Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанда узган «Казаныш» форумында Камал театрының яңа бинасы турында сүз булды.

Яңалыкларга килгәндә, элекке проектта бина янында машина кую урыны каралган булса, хәзер бу уйдан кире кайтканнар. Парковка урынына театр бакчасы булачак. Анда спектакльләр дә күрсәтеләчәк. Бу хакта Wowhaus архитектура бюросының баш архитекторы Олег Шапиро сөйләде. Камал театрының яңа бинасының концепциясен әлеге ширкәт җиңеп чыккан иде.

Шулай ук театрда өч зал булачак. Өчесен дә уртак фойе берләштерәчәк, ул милли бизәкләр белән бизәләчәк. Аларны рәссам Наиля Кумысникова эшли.

Актерлар өченче катта урнашачаклар һәм залларның һәрберсенә лифтта тамашачылар белән кисешмичә төшә алачаклар. Өченче катта репетиция бүлмәләре дә булачак.

@azatliqradiosi
❤4🤬4✍1
АКШ вәкилләр пулатының сигез әгъзасы демократлар Элеанор Холмс Нортон һәм Адам Шифф җитәкчелегендә дәүләт сәркатибе Энтони Блинкенга язган хатларында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны канунсыз тоткарланган дип тануны таләп итә.

Кормашева - Русия һәм АКШ ватандашы. АКШ ватандашын канунсыз тоткарланган дип тану - Вашингтонның аны азат итү өчен рәсми көрәшәчәген аңлата.

Канун чыгаручылар язган хаттан өзекне "Америка авазы"ның урыс хезмәте чыгарды. Анда әйтелгәнчә, Алсу Кормашевага рәсми билгеләмә бирү мөһим, бу АКШ хөкүмәтенең аны тиз арада якыннары янына кайтаруга көч куя алуы, һәм кирәкле акчаларны бүлеп бирсен өчен кирәк.

Вәкилләр пулаты әгъзалары Дәүләт департаментыннан Кормашева эше турында өстәмә мәгълүмат бирүне һәм Дәүләт департаментының Алсу Кормашева янына консуллык вәкилләрен үткәрүләренә рөхсәт алырга тырышуы хакында мәгълүмат җиткерүне сорый.

Русия хакимиятләре моңа бәйле мөрәҗәгатьләрне моңа кадәр гел кире кагып килде.

Кормашеваның ире Павел Буторин хатынын "канунсыз тоткарланган" дип тануның мөһимлеген белдерде. "Дәүләт департаменты Алсуны гаделсез тоткарланган дип таныса, бу бик мөһим адым булачак: әлеге эш белән консуллык бүлеге түгел, американ президентының вәкиле шөгыльләнәчәк. Алсу очрагын башка дәрәҗәгә күтәрү кирәк", диде ул.

@azatliqradiosi
❤9👍3🔥1🙏1
Time журналы Америка җырчысы Тейлор Свифтны "ел кешесе" дип атады

Свифттан тыш, "ел кешесе"нә намзәтләр арасында Русия президенты Владимир Путин, Кытай лидеры Си Цзиньпин, OpenAI ширкәте баш мөдире Сэм Альтман, Британия патшасы Карл III һәм бу елда иң күп акча эшләгән фильм - Грета Гервигның "Барби"сы каһарманы - Барби курчагы да бар иде.

▪️Тейлор Свифт - җырлар авторы, башкаручы, дөньяда иҗаты иң күп сатыла торган артистларның берсе: аның 200 миллионнан артык пластинкасы сатылган. Аерым алганда ул 12 тапкыр "Грэмми" бүләген алган, American Music Awardsның 40 бүләгенә ия.

@azatliqradiosi
👍6❤1✍1
Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылындагы ашыгыч ярдәм бригадасында эшләүчеләр Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган.

Алар үзләрен кимсетүгә зарлана - җитәкчелек башка бүлекчәләр белән чагыштырганда безгә өстәмә түләүләрне азрак итеп билгеләмәкче була ди.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4😁4😢1
🔖 Азатлык архивыннан Каюм Насыйри турында уникаль язма тыңлагыз!

1985 елда яңгыраган тапшыруда мәгърифәтче һәм әдип Каюм Насыйриның 160 еллыгы уңаеннан аның әдәп һәм әхлак турында фикерләре яңгырый.

Насыйриның бу хакта карашлары Ислам рухына һәм аның фәлсәфәсенә туры килә. Тарихның авыр көннәрендә бу әдәп-инсаф, әхлак кагыйдәләрен чын күңелдән үтәгәнгә күрә, "безнең халык үзен югалып китүдән саклап кала алган", дип сөйли Гариф Солтан.

Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥7❤4👍4
Хәерле иртә, дуслар! Сезгә иртәнге хәбәрләр әзерләдек. Дөньяда ниләр булып ята - кыскача.

🔸АКШ сенаты Израил белән Украинага ярдәм турында канун проектын блоклады. Канун проектын карар өчен 60 сенаторның тавышы кирәк, әмма бары тик 49 кеше генә уңай тавыш биргән. Бу республиканнарның позициясенә бәйле, алар документка АКШ белән Мескика чигендәге иммиграцияне контрольгә алу таләпләрен кырыслатырга сорады, әмма бу барып чыкмаган иде.

🔸Украина АКШтан кораллар сораган, дип яза Reuters. Сүз ракетларга каршы комплекслар, хәрби очкычлар һәм боралаклар турында бара.

🔸G7 илләре Русиядән алмаз сатып алуга чикләү турында игълан итте. Карар 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Соңыннан өченче илләрдә эшкәртелеп сатылган ташларга чикләүләр кертеләчәк. Әмма бу чикләүләр сәнәгать алмазларына кагылмый.

🔸Финляндия хакимияте Русия белән чиктә урнашкан КППларның бер өлешен ачарга җыена, дип язган Yle медиасы. Әмма шул ук вакытта Финляндия канунсыз чикне узучылар күп булыр дип курка һәм тагын чикләрне яба ала дип сөйләгән журналистларга Финляндиянең чик хезмәте вәкиле.

🔸АКШның Лас Вегастагын университет кампусында атыш булган. Өч кеше һәлак, бер кеше бик авыр хәлдә. Ату ачкан кеше университетка укытучы буларак эшкә алынмаган ир дип яза медиа. Ул шунда ук атып үтерелгән.

🔸Татарстанның Чистай районында Чулман елгасыннан батып үлгән ир гәүдәсен чыгарганнар. Ул - балыкчы, аңа 68 яшь булган.

🔸Уфаның төп мәйданнарда чыршылар урнаштыра башлаганнар.

Менә шулар. Иң мөһим һәм кызыклы, туган телдә хәбәрләр бездә. Укыгыз һәм башкаларга да сөйләгез. Матур көннәр телибез.
👍6🔥3❤2😁2✍1
Башкортстаннан активист Рәмилә Сәетованы 5 елга утыртырга мөмкиннәр

Дәүләт гаепләүчесе Рамилә Сәетованы биш елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган. Шулай ук прокурор аңа дүрт ел буе интернетта сайтлар һәм каналлар алып баруны тыюны таләп иткән диелә.

Чираттагы утырыш 21 декабрь көнне булачак.

Нәрсәдә гаеплиләр Сәетованы һәм аны кем хөкем итә? Барысы да 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
😢4👍2🤬2🔥1🙏1
⚡️Брянски шәһәренең 5 санлы гимназиясендә атыш булган

Утны мәктәп укучысы, 8нче сыйныфта укыган кыз бала ачкан. Ул мәктәпкә әтисенең ау коралын алып килгән. Ике кеше һәлак булган, бишесе яраланган диелә. Аткан кыз да һәлак булган.
😱12😢2
Брянски мәктәбендә ниләр булган?

▪️Ут ачкан кыз дәрескә соңга калган, сыйныфка кергәч биш тапкыр аткан.
▪️Ике кеше һәлак. Хәзерге вакытта яраланган дүрт малайның берсе реанимациядә диелә.
▪️Бер үлгән малай исә кызның сыйныфташы булган.
▪️Кыз үзенә кул салган.
▪️Укучыларны мәктәптән эвакуацияләгәннәр. Бина уратып алынган. Анада полиция, оператив хезмәтләр эшли.
▪️Ни сәбәпле һөҗүм кылуы турында төгәл мәгълүматлар юк. Telegram-каналлар кызга озак вакытлар сыйныфташлары каныккан, дип яза.

Бөтен оператив мәгълүматны монда тупладык. Бусы - альтернатив сылтама.
✍2😱2💔1
Русиядә киләсе елда президент сайлаулары булачак. Беләсезме кайчан?

Русиянең Федерация шурасы көнен билгеләгән. 17 март буласы икән.

👉 Хәбәр ачылмаса, менә 👉 бу сылтама бар.

Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты Борис Надеждин, Донецкидагы Русия яклы фетнәчеләрнең элекке хәрби лидеры, хәзерге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Игорь Стрелков, Ржевтан журналист Екатерина Дунцова белдерде. Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде. "Медуза" һәм "Вёрстка" мәгълүматынча Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.

Кем сайланыр дип уйлыйсыз? Нинди вариантларыгыз бар?
🤮9🔥2🌚2❤‍🔥1
Русия җитәкчелеге президент сайлауларына әзерләнгәндә бәяләрнең артуы дәвам итә...

Мәсәлән, Башкортстан белән Татарстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәяләре 7 млн сумга кадәр җиткән.

Идел буе төбәкләре арасында шәһәр читендәге иң кыйбатлы йортлар Татарстанда сатылуы ачыкланган. Аларның уртача бәясе 6,97 млн сум. Бәяләр 2023 елның башы белән чагыштырганда 9,3 процентка арткан. Ә иң арзанлы өйләр Мордовиядә, анда дача яки коттеджларга уртача бәя 3,66 млн сум. Бу хакта "Мир квартир" порталы белешмәләренә таянып РБК җиткерә.

Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәясе - 5,51 млн сум. Алар ел башы белән чагыштырганда 14,1 процентка кыйбатланган.

Иң кыйбатлы йортлар кайда дип уйлыйсыз? Ә иң арзанласы?

Бу хакта монда яздык. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
🤬3🤷‍♂1😢1
"Вербовка"ның яңа төре барлыкка килгән. Финляндиягә эләгергә тырышкан мигрантларны Русия гаскәренә ялланырга үгетлиләр.

Ә контракт төзүдән баш тартучыларга Русиядән депортацияләү белән яныйлар. Кешеләрне куркытып Русия гаскәренә җыю эше бара. Кимендә шундый ике очрак турында ВВС-ның урыс хезмәте һәм качаклар белән эшләүче хокук яклаучылар белеп алган.

Ничек ясала басым? Нинди ысуллар кулланыла? Ике очрак турында яздык.

👉 Язма ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
🤬7
Алексей Навальный оппозиция һәм "барлык гадел гражданнар хакимияттә Владимир Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлатырга" тиеш дип саный.

"Теләсә нинди сайлаулар, хәтта иң ясалмалары да - шикләнү чоры. Кешеләр хакимияттә кем, ул анда нәрсәгә дип уйлана. Русия оппозициясенең төп бурычы, барлык гадел ватандашларның бурычы - бөтен көчләрен куеп бу шикләргә җавап бирү. Агитацияләү. Хакимияттә 24 ел булган 71 яшьлек Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлату. Ул Русиягә зыян китерәчәк. Ул китәргә тиеш", диелә оппозиционер сәясәтченең блогында.

▪️Бүген, 7 декабрьдә узган утырышында Федерация шурасы Русиядә президент сайлавын уздыруны 2024 елның 17 мартына билгеләде.

@azatliqradiosi
❤2😢1
Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Урыс православ чиркәве патриархы Кириллны I дәрәҗәле "Әл-Фәхр" шәрәфле ордены белән бүләкләгән.

Бу диния нәзарәтенең иң югары бүләге.

ДУМ РФ телеграм каналы язуынча, бу бүләк Кириллга Русия Динара шурасының 25 еллыгы уңаеннан узган утырышта тапшырылган.

«Урыс православ чиркәвенең ислам дөньясы белән күпьеллык динара мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга зур шәхси өлеше, Русиядә милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык турында армый-талмый кайгыртуы, шулай ук Русиянең динара шурасы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан» бирелде диелә фәрманда.

Бу хакта ни уйлыйсыз?

@azatliqradiosi
👎17😁4🤮3🤬2🤡2
Көн язмасы: Хәйретдин Садыйк: "Золым көчәйгән саен Азатлыкның кадере арта"

Азатлык быел зур бәйрәмен билгели, аның эшли башлавына — 70 ел. Азатлык Радиосының беренче тапшыруы 1953 елның 9 декабрендә чыга. Шул уңайдан без радиода Совет Берлеге җимерелү һәм үзгәртеп кору чорында эшләгән журналист Хәйретдин Садыйк (Гөләчйөз) белән сөйләштек.

💬Азатлык мәгълүмат иреге булырга тиеш, кеше үз фикерен ачык әйтергә хаклы, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы — яшәешнең нигезе дип даими аңлатты. Совет җитәкчеләре, пропагандистларның чит илләрдә яшәеш коточкыч куркыныч дигәнен фаш итеп сөйләп килдек. Никадәр томаласалар да, кешеләр Германия, Франция, АКШта тормышның ул кадәр куркыныч, фәкыйрь түгеллеген чамалый башлаган иде. Дәүләт сәясәте ялганга корылганын аңлаучылар шактый булган.

💬Азатлык озак еллар дәвамында хатлар ала алмыйча эшләгән, билгеле. Әмма Совет Берлеге җимерелгәч, хатлар күп яза башладылар. Күбрәк Татарстаннан читтә яшәүчеләрнең хатлары иде. Сезнең аша туган телебезне ишетәбез дип яздылар. Бермәл Мәскәүдән хат килде, татарчам начар, әмма тавышыгызны ишеткәч, елыйм дигән иде бер ханым. Аннары Татарстан, Башкортстаннан хатлар ала башладык. Безнең өчен бу зур шатлык иде, тыңлаучыларыбыз белән элемтә булдырылды", диде Хәйретдин Садыйк.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤15🔥6🥰3
"Кырым мөселманнары эше" нигезендә 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар - ислам фәннәре һәм гарәп теле филологиясе магистры Вадим Бектемировны Петербурның 6нчы колониясендә колония хезмәткәрләре кыйнаган.

Алар аның даруларын һәм Коръәнен тартып алган. Бу хакта ирнең хатыны - Лемара Бектемировага сылтама белән "Кырым теләктәшлеге" җиткерә.

Ирен кыйнаулары хакында Бектемирова соңрак кына белгән. Ире аңа карантиннан чыгарылгач кына таксофон аша шалтырата алган. Хәзерге вакытта ул "хәлем канәгатьләндерерлек, намаз укырга рөхсәт итәләр" дигән.

Ирен кыйнау артында кемнәр торуын Лемара Бектемирова белми, дип яза "Кырым теләктәшлеге".

Вадим Бектемиров аннексияләнгән Кырымда 2020 елның июлендә узган киңкүләм тентүләр вакытында тоткарланды.

@azatliqradiosi
🤬6😢5🙏1
Дания парламенты Коръәнне яндыруны тыючы канун кабул иткән.

Парламентның 94 әгъзасы канунны хуплап тавыш бирсә, 77се каршы чыккан. Фикер алышу берничә сәгать дәвам иткән.

Хәзер канунны бозучыларга штраф ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

▪️Коръән яндыруны тыю Дания һәм күрше Швециядә Коръән яндыру белән бәйле шау-шудан соң тәкъдим ителде.

@azatliqradiosi
👍23❤1🤡1