Шундый ук мәзәк һәм абсурдлы. Русия хакимияте моны нигә эшли? Аңлашыла, җәмгыятьнең игътибарын чын проблемнардан, сугыш темасыннан башка нәрсәгә юнәлтү өчен эшләнә торган эш.
Үзен ачыктан гей дип әйткән теләсә нинди кеше "экстремист" булып санала ала. Үзен бу "оешмага" караганын әйткән кеше дә (аның нинди оешма икәне аңлашылмый гына) экстремист оешмасы вәкиле булып чыга бит, — ди тел һәм квир активист Марсэль Ганеев.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5
Быел Татарстанда җыеп алынган ашлык 31 процентка, Башкортстанда — 37 процентка азрак булган.

Бу хакта Росстат хәбәр итә.

Чөгендер, бәрәңге һәм яшелчә җитештерү дә кимегән.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢3
"Сталиннан соңгы чорның золым системына кайту". "Мемориал" вәкиле "фейклар" өчен хөкемнәр һәм журналистларны кулга алу турында

"Мемориал" хокук яклау үзәге шурасы әгъзасы Александр Черкасов бүген куәт оешмалары "дөреслеккә каршы көрәшә" дип саный, АКШ белән бәйле басмаларга эшләүче журналистларга Русиягә кермәскә киңәш итә, нинди генә авыр еллар булса да, Русиядә хокук яклаучылар эшләргә тырыша ди.

Җинаять эшләре уйдырмага корылган. Нигәме? Чөнки әгәр син узган елга караганда кимрәк хисап бирәсең икән, киләсе елда финанслау да азрак булачак.

— Гаскәрне "кимсетүгә", гаскәр турында "ялган мәгълүмат" таратуга каршы көрәш - 2022 елның мартыннан, Җинаять кодексында бу яңа маддәләр барлыкка килгәннән бирле безнең куәт оешмалары вәкилләре өчен иң мөһим бурыч булып тора. Әйткәндәй, чикләүләр ягыннан алар совет чоры Җинаять кодексының күчермәсе дияргә дә була, ул чакта 70нче һәм 190нчы маддәләр булган. Бу Сталин заманындагы түгел, аннан соңгы чорда булган репрессив системга кире кайту. Һәм мөгаен "разнарядка" бардыр. Бу бит Совет берлегендәге кебек: менә хәзер без хулиганнар белән көрәшәбез, аннан соң...

Черкасов Русиядә Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваның тоткарлануына карата да фикерен белдерде.

— Беренчедән, бу маддә үзе үк бу җинаять эшен сәяси итә. Икенчедән, Алсу — ул Эван Гершкович кебек үк тотык. Әйе, Америка басмалары, Америка оешмалары белән бәйле кешеләргә Русиягә кермәсәләр яхшырактыр, чөнки тотыклар кирәк. Аларга тагын нинди дә булса үз шымчыларын йолып алырга кирәк булачак. Виктор Бутны — корал магнатын йолып алдылар бит.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢3🔥2
Мамадышның 2нче лицеенда укучы балаларга иҗат түгәрәгендә Украинадагы сугыш өчен кирәк-яраклар ясатканнар.

Әйтик миналарга "койрыклар", яраны кысып торырга турникет һәм дару апмулаларын ватмыйча саклап йөртү өчен савытлар.

▪️Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да Украинага һөҗүм итү өчен дроннар, ягъни кеше үтерүче коралны җитештерүдә "Алабуга Политех" уку йортында белем алучы яшүсмерләр хезмәте кулланыла.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
🤬9👍1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 1 декабрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Израил армиясе Газзә сызыгында һөҗүмнәрне янә башлавын белдерде. 4 көнлек тынычлык тәртибе тәмамланды.

🔸Иртән Русия Украинага төньяктан "Шахед" дроннары җибәргән. Киевта һәм Киев өлкәсендә һава тревогасы дип хәбәр ителә.

🔸Русия думасына мәктәпләрдә смартфоннарны тулысынча тыю турында канун өлгесе кертелгән.

🔸Большой театр баш мөдире Владимир Урин вазифасыннан китүе турында белдергән, кичә ул театр коллективы белән хушлашкан. Большойга мөдир булып Петербурның Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе, дирижер Валерий Георгиев килергә мөмкин. Урин Русия Украинага сугыш башлагач, сәнгать әһелләренең сугышны туктату турындагы хатын имзалаган иде.

🔸Казан циркының элекке җитәкчесе Рамил Шәрифуллин вафат. Аңа 44 яшь иде. Ул циркны 2019-2021 елларда җитәкләде. Пычак күтәреп йөргән видео таралганнан соң мөдирлектән алынды.

@azatliqradiosi
✍1❤1👍1
Баш прокурор урынбасары Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сорый

Русия баш прокуроры урынбасары Игорь Ткачев Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева эше белән бәйле шикаятьне яңадан карауны сораган.

Ткачев фикеренчә, Чанышеваны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм итү - йомшак җәза, хөкем карарын йомшартучы хәлләр дип китерелгән дәлилләр "шулкадәр йомшак җәза бирү өчен җитәрлек дип табыла алмый".

Лилия Чанышева экстремизм маддәләре нигезендә гаепләнә.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬6👍1🕊1
⚡️Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакыты 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтылды.

Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны үз-үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаеплиләр. Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Русиягә гаилә сәбәпләре белән май уртасында кайтты.

Тулырак хәбәрне Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬7💔5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакыты 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтылды. Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. Аны үз-үзен "ят агент" итеп белдермәүдә гаеплиләр. Кормашева - АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы…
Алсуны сак астында тоту вакытын озайту уңаеннан Азатлык Европа/Азатлык Радиосы оешмасының вакытлы мөдире Джеффри Гедмин белдерүе белән чыкты.

"Алсу Русиядә 45 көн рәшәткә артында утыра һәм аны гаделсез, сәяси сәбәпләр белән сак астында тоту вакыты озайтылды, - диде ул. Без Русия хакимиятләрен Алсуга кичекмәстән АКШ консулы белән очрашу мөмкинлеге бирергә чакырабыз, АКШ ватандашы буларак, бу - аның хокукы. Алсуны азат итәргә кирәк һәм ул гаиләсенә кайтырга тиеш".

Алсу Кормашеваны сак астында тоту вакыты 2024 елның 5 февраленә кадәр озайтылды.
👍7❤3👀1
Израил белән ХӘМӘС арасында янә бәрелешләр башланды. 4 көн тыныч торганда ниләр булды:

🔺Һуманитар тәнәфес вакытында ХӘМӘС Израилнең 80 хатын-кызын һәм баласын, шулай ук 20 чит ил ватандашын азат итте: аларның күбесе Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килгән вакытлы эшчеләр.

🔺Чит ил ватандашларын азат итү аерым килешүләр кысаларында узды.

🔺Моңа җавап итеп Израил үзендәге төрмәләрдән 200дән артык фәләстинне - хатын-кызларны һәм үсмерләрне чыгарды. Алар нигездә террорчылыкта яки аңа булышуда гаепләнеп хөкем ителгәннәр.

🔺Килешү шартлары нигезендә Газзә сызыгына фәләстиннәр өчен һуманитар ярдәм китерелде - азык-төлек, дарулар һәм ягулык.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢7
Навальныйга яңа җинаять эше ачылган

Бу юлы - сәяси нәфрәт сәбәпле вандаллык турында.

"Алар өч айга бер тапкыр миңа яңа җинаять эше ача. Хөкем ителгән һәм бер елдан артык бер кешелек камерада утыручы тоткынның беркайчан да моның кадәр иҗтимагый-сәяси тормыш белән яшәгәне булмагандыр", дип язылган сәясәтче Telegram каналында.

Тулырак Азатылкта укыгыз. Ачылса, монда басыгыз.
🤬10🙏1
АИГЕЛның "Пыяла" җыры дөнья һәм Русия чартларында беренче урыннарга менде

"АИГЕЛ" дуэтының "Пыяла" дип аталаган җыры Shazam җыр эзләү сервисында топта тора.

Дөнья буенча ул икенче урында. Беренчедә «Surround Sound» җыры. Ә Русиядә һәм элекке Советлар берлеге илләрендә "Пыяла" беренче урыннан төшми.

"Яндекс.Музыка"да да беренче урында тора. Apple Music-та да топ урыннар.

YouTube-ta "Пыяла" клибы 2 миллион караудан артты. Җыр үзе 2020 елда чыккан.

"Пыяла" җыры күптән түгел чыккан "Слово пацана" сериалында яңгырый. Ул "Казан феномены", ОПГлар турында.

"Пыяла" җырының сүзләре һәм русчага тәрҗемәсен "Әйдә!Online" Инстаграмында карый аласыз.

Сериалны карыйсызмы?
👍21🔥6
📍 Башкортстан депутаты: пенсионерларның җиләк-җимеш алырга акчалары юк

Илһам Галин
кибетләр буйлап йөреп чыкканнан соң, пенсионерларның җиләк-җимеш сатып алырга акчалары юк дигән нәтиҗәгә килгән.

Ул пенсионерлар 18 мең сумлык пенсияләре белән кибеткә бер барганда бары тик өч кыяр һәм ике помидор гына сатып ала ала, ә җиләк-җимеш турында уйлыйсы да юк, ди.

Депутат шулай ук тавык йомыркасының бер дистәсе әле берничә ай элек кенә иң кыйбат дигәне дә 90 сум торса, хәзер 200 сумга якынлаша дип тә язган.

▪️2022 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Русиядә аз керемле 14,3 мең кеше яши. Башкортстанда халыкның 10,1 проценты – 404,2 мең кеше фәкыйрьлек чигендә көн күрә.
😢2
✅ Азатлыкта көн язмасы: Русиядә мобилизацияләнгәннәрне өйләренә кайтару хәрәкәте көчәя

Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары тавышы катырак чыга башлады. Русиянең Украинадагы сугышына ирләрне мобилизацияләп җыюга бер ел булды, хәрбиләр әлегәчә фронта, аларны ялга гына кайтаралар. Сугыш бетми торып, бөтенләйгә кайтару булмаячак диләр.

Хатыннар моның белән килешергә теләми. Гаделлек юк, ник безнең ирләр генә хезмәт итә, аларны кайтарырга кирәк, ди алар.

"Кызганычка, сугышчылар өйләренә исән-имин кайтсын өчен берни эшли алмыйсыз. СВО чорында инде күпме якташны җирләдек. 10 ел дәвам иткән Әфган сугышында да Башкортстаннан шулкадәр кеше үлмәде", дип язалар хатыннар.


Русиядә киләсе елга сайлаулар уза һәм бу вазгыятьтә төбәкләрдәге хакимиятләргә куелган төп бурычларның берсе — мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары арасында протест кәефләренә юл куймау.

➡️ Язманы тулысынча укыгыз.
➡️ VPNсыз сылтама монда.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍8🔥1😢1👾1
Татарстанда коррупциядән быел күпме зыян килгән дип уйлыйсыз? 🤔

Җавап ☝️рәсемдә һәм безнең хәбәрдә. Бу, әлбәттә, рәсми ачыкланган очраклар гына.

Республикада иң күп ришвәтләр мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт сатып-алулары, төзелеш өлкәләрендә бирелә икән.

VPNсыз сылтама 👉 монда.
😱6🤷‍♂3🤷‍♀2
📍 Татарстанда ВИЧ йоктыручыларның яртысыннан артыгы – ир-атлар

Республиканың җиде районында былтыр белән чагыштырганда ВИЧ йоктыручылар ике тапкырдан да ныграк арткан. Сүз Әгерҗе, Алабуга, Лениногорски, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман һәм Ютазы районнары турында бара.

1 декабрь – СПИДка каршы көрәш көне. Русиядә ел саен ВИЧ-инфекция йоктыруның яңа 90-100 мең очрагы теркәлә.

Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
🤔4😱4😢1
Азатлык сүзлегеннән яңа сүзгә күз салыйк: такым 🤼

Мисал өчен, дөнья беренчелегендә 30 такым катнаша.

Бу сүзне ишеткәнегез, кулланганыгыз булдымы? Үз мисалларыгызны языгыз👇

#азатлык_сүзлеге @azatliqradiosi
❤12👍5
📍 Чуашстанда укытучылар Путинга тавыш бирергә ниятләмәүче ата-аналарның исемлеген төзи

Бу Чабаксар мәгариф идарәсе тәкъдиме диелә. Сораштыруларны үткәреп, аларның нәтиҗәләрен оешмага тапшыруны исә сыйныф җитәкчеләренә йөкләгәннәр.

Әти-әниләрдән Путин өчен тавыш бирәсезме әллә башка намзәт өченме дигән сорауларга җавап бирүне сорыйлар, халыкның президентны хуплавына карата фикерләрен белешәләр.

Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
🤮16😁4