⚡️Брянски шәһәренең 5 санлы гимназиясендә атыш булган
Утны мәктәп укучысы, 8нче сыйныфта укыган кыз бала ачкан. Ул мәктәпкә әтисенең ау коралын алып килгән. Ике кеше һәлак булган, бишесе яраланган диелә. Аткан кыз да һәлак булган.

😱12😢2
Брянски мәктәбендә ниләр булган?
▪️Ут ачкан кыз дәрескә соңга калган, сыйныфка кергәч биш тапкыр аткан.
▪️Ике кеше һәлак. Хәзерге вакытта яраланган дүрт малайның берсе реанимациядә диелә.
▪️Бер үлгән малай исә кызның сыйныфташы булган.
▪️Кыз үзенә кул салган.
▪️Укучыларны мәктәптән эвакуацияләгәннәр. Бина уратып алынган. Анада полиция, оператив хезмәтләр эшли.
▪️Ни сәбәпле һөҗүм кылуы турында төгәл мәгълүматлар юк. Telegram-каналлар кызга озак вакытлар сыйныфташлары каныккан, дип яза.
Бөтен оператив мәгълүматны монда тупладык. Бусы - альтернатив сылтама.

Азатлык Радиосы
Брянскида сигезенче сыйныф укучысы мәктәптә атыш оештырган
Җирле чатларга сылтама белән "7x7" басмасы язуынча, кыз дәрескә соңга калган, сыйныфка кергәч биш тапкыр аткан. Ни сәбәпле һөҗүм кылуы турында төгәл мәгълүматлар юк. Telegram-каналлар кызга озак вакытлар сыйныфташлары каныккан, дип яза.
✍2😱2💔1
Русиядә киләсе елда президент сайлаулары булачак. Беләсезме кайчан?
Русиянең Федерация шурасы көнен билгеләгән. 17 март буласы икән.
👉 Хәбәр ачылмаса, менә 👉 бу сылтама бар.
Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты Борис Надеждин, Донецкидагы Русия яклы фетнәчеләрнең элекке хәрби лидеры, хәзерге вакытта тикшерү изоляторында утыручы Игорь Стрелков, Ржевтан журналист Екатерина Дунцова белдерде. Путин үзенең катнашу-катнашмаячагын сайлауны рәсми рәвештә билгеләгәннән соң гына әйтәчәген белдергән иде. "Медуза" һәм "Вёрстка" мәгълүматынча Путин бу сайлауда 80 проценттан артык тавыш җыярга тиеш - түрәләргә шундый бурыч куелган.
Кем сайланыр дип уйлыйсыз? Нинди вариантларыгыз бар?

🤮9🔥2🌚2❤🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә киләсе елда президент сайлаулары булачак. Беләсезме кайчан? Русиянең Федерация шурасы көнен билгеләгән. 17 март буласы икән. 👉 Хәбәр ачылмаса, менә 👉 бу сылтама бар. Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты…
Ә төрмәдә утыручы сәясәтче Алексей Навальный русиялеләрне сайлауларда катнашырга, теләсә кемгә, әмма Путинга тавыш бирмәскә чакырды.
🤡5👍2😢2
Русия җитәкчелеге президент сайлауларына әзерләнгәндә бәяләрнең артуы дәвам итә...
Мәсәлән, Башкортстан белән Татарстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәяләре 7 млн сумга кадәр җиткән.
Идел буе төбәкләре арасында шәһәр читендәге иң кыйбатлы йортлар Татарстанда сатылуы ачыкланган. Аларның уртача бәясе 6,97 млн сум. Бәяләр 2023 елның башы белән чагыштырганда 9,3 процентка арткан. Ә иң арзанлы өйләр Мордовиядә, анда дача яки коттеджларга уртача бәя 3,66 млн сум. Бу хакта "Мир квартир" порталы белешмәләренә таянып РБК җиткерә.
Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәясе - 5,51 млн сум. Алар ел башы белән чагыштырганда 14,1 процентка кыйбатланган.
Иң кыйбатлы йортлар кайда дип уйлыйсыз? Ә иң арзанласы?
Бу хакта монда яздык. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.

Ел башыннан Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның бәясе 14 процентка, Татарстанда – 9,3 процентка кыйбатланган
Башкортстанда шәһәр читендәге йортларның уртача бәясе – 5,51 млн сум, Татарстанда исә 6,97 млн сумга җиткән.
🤬3🤷♂1😢1
"Вербовка"ның яңа төре барлыкка килгән. Финляндиягә эләгергә тырышкан мигрантларны Русия гаскәренә ялланырга үгетлиләр.
Ә контракт төзүдән баш тартучыларга Русиядән депортацияләү белән яныйлар. Кешеләрне куркытып Русия гаскәренә җыю эше бара. Кимендә шундый ике очрак турында ВВС-ның урыс хезмәте һәм качаклар белән эшләүче хокук яклаучылар белеп алган.
Ничек ясала басым? Нинди ысуллар кулланыла? Ике очрак турында яздык.
👉 Язма ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

🤬7
Алексей Навальный оппозиция һәм "барлык гадел гражданнар хакимияттә Владимир Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлатырга" тиеш дип саный.
@azatliqradiosi
"Теләсә нинди сайлаулар, хәтта иң ясалмалары да - шикләнү чоры. Кешеләр хакимияттә кем, ул анда нәрсәгә дип уйлана. Русия оппозициясенең төп бурычы, барлык гадел ватандашларның бурычы - бөтен көчләрен куеп бу шикләргә җавап бирү. Агитацияләү. Хакимияттә 24 ел булган 71 яшьлек Путинның тагын алты елга калмаска тиешлеген аңлату. Ул Русиягә зыян китерәчәк. Ул китәргә тиеш", диелә оппозиционер сәясәтченең блогында.▪️Бүген, 7 декабрьдә узган утырышында Федерация шурасы Русиядә президент сайлавын уздыруны 2024 елның 17 мартына билгеләде.
@azatliqradiosi
❤2😢1
Русия мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Урыс православ чиркәве патриархы Кириллны I дәрәҗәле "Әл-Фәхр" шәрәфле ордены белән бүләкләгән.
Бу диния нәзарәтенең иң югары бүләге.
ДУМ РФ телеграм каналы язуынча, бу бүләк Кириллга Русия Динара шурасының 25 еллыгы уңаеннан узган утырышта тапшырылган.
«Урыс православ чиркәвенең ислам дөньясы белән күпьеллык динара мөнәсәбәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга зур шәхси өлеше, Русиядә милләтара һәм динара тынычлык һәм татулык турында армый-талмый кайгыртуы, шулай ук Русиянең динара шурасы төзелүгә 25 ел тулу уңаеннан» бирелде диелә фәрманда.
Бу хакта ни уйлыйсыз?

👎17😁4🤮3🤬2🤡2
Көн язмасы: Хәйретдин Садыйк: "Золым көчәйгән саен Азатлыкның кадере арта"
Азатлык быел зур бәйрәмен билгели, аның эшли башлавына — 70 ел. Азатлык Радиосының беренче тапшыруы 1953 елның 9 декабрендә чыга. Шул уңайдан без радиода Совет Берлеге җимерелү һәм үзгәртеп кору чорында эшләгән журналист Хәйретдин Садыйк (Гөләчйөз) белән сөйләштек.
💬Азатлык мәгълүмат иреге булырга тиеш, кеше үз фикерен ачык әйтергә хаклы, милләтләрнең үзбилгеләнү хокукы — яшәешнең нигезе дип даими аңлатты. Совет җитәкчеләре, пропагандистларның чит илләрдә яшәеш коточкыч куркыныч дигәнен фаш итеп сөйләп килдек. Никадәр томаласалар да, кешеләр Германия, Франция, АКШта тормышның ул кадәр куркыныч, фәкыйрь түгеллеген чамалый башлаган иде. Дәүләт сәясәте ялганга корылганын аңлаучылар шактый булган.
💬Азатлык озак еллар дәвамында хатлар ала алмыйча эшләгән, билгеле. Әмма Совет Берлеге җимерелгәч, хатлар күп яза башладылар. Күбрәк Татарстаннан читтә яшәүчеләрнең хатлары иде. Сезнең аша туган телебезне ишетәбез дип яздылар. Бермәл Мәскәүдән хат килде, татарчам начар, әмма тавышыгызны ишеткәч, елыйм дигән иде бер ханым. Аннары Татарстан, Башкортстаннан хатлар ала башладык. Безнең өчен бу зур шатлык иде, тыңлаучыларыбыз белән элемтә булдырылды", диде Хәйретдин Садыйк.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Хәйретдин Садыйк: "Золым көчәйгән саен Азатлыкның кадере арта"
Азатлык быел зур бәйрәмен билгели, аның эшли башлавына — 70 ел. Шул уңайдан без радиода Совет Берлеге җимерелү һәм үзгәртеп кору чорында эшләгән журналист Хәйретдин Садыйк (Гөләчйөз) белән сөйләштек.
❤15🔥6🥰3
"Кырым мөселманнары эше" нигезендә 11 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар - ислам фәннәре һәм гарәп теле филологиясе магистры Вадим Бектемировны Петербурның 6нчы колониясендә колония хезмәткәрләре кыйнаган.
Алар аның даруларын һәм Коръәнен тартып алган. Бу хакта ирнең хатыны - Лемара Бектемировага сылтама белән "Кырым теләктәшлеге" җиткерә.
Ирен кыйнаулары хакында Бектемирова соңрак кына белгән. Ире аңа карантиннан чыгарылгач кына таксофон аша шалтырата алган. Хәзерге вакытта ул "хәлем канәгатьләндерерлек, намаз укырга рөхсәт итәләр" дигән.
Ирен кыйнау артында кемнәр торуын Лемара Бектемирова белми, дип яза "Кырым теләктәшлеге".
Вадим Бектемиров аннексияләнгән Кырымда 2020 елның июлендә узган киңкүләм тентүләр вакытында тоткарланды.

🤬6😢5🙏1
Дания парламенты Коръәнне яндыруны тыючы канун кабул иткән.
Парламентның 94 әгъзасы канунны хуплап тавыш бирсә, 77се каршы чыккан. Фикер алышу берничә сәгать дәвам иткән.
Хәзер канунны бозучыларга штраф ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
▪️Коръән яндыруны тыю Дания һәм күрше Швециядә Коръән яндыру белән бәйле шау-шудан соң тәкъдим ителде.

👍23❤1🤡1
Баш прокуратура Американың Russian America for Democracy in Russia оешмасын "теләнмәгән" дип таныды.
Бу хакта Дума депутаты Андрей Луговой җиткерде, прокуратурага моны сорап ул үзе язган булган.
▪️Russian America for Democracy in Russia сайтында исә оешманың сәүдәгә корылмавы, фирканеке булмавы әйтелгән, ул "Русиядә азатлык һәм демократия булсын дип теләүче һәм Украинадагы сугышка каршы булган АКШтагы русияләрне" берләштерә.

Депутат Андрей Луговой гаризасы нигезендә Баш прокуратура Russian America for Democracy in Russia оешмасын "теләнмәгән" дип таныган
"Бу оешманың максаты - Русияне бүлгәләү өчен илдә каршылык көче барлыкка китерү, хакимиятне чит ил басып алучыларына тапшыру кампаниясен әзерләү", дип яза Луговой.
🤡2👍1
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русия колонияләрендә утыручы мөселман тоткыннарына итсез меню булмауга зарланды.
Бу хакта ул бүген Мәскәүдә узган Русия Динара шурасы президиумы утырышында белдерде. Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта ул бүген Мәскәүдә узган Русия Динара шурасы президиумы утырышында белдерде. Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татарстан мөфтие Русия колонияләрендә мөселманнарга итсез меню булмауга зарланды
Аныңча, төрле сәбәпләр белән мөселман тоткыннары өчен туклану мәсьәләсе хәл ителмичә килә.
👍12😢2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген 8 декабрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Кичә Брянски мәктәбендә мылтыктан ут ачу нәтиҗәсендә яраланган биш баланың икесе авыр хәлдә диелә. Алар Мәскәүгә китерелгән.
🔸Италия Кытайның "Билбау һәм юл" проектыннан чыгу турында рәсми белдерде. Бу әлеге сәүдә-инвестиция проектында катнашучы беренче һәм әлегә бердәнбер көнбатыш иле иде.
🔸Русия президенты Владимир Путин һәм Иран президенты Ибраһим Рәиси сөйләшүләре биш сәгатьтән артык барган. Алар ябык ишекләр артында узган.
🔸АКШ президенты Джо Байден улы Хантерга $1,4 млн салым түләмәүдә гаепләү белдерелгән.
🔸Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан низагны җайга салау чаралары турында бердәм белдерү чыгарды. Анда әсирләрне алмашу һәм "ике яклы ышанычны ныгытыу өчен адымнар башлау" турында әйтелә.

👍4✍1
Казанда җәмәгать транспортында йөрү 42 сумга кадәр күтәрелә
Тарифлар 2024 елның 1 гыйнварыннан күтәрелә.
Кулакчага алганда билет 42 сум булачак, банк яки транспорт картасы белән түләгәндә - 39 сум.
100 тапкыр утыруга исәпләнгән "проездной" бәясе 25 сумнан 28 сумга кадәр күтәрелә.
Тарифлар уртача 9,5 % арта.
Бүген Казан җәмәгать транспортына билетлар 36 һәм 35 сум тора.

🤬5😱1😢1
Новосибирскида S7 һава ширкәтенең "Боинг-737" очкычы мотор төзексезлеге аркасында ашыгыч рәвештә төшеп утырган
Мәскәүгә очкан "Боинг-737" очкычы һавага күтәрелеп берничә минут узганнан соң ашыгыч рәвештә кире төшеп утырган. Очкычта 176 кеше булган, аларга зыян килмәгән.
Соңгы тәүлекләрдә бу мотор төзексезлеге аркасында очкычның төшеп утырырга мәҗбүр булуы хакында шундый икенче хәбәр булды. Кичә Улан-Удэ һава аланыннан очып киткән чакта Ту-204 йөк очкычының моторы яна башлады. Ул уңышлы гына кире төшеп утырды.
🔸Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыг

😱4😢1
Төркия һәм Греция мөнәсәбәтләрен яхшырту турында декларация имзалады
Греция һәм Төркия үзара ышанычны ныгытырга һәм ике яклы киеренке мөнәсәбәтләрне яхшыртырга ниятли. Кичә, 7 декабрьдә Афинадагы очрашуда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган һәм Греция премьер-министры Кириакос Мицотакис шул хакта килешкән.
Ике илнең дә лидерлары мондый очрашуларны ел саен үткәрергә килешкән. Моңа кадәр мондый очрашу 2016 елда үткән иде, шуннан соң ике ил арасында мөнәсәбәтләр начарайды.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍5🔥3🫡1
Башкортстанда һәм Татарстанда -40 градуска кадәр суыта
Ике республикада да салкын һава торышы күзәтелә. Бүген Башкортстанның Балакатай районы Йымаши метеостанциясендә һава температурасы -42,7 градус булган. Уфада -31 градуска җитккән.
Алдагы ике көндә дә республиканың төньягында -40 — -41 градуска кадәр салкыннар көтелә. Көньяк районнарда -25 градуска кадәр суыта.
Татарстанда 9-10 декабрьдә төнге температура -30 градустан -35 градуска кадәр җитәчәк. Көнчыгыш һәм төньяк районнарда - 40 градуска кадәр. Көндез -26 градустан түбән булачак.
Бүген төнлә Әгерҗе районының Бим авылында һава температурасы -49 градуска кадәр төшкән.
Салкыннарны ничек кичерәсез, машиналарыгыз кабындымы бүген?

😱6👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә киләсе елда президент сайлаулары булачак. Беләсезме кайчан? Русиянең Федерация шурасы көнен билгеләгән. 17 март буласы икән. 👉 Хәбәр ачылмаса, менә 👉 бу сылтама бар. Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты…
Русиядә президент сайлау өч көн дәвам итәчәк.
Өч көнлек тавыш бирү президент сайлауда беренче тапкыр кулланылачак. 2021 елда мондый алым Дума сайлауларында кулланылган иде.
Сайлауларны күзәтү белән шөгыльләнүче "Голос" оешмасы фикеренчә, бу сайлауны бәйсез күзәтү мөмкинлеген нык киметә, процедураның кануни узуын контроль итү өч тапкыр авыррак.
Русия президенты сайлау 2024 елның 15, 16, 17 мартында узачак.

🤡3😁2❤1
Башкортстанда вакцина ясатуга каршы чыгучы дини төркемдә 20дән артык кеше кызамык белән авырый башлаган
Бу хәл аркасында Белорет районында кызамык таралмасын өчен чикләү чаралары кертелгән.
Аерым алганда, кызамыкка каршы вакцинасы булмаган балаларга белем алу оешмаларына бару чикләнә, вакцинасыз хезмәткәрләр вакытлыча читләштерелә, вакытлыча киңкүләм чаралар уздыру тыелган.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Бу хәл аркасында Белорет районында кызамык таралмасын өчен чикләү чаралары кертелгән.
Аерым алганда, кызамыкка каршы вакцинасы булмаган балаларга белем алу оешмаларына бару чикләнә, вакцинасыз хезмәткәрләр вакытлыча читләштерелә, вакытлыча киңкүләм чаралар уздыру тыелган.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Азатлык Радиосы
Башкортстанда вакцина ясатуга каршы чыгучы дини төркемдә 20дән артык кеше кызамык белән авырый башлаган
Бу хәл аркасында Белорет районында кызамык таралмасын өчен чикләү чаралары кертелгән. Аерым алганда, кызамыкка каршы вакцинасы булмаган балаларга белем алу оешмаларына бару чикләнә, вакцинасыз хезмәткәрләр вакытлыча читләштерелә, вакытлыча киңкүләм чаралар…
❤2😢1