Ел башыннан Татарстан кеше хокуклары вәкиленә Украинадагы сугыш уңаеннан 836 шикаять килгән
🔻Хәрбиләр тиешле сумманы ала алмавына, Татарстан бюджетыннан бер тапкыр күчерелә торган 195 мең сумның тиешенчә түләнмәвенә, яраланган өчен акча бирелмәвенә зарланган. Моннан тыш, дәвалану һәм ветеран таныклыгын алуда да проблемнар туган.
🔻Омбудсмен Сәрия Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде диде. Аңа сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта Татарстанда күпме кешенең хәбәрсез югалуын рәсми әйтә алмады.
🔻Моннан тыш, "ЧВК Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт итүчеләрдән күп мөрәҗәгать килә. Аларга ветеран статусы бирелүенә карамастан, социаль ярдәм, тернәкләнү, инвалидлык бирү мәсьәләсе каралмаган. Сабурская сүзләренчә, "Вагнер" ширкәтендә хезмәт итүчеләрнең күпчелеге килешү төземичә Русия өчен сугышкан.
Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍3❤1😢1
Азатлык сайты бүген бәйрәмчә бизәлгән, сайтның өске өлешендә сез фотогалерея күрә аласыз. Кереп карагыз әле.
👉Бу безнең төп сайтыбыз.
👉Русиядән VPN-сыз кереп була торган сылтама
Ачылдымы?

🔥7👍4❤3🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хакта. 1980-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Татарстан бу тарихтан ояла. Бу хәлләр кабатлана…
Роскомнадзор "Слово пацана. Кровь на асфальте" сериалында канун бозулар тапмаган.
Бу хакта депутат Наталья Орлова хәбәр итте. Ул әлеге фильмны тикшерүне сорап Роскомнадзор һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән иде.
Жора Крыжовниковтөшергән әлеге сериал онлайн-платформаларда ноябрь башында чыга башлады. Ул 1980 елларда Казанда яшьләр группировкалары турында.
Азатлык "Слово пацана" китабы авторы Роберт Гәрәев һәм социолог Светлана Стивенсон белән сөйләшкән иде. Укымаган булсагыз, монда укыгыз.
Карыйсызмы сериалны?

👍4🤮4😁2💩2🙏1
Азатлыкның 70 еллыгы уңаеннан, быел без Калифорниядә сакланган Гариф Солтан архивын алып кайттык. Бу 1960-1980 елгы уникаль тапшырулар интернетка беренче тапкыр чыкты.
Барлык тапшыруларны #азатлыкка70 һэштегы белән таба аласыз, аларны безнең сайтта да тыңлый аласыз. Архив тапшырулар әле декабрь ае дәвамында чыга торачак.
Бүген исә Гариф Солтан архивыннан инде без чыгарган иң кызыклы аудиоархивларны тыңлап узыйк:

❤6👍5🔥2
❤9👍4
Нәзифә Кәримова: "Азатлык радиосы бүген дә дөреслек сагында тора"
Салкын сугыш еллары тәмамланып "тимер пәрдә" җимерелгәч, Азатлык радиосы яңача эшли башлады. 90нчы еллар башыннан тапшыруларны әзерләүдә Татарстан, Башкортстан, шулай ук Ерак Көнчыгыштан алып Петербурга, Әстерханнан алып Үзбәкстан, Ижау, Омскига кадәр профессионал хәбәрчеләр катнаша башлады.
Шуларның берсе — язучы, журналист Нәзифә Кәримова Мәскәү яңалыкларын 25 ел сөйләп торды. Бүген ул хатирәләре белән уртаклаша.
"Безнең Азатлык радиосында эшләгән еллар үзгәртеп кору заманына туры килде. Без (хәбәрчеләр) Азатлык радиосында гына эшләп калмадык, без азатлык һавасын да суладык. Азатлык безне язарга, чын журналист булырга өйрәтте. Үзенең һөнәри кодексы белән таныштырды. Без тимер капкаларның ишелгәнен күрдек, һәм 25 елдан - бер караганда, бик кыска вакыт эчендә аларның янә шакылдап ябылуына, шартлатып бикләнүенә дә шаһит булдык", дип яза ул.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Нәзифә Кәримова: "Азатлык радиосы бүген дә дөреслек сагында тора"
90нчы еллар башыннан Азатлык тапшыруларын әзерләүдә татарлар яшәгән төбәкләрдәге профессионал хәбәрчеләр катнаша башлады. Шуларның берсе — язучы, журналист Нәзифә Кәримова Мәскәү яңалыкларын 25 ел сөйләп торды. Бүген ул хатирәләре белән уртаклаша.
❤18👍8
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 10 декабрь, якшәмбе. Кыскача хәбәрләр мондый:
🔺Газзә сызыгында һәлак булучылар саны 17,7 меңгә җиткән, 48,7 мең кеше яраланган. Бу хакта Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Әшраф Әл-Кудра хәбәр итте.
🔺Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары Мәскәүдә Кремль янында чара үткәргән. Алар Украинадагы сугышта үлгәннәр истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр салган. Катнашучыларның берсе "Важные истории"га сөйләвенчә, барлыгы биш кеше катнашкан, чөнки бер көн алдан башкалар янына куәт оешмалары вәкилләре килеп кисәтү ясаган. Тоткарлаулар булмаган.
🔺Петербурдагы мәхкәмә Георгий тасмалары турындагы ике язмасы өчен Русия һәм АКШ ватандашы Юрий Малевны тоткарлаган.
🔺Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе Фаил Алсыновка карата мәхкәмә эше 13 декабрь көнне Баймак районы мәхкәмәсендә башланачак. Бу хакта Алсынов үз телеграм каналында язды.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

👍6✍1🤔1
Иран хакимияте Махса Әмини гаиләсенә Европа парламентының Андрей Сахаров исемендәге бүләген алу өчен Франциягә очарга рөхсәт итмәгән.
"Фикер иреге" премиясе Әминига үлгәннән соң бирелде. Аны алырга Әмининең әти-әнисе һәм абыйсы чакырылган иде. Ләкин, виза булуга карамастан, Тәһран чик хезмәте аларга очкычка утырырга рөхсәт бирмәгән һәм паспортларын алган.
Бүләкләү тантанасында туганнар урынына гаилә адвокаты катнашачак, дип хәбәр итә Deutsche Welle.
▪️Узган ел сентябрь уртасында Иранда Махса Әмини үлеменнән соң, каршылык чаралары башланган иде.
▪️Кызны хиҗабын тиешенчә кимәве өчен Тәһранда әхлак полициясе тоткарлады. Полиция бүлекчәсеннән аны хастаханәгә озаттылар, берничә көннән соң Әмини үлде. Туганнары моңа полициянең кыйнавы сәбәпче дип саный. Хакимиятләр исә кыйнау булмады ди.
▪️Бу хәлдән соң меңләгән кеше протест белдерергә чыкты, илдә тоткарлаулар башланды.
▪️Бер ел элек, 8 декабрьдә, Иран хакимиятләре протест чараларында катнашкан беренче кешене җәзалап үтерде, 12 декабрьдә тагын бер кешегә үлем җәзасы бирелде.
▪️Март аенда Иран эчке эшләр министрлыгы хиҗап кию кануны үзгәртелмәячәген хәбәр итте. Эчке эшләр министрлыгының белдерүендә хиҗап "Иран милләтенең цивилизация нигезләренең берсе" дип аталган.

🤬2👍1😢1
Көн язмасы: Уфада татар җыены: татар тарихы милли үзаңга ничек тәэсир итә?
Бу атнаны Уфада зур татар җыены узды. Яңача, заманча форматта. Аңа дәүләтнең бернинди дә кысылышы юк, татарлар үзара җыелышып финанс ягын күтәргән, татар тарихы, татар мәдәнияте турында да сөйләшкән. Бу Уфадагы татар телле мохитенең киңәюенә этәргеч булачак дип ышана оештыручылар.
Бу дискуссияләрдә Уфа татарлары да, Казаннан килгән җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, журналистлар, сәнгатькәрләр дә катнашты, бәхәсләште. Моннан тыш аерым лекцияләр дә оештырылды.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

— Безгә бу чараны Уфада уздыру мөһим иде, беренче чиратта Уфадагы яшьләр өчен кызык булсын дип тырыштык. Чынында татарның чаралары җыелышып чәй эчүгә, Сабантуйларда күңел ачып кайтуга гына кайтып калу сизелә, ә яшьләргә ул кызык түгел, өлкәннәрне генә татарлык кызыксындыра дигән хис кала. Бәлки, яңача, башка форматта җыелышу вазгыятьне үзгәртер, ачыктан-ачык милләт турында сөйләшү бер урында таптанудан китәргә ярдәм итәр дидек, — дип аңлата Нәфисә Акчурина.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Уфада татар җыены: татар тарихы милли үзаңга ничек тәэсир итә?
Бу атнаны Уфада зур татар җыены узды. Яңача, заманча форматта. Аңа дәүләтнең бернинди дә кысылышы юк, татарлар үзара җыелышып финанс ягын күтәргән, татар тарихы, татар мәдәнияте турында да сөйләшкән. Бу Уфадагы татар телле мохитенең киңәюенә этәргеч булачак…
❤10👍1
Казанның Тинчурин паркында абортларны тыюга каршы пикет уза.
Аны "Оппозиция Казань" активистлары оештыра.
▪️Русиянең кимендә 13 төбәгендә йөклелекне өзүгә каршы көрәш белән бәйле чаралар кабул ителде. Аерым алганда алар хосусый клиникаларда аборт ясауны тыя һәм аборт ясатырга үгетләгән өчен штрафлар салуны күз уңында тота.
Фотолар: Sota

❤10👍4👎2🙏1