Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Соңгы көннәрдә "Слово пацана" сериалы бик популяр. 80-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр.

Бу хәлләр кабатлана аламы? Ник нәкъ менә Казан җинаятьчел дип таныла? Белгечләр белән сөйләштек.

Рәсемнәрдә язмадан төп фикерләрне тәкъдим итәбез, аны тулысынча монда укыгыз.
👍2🔥2🥱2❤1
🚌 Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 42 сумга кадәр артырга мөмкин.

Татарстанда 2024 елда тарифлар 15,7 процентка кадәр артырга мөмкин. Шул исәптән, Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 16 процентка үсүе ихтимал, диде Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисе Александр Груничев.

Аның сүзләренчә, җәмәгать транспортында йөрү бәясен 8 декабрьдә караячаклар.

Тулырак монда укый аласыз. VPNсыз сылтама.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6😢2👍1
Октябрьдә Грузиядә югалган Русия активист Түбән Тагил изоляторында табылган.

Рафаил Шепелевны ялган юл белән Цхинвал районына алып чыкканнар (ул — үзбилгеләнгән Көньяк Осетия республикасында, анда Русия хәрбиләре урнашкан) һәм тоткарлаганнар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6
Әлмәт театрын Маҗарстан режиссеры Сәрдәр Абдуллин (ул иҗади даирәләрдә Сәрдәр Таһировский буларак билгеле) җитәкләячәк.

Моңарчы ул Татарстанда ике спектакль: 2021 елда — "Ядәч! Исемдә!" трагикомедиясен һәм 2022 елда "Хан кызы Турандык" музыкаль трагикомедиясен куйды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔6👍4✍1❤1🔥1
❗️Татарстанга зәмһәрир суыклар килә.

Ул хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә. Бүгеннән башлап 13 декабрьгә кадәр бик салкын булачак, температура нормадан 10-20 дәрәҗәгә түбән булыр дип көтелә.

Иртәгә төнлә температура -25 °C тәшкил итәр дип фаразлана. Пәнҗешәмбе көндез исә -23 °C булачак. Суыкларның сәбәбе — Арктикадан килгән антициклон.

Гадәттәгедән тыш салкын һава торышы 13 декабрьгә кадәр дәвам итәр дип көтелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
☃6❤1👍1🔥1
Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый.

Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара.

Намзәтләр өчен монда тавыш бирегез. Үзегезгә ошаган шәхес булмаса, үзегезнең вариантны комментарларда тәкъдим итә аласыз.

#2023елШәхесе

@azatliqradiosi
🔥3🤡2❤1🙏1
Татарстан хакимиятләре абортларны тыюга һәм журналистларга басым ясауга каршы пикетлар уздырырга рөхсәт иткән.

Активистлар бу чараларны Тинчурин паркында үткәрмәкче.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔3🙏2
"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнеп төрмәдә утыручы Казан егетенә яңа җинаять эше ачканнар.

Ике ел элек аны 23 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢9🤬7👍1🙏1
Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны Пермь төбәгендәге Березники шәһәренең 28нче хатын-кызлар колониясенә китергәннәр.

Бу хакта аның ире Алмаз Гатин хәбәр итте.

"Миңа тоткыннарга китерелә торган азык-төлекләрдә бернинди чикләүләр юк диделәр. Лилия камерада барысы бергә 36 килограммнан да артык булмаган азык-төлек һәм әйберләр саклый ала. Атнасына өч көн төрле әйберләр тапшырырга була. Озын, өч көнлек күрешүләр булганда үзең белән 20 кг азык-төлек һәм әйберләр китерергә була", дигән Гатин.

Ул хатыны белән даими бергә булу өчен 1 декабрьдә үзе дә Березникига күчеп килгән.

"Хәзер монда яшәячәкмен, эшләячәкмен, хатыныма әйберләр китерәчәкмен һәм күрешергә барачакмын", дигән ул.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤9😢5💔2👍1🔥1🙏1
🛫Казаннан Новосибирскига очышлар саны арта.

Декабрьдән башлап Татарстан башкаласыннан бу шәһәргә атнасына 13 тапкыр очарга мөмкин: димәк, көн саен диярлек икешәр рейс башкарыла дигән сүз.

Шунысы кызык: моңарчы Казаннан фәкать Мәскәүгә генә очкан S7 һава юллары соңгы елларда Мәскәү очышларын шактый гына киметкән, ә менә Себергә рейслар санын һәрдаим арттырып тора. Татарстан юлчылары Русиянең көнчыгышында урнашкан төбәкләргә һәм Азия илләренә уратып Мәскәү аша түгел, ә Новосибирски аша очуны кулайрак күрә, күрәмсең.

Казанның үзеннән дә авиаһаб ясарга җыеналар. Бу эшкә Nordwind ширкәте алыначак. Бу хакта монда язган идек.

Ә сез Казаннан гадәттә кайсы якларга очасыз? Гомумән, очасызмы? Языгыз әле, зинһар.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤4✍1👍1
Сәлам, дуслар! 6 декабрь иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:

▪️Төнлә Русия янә Украинага дроннар белән һөҗүм итте. Украина һава көчләре 48дән 41 дронны бәреп төшерүен белдерә.

▪️Соңгы 2 көндә Газзәгә көненә һуманитар ярдәм белән 100шәр йөк машинасы гына узган — БМО. АКШ моның аз булуын белдерде, һәм Израилне күбрәк һуманитар ярдәмгә юл ачырга чакырды.

▪️Русия АКШның журналист Эван Гершковичны азат итү турында яңа тәкъдимен кире какты, дип белдерде Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер. Wall Street Journal журналисты быелның мартында шымчылыкта гаепләнеп кулга алынган иде.

▪️КАМАЗ 2024 елда 45 меңгә кадәр йөк машинасын чыгарырга планлаштыра. "Авырлыкларга карамастан, КАМАЗ үзен яхшы хис итә", диде Чаллы мэры. 2022 елда КАМАЗ 39,8 мең йөк машинасын чыгарган.

▪️Русиянең иң зур стримминг хезмәтләренең берсендә "Ядәч! Истә" фильмын татарча карау мөмкинлеге барлыкка килде. Бу кулланучыларның күпләп татарча аудиорәт өстәү үтенечен язудан соң мөмкин булды.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, без татарча башкалар хәбәр итмәгән яңалыкларны тапшырабыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4👍2❤1✍1🥰1
Журналист Искәндәр Сираҗи Татарстан президентына эзәрлекләнүе турында ачык хат язган

Ул өендә узган тентү турында искә алып, аны эзәрлекләү әмере президент идарәсеннән бирелгән дип фаразлый.

Сираҗи озын хатында Татарстанда комсыз инвесторлар, булдыксыз җирле түрәләр, намуссыз хокук сакчылары тарафыннан халык зар елавын һәм бу хакта рәсми медиа язмыйча бу вазифаны үз өстемә алырга туры килде дип аңлата һәм ахыр чиктә халык мәнфәгатен кайгыртучы кешене "оппозицион" журналистка әйләндерделәр, "гәрчә, мин беркайчан да дәүләткә каршы бармадым", дип яза.

— Ә бит Татарстан республикасында кешенең канунлы хокуклары өчен Сез җаваплы. Сез – Конституция гаранты! Бу хаксызлыклар, пычрак алымнар Сезнең идарәгез вакытында башкарыла, — диелә ачык хатта.


16 ноябрьнең иртәсендә Искәндәр Сираҗиның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды.

Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз 👉 сылтама.
👍12🔥5❤4
❗️АКШ "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы ике оешмага чикләүләр кертте

АКШ сәүдә министрлыгы Русиянең 28 ширкәтенә экспорт чикләүләре кертте. Шуларның икесе Татарстанның "Алабуга" махсус икътисади зонасыннан.

"Альбатрос" оешмасы пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә, ә "Дельфин Алабуга" моторлы көймәләр чыгара.

Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз. VPN сылтама 👉 монда.
❤‍🔥7❤1👍1🤡1
💔 "Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам". Алсу Кормаш турында ире сөйли

Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ай ярым диярлек сак астында. Алсуның ире Америка түрәләренең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын Алсу эшенә җәлеп итү максатыннан АКШка барды. Яңа биргән әңгәмәдә ул Кремльнең ни өчен американнарны тотык итеп алуы, гаиләсенең бу хәлләрне ничек кичерүе һәм Алсуга бүген ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләде.

— Алсу турында журналист, әни кеше, туган теле һәм мәдәнияте өчен җан атучы буларак сөйләү бик мөһим. Мин һәр иртән бер уй белән торам һәм кич бер уй белән ятам: Алсуны азат итәр өчен җитәрлек эшлимме? Шуңа күрә башкаларны да бу турыда мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә чакырам, — ди ул.


Ул шулай ук Алсуның тоткарлануына бәйле мөселман илләре, Төркиядә реакция көтүен әйтә.

Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз 👉
монда басыгыз.
💔13😢2
📍 Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары: Путин белән "туры элемтәгә" кадәр басып алу өчен сугышчыларны Авдеевкага һөҗүмгә ташлыйлар

95411нче хәрби бүлекчәдәге хәрбиләрнең туганнары Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать язган. Алар Авдеевка юнәлешендә мобилизацияләнгәннәрне "белә торып тар-мар иттерүләрен" әйтә.

"[Владимир Путинның] "туры элемтә"сенә һәм Яңа елга куалар. Ниндидер нәтиҗә кирәк. Бөтенесе Авдеевканы алабыз да, алга таба сөйләшүләр булачак дип әйтә", дип сөйли бер мобилизацияләнгән хәрбинең хатыны.


Шулай ук ул ире әйткәннәрне дә китергән: ире аңа мәетләр өстеннән йөрибез, алар бөтен җирдә тулып ята дип сөйләгән.

Путинга хатны 1000нән артык кеше имзалаган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬6
Казан медицина көллиятенең ришвәт өчен тоткарланган мөдиренә акча белән хәрәмләшү турында җинаять эше ачылган

Тикшерү фаразынча, Казан медицина көллиятенә пенсиядәге шәфкать туташларын укыту өчен 800 мең сумлап акча бүлеп бирелгән, тик янәсе бу акчалар урланган.

Зөһрә Хисаметдинованы 6 февральгә кадәр йорт сагында калдыру карары кабул ителгән.

Тулырак монда укыгыз.
🤔6👍1
Татарстан БРИКС уеннарына Казандагы Үзәк стандионны ремонтларга җыена. Бу эшкә күпме акча бүленәчәк дип уйлыйсыз?

Җавап рәсемдә ☝️

Казанда БРИКС уеннары 2024 елның июнендә узарга тиеш. Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнары спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә. Шуңа Русия "альтернатив" спорт чараларын үткәрә.

@azatliqradiosi
😱4❤1🤡1
📍Башкортстанда түрәләрне һәм депутатларны коррупция өчен кайбер очракта җәзага тартмаска тәкъдим итәләр

Әгәр түрәләр ришвәтне "форс-мажор шартларында" алган булсалар, аларны җаваплылыкка тартмаска тәкъдим итәләр. Бу 👉 Башкортстан Корылтаена кертелгән канун өлгесе.

Әлеге тәкъдим турында тулырак безнең хәбәрдә укыгыз, ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?
🤣7🤬1🤡1
Быел җәй ахырында Роскомнадзор һәм Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" турындагы канунны кабат бозган өчен күпләп беркетмәләр төзү кампаниясен башлап җибәргән.

Бер үк кешегә бер ел эчендә өченче шундый беркетмә төзелсә, бу аңа каршы "ят агент" бурычларын үтәүдән качу маддәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Аның нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

▪️Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.

@azatliqradiosi
🔥2👍1🤬1